Минфәхирә (мәчет, Берёзовский)

«Минфәхирә» мәчете (рус. Мечеть «Минфахира» г. Берёзовского) ― Кемерово өлкәсе, Берёзовский шәһәренең «Көньяк» шахта бистәсендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Россия мөселманнары Дини җыены составындагы Кемерово өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәтенә караган мөселманнарның җирле «Минфәхирә» мәхәлләсе карамагында.

Берёзовскийда (1965 елда РСФСР Югары Советы Президиумы Указы белән оештырыла) 47 279 кеше яши (2010), шуларның 2 %ы (883 кеше) татарлар[1].

Тарих

1941 елга булачак Берёзовский шәһәре территориясендә «Көньяк» шахтасы ачыла. 1949 елда икенче зур шахта «Березовская» төзелә башлый. Шахталар төзелә башлагач, Идел буеннан һәм Уралдан Себергә эшкә күп халык, шул исәптән татарлар да килә[1].

Шахтага эшкә килгән татарлар һәрвакытта да милли традицияләрне саклаганнар (ел саен диярлек «Сабантуй» бәйрәмнәре үткәрелә) һәм үз диннәрен тоталар. Үзләре төзешкән барлык торак пунктларда мәчетләр төзергә тырышалар. Березовский шәһәрендә озак вакытлар мәчет булмый, әмма мулла вазифасын 1953 елдан шәһәрнең иң өлкән кешесе Салих Сәгъдәтдинов (1906―1996) башкара, ул беренче имам була. Гыйбадәт йорты булмаса да, мөселманнар шәхси йортларда җыелып, җомга һәм бәйрәм намазларын укыйлар. Еш кына мулла өендә һәм Галимхан Мәгъсүм улы Мәгъсүмов (1921 елгы, күмер шахтасында бригадир булып эшли) йортында җыела торган булалар[1].

1997 елда эшмәкәр Рәшит Шәһадәт улы Зелендинов, үз проекты буенча, мәчет төзергә карар итә. Беренче ташны Галимхан Мәгъсүм улы Мәгъсүмов сала. 1998 елда мәчет төзелә, Галимхан Мәгъсүм улы Мәгъсүмов белән Азат Фәсхиев беренче намазны укыйлар. Галимхан Мәгъсүмов 13 ел мулла була; 2010 елдан Тимерҗан Хаҗи улы Тимербаев бу вазифада (2009 елда гарәп теленең якшәмбе мәктәбен тәмамлый һәм имам-хатыйб таныклыгы ала)[1].

«Минфәхирә» мәчете ― күп еллар Берёзовский шәһәре мөселманнарының бердәнбер рухи-мәдәни үзәге булып хезмәт итә, биредә төп мөселман бәйрәмнәре (Ураза, Корбан) уздырылып килә.

2009 елда мәхәллә рәсми теркәлү уза[2], мәхәллә әгъзалары саны арту сәбәпле, мәчет бинасын реконструкцияләү турында карар кабул ителә. Төзелешкә 3 млн сумнан артык акча тотыла. Төзекләндерү эшләре дүрт ел бара. Березовский шәһәренең оешмалары һәм эшмәкәрләре зур матди ярдәм күрсәтә. Кузбасс мөселманнары гына түгел, Новосибирск, Красноярск, Томск өлкәләре мөселманнары да ярдәм итә[3]. Төзелеш эшләре барганда да бинада намаз укыла, Җомга намазларына 15-20 кеше даими йөри.

2021 елның 12 мартында яңартылган мәчет рәсми рәвештә ачыла. Тантанада Кузбасс мөфтие Таһир хәзрәт Бикчәнтәев, шәһәр хакимияте вәкилләре катнаша.

Бина

Төзекләндерелгән мәчет мәхәллә әгъзаларының санын арттырырга һәм өстәмә уңайлыклар булдырырга мөмкинлек бирә[4]. Бинаның мәйданы башта 80 м² була, төзекләндерү эшләреннән соң, мәйдан ― 250 м². Бүлмәләр өстәп төзелә, ир-атлар өчен аерым, хатын-кызлар өчен аерым намаз уку бүлмәләре, тәһарәтханәләр, конференц-зал, кухня һәм ашханә барлыкка килә. Мәчеттә мәхәллә кешеләре өчен Ислам нигезләрен өйрәтү, гарәп, татар һәм башка телләрне өйрәнү дәресләрен уздыру карала[5].

Имам

  • Имам-хатыйб Рустам Гайбуллоевич Шодмонов[6];
  • Мәхәллә идарәсе рәисе (2020 елга кадәр) Илдус Котдус улы Хисамбиев, Кузбассның Билбау көрәше федерацисе президенты[7].

Искәрмәләр