Нур (мөселман җәмгыяте, Междуреченск)

«Нур» мөселман җәмгыяте (рус. Местная мусульманская религиозная организация «Нур» г. Междуреченска) ― Россия Федерациясенең Кемерово өлкәсе, Междуреченск шәһәрендә урнашкан мөселман җәмгыяте. Җирле дини җәмгыять Россия мөселманнары Дини җыены составындагы Кемерово өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәтенә карый.

Мөселман җәмгыяте, нигездә, Казан татарлары һәм башкортлардан тора, аз санда казакълар була. 2010 елда шәһәр халкының (101 678) татарлар 1,6 % ын тәшкил итщ[1]. Соңгы елларда мөселманнар саны Урта Азиядән килүчеләр исәбенә артып бара.

Тарих

Междуреченскига (1948―1955 елларда Ольжерас бистәсе) күмер чабучы татарлар Идел буеннан, шулай ук Кемерово өлкәсенең төньягыннан да күчеп килщ, араларында Столыпин реформалары чорында ук Себергә күченгән татарлар да була[2][3].

Шәһәрдә беренче имам вазифаларын фронтовик Шәяхмәт бабай башкара. Ул хатыны Миңкамал әби белән Татарстан АССРның Апас районыннан күченеп килә һәм биредә шахтер булып эшли. 1980-елларның ахырына кадәр мөселманнарның дини тормышы белән пенсионер Садрислам Абдуллин җитәкчелек итә. Ул хатыны Мәхтүмә Мирхәйдәр кызы белән бергә, пенсиягә чыккач, Татарстан АССРның Алексеевск районыннан Кузбасска балалары янына күчеп килә[2]. 1991 елда имам булып Бохараның Мир-Гарәп мәдрәсәсенең өч курсын тәмамлаган 21 яшьлек Габдерәшит хәзрәт Сәмигуллин эшли башлый. 1990-еллар башында Междуреченск мөселманнарының рәсми оешмасы барлыкка килүдә аның роле зур. Сәмигуллин вакытында җәмгыять формалаша, Ислам нигезләре һәм гарәп теле буенча дәресләр үткәрелә, арендага алынган фатирда гыйбадәтханә эшли. Бер урыннан икенче урынга, бер арендага алынган мәйданнан икенче урынга күченергә туры килә. Габдерәшит хәзрәт Сәмигуллин Казанга укуын дәвам итү өчен киткәч, имам булып пенсионер, элекке шахтер Фәһим Гомәр улы Кучумов, мәхәллә идарәсе рәисе булып элек күмер чыгару предприятиеләрендә җитәкче вазифаларын биләгән атказанган шахтер Зәкәрия Яхъя улы Мәрданов (хатыны Рәисә Шаһи кызы) кала. Бу чорда мәхәллә рәсми рәвештә теркәлмәгән була[2].

Шәһәрнең җирле мөселман дини оешмасы 1999 елның 4 октябрендә юридик затларның бердәм дәүләт реестрында теркәлә[4]. Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте составында исәпләнә.

2010 елдан имам Фәрит хәзрәт Ибраһимов (Анжеро-Судженскидан), Казанның Мөхәммәдия мәдрәсәсен тәмамлый[2].

Бина

Рәсми теркәлүдән соң, шәһәр администрациясе мөселманнарга вакытлыча гыйбадәтханә өчен урын сайларга тәкъдим итә. Кузнецкая урамындагы күпкатлы йортта, 2 бүлмәле төзекләндерелгән фатирда мәхәлләнең намаз уку өчен чагыштырмача даими урыны барлыкка килә (мәчет төзелгәнче). Бишенче каттагы балконда шәһәрдә мөселманнарның булуын искә төшерә торган баннер эленеп тора.

Мэрия дин тотучыларга мәчет төзү өчен кишәрлек бүлеп бирә. Проекты әзер, төзелеш материаллары сатып алырга җитәрлек акча җыю кирәк[5].

Җитәкчелек

Мәхәллә идарәсе рәисе Фәрит Габделхәмит улы Канзафаров[6], Альбина Рафаэль кызы Сафина[7].

Искәрмәләр

Сылтамалар