Музейлар төне

«Музейлар төне» (рус. Ночь музе́ев, ингл. Night of Museums) — музейлар кичкә кадәр яки төнлә дә эшли торган халыкара мәдәни-мәгариф акциясе[1]. 18 майда билгеләп үтелә торган Халыкара музейлар көненә багышлана; гадәттә, майның өченче ялында үткәрелә[2]. Беренче акция 1997 елда уза[3].

2025 елда Россиядә «Музейлар төне» 17 майга туры килә, акциянең темасы — «Геройлар»[4].

Акция тарихы

Беренче «Музейларның озын төне» (алман. Lange Nacht der Museen)[5] 1997 елда Берлинның унике музеенда уза. Чарага бушлай кереп була, төн буе экскурсияләр, дәресләр, театральләштерелгән тамашалар үткәрелә[1].

1999 елда Франциянең мәдәният һәм коммуникацияләр министрлыгы охшаш акция оештыра[6]. 2001 елда акциягә Европаның һәм Американың 39 иле кушыла[4].

2005 елда Европа Советы Франциянең ел саен халыкара «Музейлар төне» акциясен уздыру тәкъдимен раслый. Чараны Халыкара музейлар көненә якын ял көннәрендә үткәрергә карар ителә[7].

2025 елга акциядә 40 тан артык илдән 3,5 меңнән күбрәк музей катнаша[7].

undefined

Россиядә

Россия акциягә 2002 елның 20 апрелендә кушыла[8][9]. Красноярск музей үзәге  [рус.] оештырган чараларга 5 меңнән күбрәк кеше катнаша[6].

2006 елда Санкт-Петербургта һәм Казанда «Музейлар төне» үткәрелә[4].

2007 елда акция беренче тапкыр Мәскәүдә һәм Екатеринбургта уздырыла. Мәскәүдә чара «Музейда төн» дип атала[7]. Акция өчен махсус рәвештә бик күп учреждениеләр балалар һәм өлкәннәр өчен күләмле күргәзмә-экскурсия программалары эшли.

2015 елда «Музейлар төне» федераль статуска ия була. Шул вакыттан акция Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы ярдәмендә үткәрелә. Акциядә ил буйлап федераль, дәүләт, муниципаль, ведомство һәм шәхси музейлар катнаша[2].

Россиядә «Музейлар төне» 2 меңнән артык музей оешмасын берләштерә[7]. Акциягә шулай ук күргәзмә үзәкләре, театрлар, галереялар, китапханәләр, күңел ачу үзәкләре һәм башка учреждениеләр кушыла[2].

Акция һәр елны билгеле бер темага багышлана.

Хронология

  • 2016 елда акция 21 майда уза. Чаралар Россия киносы елына багышлана. Күп музейлар «Бер экспонат тарихы» темасы буенча чаралар үткәрә[10]. 130 дан күбрәк музей һәм берничә дистә шәһәр экскурсиясе үткәрелә, 60 концерт һәм 30 кино күрсәтелә. Мәскәүдә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә  [рус.] «Кино һәм мода. Александр Васильев фондыннан танылган киноактрисаларның күлмәкләре» күргәзмәсе оештырыла[11].
  • 2017 елда акция 20 майдан 21 майга каршы төндә үтә. Төп тема — 1917 елгы инкыйлаб[12]. Берничә дистә мәдәни мәйданчыкта чаралар үткәрелә, шул исәптән: Третьяков галереясе, «Царицыно» утары, Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе, Мәскәү зоопаркы, «Гараж» заманча сәнгать музее һәм башкалар. Лекцияләр, экскурсияләр, сәнгать белгечләре, тарихчылар, фотографлар белән очрашулар, остаханәләр һәм театральләштерелгән тамашалар уза[13].
  • 2018 елда акция 19 майда оештырыла. Төп тема — «Саклагычлардагы шедеврлар»[14]. Чараларда музейлар, театрлар, галереяләр, арт-үзәкләр һәм сәнгать мәктәпләре катнаша. Музейларда элек ябык фондларда сакланган яки реставрациядә булган сирәк экспонатлар тәкъдим ителә. Мәскәүдә 800 дән күбрәк вакыйга уза, аларда 500 мең кеше катнаша.
  • 2019 елда акция 18 майда үтә. Чараның төп темасы — «Элементлар»[15]. Ил буенча 100 дән күбрәк музей төнгә кадәр эшли, экскурсияләр, дәресләр, перформанслар һәм концертлар уздырыла. «Гараж» музее килүчеләр өчен Павел Пепперштейнның «Ландшафт өчен рамка буларак кеше» һәм «Рәшид Араин. Ретроспектива» күргәзмәләре буенча бушлай экскурсияләр оештыра. А. А. Бахрушин исемендәге Театр музеенда «Софоклдан Мейерхольдка кадәр театр» театральләштерелгән тамаша күрсәтелә, биредә җиде театр дәверенең, антик чордан алып XVII гасырга кадәр үз зәвыгына туры килгәнен сайлап була. «Солянка» галереясе кунаклары рәссамнарның эш барышы белән таныша ала. Акциянең үзәк мәйданчыгы — Мәскәү музее, биредә Drumsfest Russia 2019 халыкара фестивалендә катнашучыларның барабан тамашасы күрсәтелә[16].
undefined
  • 2020 елда "Музейлар төне"нең төп темасы — «Символлар»[17]. Covid-19 пандемиясе аркасында барлык чаралар 16-17 онлайн-форматта майда уза. Акция Мәскәүнең 50 дән күбрәк музееның һәм галереясенең рәсми сайтларында һәм социаль челтәрләрендә үтә. Чараларда барлыгы 800 мең кеше катнаша[18].
  • 2021 елда акция 15 майда уза. Төп тема — «Музейдан да күбрәк»[19]. Күргәзмәләр, экскурсияләр, остаханәләр, квестлар, бәйгеләр, викториналар, лекторийлар үткәрелелә. Үзәк мәйданчык — Третьяков галереясе, биредә халыкара «Ирек турында хыяллар. Россиядә һәм Германиядә романтизм» күргәзмәсе оештырыла. Дәүләт тарих музеена килүчеләр сирәк экспонатларны реставрацияләү барышы белән таныша һәм кулъязма һәйкәлләрне өйрәнү мөмкинлеге пәйда була. Бөтенроссия декоратив сәнгать музее хезмәткәрләре балалар өчен программа әзерләп, саламнан фигуралар ясау буенча остаханәләр үткәрә[20].
  • 2022 елда чара 21 майда үтә. Акциянең темасы — «Исәпләү ноктасы»[21]. Килүчеләр өчен экскурсияләр, концертлар, музыкаль-шигъри перформанслар, балалар һәм өлкәннәр өчен остаханәләр, бушлай җәяү йөрүләр, дәресләр, кино күрсәтүләр, ачык һавада күргәзмәләр оештырыла[22]. Чараларда 300 меңнән күбрәк кеше катнаша. 2023 елның 21 маенда үткән чараның төп темасы — «Тарих һәм тарихлар»[23]. Күргәзмәләр, остаханәләр, концертлар, экскурсияләр үткәрелә. Акциядә Һиндстан, Согуд Гарәбстаны, Венесуэла, Катар, Ливан, Камбоджа, Монголия һәм башка дәүләтләр вәкилләре катнаша. А. С. Пушкин исемендәге Сынлы сәнгать дәүләт музеенда «Пейзаж ничек яңгырый» дип аталган программа оештырыла: килүчеләр телефон һәм колакчыннар белән музей заллары буйлап йөриләр, сәнгатьнең ике төре — музыка һәм рәсем сәнгате белән бер үк вакытта таныша. Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендәге Көнчыгыш музее кунаклар өчен даими экспозиция буенча «музыкаль маршрут» оештыра[24]. Акция кысаларында 1300 дән күбрәк чара уза, аларны ике миллионнан артык кеше карый[25].
  • 2024 елның 18 маенда узган акциянең төп темасы «Буыннан-буынга. Гаилә истәлекләре» була[26]. Мәскәүнең мәдәни мәйданчыклары 500 гә якын чара — әдәби спектакльләр, театральләштерелгән тамашалар, остаханәләр, квестлар, викториналар, классик һәм заманча музыка концертлары уза. Вакыйгаларның федераль мәйданчыкларында 300 меңнән күбрәк кеше катнаша.
  • 2025 елда «Музейлар төне» акциясе 17 майда үтә. Төп тема — «Геройлар»[27]. Ватанны саклаучылар елында программа тарихи хәтерне һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауга, ил һәм аның казанышлары өчен горурлык хисе формалаштыруга багышлана.
undefined

Россия Федерациясе мәдәният министры Ольга Любимова билгеләвенчә[28]:

Бөек Җиңүнең юбилее елында без илнең азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен фидакарьләрчә көрәшеп, фашизм богауларын алып ташларга ярдәм иткән геройларны искә алабыз. «Геройлар» темасын Россиянең төрле почмакларындагы музейлар хуплый, чөнки һәр төбәкнең үз геройлары һәм тарихның Бөек Ватан сугышы кебек ил өчен мөһим булган башка вакыйгалары истәлекле битләре бар. Без кабат үткәннең героик битләренә мөрәҗәгать итәчәкбез, төрле тарихи чорларда халкыбызның батырлыкларын искә алачакбыз, батырлар турында һәм батырларның үзләре сөйләгән тарихларын ишетәчәкбез.

Чара кысаларында экскурсияләр, күргәзмәләр, дәресләр, остаханәләр, концертлар һәм башка чаралар уза[29]. Мәскәүнең Транспорт музеенда комикслар эшләү буенча остаханә үтә, Третьяков галереясендә акция кунаклары өчен мини-лекторийлар үткәрелә, Мәскәү Кремле музеенда «Александр Невский — рус җирләрен саклаучы» һәм «Александр бакчасы — ике Ватан сугышы мемориалы» лекцияләре уза.

Татарстанда

«Музейлар төне» Татарстан Республикасында 2006 елдан үткәрелә.

  • 2006 елда Татарстан Республикасының Милли музее республика музейларыннан беренче булып, Халыкара музейлар көненә багышланган, «Музейлар төне» халыкара акциясенә кушыла[30].
  • «Музейлар төне» 2008 елда 18 майда үткәрелә. Акция А. М. Горькийның әдәби-мемориаль музеенда (Казан, М. Горький ур., 10) «яшьләр иҗаты»на багышлана. Тема — «Museum party — II». Бу музейның эшчәнлеге яшьләр һәм үсеп килүче буынга юнәлдерелгән, аны Казанның әйдәп баручы һәм яшүсмерләр яратып йөрүче музейларының берсе дип санарга мөмкин. Биредә «Museumparty-II» яшьләр иҗаты фестивале уза. Чарада сәнгатьнең төрле юнәлешләре һәм жанрлары тәкъдим ителә. Берьюлы берничә мәйданчыкта параллель рәвештә концерт программалары, күргәзмәләр, очрашулар уза[31].
  • 2010 елда «Музейлар төне» уңаеннан Татарстан Республикасының Милли музеенда һәм Казан кирмәне музейларында күңел ачу чаралары, экскурсияләр, концертлар һәм остаханәләр оештырыла[32].
  • 2011 елда Казанда акция 14 майда үткәрелә. Акция кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее һәм «Сәнгать» музей-мәдәни фонды «ТӨН. МУЗЕЙ. МАЙ» махсус проекты тәкъдим итәләр[33].
  • 2012 елда 35 нче Халыкара музейлар көне үткәрелә. Темасы — «Үзгәрә торган дөньяда музейлар»[34].
  • 2013 елда «Музейлар төне»н үткәрүнең төп мөйданчыгы — Казан кирмәне территориясе. Оригами һәм курчаклар ясау, бию буенча остаханәләр үткәрелә. Кирмәндә «Делириум» арт-лабораториясе артистлары чыгыш ясый. Бер үк вакытта 6 нчы «Казан кирмәнендә рок-фестивале» уза. KineticMax club рәссамнар һәм дизайнерлар клубы акция кунакларына «Сәгать» инсталляциясен күрсәтә. «Время назад» квестында катнашырга, өстәл уеннары уйнарга, тарихи биюләр карарга, җәядән атарга мөмкин була, шулай ук «Тарихи сугышлар» шоуы күрсәтелә[35].
  • 2014 елда «Музейлар төне» ислам мәдәниятенә багышлана. «Архидети» проекты вәкилләре Колшәриф мәчете каршына «Якты Коръән» архитектура инсталляциясен урнаштыралар, Ислам мәдәнияте музее пыялага рәсем ясау һәм яулык бәйләү сәнгате буенча остаханәләр үткәрә. «Манеж» күргәзмәләр залында «Италия фотографлары күзлегеннән Италиядә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы урыннары» фотокүргәзмәсе оештырыла. Күргәзмәләр залында кичен «СДВИГ» яшьләр эксперименталь театры «Реаль яшеннәр» спектаклен куя[36].
  • 2015 елның 16-17 маенда Татарстанда «Музейда көн һәм төн» акциясе үткәрелә. Темасы — «Җиңүнең 70 еллыгы». Казанда акцияне үткәрүнең төп мәйданчыклары — Татарстан Республикасы Милли музее, Татарстан Республикасы дәүләт сынлы сәнгать музее, Татарстан Республикасы дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясе, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы. Кирмән музейларында яшь коллективларның рок-фестивале, хор төркемнәренең чыгышлары, ату, йөгерү буенча спорт ярышлары һәм башкалар уза. Бу көнне Г. Тукай әдәби музеенда туристлар өчен «Музейда иртә» интерактив экскурсиясе үтә. Нәни кунакларга «Как тигры мы воюем…» күргәзмәсе барышында «Җиңү оныкчыклары» дәресе тәкъдим ителә. Балалар Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган күргәзмә белән танышалар, сугышта катнашкан һәм тылда хезмәт иткән бабалары турында сөйлиләр, сугыш чоры балаларының рәсемнәре белән танышалар. Кич белән «Аулак ой» очрашуы үткәрелә[37].
  • 2016 елның 21 маенда акция кысаларында «Казан кирмәне»ндә концертлар, спектакльләр, кичке экскурсияләр, остаханәләр, күргәзмәләр оештырыла. Акциянең төп темасы — Россия киносы елы[38].
  • 2017 елда Татарстан Республикасы Милли музее әзерләгән «Музейлар төне» акциясе берничә мәйданчыкта үтә. Казан дәүләт мәдәният институты, «Амбрелла» ансамбле һәм Renaissance оркестры студентлары катнашындагы Концерт 1 Май мәйданында уза. Бу көнне экскурсияләр, дәресләр, шоулар, күргәзмәләр оештырыла[39].
  • 2018 елда Бөтенроссия «Музейлар төне» акциясе 19 майда үткәрелә. Төп тема — «Саклагычлардан җәүһәрләр»[40].
  • 2019 елда «Музейлар төне» акциясе 18 майда уза. Бу елны акция Россиядә театр елына багышлана. Бу көнне флешмоблар, концертлар, остаханәләр оештырыла. Татарстан Республикасы Милли музеенда «Музейлар төне» программасында «Шүркә музейга дәшә» чарасы уздырыла, чара кысаларында Татарстанның җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, татар язучысы, шагыйрь, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев белән очрашу үтә. Д. И. Менделеевка һәм химик элементларга багышланган «Элементарно, химия…» дигән фәнни-популяр дәрес оештырыла. Кичке программаның төп вакыйгасы — «Кунак йорты серләре» беренче иммерсив квест-шоу. Татарстанның ясалма тарихы музеенда да акция кысаларында төрле чаралар үткәрелә[41].
  • 2020 елның 16 маенда «Казан Кремле» музей-тыюлыгы онлайн-форматта «Музейлар төне-2020» акциясен үткәрә. Программада — экскурсияләр, артфлешмоблар, квестлар, остаханәләр, дәресләр, бүләкләр уйнату һәм башкалар[42]. Акциядә Татарстанның 100 дән артык музее: дәүләт, муниципаль, ведомство музейлары катнаша. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 309 дан күбрәк чара үткәрелә. Чараларда 326 мең интернет-кулланучы катнаша[43].
  • 2021 елның 15 маенда Казан музейлары Бөтенроссия «Музейлар төне» акциясенә кушыла. Музейларда интерактив экскурсияләр, тематик дәресләр, отаханәләр, иҗади очрашулар, кино күрсәтүләр һәм концертлар уза.
  • 2022 елның 21 маенда узган акциянең төп темасы — «Башлангыч нокта». Казан кирмәне музейларында һәм күргәзмә залларында теләгән һәркем бүләкләр уйнатуда, остаханәләрдә һәм квестларда катнаша, фәнни тамашаларны күрә, интеллектуаль уеннар уйный ала. Чаралар Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камалның мемориаль фатирында да уза. Акциядә катнашучылар татар әдәбиятының төрле чорлары белән таныша. Гарәп каллиграфиясе буенча остаханәләр, республиканың ике дәүләт телендә өстәл уеннары һәм Ачык микрофон форматында шигырьләрне сәнгатьле уку үткәрелә. Боратынский музеенда төнге чәй эчү һәм экскурсия-квиз уза[44].
  • 2023 елның 18 маенда Сынлы сәнгать музееның барлык биналарында Халыкара музейлар көне, 20 майенда «Музейлар төне» үткәрелә. Темасы — «Тарих һәм тарихлар». Музейларда экскурсияләр, концертлар, остаханәләр, музыкаль-бию перформансы, дәресләр, балалар өчен квестлар, уеннар үткәрелә[45].
  • 2024 елда Казанда «Музейлар төне» 18 майда уза. Акциянең темасы — «Буыннан-буынга. Гаилә ядкәрләре». Бу көнне музейлар, картина галереяләре һәм башка мәдәни учреждениеләр кичке һәм төнге вакытта эшли. Күргәзмә заллары, арт-мәйданчыклар, картина галереяләре, театрлар һәм башка мәйданчыкларга килүчеләр өчен махсус программалар әзерли: экскурсияләр, күргәзмәләр, квестлар, иҗади дәресләр, остаханәләр, спектакльләр.
  • 2025 елда «Музейлар төне»нең төп темасы «Батырлар». Акция Халыкара музейлар көненә һәм Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Чараның максаты — тарихи хәтерне саклау һәм үз илең һәм аның казанышлары өчен горурлык хисе формалаштыру[46].

Бәйле даталар

  • Бөтендөнья экскурсоводлар көне (21 февраль)
  • Мәдәният хезмәткәре көне (25 март)
  • Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне (18 апрель)
  • Халыкара музейлар көне (18 май)
  • Кино көне (үткәрү көне һәр елны үзгәрә)

Искәрмәләр

  1. 1 2 Что известно о всероссийской акции "Ночь музеев" (2024-05-17). 27 апрель 2025 тикшерелде.
  2. 1 2 3 Всероссийская акция "Ночь музеев" (2024-05-18). 27 апрель 2025 тикшерелде.
  3. Денис Сидоров. Музей подготовился к грядущей ночи (2021-05-15). 27 апрель 2025 тикшерелде.
  4. 1 2 3 Когда пройдет «Ночь музеев» в 2025 году? (2025-02-05). 27 апрель 2025 тикшерелде.
  5. Всероссийская акция «Ночь музеев» 2024, Аскинский район — дата и место проведения, программа мероприятия.. 27 апрель 2025 тикшерелде.
  6. 1 2 История акции "Ночь музеев". 14 май 2025 тикшерелде.
  7. 1 2 3 4 История акции. Ночь музеев. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 апрель 2025.
  8. «Ночь в храме», возможно, пройдет в Москве // Православие и мир. — 22.09.2015.
  9. Красноярский музейный центр. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 апрель 2010. Архивировано из оригинала 20 май 2010 года.
  10. Акция "Ночь музеев", посвященная Году кино, стартует по всей России (2016-05-21). 27 апрель 2025 тикшерелде.
  11. Волкова, С.. «Ночь музеев» - 2016: Хотите увидеть редкие коллекции, торопитесь зарегистрироваться (2016-05-13). 14 май 2025 тикшерелде.
  12. «Ночь музеев»-2017 посвятили русской революции (2017-05-19). 27 апрель 2025 тикшерелде.
  13. "Ночь в музее" в Москве: Куда пойти, что посмотреть, и как добраться. 14 май 2025 тикшерелде.
  14. «Шедевры из запасников» станут главной темой «Ночи музеев-2018» (2018-05-07). 27 апрель 2025 тикшерелде.
  15. Когда проведут "Ночь музеев" в 2019 году? Тема акции была объявлена в конце мая прошлого года | Санкт-Петербург Центр (рус.). peterburg.center (11 февраль 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 апрель 2025.
  16. «Ночь музеев» в Москве 2019: куда идти и что смотреть. 14 май 2025 тикшерелде.
  17. Участие в «Ночи музеев — 2020». www.artnight.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 апрель 2025.
  18. Онлайн-мероприятия акции "Ночь в музее – 2020" посетили более 800 тыс. человек. 14 май 2025 тикшерелде.
  19. Анонс пресс-конференции «Ночи музеев — 2021». old.artnight.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 апрель 2025.
  20. Ночь музеев - 2021 (рус.). nazaccent.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 май 2025.
  21. Как пройдет акция "Ночь музеев" в России в 2022 году (2022-05-20). 27 апрель 2025 тикшерелде.
  22. Что и где посмотреть в Москве в «Ночь музеев-2022»?. 14 май 2025 тикшерелде.
  23. Ночь музеев: когда будет в 2023 году, участники акции, программа (2023-05-05). 27 апрель 2025 тикшерелде.
  24. Экскурсия по бункеру, рок-концерт и закулисье театра: куда пойти на «Ночь музеев» в Москве. 14 май 2025 тикшерелде.
  25. Министр культуры рассказала о рекордах "Ночи музеев" в России. Вести.ру (25 май 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 май 2025.
  26. Объявлены дата и тема «Ночи музеев» 2024 года - Год Литературы (2024-03-13). 27 апрель 2025 тикшерелде.
  27. «Ночь музеев» пройдет по всей России 17 мая. Публикации СМИ. Первый канал (2025-02-05). 27 апрель 2025 тикшерелде.
  28. Ольга Любимова: Всероссийская акция «Ночь музеев» в 2025 году будет посвящена теме «Герои». Министерство культуры РФ (17 гыйнвар 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 май 2025.
  29. Ночь музеев — 2025. Официальный сайт акции. museumnight.culture.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 май 2025.
  30. «Museum party - II». "Ночь в музее". (рус.). Министрество культуры Республики Татарстан (12 май 2008). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 май 2025.
  31. Ночь. Музей. Май. (рус.). Министерство культуры Республики Татарстан (27 апрель 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 май 2025.
  32. На Казань опустилась «Ночь музеев» (рус.). inkazan.ru (16 май 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 май 2025.
  33. Ночь. Музей. Май. (рус.). Министерство культуры Республики Татарстан (27 апрель 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 май 2025.
  34. Сегодня – Международный день музеев (рус.). Общественно-политическая газета "Республика Татарстан" (18 май 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 май 2025.
  35. Ночь музеев в Казани: рок-фестиваль, световая инсталляция и ролевой квест (рус.). www.business-gazeta.ru (10 май 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 май 2025.
  36. Ночь в музее-2014 — интерактивная карта событий (рус.). tatcenter.ru (16 май 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 май 2025.
  37. Государственные музеи Татарстана можно посетить бесплатно в рамках акции «День и ночь в музее» (рус.). Министерство культуры Республики Татарстан (14 май 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 май 2025.
  38. В Казанском Кремле пройдет международная акция «Ночь Музеев» 2016 (рус.). Министерство культуры Республики Татарстан (21 май 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 май 2025. [Тикшерелгән 21 май 2025]
  39. «Ночь музеев» в регионах (рус.). Кулбтура.РФ. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 май 2025. [Тикшерелгән 21 май 2025]
  40. “Ночь музеев” в 2018 году будет посвящена теме “Шедевры из запасников” (рус.). Общественно-политическая газета "Республика Татарстан" (7 май 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 май 2025. [Тикшерелгән 21 май 2025]
  41. Квесты, концерты и мастер-классы. Программа «Ночи музеев РТ-2019» в Казани (рус.). «Аргументы и факты» (15 май 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 май 2025. [Тикшерелгән 21 май 2025]
  42. «Ночь музеев-2020»: онлайн-экскурсии, артфлешмобы, выставки и виртуальные квесты (рус.). Казан шәһәр думасы (6 май 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 май 2025. [Тикшерелгән 21 май 2025]
  43. В Татарстане более 326 тыс. человек присоединились к онлайн-акции «Ночь музеев» (рус.). Казан шәһәр думасы (20 май 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 май 2025. [Тикшерелгән 21 май 2025]
  44. «Ночь музеев в Казани»: научное шоу, иммерсивная экскурсия и полуночное чаепитие (рус.). kazanfirst.ru (21 май 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 май 2025. [Тикшерелгән 21 май 2025]
  45. Ночь музеев в зданиях Государственного музея изобразительных искусств РТ (рус.). Министерство культуры Республики Татарстан (12 май 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 май 2025. [Тикшерелгән 21 май 2025]
  46. Ночь музеев в 2025 году (рус.). Национальный музей Республики Татарстан (16 май 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 май 2025. [Тикшерелгән 21 май 2025]

Әдәбият

Сылтамалар

Төркемнәр