Пётр Новиков
Пётр Новиков, Пётр Георгий улы Новиков, ингл. Novikov Petr Georgievich, рус. Новиков Пётр Георгиевич (1907 елның 18 декабре, Казан губернасы, Чистай өязе, Югары Кондрата — 1944 елның августы, Өченче рейх (Алмания), Флоссенбюрг концлагере) — совет хәрби командиры, 109нчы укчы дивизия сәргаскәре, генерал-майор (1941). Испания Ватандашлар сугышында интербригада составында (1936-1939), Совет–фин сугышында (1939-1940), Бөек Ватан сугышында катнаша. Севастополь оборонасының соңгы җитәкчесе. 1942 елда алманнарга әсир төшә, Флоссенбюрг концлагерендә (Алмания) үтерелә (1944).
Тәрҗемәи хәле
Файл:П.Г.Новиков 1.jpeg
Әсирлектәге фотосы
Файл:П.Г.Новиков 2.jpeg
Һәйкәле. Севастополь
1907 елның 18 декабрендә Казан губернасы Чистай өязе (хәзерге Чистай районы) Югары Кондрата авылында крестьян гаиләсендә туган. Милләте — керәшен татары[1]. Казанда 2нче ирләр гимназиясен, 6нчы берләштерелгән татар-башкорт кызыл командирлар мәктәбен (1925), М. Фрунзе исемендәге хәрби академияне (1937) тәмамлаган. 1924 елдан Кызыл гаскәр сафында. 1937 елга кадәр Кызыл гаскәрнең укчы бүлгеләре белән җитәкчелек итә.
Испания Ватандашлар сугышы
1937-1938 елларда Испаниядә Ватандашлар сугышында[2] каудильо Франко фашистларына каршы республика хөкүмәте ягыннан интернационал батальон командиры, шулай ук хәрби киңәшче[3] буларак катнаша.
Совет-фин сугышы
Испаниядән кайткач, 241нче укчы полк командиры итеп билгеләнә. Полкы белән совет-фин сугышында катнаша. Сугыш туктагач, 1940 елның маенда 2нче атлы дивизия командиры итеп билгеләнә,
Икенче бөтендөнья сугышы
- Төп мәкалә: Молдавиядә чик янындагы бәрелешләр
Молотов-Риббентроп пакты буенча Көнчыгыш Аурупаны бүлешү башлангач, үзе җитәкләгән дивизия белән Көнбатыш Украина һәм Бессарабия (хәзерге Молдова) территориясенә керә. Сугышны Бессарабиядә каршылый.
Бөек Ватан сугышы
Сугыш башында Көньяк фронтта сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. «Генерал-майор» дәрәҗәсе бирелә (1941 елның 12 октябреннән). 1941 елның октябрендә Диңгез буе армиясенең 109нчы укчы дивизия (элекке 2нче атлы дивизия) командиры итеп билгеләнә. Одесса оборонасын оештыруда аерылып, Ленин ордены белән бүләкләнә.
Кырым оборонасы
1941 елның ноябрендә Эрих фон Манштейн тарафыннан камап алынган Севастополь оборонасының 1нче (Балаклава) секторы коменданты була. Шәһәрне дошман кулына бирмичә саклау сугышлары 250 тәүлек буе дәвам итә. Дошман кирмәнне алу өчен 3 мәртәбә һөҗүм оештыра. Севастополь оборонасы җитәкчесе вице-адмирал Ф.С. Октябрьский (Иванов)[4] 1942 елның 2 июлендә югары командование составын, НКВД хезмәткәрләрен, гаиләләре белән фирка эшлеклеләрен эвакуацияләргә Сталиннан рөхсәт ала һәм очкычта Кавказга, Краснодарга күчеп китә. Калган гаскәриләр белән оборонага җитәкчелек итүне дивизия командиры, генерал-майор П. Новиковка калдыралар: «Соңгы көчкә хәтле сугышырга, аннан соң тауларга, партизаннар янына, ерып чыгарга!» Берничә һөҗүмнән соң, дошман совет сугышчыларынының оборонасын өзә һәм Севастополь урамнарына бәреп керә[5].
Әсир төшү
Яралы генерал-майорны төнлә диңгез бухтасында торган катерга күчерәләр. Ләкин Новиков яшеренгән совет катерын дошманның 5 катеры чолгап ала, буксирга тагып (версия: алман катерына күчереп утыртып[6]), Ялта причалына алып китәләр. Новиковны Симферополь төрмәсенә, аннары Владимир-Волынский янындагы лагерьга күчерәләр. Власов армиясенә язылырга риза булмаган өчен, Алманиянең Флоссенбюрг (Флессенберг) лагерена озатыла. Әсирлек саны 15789[7]
Үлеме
1944 елның августында Флоссенбюрг лагере әсирләре кирпеч заводы өчен торф чыгаруда эшлиләр. Бер күзәтүче әсирләрне вәхшиләрчә кыйнап йөри башлый. Новиков каршылык күрсәтә. Җәллад Новиковны кирза итекләре белән типкәләп, башын тимер мичкә бәреп үтерә. Соңыннан гәүдәсен крематорий мичендә яндыралар.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Ленин ордены
- Кызыл Байрак ордены (22.10.1937)
- «Батырлык өчен» медале (14.11.1938)
Хәтер
- Севастополь шәһәрендә (Балаклавада) урамга исеме бирелгән.
- Югары Кондрата авылында урамга исеме бирелгән.
- Севастопольдә бюсты куелган.
- Югары Кондрата авылында мәктәп диварына истәлек тактаташы куелган[8].
Чыганаклар
- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Әдәбият
- Н.И.Крылов. Никогда не угаснет. М.: Воениздат, 1984.
- Свердлов Ф.Д. Советские генералы в плену. М.: Издательство фонда «Холокост», 1999.
- П. Емельянов. Бер татарны калдырып качалар. «Шәһри Чаллы».
- В. Имамов. Татар батырлары кайтсыннар. «Мәйдан», 2010 ел, № 5.
- Г. Свиридов. Мы ещё вернемся в Крым (онлайн-китап)
Сылтамалар
- Севастополь оборонасы. «Искатели» тапшыруы (авторы Андрей И). «Звезда» телеканалы, 2010 ел, гыйнвар чыгарылышы.
- сайт Союза ветеранов Республики Татарстан
- Плененный, но непокоренный: генерал Новиков. «Час пик», 16.10.2011
- Новиков Пётр Георгиевич
Моны да карагыз
- BUNDESARCHIV фотолары (Генерал Новиков әсирлектә) 2017 елның 2 март көнендә архивланган.
Искәрмәләр
- ↑ Новиков Пётр Георгиевич
- ↑ В.И. Михайленко. Новые факты о советской военной помощи в Испании
- ↑ И.Г. Старинов. Мины ждут своего часа. М.: «Воениздат», 1964 г., archived from the original on 2013-10-31, retrieved 2016-08-19
- ↑ 80 мең совет гаскәриенең әсир төшүенә турыдан-туры гаепле Ф. Октябрьскийга 1958 елда Советлар Союзы Герое исеме бирелгән
- ↑ В. Иванов. 35 ББ: «Бегство» командования или неудавшаяся эвакуация?, archived from the original on 2016-08-13, retrieved 2016-08-19
- ↑ В аду плена, лагерей, оккупации
- ↑ Книга памяти Украины, archived from the original on 2016-05-30, retrieved 2016-08-19
- ↑ Чистай районы рәсми сайты(үле сылтама)