Рифкать Арсланов
Рифкать Арсланов | |
---|---|
Файл:Р.М.Арсланов.jpg | |
Туган көне | 8 август 1946 (78 яшь) |
Туган | |
Ил | |
Эшчәнлеге | рәссам |
Бүләк һәм премияләр |
Рифкать Арсланов (Рифкать Мөхәммәт улы Арсланов, 8 август 1946 (78 яшь) — ) — нәкышче-рәссам, сәхнә бизәүче, БАССРның (1989) һәм РФның (1999) атказанган сәнгать эшлеклесе. Салават Юлаев премиясе лауреаты (2018).
![]() | |
---|---|
![]() |
Р. М. Арсланов картиналары. |
Тәрҗемәи хәле
1946 елның 8 августында Уфада театр рәссамы Мөхәммәт Нуриәхмәт улы Арсланов (1910—2001) гаиләсендә туган. Әнисе Мәгафүрә Сәлигаскәрова (1922—2015), опера җырчысы. Һөнәри югары белемне Суриков исемендәге Мәскәү академия сәнгать институтында (проф. М. М. Курилко һәм М. Н. Пожарская остаханәсе) ала (1978). Мәскәүнең Зур театрында Н. Н. Золотарев җитәкчелегендә стажировка үтә.
1968 елдан Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында сәхнә бизәүче рәссам булып эшли. Рәссам иҗатын педагогик хезмәт белән бергә алып бара, 1978 елдан Уфа дәүләт сәнгать институтының рәсем сәнгате кафедрасында эшли, профессор.
Иҗаты
Рифкать Мөхәммәт улы Арсланов — Башкортстанның әйдәүче рәссамнарының берсе. 1000 нән артык картина авторы. Аның хезмәтләре Уфада М. Нестеров исемендәге сәнгать музеенда, Мәскәүдә Третьяков галереясендә, А. А. Бахрушин исемендәге музейда, М. Глинка исемендәге музейда, АКШ, Канада, Испания, Алмания музейларында һәм шәхси тупланмаларда саклана.
«Фра-Дьяволо» (Д. Обер), «Фауст» (Ш. Гуно), «Максимка» (Б. Терентьев), «Евгений Онегин» һәм «Пики дамасы» (П. Чайковский), «Салават Юлаев» һәм «Акмулла» (Заһир Исмәгыйлев), «Нәркәс» (Хөсәен Әхмәтов), «Дон Паскуале» (Г. Доницетти), «Давыл» (Рәүф Мортазин) операларын; «Бремен музыкантлары» (Г. Гладков), «Биндюжник һәм король» (А. Журбин) мюзиклларын; «Маугли» (Морат Әхмәтов), «Курай турында легенда» (Рим Хәсәнов), «Орфей» (Е. Фомина), « Керри туташ» (Раймонд Паулс), «Тиль Уленшпигель» (Р. Штраус), «Мең дә бер кичә» (Фикрәт Әмиров), «Кара йөзләр» (Халикъ Зәимов, А. Чугаев), «Пахита» (Л. Минкус), «Вальпургия төне» (Ш. Гуно) балетларын; «Исерек Силен» (О. Нуссио), «Күзгә күренү» (М. Равел), «Па-де-катр» (Ц. Пуни) хореографик миниатюраларын бизи. БР, РФ һәм БДБ драма театрлары сәхнәләрендә йөздән артык спектакльне бизи.
Башкорт дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә — «Каһым-түрә» (2002), «Сильва» (2005), «Акмулла» (2006), «Алтын чеби» (2008), «Вальпургия төне» (2010) спектакльләрен бизи.
Күргәзмәләр
- Республика күргәзмәләре, Уфа, 1970, 1974, 1976, 1977.
- В. И. Ленинның 100 еллыҡ юбилеена багышланган 3 зона рәссамнары әсәрләре күргәзмәсе, Мәскәү, 1971.
- РСФСР автономияле республикалары рәссамнары әсәрләре күргәзмәсе, Мәскәү, 1971.
- «Театр һәм кино рәссамнары» күргәзмәсе, Ленинград, 1974.
- «Социалистик Урал» зона күргәзмәсе, Уфа, 1974.
- «Совет Россиясе» бөтенроссия күргәзмәсе, Мәскәү, 1975.
- «Хезмәткә дан» күргәзмәсе, Мәскәү, 1976.
- Бөтенроссия яшьләр күргәзмәсе, Мәскәү, 1976.
- Бөтенсоюз яшьләр күргәзмәсе, Мәскәү, 1976.
- Халыкара (Алмания, Польша, Финляндия, Югославия) күргәзмәләрдә катнаша.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1989 — Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
- 1999 — РФ атказанган сәнгать эшлеклесе
- 2013 — Башкортстанның халык рәссамы
- 2018 — Салават Юлаев премиясе[1]
Чыганаклар
- Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: Татар энциклопедиясе иституты, 1997.
Сылтамалар
- Арсланов Рифхат Мухамедович. Союз художников России. Отделение РБ
- Арсланов Рифкат Мухамедович. 2021 елның 22 апрель көнендә архивланган. Сайт ФГБОУ ВО «Уфимский государственный институт искусств имени Загира Исмагилова»
Искәрмәләр
- ↑ Профессора УГИИ стали обладателями Государственной премии имени Салавата Юлаева. Сайт УГИИ, 10.10.2018
- 8 август көнне туганнар
- 1946 елда туганнар
- Уфада туганнар
- БАССР атказанган сәнгать эшлеклеләре
- Русиянең атказанган сәнгать эшлеклеләре
- Башкортстанның халык рәссамнары
- Салават Юлаев премиясе лауреатлары
- Әлифба буенча шәхесләр
- Әлифба буенча рәссамнар
- Башкортстан рәссамнары
- ССРБ рәссамнары
- Россия рәссамнары
- Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре
- Россиянең атказанган сәнгать эшлеклеләре
- Суриков исемендәге рәсем институтын тәмамлаучылар