Папайя

Папайя яки кавын агачы (лат. Cárica papáya) — агач үсемлек; Карика гаиләсеннән (Caricaceae) Карика (Carica) ыруы төре.

Папайа сүзе — үсемлекнең латинлаштырылган малабар атамасы (papaya)[12].

Ботаник тасвирлау

undefined
undefined

3-10 биеклектәге җиңел кәүсәле ботаксыз тәбәнәк пальма рәвешле агач.

Яфраклары зур, диаметры 50-70 см, озын сабакта тешле-кыркылган.

Чәчәкләр яфрак астында үсә, алар 10-30 см диаметрында һәм 15-45 см озынлыгындагы җимешләргә әверелә. Пешкән җимеш сары гәрәбә төсеннән алып кызгылт сары төскә кадәр була. Пешкән җимеш йомшагы сары, кызгылт сары һәм кызыл.

Үсемлекнең бөтен өлешендә дә сөт кебек суты бар [12].

Хуҗалыктагы әһәмияте һәм кулланылышы

undefined

Папайяның туган иле Мексиканың көньягы һәм Үзәк Америка[13] һәм Көньяк Американың төньягы, әммә хәзер ул бөтен тропик илләрдә үстерелә, төп җитештерүчеләре Бразилия һәм Һиндстан. Шулай ук Русиянең көньягында, Кавказның Кара диңгез яры янында ботаника бакчаларында папайяны эксперименталь утырталар[14].

Җимешне җыйганда бик сак булырга кирәк, чөнки папайя күп кешеләрдә тире бүртүен, шулай ук аллергия реакциясен кузгатуга сәләтле латекс сутын бүлеп чыгара. Папайя җимеше һәм аның яфраклары составында карпин алкалоиды бар, ул суалчанны төшерү сәләтенә ия, әммә зур дозада куркыныч.

Азык продуктлары

Папайяның төп кулланылышы — ризык итеп куллану. Гадәттә, аны чи килеш, кабыксыз һәм орлыксыз ашыйлар. Өлгереп җитмәгән җимешне пешерәләр, шулай ук карри әзерләүдә һәм салатларда кулланалар. Җимешне утта пешерәләр, ул чакта папайядан ипи исе чыга башлый.

Медицинада

Папайядан папаин (протеаза, ит йомшартучы) дип аталган ферментлар һәм башка аксымнар күп. Папайя сутының каты ит сүсләрен йомшарту үзенчәлеген Көньяк Америкада мең ел буенча кулланганнар. Аны өлгермәгән җимешнең һәм яфракларының тазартылган сөт кебек сутынан алалар һәм аш сеңдерүне күтәрү өчен һәм «Лекозим» һәм «Кариопазин» (протеолитик ферментлар катнашмасы) препаратларын әзерләү өчен кулланганнар, аның белән умыртка сөякләре арасындагы остеохондрозны дәвалыйлар[12]

Халык медицинасында папайяның суалчан төшерү (тамыр, яфраклары төнәтмәсе), контрацепция[15] һәм аборт өчен чара буларак кулланыла. Киптерелгән яфракларын астманы җиңеләтү яки тәмәкене алмаштыру өчен тартканнар. Коры яфраклардан әзерләгән пакетлар кибетләрендә чәй әзерләү өчен сатуга куела. Моннан тыш яфраклары төнәтмәсе Гана һәм Кот-д' Ивуарда атлар өчен эч йомшарткыч чара кебек кулланыла.

Вирусолог Люк Монтанье раславынча, папайядан препаратлар вируслы инфекцияләрне булдырмауга булышлык итә[16].

Папайяның яшь яфракларыннан бизгәк авыруларына каршы чәй әзерлиләр.

Папайя эпифитотиясе

Түгәрәк ала папайя вирусы Оахка (Гавайи) 1937 елда ук кертелә[17] һәм ике тапҡыр Гавайи папайясын җитештерүдә кагыла. Авыру берничә еллап, үзгәрүенә һәм агрессив штаммга әйләнүенә кадәр уртача була, һәм 1950 елда эпифитотия башлана. 12 ел дәвамында папайя җитештерү җирләре 94 % кими. Аннары аны җитештерү Оахтан кискен карантин астында Гавайи утравындагы Пунага күчерелә. 1971 елда PRSV йорт яны участкаларында ачыклана, әммә аның таралуына юл куймас өчен күп көч салына. Вирус 1992 елда коммерция хуҗалыкларында барлыкка килә, эпифитотия яңадан кабына һәм күрелмәгән масштабта була, бер ел эчендә 100 % диярлек классик сортларны юк итә, һәм 1995 елда Пунала папайя җитештерү мөмкин булмый. Папайяның ике трансгенлы төрен Деннис Гонсалес[18] һәм аның командасы эшли һәм 1998 елның 1 маенда җитештерү өчен тәкъдим ителә[18]. Нәтиҗәдә шул ачыклана, әгәр үсемлекнең ДНК чылбырына вирус тышчасы аксымының генын өстәсәң, папайя вируска бирешми. PRSV тышчасы аксымы гены югары эмбриогенлы үсемлек тукымасына яңа уйлап чыгарылган пушка ярдәмендә кертелә, бу 55-1 трансген сызыгын эшләүгә китерә, ул, азак исбатланганча, Гавайи PRSV штаммнарын нәтиҗәле контролдә тота һәм яңа вирус күчермәләренең барлыкка килүенә юл куймый. Контролдә саклаучы оешмалардан дәртләндерү буенча тиешле процедураларны алып (FDA, EPA һ.б.), 1998 елның маенда трансгенлы папайя коммерцияле кулланылыш өчен үстерелә башлый. Гавайида генетик модификацияләнгән җимешне кертү кыска гына вакыт эчендә җитештерүнең башлангыч күләмен тергезергә мөмкинлек бирә. Бүгенге көндә ул гади папайяның тулысынча кысрыклап чыгарган.

Тикшерү барышында кеше организмына бернинди дә кире йогынтысы ачыкланмаган. Җитмәсә, кеше һәр вакыт папайяның аның вирусы белән бергә кулланган, чөнки анда, ул үскән урында, һәр вакытлар бу патоген була[19][20][21][22].

Җитештерү

Еллар буенча папайяны дөньяда җитештерү
Ел Мең
1965 1 547
1970 1693
1975 1935
1980 2460
1985 3 158
1990 3 255
1995 5 478
2000 7 009
2005 8 139
2006 8 965
2007 9 474
2008 9 993
2009 10 486
2010 11726
2011 11839
2014 12 700[23]
Папайя җитештерү буенча 20 ил-лидер (2011)
Ил Мең тонна папайя
Һиндстан байрагы Һиндстан 4 180
Бразилия байрагы Бразилия 1 854
Индонезия байрагы Индонезия 958
Нигерия байрагы Нигерия 705
Мексика байрагы Мексика 634
Хәбәшстан байрагы Эфиопия 340
Демократик Конго Җөмһүрияте байрагы Конго Демократик Республикасы 280
Таиланд байрагы Таиланд 272
Гватемала байрагы Гватемала 205
Кытай байрагы Кытай 181
Филиппиннар байрагы Филиппиннар 158
Колумбия байрагы Колумбия 153
Куба байрагы Куба 135
Перу байрагы Перу 126
Венесуэла байрагы Венесуэла 126
Бангладеш байрагы Бангладеш 125
Сальвадор байрагы Сальвадор 70
Коста-Рика байрагы Коста-Рика 61
Малайзия байрагы Малайзия 45
Кения байрагы Кения 18
чыганак: БМО Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы (FAO)
Carica papaya11.jpg
Papayer-mâle-Réunion.JPG
Papaya sunset.jpg
Сулдан уңга: яфраклар, чәчәкләр, җимешләре

Искәрмәләр

  1. 苏芝敏, 张红星, 任玉芬, 赵娟娟, 郭培培 2007-2020年北京城区植物物种名录数据集, A plant species list dataset for urban area of Beijing, China 2007 – 2020 — 2022. — doi:10.57760/SCIENCEDB.J00001.00473
  2. 肖翠, 刘冰, 吴超然, 马金双, 叶建飞, 夏晓飞, 林秦文 北京维管植物编目和分布数据集, A dataset on inventory and geographical distributions of vascular plants in Beijing, China [неопр.] // 生物多样性 — 2022. — Т. 30, вип. 6. — С. 22064. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2022064
  3. Seebens H. SInAS database of alien species occurrences — 2021. — doi:10.5281/ZENODO.5562892
  4. 1 2 3 Linnæi C. Species Plantarum (лат.): Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753. — Т. 2. — С. 1036.
  5. The IUCN Red List of Threatened Species 2022.2 — 2022.
  6. United States Department of Agriculture Plants Database (ингл.)
  7. 臺灣物種名錄 [неопр.] — 2003.
  8. 林秦文, 肖翠, 马金双 中国外来植物数据集, A dataset on catalogue of alien plants in China [неопр.] // 生物多样性 — 1993. — Т. 30, вип. 5. — С. 22127. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2022127
  9. 1 2 3 4 Institute of Botany, Chinese Academy of Sciences List of plant species in China (2022 Edition) — 2022. — doi:10.12282/PLANTDATA.0061
  10. 1 2 3 4 5 6 Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 52(1) / за ред. T. C. Ku — 1999. — Т. 52(1). — С. 122.
  11. 庄会富, 王亚楠, 王趁, 金涛, 王雨华 A Scientific Dataset of useful plants of China, 中国有用植物数据集 — 2021. — doi:10.11922/SCIENCEDB.J00001.00212
  12. 1 2 3 Блинова К. Ф. и др. . — ISBN 5-06-000085-0.
  13. Бэйкон Д., Блэк А., Смит Л.К. .
  14. Александров, 1949
  15. Lohiya N.K., Manivannan B., Mishra P.K. et al., 2002
  16. Старцев С. Вирусолог советует принимать папайю для профилактики гриппа A/H1N1. РИА «Новости» (27 август 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 ноябрь 2011. Архивировано 17 февраль 2012 года.
  17. Parris, G.K. (1938) A new disease of papaya in Hawaii. Proc. Am. Soc. Hortic. Sci. 36, 263—265.
  18. 1 2 sss253. Dennis Gonsalves: Public Sector Hero  [ингл.], Cornell Alliance for Science (2015-11-02). 7 август 2017 тикшерелде. 2017 елның 8 август көнендә архивланган.
  19. Savarni Tripathi, Jon Suzuki, Dennis Gonsalves. {{{заглавие}}}. — 2007. — С. 197—240.
  20. D. Gonsalves. {{{заглавие}}}. — 1998. — С. 415—437.
  21. Savarni Tripathi, Jon Y. Suzuki, Stephen A. Ferreira, Dennis Gonsalves. {{{заглавие}}}. — 2008-5. — С. 269—280.
  22. Tripathi, S.; Suzuki, J. N. Y.; Ferreira, S. A.; Gonsalves, D. {{{заглавие}}}. — 2008. — С. 269—280.
  23. «Papaya production in 2014; Crops/Regions/World list/Production Quantity (pick lists)». UN Food and Agriculture Organization, Corporate Statistical Database (FAOSTAT). 2017. Retrieved 19 August 2017.

Әдәбият

  • Александров Д.С. Дынное дерево // Природа. — 1949. — № 10 (октябрь). — С. 68—69.
  • П — Пертурбационная функция. — М., 2014. — С. 248—249. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 25). — ISBN 978-5-85270-362-0.

Төркемнәр