Нур (мәчет, Муравленко)

«Нур» мәчете (рус. Мечеть «Нур» г. Муравленко) ― Россия Федерациясенең Төмән өлкәсе, Ямал-Ненец автономияле округы, Муравленко шәһәрендәге ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). ҮДН составындагы төбәк Диния нәзарәтенә караган җирле дини җәмгыять (мәхәллә) карамагында.

Муравленко шәһәрендә (1984 елдан штб, 1990 елдан шәһәр) 33 391 кеше, ш.и., татарлар (9,7 %), азәриләр (4,1 %) , башкортлар (3,8 %) яши (2010)[1].

Тарих

Муравленко шәһәрендә беренче ислам гыйбадәтханәсе Губкин урамы, 36нчы йортта урнашкан була. Ураза, Корбан бәйрәмнәре «Украина» мәдәният йортында уздырылып килщ. Корбан чалу Россия урамындагы 38нче йорт ишегалдында башкарыла.

Муравленконың милли составы әкренләп киңәя (шәһәрдә 70 милләт вәкиле яши), мөселманнарның саны арта. Яңа мәчет кирәклеге күренә.

Мәчет нигезенә беренче таш 1999 елның 10 июнендә Сабан туе бәйрәме вакытында салына. Нәкъ менә шушы көнне мөселманнар мәчеткә нигез салынган көн буларак белә. Мәчет проектын шәһәрдә танылган архитектор Мидехәт Мөхәммәтшин эшли. Эскиз Үзәк Диния нәзарәте мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдинга тәкъдим ителә. Ул, проектны хуплап, төзелешкә фатиха бирә. Россиянең мәчетләрне проектлау буенча баш архитекторы Рәфыйк Билалов[2] һәм Казан шәһәренең тарихи-архитектура һәм сәнгать тыюлыгы директоры урынбасары Нияз Халитов (1950―2017) та эскизны хуплый.

2001 елның 1 июнендә субайлар кагыла, төзелеш оешмасының җитештерү базасында ростверк өчен каркас ясала. 2002 елның гыйнварында төзүчеләр манаралы кран урнаштыралар, материаллар һәм ярдәмче җиһазлар алып киләләр. Мәчетнең беренче баскычы 2002 елның октябрендә ясала. Шул ук вакытта кирпеч диварлар төзелә, цоколь өлешенең фундаменталь блоклары салына, подвал бинасы эшләнеп бетә, кирпечтән ике кат өелә, икенче катны ябу плитәләре салына, гөмбәз асты өлешенең капламы салына. Авырлыгы 15 тонна булган гөмбәзне Екатеринбург осталары эшли. Мәчет түбәсенә аны Ноябрьскидан китерелгән кран белән күтәртәләр. Гөмбәзнең металл каркасын тимер белән тышлау өчен Чиләбе өлкәсенең Трёхгорный шәһәреннән осталар чакырыла. Ике манара урнаштырылганнан соң, мәчетнең биеклеге 29 метрга җитә.

Мәчет төзелешенә «Муравленковск-нефть», «Суторминскнефть», «Сибнефть-Ноябрьскнефтегаз» ААҖ үзәк аппараты хезмәткәрләре үз өлешләрен кертә, Муравленко халкы, эшмәкәрләр, шәһәр һәм округ хакимият вәкилләре ярдәм күрсәтә. Җыелган акчаларның бер өлеше Тубыл предприятиеләренең берсеннән махсус заказ ителгән металл койма ясауга да китә.

Мәчет төзү биш елга якын алып барыла. 2005 елның 3 ноябрендә Муравленко мөселманнары Җәмигъ мәчетендә беренче бәйрәмне ― Ураза бәйрәмен билгеләп үтә. Рәсми ачылыш 2006 елның 10 февралендә була[3].

Бина

Муравленко Җәмигъ мәчете заманча ислам стилендә төзелә. Аның биеклеге 29 метр тәшкил итә ― бу шәһәрдә иң биек бина. Проект авторы ― архитектор М. М. Мөхәммәтшин.

Кызыл кирпечтән эшләнгән корылма планда сигезпочмаклы. Ул алтын йолдызлар һәм ярымай белән бизәлгән киң яшел гөмбәз белән тәмамлана. Мондый гөмбәз Россиядә бердәнбер. Гөмбәзнең ике ягында ике манара һәм ике кечкенә квадрат манара тора, алар глазур керамика белән бизәлә. Бинаның бөтен периметры буенча төрле формадагы һәм зурлыктагы тәрәзәләр урнаша.

Мәчетнең намаз залы 180 дин тотучыга (130 ир-ат һәм 50 хатын-кыз) исәпләнә. Диварлар Коръән сурәләре һәм мозаика үсемлек орнаменты белән бизәлә. Ишекләр агачтан эшләнә һәм ажурлы уеп ясала[4].

Имамнар

Искәрмәләр

Әдәбият

  • Алексей Старостин. Мусульмане на берегах Ледовитого океана (К 20-летию РДУМ ЯНАО в составе ЦДУМ России). Екатеринбург, 2022.

Сылтамалар