Нур Зарипов
Тәрҗемәи хәле
Файл:Н.Зарипов 1.jpg
Яшәгән йорты диварында истәлек тактаташ
1925 елның 15 июнендә БАССР Ишембай районы Көзән авылында туган. Макар урта мәктәбен (1942), Уфа педагогия институтын (1951), КПСС ҮК каршындагы иҗтимагый фәннәр академиясен (1962) тәмамлый.
Бөек Ватан сугышында
1943 елның февралендә армиягә алына. Пехота училищесында укый. Сугышта пулемётчы, взвод командиры ярдәмчесе булып хезмәт итә. 1944 елның гыйнварында каты яралана. 1944 елның октябрендә, II төркем инвалидлык бирелеп, хәрби хезмәттән азат ителә.
Сугыштан соң
Көзән авылында авыл советы сәркатибе (1944-1947), студент (1947-1951), Гафури районы Үтәк мәктәбендә директор (1951-1956), БАССР мәгариф министрлыгында инспектор (1956), Уфа Тарих, тел һәм әдәбият институтында фәнни хезмәткәр (1956-1959, 1964, 1967-1976, 1981-1997), Мәскәүдә КПСС ҮК мәдәният бүлегендә инспектор (1963-1964).
Иҗаты
Әдәби тәнкыйть, халык иҗаты, текстология өлкәсендә эшли. Беренче мәкаләсе 1950 елда басыла. Имай Насыйри, Төхфәт Янәби, Әкрам Вәли, Сәйфи Кудаш, Шамун Фидаи, Гайнан Әмири иҗатын өйрәнә, җыентыкларын төзеп бастыра: Т.Янәби «Сайланма әсәрләр» (1958), И.Насыйри «Әсәрләр. III том» (1968), С.Кудаш «Восхождение» (Мәскәү, 1977), «Вершины» (Уфа, 1979). Имай Насыйри иҗаты буенча аерым китап («Тәүге гвардеецларның берсе», 1968) бастыра. «Башкорт совет әдәбияты тарихы»н язуда катнаша. «Башкорт халык иҗаты» җыентыгын мөхәррирли (Салават Юлаев премиясе, 1987 ел). Чәчәннәр эшчәнлеген, халык әкиятләренең, кобайырларның төзелешен өйрәнә.[1]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Салават Юлаев премиясе (1987)
- БАССР атказанган фән эшлеклесе (1982)
- II дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1985)
ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1971)
Чыганаклар
1. Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988 [башк.]
2. С. Галин. Тел ачкычы- халыкта. Уфа, 1999 ISBN 5-295-02592-6 [башк.]
Сылтамалар
- Башкортстан (белешмәлек) [рус.]
- Көзән авылы галиме [рус.]
- Тарих, тел һәм әдәбият институты сайты 2016 елның 17 март көнендә архивланган. [рус.]