Шыгай (Удмуртия)
Шыгай (удм. Сигаево, рус. Сигаево) — Удмуртиядә урнашкан авыл, Сарапул районының административ үзәге.
Халык саны — 5 648 кеше (2010).[1]
География
Шыгай Сарапулдан 6 километрга көньяктарак, Чулман елгасыннан 5 километрга көнбатыштарак урнашкан.
Тарих
Авыл атамасы Шыгай исемле татар кешесеннән килеп чыккан.[2]
Революциягә кадәр Шыгай Вятка губернасы Сарапул өязе составында булган.
1859 елдагы ревизия буенча, авылда 40 йорт һәм 280 кеше яшәгән.
1928 елда Шыгайда 518 кеше яшәгән.[3]
1991 елдан — Сарапул районы үзәге.
Халык
Икътисад
«Спецтехтранс» ААҖ, Сарапул төзү-монтаж идарәсе, Сарапул дәүләт юл идарәсе, «Яңа юл» колхозы
Социаль инфраструктура
Мәктәп, мәктәп-балалар бакчасы, сәнгать мәктәбе, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, балалар бакчасы, китапханә, хастаханә, клуб, «Факел» физкультура-сәламәтләндерү комплексы.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Численность населения УР(үле сылтама)
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2018-04-18, retrieved 2022-08-08
- ↑ Список населённых пунктов Уральской области. — Свердловск: Издание Огротдела Уралоблисполкома, Уралстатуправления и окружных исполкомов, 1928. — Т. IX Сарапульский округ.
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg3.php
- ↑ Шыгай(үле сылтама)