Анкалаев Магомед Алибулат улы
Магомед Алибулат улы Анкалаев (рус. Магоме́д Алибула́тович Анкала́ев; 2 июнь 1992, Махачкала, Дагестан) — Россиянең катнаш стильдәге көрәшчесе, ярымавыр үлчәү категориясе вәкиле. Ярымавыр үлчәүдә UFCның гамәлдәге чемпионы.
2014 елдан профессиональ дәрәҗәдә чыгыш ясый. UFC, WFCA, Oplot Challenge һәм башка көрәш оешмалары турнирларында катнаша. Ярымавыр үлчәүдә WFCA чемпионы. Сугышчан самбода һәм һәвәскәр ММАда да казанышлары бар, дөнья чемпионы, Россиянең халыкара класслы спорт остасы.
Тәрҗемәи хәле
Магомед Анкалаев 1992 елның 2 июнендә Шамил районының Телетль авылында туа. Милләте — авар.
Анкалаев спорт белән кечкенәдән шөгыльләнә башлый, ирекле көрәш белән мавыга[1].
Һәвәскәр карьерасы
Дагстан дәүләт университетының физик тәрбия һәм спорт факультетында укыган чорда грек-рим көрәше белән шөгыльләнә. Cугышчан самбога йөри һәм спорт остасы исеменә лаек була[2].
ММАда һәвәскәр дәрәҗәсендә чыгыш ясый башлый, күп яктан сугышчан самбога ошаган бу спорт төрендә үзен сынап карарга ниятли. ММА буенча һәвәскәрләр арасында Россия һәм дөнья чемпионы исеменә лаек була, Россия ММА союзы тарафыннан 2015 елның иң яхшы көрәшчесе дип таныла. Көрәшчегә күренекле казанышлары өчен, катнаш көрәш буенча «Россиянең халыкара класслы спорт остасы» мактаулы исеме бирелә[3][4][5].
Махачкаланың «Горец» клубында тренерлар Шамил Алибатыров һәм Сухраб Магомедов җитәкчелегендә шөгыльләнә.
Профессиональ карьерасының башлануы
Магомед Анкалаев профессиональ дәрәҗәдә катнаш көрәшләрдә 2014 елның гыйнварында Харьков промоушены Oplot Challenge турнирында дебют ясый, күпчелек хөкемдарлар карары белән үзенең көндәшен — Василий Бабичны җиңә[6].
2016—2017 еллар чорында World Fighting Championship Akhmat эре чечен оешмасында чыгыш ясый, биш тапкыр җиңә, шул исәптән ярымавыр үлчәү категориясендә вакантлы чемпион титулын ала. Шактый көчле ватандашы Максим Гришинны техник нокаут белән ота һәм алган чемпионлык билбавын бразилияле Вагнер Прадуны нокаутка җибәреп, яклый[7].
Ultimate Fighting Championship
Аналаев хезмәт исемлегендә ун җиңүгә ия булып, дөньяның иң эре көрәш оешмасы Ultimate Fighting Championship игътибарын үзенә җәлеп итә һәм 2017 елның октябрендә оешма белән озак вакытлы килешү имзалый[8]. Беренче тапкыр 2018 елның мартында UFC октагонында Лондондагы турнирда шотландлы Пол Крейг белән көрәшә. Көрәш дәвамында үз көндәшеннән өстен чыга, әмма өченче раунд ахырында "өчпочмак"ка эләгә һәм шуның белән профессиональ карьерасында беренче тапкыр җиңелә[9].
2018 елның сентябрендә Мәскәүдә узган турнирда поляк Марцин Прахнены нокаутка җибәрә, кичәнең иң яхшы чыгышы өчен бонус ала[10].
2019 елның февралендә Чехиядәге турнирда серб Дарко Стошичка каршы көрәшергә тиеш була, әмма көндәш имгәнә һәм ярыштан төшеп кала, шуның өчен ул бразилияле Клидсон Абреу белән очраша. Алар арасындагы каршылык өч раунд дәвам итә, Анкалаев хөкемдар карары белән көрәштә өстен чыга[11].
2020 елның 29 февралендә Анкалаев UFC Fight Night 169 кысаларында октагонда Иона Куцелаба белән көрәшә. Магомед көрәшне ышанычлы башлый һәм 38 нче секундта хөкемдарлар аның җиңүен техник нокаут белән теркәп, көрәшне туктаталар[12]. Анкалаев карьерасында бу җиңү җәнҗал чыгарган көрәшләрнең берсе була, чөнки хөкемдар каршылыкны туктату турында карарны ачыктан-ачык сәбәпләрсез кабул итә. Бу күренеш көрәшне дәвам итәргә теләгән Куцелабаның ачуын чыгара[13]. 2020 елның 24 октябрендә UFC 254 тә Ион Куцелаба белән реванш була. Анкалаев көндәшен беренче раунд ахырында вакытыннан алда җиңә һәм рәттән бишенче җиңүен яулый[14].
2021 елның 27 февралендә UFC Fight Night 186 да хөкемдарлар карары белән Никита Крыловны[15], 30 октябрьдә UFC 267 дә Волкан Оздемирны ота.
2022 елның 12 мартында UFC Fight Night 203 тә Тиагу Сантустан өстен чыга. 30 июльдә UFC 277 дә Энтони Смитны нокаутка җибәрә.
Анкалаев 2022 елның 10 декабрендә Лас-Вегаста узган UFC 282 дә Ян Блахович белән көрәшә, каршылык тигез исәп белән тәмамлана[16].
2023 елның октябрендә UFC 294 тә Магомед Анкалаев һәм Джонни Уокер арасында беренче көрәш уза. Дуэльнең 4 нче минутында Анкалаев, өстенлек итүче позициядә булып, Уокерның башына тезе белән тыелган сугу ясый, бу алымнан соң, көрәш туктатыла[17].
2024 елның 13 гыйнварында АКШтагы UFC Fight Night 234 тә көрәштә Анкалаев Джонни Уокерны 2 нче раундта нокаут белән җиңә[18].
21 августта матбугат конференциясе вакытында UFC башлыгы Дэйна Уайт Анкалаевка австрияле Александр Ракичны җиңгән очракта чемпион исеме өчен көрәш вәгъдә итә. Әлеге очрашу 2024 елның 26 октябрендә UFC 308 турнирында уза, Анкалаев хөкемдарларның бертавыштан кабул ителгән карары белән җиңү яулый[19].
UFC 313. Алекс Перейра белән титул көрәше
2025 елның 9 мартында UFC 313 турнирында Анкалаевның Алекс Перейрага каршы көрәше була. Дуэль биш раундта уза. Хөкемдарлар карары белән россияле җиңү яулый һәм ярымавыр үлчәүдә UFC ның яңа (20 нче) чемпионы исеменә ия була[20]. Шуннан соң Магомед UFC рейтингында, үлчәү категорияләренә карамастан, алтынчы урынны ала[21].
UFC 320. Алекс Перейра белән титул өчен көрәш
2025 елның 23 июлендә Магомед Анкалаев һәм Алекс Перейра арасында реванш игълан ителә. Ул 4-5 октябрьгә каршы төндә Лас-Вегаста UFC 320 турниры кысаларында уза[22]. 25 сентябрьдә Магомед Перейраның аңа карата әйтелгән гаепләүләренә кискен җавап бирә[23]. Алышта Перейра беренче раундта өстен чыга һәм бер-бер артлы ясалган сугулардан соң, техник нокаут белән җиңә[24]. Соңрак Анкалаевның көрәшкә кабыргасы сыну белән чыгуы, команда әгъзаларының аны сугыштан баш тартырга үгетләве билгеле була[25].
Шәхси тормышы
Магомед Анкалаев шәхси тормышы турында сөйләми. Социаль челтәрләрдә тренировкалардан һәм ярышлардан фотосурәтләр бастыра.
Спортчы тренировкаларга бәйле Лас-Вегаста күп вакытын үткәрә. Әмма ул үз йорты дип Дагстанны саный, анда даими яши.
Титуллары һәм казанышлары
Катнаш көрәшләр
- Ultimate Fighting Championship
- World Fighting Championship Akhmat
- Ярымавыр үлчәүдә WFCA чемпионы (бер тапкыр)
- Титулны бер тапкыр уңышлы яклау
- Ярымавыр үлчәүдә WFCA чемпионы (бер тапкыр)
- Всемирный любительский союза ММА
- Һәвәскәрләр арасында ММА буенча дөнья чемпионы
Профессиональ ММАда статистика
| Көрәшченең профессиональ карьерасы (нәтиҗә) | ||
| Сугышлар 25 | Җиңүләр 21 | Җиңелүләр 2 |
| Нокаут белән | 11 | 1 |
| Кайтарып бирү белән | 0 | 1 |
| Карар нигезендә | 10 | 0 |
| Уртак нәтиҗә | 1 | |
| Булмый калган | 1 | |
| Нәтиҗә | Рекорд | Көндәш | Ысул | Турнир | Дата | Раунд | Вакыт | Урын | Искәрмә |
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| Җиңелү | 21-2-1 (1) | Алекс Перейра | Нокаут | UFC 320 | 4 октябрь 2025 | 1 | 1:20 | Лас-Вегас, АКШ | Ярым-авыр үлчәмдәге чемпион титулын оттыра |
| Җиңү | 21-1-1 (1) | Алекс Перейра | Карар | UFC 313 | 8 март 2025 | 5 | 5:00 | Лас-Вегас, США | Ярымавыр үлчәүдә чемпион титулын ала |
| Җиңү | 20-1-1 (1) | Александр Ракич | Карар | UFC 308 | 26 октябрь 2024 | 3 | 5:00 | Абу-Даби, ОАЭ | |
| Җиңү | 19-1-1 (1) | Джонни Уокер | Нокаут | UFC Fight Night 234 | 14 гыйнвар 2024 | 2 | 2:17 | Лас-Вегас, США | Кичке чыгыш |
| Үткәрелми | 18-1-1 (1) | Джонни Уокер | Үткәрелмәде | UFC 294 | 21 октябрь 2023 | 1 | 3:13 | Абу-Даби, ОАЭ | Магомед тыелган сугуны тезе белән башкаргач, табиб сугышны туктатырга карар кыла |
| Тигез исәп | 18-1-1 | Ян Блахович | Тигез исәп | UFC 282 | 10 декабрь 2022 | 5 | 5:00 | Лас-Вегас, Невада, США | UFC чемпионы титулы өчен көрәш |
| Җиңү | 18-1 | Энтони Смит | Нокаут | UFC 277 | 30 июль 2022 | 2 | 3:09 | Даллас, Техас, США | |
| Җиңү | 17-1 | Тиагу Сантус | Карар | UFC Fight Night 203 | 12 март 2022 | 5 | 5:00 | Лас-Вегас, США | |
| Җиңү | 16-1 | Волкан Оздемир | Карар | UFC 267 | 30 октябрь 2021 | 3 | 5:00 | Абу-Даби, ОАЭ | |
| Җиңү | 15-1 | Никита Крылов | Карар | UFC Fight Night 186 | 27 февраль 2021 | 3 | 5:00 | Лас-Вегас, США | |
| Җиңү | 14-1 | Ион Куцелаба | Нокаут | UFC 254 | 24 октябрь 2020 | 1 | 4:19 | Абу-Даби, [[ОАЭ | Кичке чыгыш |
| Җиңү | 13-1 | Ион Куцелаба | Нокаут | UFC Fight Night 169 | 29 февраль 2020 | 1 | 0:38 | Норфолк, США | |
| Җиңү | 12-1 | Далча Лунгиамбула | Нокаут | UFC Fight Night 163 | 9 ноябрь 2019 | 3 | 0:29 | Мәскәү, Россия | Кичке чыгыш |
| Җиңү | 11-1 | Клидсон Абреу | Карар | UFC Fight Night 145 | 23 февраль 2019 | 3 | 5:00 | Прага, Чехия | 94,8 кг арадаш үлчәүдәге көрәш; Абреу авырлыгын үлчәми |
| Җиңү | 10-1 | Марцин Прахнё | Нокаут | UFC Fight Night 136 | 15 сентябрь 2018 | 1 | 3:09 | Мәскәү, Россия | Кичке чыгыш |
| Җиңелү | 9-1 | Пол Крейг | Бирелү | UFC Fight Night 127 | 17 март 2018 | 3 | 4:59 | Лондон, Англия | UFCтагы дебюты |
| Җиңү | 9-0 | Селсу Рикарду да Силва | Нокаут | WFCA 43 | 4 октябрь 2017 | 1 | 1:11 | Грозный, Россия | |
| Җиңү | 8-0 | Вагнер Праду | Нокаут | WFCA 38 | 21 июнь 2017 | 1 | 3:33 | Грозный, Россия | Ярымавыр үлчәүдә WFCA чемпионы титулына ия була |
| Җиңү | 7-0 | Максим Гришин | Нокаут | WFCA 30 | 4 октябрь 2016 | 4 | 1:13 | Грозный, Россия | Ярымавыр үлчәүдә WCFA чемпионы вакант титулын ота |
| Җиңү | 6-0 | Артур Астахов | Карар | WFCA 23 | 11 июнь 2016 | 3 | 5:00 | Грозный, Россия | |
| Җиңү | 5-0 | Ллойд Маршбэнкс | Нокаут | WFCA 18 | 9 апрель 2016 | 1 | 0:15 | Грозный, Россия | |
| Җиңү | 4-0 | Надир Булхадаров | Нокаут | Россия Суперкубогы 2015 | 5 декабрь 2015 | 1 | 4:45 | Челябинск, Россия | |
| Җиңү | 3-0 | Довлетджан Ягшимурадов | Карар | Oplot Challenge 103 | 18 октябрь 2014 | 3 | 5:00 | Мәскәү, Россия | |
| Җиңү | 2-0 | Страхиня Денич | Карар | Tesla Fighting Championship 4 | 14 июнь 2014 | 3 | 5:00 | Панчево, Сербия | |
| Җиңү | 1-0 | Василий Бабич | Карар | Oplot Challenge 96 | 18 гыйнвар 2014 | 3 | 5:00 | Харьков, Украина | Ярымавыр үлчәүдә дебют[30] |
Искәрмәләр
- ↑ Максим Сидоров. Магомед Анкалаев – биография бойца UFC из России. Sports.ru (1 июля). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 август 2025.
- ↑ Интервью: Магомед Анкалаев - первый номер сборной России по ММА. Весовая категория до 93 кг, МСМК по ММА — БоксингТВ. www.xn--90acxpqg.xn--p1ai. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 август 2025. Архивировано из оригинала 18 сентябрь 2018 года.
- ↑ Магомед Анкалаев - чемпион России по ММА | Информационное агентство "Грозный-Информ". grozny-inform.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 август 2025. Архивировано 18 сентябрь 2018 года.
- ↑ Боец Магомед Анкалаев признан "Спортсменом года" в ММА, ТАСС. 7 август 2025 тикшерелде.
- ↑ Магомед Анкалаев: Не ищу легких путей, примером в ММА мне служит путь Федора Емельяненко. www.sovsport.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 август 2025. Архивировано 18 сентябрь 2018 года.
- ↑ Магомед Анкалаев и Фабрицио Вердум в Лондоне готовятся к турниру. grozniy.bezformata.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 август 2025. Архивировано 18 сентябрь 2018 года.
- ↑ РИА «Дагестан» Боец Магомед Анкалаев стал обладателем автомобиля на турнире памяти Адильгерея Магомедтагирова. www.riadagestan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 август 2025. Архивировано 18 сентябрь 2018 года.
- ↑ UFC SIGNS TOP LIGHT HEAVYWEIGHT PROSPECT MAGOMED ANKALAEV. mma-today.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 август 2025. [недоступная ссылка]
- ↑ UFC Fight Night 127 results: Paul Craig scores miracle submission of Magomed Ankalaev with one tick left [ингл.], MMAjunkie (2018-03-17). 7 август 2025 тикшерелде.
- ↑ UFC Fight Night 136 bonuses: Oleinik, Blachowicz among $50,000 winners [ингл.], MMAjunkie (2018-09-15). 7 август 2025 тикшерелде.
- ↑ UFC Prague results: Magomed Ankalaev tops gritty newcomer Klidson Farias (ингл.). MMAjunkie (23 февраль 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 август 2025. Архивировано 24 февраль 2019 года.
- ↑ Микаил Гусейнов. Анкалаев одержал четвёртую победу подряд в UFC, нокаутировав Куцелабу, Наурдиев проиграл (рус.). www.championat.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 август 2025. Архивировано 1 март 2020 года.
- ↑ Иван Ковалёв. Россиянин Анкалаев победил в США из-за судейского скандала. Рефери очень помог Магомеду (рус.). www.championat.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 август 2025. Архивировано 1 март 2020 года.
- ↑ Брагин, Игорь. В бою-реванше Халк кривляться не рискнул. Но Анкалаев отправил его в тяжёлый нокаут (2020-10-24). 7 август 2025 тикшерелде.
- ↑ Моренко, Вячеслав. Анкалаев одержал победу над украинцем Крыловым в соглавном поединке UFC Fight Night 186 (2021-02-28). 7 август 2025 тикшерелде.
- ↑ Анастасия Рацкевич. Биография Магомеда Анкалаева: жизнь и карьера россиянина в UFC. Спорт-Экспресс (21 октябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 август 2025.
- ↑ Simon Samano, Mike Bohn. UFC books Magomed Ankalaev vs. Johnny Walker rematch to headline first event of 2024 (ингл.). MMA Junkie (13 ноябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 август 2025.
- ↑ Алексей Доспехов. Магомед Анкалаев повторил по правилам. Коммерсантъ (14 гыйнвар 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 август 2025.
- ↑ В UFC пообещали россиянину титульный бой (2024-08-21). 7 август 2025 тикшерелде.
- ↑ Гасанов, Яхья. Игра в догонялки закончена. Анкалаев наконец-то получил титульник (2025-01-19). 7 август 2025 тикшерелде.
- ↑ Анкалаев стал шестым в рейтинге UFC вне зависимости от весовых категорий (2025-03-11). 7 август 2025 тикшерелде.
- ↑ Стала известна дата титульного реванша Анкалаева и Перейры (рус.). sport24.ru. Sport 24 (23 июль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 сентябрь 2025.
- ↑ Магомед Анкалаев ответил на обвинения со стороны Перейры (рус.). bloodandsweat.ru. Blood&Sweat (25 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 сентябрь 2025.
- ↑ Россиянин Анкалаев не смог защитить титул чемпиона UFC в полутяжелом весе. ТАСС (5 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 октябрь 2025.
- ↑ Сергей Челищев. Команда Анкалаева уговаривала его сняться с реванша против Перейры из-за травмы — источник. championat.com. Чемпионат (7 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 октябрь 2025. Архивировано 7 октябрь 2025 года.
- ↑ UFC Fight Night 136 bonuses: Oleinik, Blachowicz among $50,000 winners [неопр.]. MMA Junkie (15 сентябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 август 2025. Архивировано 3 ноябрь 2021 года.
- ↑ Jon Fuentes. UFC Moscow Bonuses, Attendance & Gate - LowKickMMA.com [неопр.] (9 ноябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 август 2025. Архивировано 10 ноябрь 2019 года.
- ↑ Jay Anderson, Jay Anderson. UFC 254 Bonuses: Khabib Earns Performance Award in Final Fight [неопр.]. Cageside Press (24 октябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 август 2025. Архивировано 16 май 2022 года.
- ↑ Record Book | UFC. statleaders.ufc.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 август 2025. Архивировано 19 октябрь 2022 года.
- ↑ Sherdog.com Magomed Ankalaev MMA Stats, Pictures, News, Videos, Biography - Sherdog.com. Sherdog. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 август 2025. Архивировано 19 сентябрь 2018 года.
Сылтамалар
- «UFC.ru» чемпионат сайтының рәсми рус телле бүлегендә Магомеда Анкалаева профиле.
- Магомед Анкалаев
- Магомед Анкалаев / Magomed Ankalaev
- Магомед Анкалаев