Тимур Тимерҗанов

Тимур Ринат улы Тимерҗанов (рус. Тиму́р Рена́тович Тимерзя́нов, 31 гыйнвар 1987, Нурлат, Татарстан АССР) — РФ автоузышчысы, ралли-кросс буенча Европа чемпионы (2010, 2012, 2013)[1]. Атказанган спорт остасы, кышкы трек узышлары буенча Россия чемпионы (2018)[2], кышкы трек узышлары буенча Россия кубогы иясе (2014), кышкы трек узышлары буенча 4 тапкыр Татарстан чемпионы (2008, 2010, 2011, 2014)[3]. 2014–2020 елларда ралли-кросс буенча дөнья чемпионатында Россиядән бердәнбер катнашучы. Автоспорт дисциплинасында дөнья чемпионаты этабын отуга ирешкән тарихта беренче һәм бердәнбер Россия пилоты[4]. Ралли-кросс ярышларының топ классында Европа чемпионы булуга ирешкән Көнчыгыш Европаның беренче вәкиле[5]. «За рулем» журналы версиясе буенча 2013 елның «Россиянең иң яхшы узышчысы»[6].

Спорт карьерасы

Картинг белән 1999 елдан шөгыльләнә башлый. Моңа кадәр ул үзен акробатикада, футболда һәм дзюдода сынап карарга өлгерә[7]. Тимерҗановның беренче тренеры — Евгений Шафранов. Картинг секциясендә Тимерҗанов, совет чорыннан ук кабул ителгәнчә, үз куллары белән узыш карталарын җыя, узелларның һәм агрегатларның эчке төзелешенә төшенеп, токарь һәм фрезер станокларында эшләү күнекмәләрен үзләштерә[8].

Беренче уңышлары

2005 елдан пилотның автоспортның төрле төрләрендә махсус әзерләнгән җиңе автомобильләрдә (кузовлы) даими чыгышлары башлана[9]. Беренче ярышы Тольятти трассасындагы автокросс була.

2006 елда «А-1600» исәп төркеменең алгы приводлы машиналарында (1600 см³ га кадәр двигательләр) Татарстан вице-чемпионы була.

Шул ук елда ул НГСАның («АвтоВАЗ» милли узыш сериясе) 8 этаплы беренчелегендә, Lada Revolution классында катнаша, анда барысы да арткы приводлы шул ук исемдәге автомобиль-прототипларда чыгыш ясый. Сезон нәтиҗәләре буенча 11 нче урынны яулый, аерым этапта иң яхшы күрсәткече — өченче урын[10].

2007 елда кышкы трек узышлары буенча шулай ук «А-1600» техникасында Россия кубогының бронза призеры була[11].

Ралли-кросс буенча Европа чемпионаты

2008–2010

2009 елда Тимерҗанов 1А дивизионында 10 этаплы Европа ралли-кросс беренчелегенең барлык раундларында да катнаша. ул SET Promotion фин компаниясе әзерләгән Renault Clioда чыгыш ясый һәм беренче керүеннән үк чемпионатның бронза призеры була — турнирның иң абруйл саналган Швеция этабында беренче җиңүен яулый[12].

2010 елда Тимерҗанов дүрт этапта җиңүгә ирешә (Португалиядә, Швециядә, Бельгиядә, Польшада) һәм Россиялеләрдән беренче булып ралли-кросста Европа чемпионы була[13]. Шул ук вакытта ул тарихта 1А дивизионында соңгы җиңүче булып кала, чөнки 2011 елдан Super1600 классы белән алыштырыла.

2011

2011 елда Тимерҗанов шул вакыт өчен планетаның иң абруйлы ралли-кросс турниры — Supercar топ классында ралли-кросс буенча Европа чемпионатына күчә[9].

Тимерҗанов ралли-кросс буенча 14 тапкыр Европа чемпионы Кеннет Хансенның Hansen Motorsport командасына килә, узышчының остазы Кеннет Хансен үзе була[9].

Hansen_motorsport#Supercar уртак Швед-Россия коллективы әгъзасы буларак, Citroen C4 T16 4х4 автомобилен ала. Дебютант яңа категориядә чыгышлар башыннан ук югары нәтиҗәләр күрсәтә башлый. Ун этапның дүртесендә ул подиумга күтәрелә, шул исәптән Бельгиядә бер тапкыр иң югары баскычка менә. Сезон нәтиҗәләре буенча икенче урын алган спортчыдан нибары ике очкога калышып, Европа беренчелегенең бронза призеры була.

2012

2012 елда, топ-категориядә Тимерҗанов турнирның төп призын яулый. Өр-яңа модель Citroen DS3 T16 4x4 белән ул җиде тапкыр рәттән узыш призерлары исемлегенә керә, алты тапкыр җиңү яулый (Австрия, Венгрия, Швеция, Бельгия, Голландия һәм Финляндиядә).

Чемпион исемен яулап, Тимерҗанов 1994 елдан алып 2011 елга кадәр ралли-кросс буенча Европа чемпионатының топ-классларында җиңеп килгән Скандинавия пилотларының озын-озак гегемониясен өзә. Шулай ук ул — ралли-кросс ярышларының топ классында Европа чемпионы булуга ирешкән Көнчыгыш Европалы беренче вәкил[5].

2013

undefined

Тимерҗанов бу сезонда да югары тизлек һәм тотрыклылык күрсәтүен дәвам итә. Ул узган тугыз этапның сигезендә финалга эләккән һәм яңадан иң зур сумманы җыйган сезонда бердәнбер спортчы була[14].

2012–2013 еллар Supercar классында Европа чемпионаты автоспортның әлеге төрендә иң югары ноктасы булган соңгы еллар була. 2014 елдан башлап ралли-кроста топ дөнья чемпионаты  [рус.] була[15], ә Supercar классындагы Европа беренчелегенең дәрәҗәсе төшә, сезонда бары тик биш этап белән, һәм «икенче эшелон» пилотлары катнашында уздырыла башлый.

2013 ел сезоны тәмамлангач, «За рулём» журналы  [рус.] спорт журналистларын традицион сораштыру нәтиҗәләре буенча Тимур Тимерҗановны «Россиянең иң яхшы узышчысы»дип атады.

2013 ел сезоны тәмамлангач, «За рулем» журналы, спорт журналистларыннан традицион сораштыру нәтиҗәләре буенча, Тимур Тимерҗановны «Россиянең иң яхшы узышчысы» дип атый[16].

Ралли-кросс буенча дөнья чемпионаты

2014

Әлеге елның иң яхшы казанышы булып Канадада откан «бронза» тора. Ә дөнья чемпионаты дебют сезонының гомуми нәтиҗәләре буенча Тимерҗанов җиденче урынны били.

undefined

2015

undefined

2015 ел башында мөһим үзгәрешләр була. Team Peugeot-Hansen белән Тимур Тимерҗанов мөнәсәбәтләрен бетерәләр. Тимерҗанов шәрехләвенчә, бу карарда Россиягә карата санкцион сәясәт тә, Внуководагы авиакатастрофа нәтиҗәсендә Total концерны җитәкчесе Кристоф де Маржериның һәлакәте дә, команда спонсоры булган нефть гиганты Totalның Франция пилотын күрергә теләве дә нигез булырга мөмкин.

Тимерҗанов өчен яңа команда — Namus OMSE Россия-Швеция уртак проекты була. Olsbergs MSE Швед командасы 2015 елда Ford автогиганты ярдәмендә әзерләнгән машиналарны R5 категорияле Ford Fiesta ралли базасында куллана.

Шул ук вакытта Ford Fiesta ST RX атамасын алган автомобильдә үзгәртеп кору дәрәҗәсе бик югары була. Конструкция үзенчәлекләре аркасында, Ford Fiesta ST RXның үз-үзен тотышы Тимерҗановның алдагы барлык машиналарыннан радикаль аерыла: аерма мөһим ситуацияләрдә — спорт трассасы буенча хәрәкәт иткәндә, виражаларга кергәндә һәм чыкканда, двигатель ярдәмендә тормозларда, борылышларны узганда һ. б. үзен сиздерә. Нәтиҗәдә, сезонның шактый өлеше пилотның машина гадәтләренә ияләшүенә китә. Ел нәтиҗәләре канәгатьләнерлек булмый. Тимерҗанов этаплар финалына ике тапкыр гына чыгуга ирешә һәм бер тапкыр да подиум зонасына эләкми. Унөч узышның дүртесендә ул ярымфиналга бөтенләй керә алмый. 2015 ел нәтиҗәләре буенча спортчы дөнья чемпионатының турнир таблицасында беренче ун пилотның ахыргысы була.

2016

undefined

2016 елны Австрия командасы World RX Team Austriaда дәвам итә. Ford Fiesta RXS чемпионатта иң җитез машиналарның берсе була[17].

2016 елгы сезон Тимерҗанов өчен яхшы уза. Беренчедән, ул үзенең пилотлау стиленә туры килә торган тиз машина ала. Икенчедән, шактый еш килеп чыккан техник проблемалар аркасында күп очколарын югалта. Норвегия этабында 22 очко җыя, бу — Тимерҗановның 2016 елдагы иң нәтиҗәле узышы була[18].

Ә финал узышында Испаниянең Барселона этабы иң яхшысы була, сезонда беренче тапкыр һәм «дөнья» карьерасында икенче тапкыр Казан пилоты өченче урынны яулый.

Ярымфинал заездында җиңеп, Тимерҗанов финалда беренче сызыктан старт ала һәм йомгаклау әйләнәсендә өченче позициядә тора. Аны арттан килгән Йохан Кристофферссо актив рәвештә басым ясый. Швед узып китәргә өметен өзгәч, «пычрак алым» куллана: текә виражга кергәндә ул Тимерҗановның машинасын таранга ала һәм трассадан читкә этеп чыгара. Судьялар эпизодны шундук аңлап бетермиләр һәм Кристофферссонга, ярыш тәмамланганнан соң, мактау пьедесталында җиңүен бәйрәм итәргә рөхсәт итәләр. Әмма соңрак, финалның видеоны өйрәнеп, хөкемдарлар коллегиясе швед узышчысын дисквалификацияли, аны финалда җыелган очколардан мәхрүм итә, ә өченче урынны һәм аның өчен турнир таблицасына тиешле очколарны Тимерҗановка кайтара. Барлыгы исә, 2016 елгы 12 этаплы дөнья чемпионаты дәвамында Россия пилоты дүрт тапкыр финалга чыга һәм сигезенче йомгаклау урынын били.

2019

2019 елда Тимур Тимерҗанов ралли-кросс (WRX) буенча дөнья Чемпионаты этапларының берсендә җиңүгә ирешкән Россияле беренче узышчы була[19].

2020

Ковид пандемиясе белән бәйле Германиядәге Бөтендөнья ралли-кроссын оештыручылар 12 һәм 13 декабрьгә планлаштырылган соңгы узыш этабын уздырмаска карар кабул итә.

Германиядәге узыш этабы 2020 елгы FIA World Rallycross календарендә йомгаклау ярышы булганга күрә, ралли-кросс буенча дөнья чемпионы исемен бөтен сезон нәтиҗәләре буенча очколар лидеры Йохан Кристофферссон ала.

Тимур Тимерҗанов чыгыш ясаган GRX TANECO фин командасы турнир таблицасында өченче урынга урнаша һәм 228 очко җыя. Пилотларның шәхси зачетында Тимур Тимерҗанов дөнья чемпионатында катнашучы 27 пилот арасында унынчы урынны били[20].

Global RallyCross Championship

undefined

Дөнья һәм Европа чемпионатларында чыгыш ясаудан тыш, Тимерҗанов шулай ук дәрәҗәле Global Rallycross ралли-кросс турнирының берничә этабында катнаша. 2012 елда дебют ясый, беренчелекнең барлык этаплары АКШ территориясендә уза. Казан спортчысы Las Vegas Convention Center территориясендә узган сезонның финал, алтынчы этабында, ел саен үткәрелә торган SEMA автокомпонентлар һәм тюнинг күргәзмәсе вакытында, дебют ясый. Тимерҗанов узыш уикенды вакытында үзен яхшы күрсәтә, ул барлык беренчел узышлар вакытында алдынгы төркемдә кала. Финалда тугыз машина катнашкан беренче линиядән (икенче старт позициясеннән) старт алу хокукына ия була. Әмма Россия пилоты, үзенең Ford Fiesta GRC машинасында төзексезлекләр сәбәпле, узыш башланганнан соң ук ярыштан чыгарга мәҗбүр була.

Уңышлы дебюттан соң Тимерҗанов Трэвис Пастрананың Pastrana Racing командасыннан 2013 елда ралли-кросс буенча 2013 елгы Европа чемпионаты этаплары даталары белән кисешмәгән берничә раундта чыгыш ясарга чакыру ала. Америка коллективы өчен АКШ һәм Германия территориясендә уздырылган дүрт узышта (2, 3, 5 һәм 7 этап) катнаша. Ул Dodge Dart Global RallyCross Race Car исемен алган һәм бер ел элек кенә дебют ясаган әлеге төр ярышлар өчен сирәк кулланылучы машинаны иярли. Ләкин югары нәтиҗәләр күрсәтә алмый. Тимерҗанов өчен иң зур казаныш ― Атлантада җиденче этапта күрсәтелгән бишенче урын була. Шулай ук ул Global Rallycrossта дебют ясаган Marklund Motorsport коллективы өчен VW Polo RX моделе белән бер узышта катнаша. Квалификация узышларында Тимерҗанов сезонда үзе өчен иң яхшы нәтиҗә — 7 урынны яулауга ирешә, ләкин финалга автомобиле ватылу аркасында эләгә алмый[21].

Россиядә узган ярышларда һәм автошоуларда чыгышы

undefined

Тимерҗанов чыгыш ясаган төп төр ярышлар — ралли-кросс буенча халыкара турнирлар. Шул ук вакытта ул даими рәвештә төрле Россия автоузышларында чыгыш ясый.

2014 елда «Милли» классында кышкы трек узышлары буенча Россия кубогына ия була. Шулай ук ул ике тапкыр Кубокның бронза призеры була (2007 елда А-1600 классында, 2013 елда «Милли» классында).

Кышкы трек узышлары буенча дүрт тапкыр Татарстан чемпионы исемен яулый.(2008, 2010, 2011, 2014), кышкы трек узышлары буенча ике тапкыр Татарстан кубогы иясе була (2012, 2013)[3].

2018 елда N-1600 класслы машиналар өчен үткәрелгән Россия чемпионатын ота.

Топ класста Татарстан Республикасы Президенты призына традицион ралли-кросс ярышларында (Д1/Суперкар/СуперАвто) катнаша. Әлеге ярыш һәрвакыт ралли-кросс буенча Россия чемпионаты яки Кубогы этабы булып тора. Федераль беренчелек кысаларында гына чыгыш ясавына карамастан, Тимерҗанов еш кына ярышларда җиңүләр яулый. Соңгы тапкыр 2016 елда катнаша, нәтиҗәдә финалда икенче урынны яулый.

2015 елда «Формула-Мастер Россия» ярышының  [рус.] Мәскәү этабында катнаша. Гомерендә беренче тапкыр формула болиды (Tatuus FA010 Fiat моделе) руле артына утырып, Казан пилоты 10 формулачы-катнашучы арасыннан өч узышның өчесендә дә 6-7 нче урыннарда финишка килә[22]. Шулай ук 2015 елда Moscow Raceway автодромында узган Russian Endurance Challenge күпсәгатьлек чыдамлык узышында катнаша, дүрт пилоттан торган команда составында, классик ВАЗ 2101 моделе белән чыгыш ясап, үз классында икенче урынны яулый[23].

Даими рәвештә җәйге һәм кышкы төрле дәрәҗәдәге Россия картинг ярышларында[24], шулай ук төрле шоу һәм акцияләрдә актив катнаша. Аерым алганда, ул — Казан кремле диварлары янында күпсанлы тамашачылар катнашында уздырылган 2015[25], 2016[26], 2017[27] елгы Kazan City Racing зур автомотошоуларының катнашучысы. «За рулём» журналының традицион «Йолдызлар узышы»нда да катнаша, шул исәптән, 2014 елда анда «Россиянең 2013 елгы иң яхшы узышчысы» статусында, Формула-1 пилоты Ромен Грожан белән бергә Renault Duster автомобильләрендә күрсәтмә дуэль-узышын күрсәтә[28].

Чыгышлар статистикасы

Шәхси тормышы

Автоузышлардан тыш, хобби буларак хоккей уйнау белән мавыга. Ике югары белеме бар. 2009 елда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының икътисад факультетын, 2010 елда шунда ук юридик факультетта икенче югары белем ала[29].

Өйләнгән, хатыны — Диана Бәширова[30]. Әтисе — Ренат Зәки улы Тимерҗанов (1955 елда туган) — милиция генерал-майоры, Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор, Татарстан Республикасы һәм Алтай крае Эчке эшләр министрлыгы структураларында эшләгән[31], әнисе — Мәдинә Фатыйх кызы Тимерҗанова (1956 елда туган) — Татарстан Республикасының Милли китапханәсе директоры, моңа кадәр күп еллар ТР телерадиокомпанияләрендә җитәкче вазифаларны били[32]. Тимурның әтисе ягыннан бабасы — Зәки Тимерҗан улы Тимерҗанов (1926—2013) — совет нефть сәнәгате алдынгысы, Социалистик Хезмәт Герое.

Галерея

Искәрмәләр

  1. Timur Timerzyanov (ингл.). web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 октябрь 2025.
  2. Григорий Голышев. Чемпионат страны по трековым гонкам: пришла победа, откуда не ждали! Авторевю (28 февраль 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 октябрь 2025.
  3. 1 2 Михаил Афанасьев. Тимур Тимерзянов: «Ещё есть шансы стать вице-чемпионом мира». Бизнес Online (6 октябрь 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 октябрь 2025.
  4. Первая победа россиян на этапах гоночных чемпионатов мира: Тимерзянов выиграл гонку WRX в Спа. www.championat.com (12 май 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 октябрь 2025.
  5. 1 2 All European Rallycross Champions from 1973 to 2019 (ингл.). rallycross.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 октябрь 2025. Архивировано 11 апрель 2021 года.
  6. Тимур Тимерзянов признан лучшим гонщиком России 2013 года по опросу «За рулём» (рус.). www.championat.ru (7 февраль 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 октябрь 2025.
  7. «Мне помогала удача». За рулём, № 5, 2013 (май 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 октябрь 2025. Архивировано 26 ноябрь 2018 года.
  8. Венера Якупова. Автогонщик Тимур Тимерзянов: Есть только дорога вперёд! Казанские ведомости (11 октябрь 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 октябрь 2025. Архивировано 24 март 2017 года.
  9. 1 2 3 Александр Мирошкин. Вышел из тени. Кто выиграл для России чемпионат Европы по ралли-кроссу. Motor.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 октябрь 2025. Архивировано 23 март 2017 года.
  10. LADA Revolution: Протоколы сезона 2006. Личный зачёт '2006. Национальная гоночная серия АВТОВАЗ. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 октябрь 2025. Архивировано 14 август 2016 года.
  11. Михаил Афанасьев. Непростой сезон 2015 для Тимура Тимерзянова. Autotest.pro (29 декабрь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 октябрь 2025. Архивировано 26 август 2016 года.
  12. Михаил Афанасьев. Чемпионат мира по ралли-кроссу: чёрная полоса Тимерзянова продолжается. Бизнес Online (8 июль 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 октябрь 2025. Архивировано 28 март 2017 года.
  13. Rallycross Tabellen/Standings: FIA European Championship for Rallycross Drivers 2010: Division 1A (ингл.). Rallycross.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 октябрь 2025.
  14. Rallycross Tabellen/Standings: FIA European Rallycross Championship 2013: SuperCars (ингл.). web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 октябрь 2025.
  15. Михаил Афанасьев. Ралли-кросс 2013, подведём итоги. autotest.pro (1 гыйнвар 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 октябрь 2025. Архивировано 28 март 2017 года.
  16. «За рулём» назвал Тимура Тимерзянова лучшим гонщиком России 2013 года. За рулём (6 февраль 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 октябрь 2025. Архивировано 10 апрель 2017 года.
  17. Александр Кабановский. Тимерзянов подтвердил участие в новом сезоне WRX. web.archive.org (7 февраль 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 октябрь 2025.
  18. Михаил Афанасьев. Скандинавский вояж Тимура Тимерзянова, чемпионат мира по ралли-кроссу WRX. autotest.pro (6 август 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 октябрь 2025. Архивировано 28 март 2017 года.
  19. 5 гонщиков из Татарстана, которыми гордится вся Россия (рус.). dzen.ru (18 июнь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 октябрь 2025.
  20. Итоги сезона чемпионата мира по ралли-кроссу 2020 (рус.). Министерство спорта Республики Татарстан (3 октябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 октябрь 2025.
  21. Global Rallycross 2013 Round 6 (ингл.). web.archive.org (4 август 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 октябрь 2025.
  22. 3-й этап кубка России прошёл на трассе Moscowraceway. web.archive.org (13 июнь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 октябрь 2025.
  23. Жигалова Анастасия. Russian Endurance Challenge: первый эндуранс на Moscow Raceway. zr.ru (31 октябрь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 октябрь 2025. Архивировано 20 декабрь 2016 года.
  24. Александр Артемьев, Олег Иванов. Картинг как лучшая неврологическая поликлиника. web.archive.org (7 февраль 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 октябрь 2025.
  25. Михаил Афанасьев. Kazan City Racing, версия 2015. autotest.pro (1 сентябрь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 октябрь 2025. Архивировано 21 март 2017 года.
  26. Евсеева Ольга. Автошоу Kazan City Racing в Казани. web.archive.org (31 август 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 октябрь 2025.
  27. Kazan City Racing 2017: каскадёры-гаишники, советские спорткары и другие новинки. web.archive.org (4 сентябрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 октябрь 2025.
  28. Журнал «За рулём» подвёл итоги юбилейной Гонки звёзд. zr.ru (25 февраль 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 октябрь 2025. Архивировано 23 март 2017 года.
  29. Марат Вагизов. Тимур Тимерзянов: «Моя машина дороже, чем у Рустама Минниханова…» Бизнес Online (18 октябрь 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 октябрь 2025. Архивировано 5 сентябрь 2017 года.
  30. Завидным холостяком меньше: гонщик Тимур Тимерзянов женится на дочери владельца «Данафлекса». Бизнес Online (28 август 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 октябрь 2025. Архивировано 9 сентябрь 2017 года.
  31. Артём Кузнецов, Анастасия Гусева. Пенсия для генерала: на кого Ренат Тимерзянов оставит кресло федерального инспектора? Бизнес Online (13 гыйнвар 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 октябрь 2025. Архивировано 13 гыйнвар 2020 года.
  32. Тимерзянова Мадина Фатыховна. Бизнес Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 октябрь 2025. Архивировано 11 ноябрь 2016 года.