Мөслим районы байрагы
Мөслим районы байрагы (рус. Флаг Муслюмовского района) — Татарстанның Мөслим районы рәсми символларының берсе (байрак).
Байрак турында нигезләмә һәм байракның тасвирламасы 2006 елның 22 ноябрендә Мөслим муниципаль районы район шурасының XI сессиясе карары белән раслана[1].
РФ дәүләт геральдика регистрына 2874нче сан белән,
Татарстанның геральдика реестрына 89нчы сан белән теркәлгән.
Тасвирлама
Байрак яшел төстәге туры почмаклы иңе буена 2:3 күләмендә булган тукымадан гыйбарәт, аскы өлеше тукыманың 3/10 өлеше булган зәңгәр төстәге буй; төп яшел төстәге өлешне зәңгәр төстәге аскы өлештән ак төстәге дулкынлы сызык аера. Тукыма уртасында (үзәктә) — сары, кара, алтын төстәге киемнәр кигән курайда уйнаучы көтүче егет (малай); егетнең ике ягында аста – алтын сары төстәге (кишер сары төстәге детальләр кертеп) ук очы һәм сөңге очы ясалган.
Символлар нигезләмәсе
Байрак Мөслим районының гербына нигеләнеп, символлар һәм аллегория аша районның тарихы, сәнгате һәм табигатен тасвирлый.
Байрактагы төп сурәт — егет — яшьлекне, чәчәк атуны, алга баруны, матурлыкка омтылуны гәүдәләндерә, шулай ук районда үсеш өчен югары потенциал булуның күрсәткече.
Милли кием һәм курай — районның тарихка һәм сәнгатькә бәйле үзенчәлекләрен, районда күпчелек татар милләтеннән булган халык яшәвен аңлата.
Ук һәм сөңге очлыклары — халыкның үзен яклап, каршы торуга сәләтле булуын, районның бай тарихын, мирасын, табигый үзенчәлекләрен күрсәтә. Мөслим районы файдалы казылмаларга бай, электән үк биредә бакыр игътибар үзәгендә булган. XVIII гасырда Ольгино авылы янында бакыр эретү заводы булган. Бакырдан ук, сөңге очлары, төрле эш коралы һәм көнкүреш өчен кирәкле җиһазлар җитештерелгән.
Байракның аскы (кечерәк) ягындагы көмеш белән әйләндерелгән зәңгәр дулкын — районның табигый байлыгын — Ырынбур өлкәсеннән башланган Ык елгасын аңлата. Ык елгасы Баулы, Азнакай районнары аша үтеп, Мөслим районын икегә бүлә, елга — тирә-якта тормыш итү чыганагы.
Байракның өске (зуррак) ягындагы яшел төс — авыл хуҗалыгы, уңыш, табигать, тормыш символын аңлата.
Зәңгәр төс (лазурь) — намуслылык, зәвыклылык, рухи байлык күрсәткече.
Сары (алтын) төс — байлык, уңыш, кояш энергиясе һәм җылылык, хөрмәт һәм интеллект төсе.
Авторлар
Байрак Татарстан Республикасы Президентының Геральдика шурасы һәм РФ Геральдистлар берлеге тарафыннан эшләнгән.
Идея авторлары
- Рәйхан Хантимеров (Мөслим)
- Ришат Хәбипов (Мөслим)
- Әдип Салихов (Мөслим)
Геральдик яктан төгәлләү төркеме
- Рамил Хәйретдинов (Казан)
- Радик Салихов (Казан)
- Илнур Миңнуллин (Казан)
- Константин Мочёнов (Химки)
- Оксана Афанасьева (Мәскәү)
- Кирилл Переходенко (Конаково)
Шулай ук карагыз
Әдәбият
- Татарстан Республикасының геральдик мирасы. Геральдическое наследие Республики Татарстан. М.: Регионсервис, 2012, стр. 236—239. ISBN 978-5-9902751-2-6
Сылтамалар
- Герб Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан. Союз геральдистов России
- Мөслим символикасы. Мөслим гимназиясе укучылары сайты
Искәрмәләр
- ↑ Мөслим муниципаль районы. Геральдика 2017 елның 1 март көнендә архивланган. [рус.]