Сәҗдә (мәчет, Верх-Егос)
«Сәҗдә» мәчете (рус. Мечеть «Сажда» с. Верх-Егос) ― Кемерово өлкәсе, Прокопьевск районы, Верх-Егос авылында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Россия мөселманнары Дини җыены составындагы Кемерово өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәтенә караган мөселманнарның җирле «Сәҗдә» мәхәлләсе карамагында.
Верх-Егос авылында 1 039 кеше яши (2010), күпчелеге мөселманнар (татарлар)[1].
Тарих
2010 елның 15 гыйнварында Прокопьевск районы мөселманнары җыелышында бертавыштан мөселман дини җәмгыятен (мәхәллә) булдыру турында карар кабул ителә, аңа «Сәҗдә» исеме бирелә, ул Кемерово өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте (рус. ДУМКО) составына керә[2].
2010 елның 7 июлендә дәүләт теркәлүе узган[3] Кемерово өлкәсе Прокопьевск муниципаль районының җирле «Сәҗдә» мөселман мәхәлләсе әлеге торак пунктта мәчет төзү башлангычы белән чыга.
Мәчет манарасы ерактан ук күренә, чөнки мәчет Прокопьевск районының иң биек урынында тора (диңгез өсте тигезлегеннән 432 метр).
Мәчет төзелеше район башлыгы Ринат Флюр улы Әхмәтгәрәев җитәкчелегендә шахталар, район һәм өлкә спонсор-эшмәкәрләре акчасына, шулай ук мәхәллә кешеләренең, шәһәр һәм район мөселманнарының иганәләренә башлана һәм алып барыла, ике елда төзелә.
2011 елда мәчет мәхәллә кешеләре өчен үз ишекләрен ача. Аны ачу тантаналы шартларда 2012 елның 16 сентябрендә уза[4].
Мәчет янәшәсендә (375 м читтәрәк) мөселман зираты өчен 12,5 гектар җир участогы бүлеп бирелә[1].
Бина
Бер катлы мәчет бинасы таштан эшләнә, эчке яктан зәңгәр гөмбәз йолдызлы күкне хәтерләтә. Тышкы яктан мәчетнең гөмбәзенә һәм аның манарасына алтыннан ярымай урнаштырыла. Мәчет янында каты ягулыкта эшли торган заманча миникотельная бар[5].
Бина тирәсендәге территория һәм керү юллары асфальтланган. Территория периметры буенча матур итеп төзекләндерелгән һәм яшел төскә буялган һәм татар орнаментлары булган койма тотылган, шулай ук территория буенча төнге яктырту фонарьлары куелган.
Имам
- Имам Миңнегали улы Александр (Миңнулла) хаҗи Солтанов, 1951 елгы, Кузбасста туа. Мәчет төзелгән вакытта ук ул һәр җомга көнне җомга намазлары үткәреп килә[6].
- Мәчетнең мөәзине Ришат Лотфулла улы Гайфуллин, Арча районы тумасы, Прокопьевск шәһәренең «Рамазан» мәхәлләсе мәчете өлкәннәр советы рәисе[2].
- Мәхәллә идарәсе рәисе (2011 елның 1 февраленнән) Рөстәм Наил улы Шакирҗанов, «Автосельхозснаб» предприятиесе директоры[7].
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Прокопьевск. татарыкузбасса.рф [рус.]
- ↑ 1 2 Калиль Кабдулвахитов. Мечеть шахтеров «Сажда» под космическим куполом. IslamNews, 18.05.2012 [рус.]
- ↑ ММРО «Сәҗдә». audit-it.ru [рус.]
- ↑ Василь Шайхразиев посетил мечеть «Сажда» в селе Верх-Егос. Всемирный конгресс татар, 09.02.2020
- ↑ В Кемеровской области откроется еще одна мечеть. dumrf.ru, 14.09.2012 [рус.]
- ↑ Мечеть «Сажда». Виртуальный межрелигиозный тур по Кузбассу
- ↑ Шакирзянов Рустам Наилевич. audit-it.ru
Сылтамалар
Мечеть «Сәҗдә»(вид с высоты птичьего полета). YouTube, видео 02:45- Ммро «Сажда» в Прокопьевске. prokopevsk.ya42.ru [рус.]
- ММРО «Сажда» Прокопьевского района Кемеровской области. dumko42.ru [рус.]
Мечеть в с. Верх-Егос. Кемеровская область. YouTube, видео 01:28