Ихсан (мәчет, Белово)

«Ихсан» мәчете (рус. Мечеть «Ихсан» г. Белово) ― Россия Федерациясенең Кемерово өлкәсе, Белово шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (гыйбадәт йорты, мәчет). Россия мөселманнары Дини җыены составындагы Кемерово өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәтенә караган мөселманнарның җирле «Ихсан» мәхәлләсе карамагында.

2010 елда шәһәр халкының (76 764) 1,2 % ын татарлар тәшкил итә[1].

Тарих

Беловода мөселман җәмгыяте 1990-елларның икенче яртысында барлыкка килә. Шәһәрдә элек-электән күп кенә татарлар һәм башкортлар яши, алар — репрессияләнгәннәрнең токымнары, сугыштан соңгы вакытта Кузбасска комсомол юлламалары буенча килгән шахтерлар. 1970―1980 елларда Беловода эре вайнах диаспорасы урнаша[2]. Башта исламның яңадан торгызылуы ике җәмгыятьтә (татар-башкорт һәм вайнах) мөстәкыйль рәвештә бара. 1997—1998 елларда вайнахлар Коломенская урамы, 37 йорт адресы буенча шәхси йортта мәчет (гыйбадәт йорты) оештыралар, 2000 елда имам, пенсионер Фәйзрахман Кучумов җитәкчелегендәге татар-башкорт җәмгыяте мәчет итеп Новый Городок бистәсендәге Киевская урамы, 30 йорт адресы буенча элеккеге поликлиника бинасын ала. Җомга намазына барысы да зурлыгы буенча иркенрәк булган икенче гыйбадәт йортына баралар. Шәһәр читендә урнашкан гыйбадәт йортына өлкән яшьтәге кешеләргә барып җитү авыр[3].

Шуңа күрә Кемерово өлкәсенең Белово шәһәре мөселманнары шәһәр администрациясеннән манарасы булган Җәмигъ мәчете төзү өчен шәһәрнең үзәк өлешендәге Ленин урамында 20 сутыйга якын мәйдан биләгән буш ята торган урынны бирүне сорыйлар[4]. Манаралы классик мәчетне Ленин урамында шәһәр үзәгендәге тимер юл вокзалы янында төзү планлаштырыла. Администрация җир кишәрлеген бирә, әмма ул өлешчә тимер юл сәүдә ширкәте милкендә була. Хәзерге вакытта тимер юлдан берничә сутый җирне сатып алу турында хат алышу бара.

1999 елның 2 сентябрендә Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте составында Белово шәһәре мөселманнарының дини җәмгыяте теркәлә (2003 елның 3 мартыннан гамәлгә куючы һәм җитәкче Фәйзрахман Гизрәхим улы Кучумов)[5]. 2007 елның 5 апрелендә суд карары буенча юридик зат буларак дини җәмгыять гамәлдән чыгарыла[6].

2008 елның 22 октябрендә җирле дини җәмгыять (мәхәллә) рәсми теркәлү уза[7].

Кемерово өлкәсе мөфтие Таһир Бикчәнтәев сүзләренчә, Белово мөселман җәмгыяте төбәктә иң көчле һәм эшлеклеләрнең берсе.

Бина

Беловода ике мөселман гыйбадәтханәсе эшли. Саварбәк Терхоев җитәкчелегендәге «Ихсан» мәхәлләсе берничә ел дәвамында Җәмигъ мәчете төзү өчен җир кишәрлеге бирүне сорый[8].

Белово мәчете ― Себердә кечкенә мөселманнар өчен мәктәп эшләгән берничә мәчетнең берсе.

Бүген Урта Азиядән килгән мөселманнар (күпчелеге таҗиклар) мәхәллә тормышында активрак катнашалар.

Җитәкчелек

Әүвәлге имам Фәйзрахман Кучумов. Ул вафат булгач, 2011 елдан имам Гилани Мурзабеков (1978 елгы), дини белемне балачагында Ингушетиянең Назрань районы Плиево авылында ала, соңрак Бишкәктә һәм Алматыда укый.

Мәхәллә идарәсенең беренче рәисе ― Мөхәммәтһади Нуртдинов. 2009 елның 24 сентябреннән ― Терхоев Саварбәк Хәмзәт улы, һөнәре буенча инженер-төзүче, төзелеш ширкәте директоры урынбасары булып эшли[9].

Сылтамалар