Казанның Совет районы

Казанның Совет районы (рус. Советский район) — Казанның көньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан район.

Казанның Совет районы, олы Себер юлында төзелгән яшәү массивында, Танкодром һәм Азино территориясендә, Дәрвишләр бистәсендә урнаша.

Районда:

  • 17 сәнәгать оешмалары
  • 17 төзү оешмалары
  • 17 транспорт һәм бәйләнеш оешмалары
  • 39 гомуми белем мәктәпләре
  • 7 профессиональ училищелар
  • 5 техникумнар
  • 67 балалар бакчалары
  • 33 сәламәтлекне саклау оешмалары
  • 130дән артык спорт оешмалары бар.

Украина хәрби көчләре һөҗүме

2024 елның 21 декабрендә Казанның Совет районына пилотсыз очу аппараты ярдәмендә Украина Кораллы көчләре һөҗүм итә (аларның берсе Клара Цеткин урамындагы дүрт катлы бинага эләгә)[2]. Бу көнне шәһәргә 8 шундый пилотсыз очу аппараты җибәрелә: берсе сәнәгать объектына, калганнары торак массивларга юнәлдерелә.

Искәрмәләр

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр