Олуг Мөхәммәт
Олуг Мөхәммәт хан (Олыг Мөхәммәт; 1405[1]—1445, Казан ханлыгы, Казан) — Урта гасыр дәүләт эшлеклесе, Алтын Урда (1419—1423, 1426—1426, 1428), Кырым (1437) һәм Казан (1438-1445) ханы. Җәләлетдин ханның улы, Туктамыш ханның оныгы[2]. Казан ханлыгына нигез салучы (1438), Касыйм ханлыгына да нигез салуга өлеш кертә.
Тасвирлама
1420 еллар башында Бәрәк хан тарафыннан җиңелә; 1426 елда Бөек Литва кенәзе Витовт ярдәме белән Алтын Урда тәхетен кире кайтара. Төркия солтаны Морат II белән дустанә, илчелек мөнәсәбәтләре урнаштыра. Мисырга илчелек җибәрә (1428—1429). 1428—1432 елларда Җучи Олысы биләмәләре өчен башка Җүчи династиясенең кече тармагы вәкилләре белән каты көрәш алып бара.
1431 елда Олуг Мөхәммәт янына Дмитрий Донскойның улы һәм оныгы килә, алар икесе дә бөек кенәз титулына дәгъва кылалар. Хан тәхетне оныгы Василий II[ru] тапшыра.
Тәрҗемәи хәле
Чыганакларда Мөхәммәт ханның килеп чыгышы турында каршылыклы мәгълүматлар күрсәтелә, шуңа бәйле рәвештә, тарихчылар арасында аның әтисенең шәхесе турында фикер каршылыклары бар[3].
Әбелгази сүзләренчә, Мөхәммәт ханның килеп чыгышы түбәндәгечә: «югарыда телгә алынган [Мөхәммәт ханның] кече энесе Тулык-Тимер, аның улы Хабинә[ачыклама 1], аның улы Хәсән углан, аның улы Мөхәммәт хан». Шул рәвешле, Мөхәммәт ханның атасы — Ичкиле Хәсән булуы билгеле[4].
Башка тарихчылар фикеренчә, Мөхәммәд ханның атасы — Чагай. Габделгаффар Кырыми ханны «Мухаммад бин Дж[а]гай оглан»[5] дип атый. Луи-Матьё Лангле кулланган Кырыми әсәрләре исемлегендә Мөхәммәт ханның атасы — Туктамышның якын туганнарының берсе, Хәсән Җефаи күрсәтелә. Мөгаен, Лангле «Дж[а]гай» исемен «Җефаи» дип укыгандыр[3]. Хәлим Гирай бу исемне «Җанай» дип йөртә[6]. Хәсән Ортекин «Кырым ханнары шәҗәрәсе» хезмәтендә аның исемен «Җефаи» дип күрсәтә[7].
«Диван әл-инша» хезмәтендә Мөхәммәд ханның шәҗәрәсе түбәндәгечә сурәтләнә: «…Мухаммад-хан, сын Хасана, сын ахи Токтамыш-хана…»[ачыклама 2].
Әхмәд Лотфуллаһ өйрәнүләре буенча, Мөхәммәд ханның шәҗәрәсе түбәндәгедән гыйбарәт: «Солтан Мөхәммәт хан, Тимер солтанның улы, Тимер-Котлугның улы, Тимер-Мәликнең улы, Урыс ханның улы»[8]. Шул ук вакытта тарихчы Олуг Мөхәммәт белән Кече Мөхәммәтне бутаган. Әхмәд Лотфуллаһ фикеренчә, бу ике Мөхәммәд абыйлы-энеле булганнар[3]. Мөхәммәтнең килеп чыгышы турындагы әлеге фикерләр күпчелек тарихчылар тарафыннан кабул ителә[9]. Шиһабетдин Мәрҗани (Әхмәд Лотфуллаһтан аермалы буларак, Мөхәммәт ханны Урыс ханның оныгы дип күрсәтә), Һади Атласи[10], Әхмәтзәки Вәлиди (соңрак ул Әбелгази фикерен кабул иткән) бу фикернең тарафдарлары[11][12]. Газиз Гобәйдуллин Мөхәммәт ханның Чыңгызхан нәселеннән булуын телгә алу белән генә чикләнә[13]. Морат Рәмзи сүзләренчә, Олуг Мөхәммәт хан Кече Мөхәммәт ханның абыйсы булмаган[14].
Михаил Худяков Олуг Мөхәммәт ханны Җәләлетдин ханның улы һәм Туктамышның оныгы дип саный[15].
Хәзерге вакытта Әбелгази тарафыннан бирелгән генеалогия иң төгәл дип санала, ягъни Олуг Мөхәммәтнең әтисе — Ичкиле Хәсән[ru], Кече Мөхәммәт — Тимер ханның улы[3].
Урдада хакимият өчен Бәрәк белән көрәш
1419 елда Мөхәммәт хан беренче тапкыр Алтын Урда тәхетенә дәгъва белдерә. Роман Почекаев фикеренчә, ул Кырым түрәләренең, беренче чиратта, Ширин нәселеннән булган Текиянең ярдәменнән файдаланган. Ул Кырымнан чыккач, Идел буе Болгарында һәм Хаҗитарханда хакимиятне яулап ала һәм 1420 елда үзен Алтын Урда ханы дип игълан итә[16][17]. Билгеле булганча, Көнчыгыш Дәштедән чыккан Койричак улы Бәрәк Күк Урданың күп кенә аксөякләре, Олугбәк һәм Мансур ярдәменнән файдаланган. Ул Мөхәммәд ханнан качар өчен, Олугбәктә сыеныр урын эзләгән. Тарихчылар Әбде әр-Рәззак һәм Әхмәд Лотфуллаһ фикеренчә, әлеге вакыйга 1420 елда булган[16][17].
Бу вакытта Көнчыгыш Дәштедә Идегәйнең өлкән улы Мансур җитәкчелегендәге Нугай биләре ярдәме белән хакимияткә Хаҗи Мөхәммәт килә. Ул үзен Урда ханы дип игълан итә, әмма Идел буен яулап алырга омтылмый. Өстәвенә, Урданың көнбатыш өлешендә Олуг Мөхәммәткә ярдәм итүчеләр аз була. Икетуган абыйлары — Худайдат һәм Таштимер улы Дәүләтбирде, аңа каршы чыгалар. Бәрәк маңгытлар ярдәме белән Мөхәммәтне тар-мар итә. Ул Литвада Витовт янында сыену урыны таба[18].
Худайдат Мөхәммәт Литвада булганда, Бәрәкка каршы көрәш башлый, ул да Бәрәк тарафыннан җиңелә (1423), Одоев кенәзлегенә һөҗүм вакытында Витовт гаскәрләре тарафыннан тар-мар ителә (1424). Мөгаен, ул һәлак булгандыр, чөнки алга таба аның исеме телгә алынмый. Бу вакытта Витовт Мөхәммәткә ярдәм итә һәм Мөхәммәт Кырымны яулап ала (1424). Кырымнан чыккач, ул җиңел генә Хаҗитарханны яулап ала һәм Сарай-Бәркә өчен сугышка керә. 1426 елда ул көнчыгышка чигенгән Бәрәкне җиңә, соңрак Мөхәммәт һәм Дәүләтбирде арасында низаг чыга. 1427 елда Идел буена Бәрәк кайта. Ул Сарайны Мөхәммәттән тартып ала, әмма Мөхәммәт Идел буе Болгарындада һәм Хаҗитарханда хакимиятне саклап кала. Бу вакытта Дәүләтбирде Кырымнан чыгып, Бәрәкка һөҗүм итә, Сарайны ала һәм үзен хан дип игълан итә, әмма өч көннән Бәрәк кире кайта һәм Дәүләтбирдине тар-мар итә. Әмма Кырым патшасы белән көрәш нәтиҗәсендә ул көчсезләнә һәм шул вакытта Мөхәммәт Бәрәкка һөҗүм итә һәм сарайны ала.
Мөхәммәд хакимияткә килгәч, актив тышкы сәясәт алып бара. Ул Витовт белән дустанә мөнәсәбәтләрне саклап кала. 1428 елның 14 мартында төрек солтаны Морат ІІ гә дустанә мөнәсәбәтләр төзү ниятеннән, хат җибәрә. Юлламада үзенең тәхеткә утыруы турында игълан итә, Мисыр солтаны Барсбайга илчелек җибәрә (1429). Төркиядән һәм Мисырдан җавап килмәгәч, Мөхәммәт Германия императоры илчеләрен кабул итә.
Кече Мөхәммәт белән көрәш
Мөхәммәт Алтын Урданың элекке куәтен торгыза алмый. Идел ярының көнчыгыш өлешендәге җирләре Урдага буйсынмый башлый. 1428 ел тирәсендә тәхет өчен көрәштә яңа көндәш — Тимер хан улы Мөхәммәт пәйда була. Буталчыклык килеп чыкмасын өчен, замандашлары Урда хакимен Олуг Мөхәммәт (ягъни «өлкән»), аның көндәшен Кече Мөхәммәт[ru] дип йөртәләр. Кече Мөхәммәт Нугай биләре, Идегәй уллары һәм энеләре — Мансур, Гази һәм Нәүрүз ярдәменнән файдаланган. Моннан тыш, аның Хаҗитарханда тарафдарлары күп була.
Бу елларда Идел буенда уңайсыз һава шартлары булганлыктан, халык ачлыктан интегә, әмма идарәченең аларга ярдәм итү мөмкинчелеге булмый. Бу шартларга бәйле күпләр Кече Мөхәммәт ягына күчәләр. Җиңәм генә дигәндә, Кече Мөхәммәт белән Нугай биләре арасында низаг туа, шуңа бәйле рәвештә алар идарәчене ташлап китәләр. Шул ук вакытта Нәүрүз би үзенең гаскәрләре белән Олуг Мөхәммәт ягына чыга. Олуг Мөхәммәт аны бәкләрибәк вазифасына билгели. 1420 еллар ахыры — 1430 еллар башында Олуг Мөхәммәтнең хакимлеге зур була һәм күрше дәүләт вәкилләре аны Урданың законлы хакиме дип саныйлар. Әмма Нугай юлбашчысының югары вазифага билгеләнүе Олуг Мөхәммәтнең тарафдарлары, Шырын ыруының башлыгы Текиядә һәм Конгыратлар ыруының башлыгы Хәйдәрдә канәгатьсезлек тудыра. Алар Олуг Мөхәммәткә каршы яшерен килешү төзиләр.
Хәйдәр Олуг Мөхәммәткә хәбәр итмичә, Руська һөҗүм итә (1430) һәм алдау тактикасын кулланып, ул Мценск шәһәре идарәсече Григорий Протасьевны әсирлеккә ала. Мценск шәһәре Олуг Мөхәммәтнең тарафдары булган Бөек Литва кенәзлеге карамгында була. Хәйдәр һөҗүмнән кайткач, союздашларына каршы чыкканы өчен шелтә сүзләре ишетә һәм хуҗасының ышанычын югалта. Дәүләтләр арасындагы тыныч мөнәсәбәтләрне саклау калу максатыннан, Григорий Протасьев дипломатик ишарә сыйфатында үзенә күрсәтелгән хөрмәт һәм бүләкләр белән азат ителә.
1431 елда Мәскәү кенәзе Василий II һәм Юрий Дмитриевич Звенигородский бөек кенәзлектә барган бәхәсне хәл итү максатыннан, Олуг Мөхәммәт янына киләләр. Текия Юрийны кунакчыл кабул итә, аңа ярдәм итәргә вәгъдә бирә һәм уңай карар кабул ителәчәгенә ышандыра. Әмма Василий мәнфәгатьләрен тәҗрибәле дипломат Иван Дмитриевич Всеволожский яклый. Ул ханның үзбилгеләнүеннән файдалана, ханның тулы иреккә ия һәм үзе карарлар кабул итә алуын күрсәтә, аның дошманнары Дмитрий Донский васыятенә таяналар. Юрий Дмитриевичның Литва белән дустанә мөнәсәбәтләре аңа каршылык тудыра, шул ук вакытта Всеволжский Мәскәү кенәзенең үз сәясәтен алып бармавына басым ясый. Нәтиҗәдә бәхәс Василий файдасына хәл ителә. Кече Мөхәммәт Олуг Мөхәммәткә каршы чыккач (1432), Текия һәм Хәйдәр үз гаскәрләре белән Кырымга күчеп китәләр һәм Кәримбирденең улы, Туктамышның оныгы Сәид-Әхмәтнең хакимияткә килүенә ярдәм итәләр.
Витовтның вафатыннан соң ике ел узгач (1430), Бөек Литва кенәзлегендә Свидригайло Огердович белән Сигизмунд Кейстутович арасында хакимлек өчен озакка сузылган көрәш башлана. Олуг Мөхәммәт Свидригайлога ярдәм итә һәм аңа берничә тапкыр гаскәр җибәрә[19], әмма Свидригайло Сәид Әхмәт белән килешү төзи. Шуннан соң Олуг Мөхәммәт Сигизмундка мөрәҗәгать итә, әмма үзара сугыш белән мәшгуль булган Сигизмунд ярдәм итә алмый. Нәтиҗәдә Олуг Мөхәммәд Кече Мөхәммәд белән очрашырга һәм сөйләшергә карар кыла. Ул Русьның көнбатыш өлешендә, читендә һәм Кара диңгезнең төньяк өлешендә үз хакимиятен саклап калып, Кече Мөхәммәткә Идел буен бирә. Кече Мөхәммәт күп тапкырлар бөлгенлеккә төшкән Сарайга формаль хокук ала, әмма аның икътисади һәм стратегик өстенлекләрен исәпкә алып, тотрыклы Хаҗитарханда калуны өстен күрә.
1436—1437 елларда тигезлек бозыла. Бәкләрибәк Нәүрүз, Олуг Мөхәммәт белән килешә алмыйча, Кече Мөхәммәт ягына күчә. Олуг Мөхәммәткә башта Сәид Әхмәт, аннары Кече Мөхәммәт һөҗүм итә, әмма эшне ахырына кадәр җиткерә алмый: аның юклыгыннан файдаланып, Казан хакиме Гыяс әд-Дин Сарайны ала һәм Кече Мөхәммәт үзенең башкаласын яклау өчен кайта. Гыяс әд-Дин шәһәрне бер айга якын тотып тора, нәтиҗәдә, җиңелә һәм, мөгаен, үтерелә.
Мәскәү белән сугыш һәм Казан ханлыгына нигез салу
Төп мәкаләләр: Суздаль янындагы сугыш һәм Биләү янындагы сугыш
1436 елда Олуг Мөхәммәт Гыяс әд-Дин тарафыннан тәхеттән төшерелә һәм Кырымга китәргә мәҗбүр була. Әмма тиздән Кече Мөхәммәт белән Хәйдәр арасында бәхәс туа, ул ярдәм сорап, Сәид-Әхмәт ханга мөрәҗәгать итә. Олуг Мөхәммәт каршы тормыйча, 3 меңлек гаскәре белән Кырымнан чыгып, Русь чигенә юнәлә, чик буендагы Белев шәһәрен ала. Василий Дмитриев фикеренчә, Алтын Урдадан сөрелгән Олуг Мөхәммәт ханның 1438 елда 3 мең кешелек түгел, «40 меңнән дә ким булмаган татар сугышчысы» була[20]. Василий II шәһәрдән китәргә таләп итә һәм аңа каршы 40 меңлек[21] (бу сан артык арттырылган дип санала[22][23]) гаскәр җибәрә, әмма ул тар-мар ителә (1437 елның 5 декабре). Олуг Мөхәммәд сугышчылары, рус гаскәрләре арасындагы таркаулыктан оста файдаланып, штурм ясау өчен хәлиткеч моментны сайлап, һөҗүм итәләр[24].
Олуг Мөхәммәт Русьта тоткарланмый, Алтын Урданың Болгар вилаяте җирләренә, Казанга юл тота.
«Казан елъязмачысы» хезмәтендә түбәндәгечә күрсәтелгән, «И шедше полемъ, перелезше Волгу, и засяде пустую Казань, Саиновъ юртъ. И мало въ граде живущихъ, и нача збиратися Срачиніи и Черемиса, развіе по улусамъ Казанскимъ, и раді ему быша, а изоставшися оть плена худыя Болгары молиша его, Казанцы, быти ему заступнику бедамъ ихъ, и помощника отъ насилія, воеванія Рускаго, и быти царству строителя, да не до конца запустеютъ, и повинушася ему. Царь же вселися въ жилище ихъ и постави себе древяны градъ крепокъ, на новомъ месте, крепчаеше старого, недалече отъ старыя Казани разоренныя отъ Рускія рати. И начаша збиратися ко царю мнози варвари отъ различныхъ странъ, ото Златыя Орды и отъ Асторохани, отъ Азуева и отъ Крыма»[25].
Урта Идел буенда ныклап урнашкач, хан рус кенәзлекләре хакиме булырга карар кыла. 1439 елның язында Руська һөҗүмнәрен башлый һәм озакламый аның гаскәрләре Мәскәү тирәләренә килеп җитәләр. Әмма ак ташлы Кремль барыбер үтеп булмаслык булып кала. Олуг Мөхәммәт Мәскәү бистәләрен яндыра һәм артка чигенә. Кайтканда ул Коломнаны ала һәм шәһәрне яндыра.
1444—1445 елларда хан Мәскәүгә каршы тагын бер һөҗүм оештыра. 1444 елда морзалары көнчыгыш рус өлкәләрен алалар. Рязань кенәзлегенә каршы һөҗүмдә ханның улы Мостафа һәлак була. 1445 елда Олуг Мөхәммәт Нижгарны ала һәм аннан Муромга юнәлә. Василий II кенәзләрнең берләштерелгән гаскәре белән аңа каршы юнәлә һәм хан Нижгарга кайта. 1445 елның 7 июлендә Суздаль тирәләрендәге хәлиткеч сугышта Мәхмүд һәм Якуб җитәкчелегендәге Казан гаскәре русларны тар-мар итә. Василий II һәм аның икетуганы Михаил Верейский әсирлеккә алыналар[26].
Василий Нижгарга китерелә, соңрак Курмышка. Ул октябрьдә иреккә чыгарыла, Олуг Мөхәммәт Казанга кайта. Василийның иреккә җибәрелүенең төгәл шартлары билгеле түгел, ләкин ул зур контрибуция була, аны җыю өчен Мәскәүгә 500 казанлы килә. Рәсәй җирләрендә Касыйм ханлыгы барлыкка килү — Олуг Мөхәммәтнең җиңүе белән бәйле.
Касыйм ханлыгының беренче ханы — Олуг Мөхәммәтнең улы Касыйм[27][28].
Олуг Мөхәммәт яудан Казанга кайтканда авырудан вафат була[29].
Казан тәхетенә аның улы Мәхмүт утыра.
Ачыклама
Искәрмәләр
- ↑ Уланд — Хватцев. — М., 2017. — С. 11. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 33). — ISBN 978-5-85270-370-5.
- ↑ И.Л. Измайлов. Олуг Мөхәммәд. tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 апрель 2025. [Тикшерелгән 10 апрель 2025]
- ↑ 1 2 3 4 К политической биографии Улуг-Мухаммад-хана. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 декабрь 2019. Архивировано из оригинала 20 апрель 2019 года.
- ↑ Aboul-Ghâzi Béhâdour Khan. Histoire des Mogols et des Tatares / Publ. par P. Desmaisons. — T. 1: Texte. — St.-Pétersbourg, 1871. — P. 178
- ↑ Abdű’l-gaffar Kırîmî. Umdetű’t-tevârîh. — S. 76
- ↑ Halîm-Gerây Sultan. Gűlbűn-i Hânân yahud Kırım tarihi. — Istanbul, 1327/1909. — S. 3
- ↑ Ortekin Hasan. Kırım Hanlarının şeceresi. — Istanbul, 1938
- ↑ Műneccimbaşı. Câmi‘ű’d-dűvel. — Cilt II. — Vrk. 518 а.
- ↑ Марджани Ш. Мустафад ал-ахбар фи ахвал Казан ва Булгар. — Казань, 1885. — Т. I. — С. 124—125
- ↑ Атласи Х. Казан ханлыгы. — Казан, 1920. — Б. 28-49.
- ↑ Вэлиди Э.-З. Торек вэ татар тарихы. — Казан, 1912. — Б. 180—183
- ↑ Шунда ук. — Изд. 2-е: Казан, 1913. — Б. 77.
- ↑ Гобэйдуллин Г. Татар тарихы. — Казан, 1924. — Б. 66.
- ↑ Рамзи М. Талфик ал-ахбар ва талких ал-асар фи вакаи Казан ва Булгар ва мулук ат-татар. — Т. I. — С. 657 и сл.
- ↑ Худяков М. Г. Очерки по истории Казанского ханства. — Казань, 1923. — С. 15.
- ↑ 1 2 Abdű’r-rezzak [Semerkandî]. Маtlа‘u’s-sа‘deyn ve mecme‘ű’l-bahreyn. — Es‘at Efendi kitaplari № 2125. — Vrk. 354 b
- ↑ 1 2 Műneccimbaşı. Câmi‘ű’d-dűvel. — Cilt II. — Vrk. 518 а
- ↑ Великие воины Татарии: Улуг-Мухаммед, последний великий правитель Улуса Джучи. 25 февраль 2025 тикшерелде.
- ↑ Улуг-Мухаммед - хан Золотой орды. old.bigenc.ru. Большая российская энциклопедия - электронная версия. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 февраль 2025.
- ↑ Димитриев В. Д. Чебоксары: очерки истории города конца XIII—XVII вв / отв. ред. В. А. Прохорова. — Чебоксары: ЧГИГН, 2003. — ISBN 5-87677-008-6.
- ↑ Исхаков Д. М. Татары: популярная этнография (этническая история татарского народа) / науч. ред. И. Л. Измайлов. — Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ. — Казань: Татарское кн. изд-во, 2005. — С. 37—38. — ISBN 5-298-04130-2.
- ↑ Бахтин, 2008
- ↑ Селивёрстов, 2012
- ↑ Беспалов Р. А. Белёвское побоище 1437 г. в истории Северо-Восточной Руси первой половины XV в . — Белёвские чтения, выпуск 5. — Москва: Изд-во МГУЛ, 2005. — С. 42—43. — ISBN 5-8135-0301-3.
- ↑ Сказание въкратце от начала царства Казанского и о бранех, и о победах великих князей московских со цари казаньскими, и о взятие царства казани, еже ново бысть, Библиотека литературы Древней Руси. Том 10 (рус.). azbyka.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 февраль 2025.
- ↑ Великий князь, власть которого сохранил народ (рус.). topwar.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 февраль 2025.
- ↑ В.А.Волков, Е.Ю.Спицын. Внешняя политика Ивана Грозного: казанская проблема. Исторические зарисовки. Московский педагогический государственный университет (10 июнь 2019).
- ↑ ЦАРЕВИЧ КАСИМ НА СЛУЖБЕ ВАСИЛИЮ II. cyberleninka.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 февраль 2025.
- ↑ Ханы Золотой Орды: Улуг-Мухаммад как последний великий правитель [неопр.]. milliard.tatar. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 февраль 2025.
- ↑ Аксанов А. В. Сыновья Улуг Мухаммада на казанском престоле. cyberleninka.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 февраль 2025.
Әдәбият
- Гайворонский Олекса. Повелители двух материков. Крымские ханы XV—XVI веков и борьба за наследство Великой Орды. — Том 1. Киев; Бахчисарай: «Оранта»; «Майстерня», 2007. — 368 с. — ISBN 978-966-96917-1-2.
- Горский А. А. Москва и Орда. — Москва: «Наука», 2003. — ISBN 5-02-009838-8.
- Зимин А. А. Витязь на распутье. Феодальная война в России XV в. — Москва: «Мысль», 1991. — 286 с. — ISBN 5-244-00518-9.
- Греков И. Б. Очерки по истории международных отношений Восточной Европы XIV—XVI вв. — Москва: «Наука», Главная редакция восточной литературы, 1963. — 376 с.
- Пилипчук Я. В. Отношения Великого княжества Литовского с татарскими ханствами (кон. XIV в. — сер. XV в.) // Научный Татарстан. — № 2. — Казань, 2013. — С. 33-52.
- Греков Б. Д., Якубовский А. Ю. Золотая Орда и её падение. — Изд. 2-е. — Москва: «Богородский Печатник», 1998. — 368 с. — Серия «Памятники русской исторической мысли». — ISBN 5-89589-005-9.
- Исхаков Д. М. О родословной хана Улуг-Мухаммеда // Тюркологический сборник. — 2001.
- Беспалов Р. А. Белёвское побоище 1437 г. в истории Северо-Восточной Руси первой половины XV в. // Белёвские чтения. Вып. V. М.: ГОУ ВПО МГУЛ, 2005. — С. 31-55.
- Мизун Ю. В., Мизун Ю. Г. Ханы и князья. Золотая Орда и русские княжества. — М.: «Вече», 2005. — 336 с. — Серия «Тайны земли русской». — ISBN 5-9533-0584-2.
- Каргалов В. В. Конец ордынского ига. — Изд. 3-е. — М.: «Либроком», 2011. — 152 с. — Серия «Академия фундаментальных исследований». — ISBN 978-5-397-01675-9.
- Беспалов Р. А. Хан Улу-Мухаммед и государства Восточной Европы: от Белёва до Казани (1437—1445) // Золотоордынская цивилизация. Сборник статей. Вып. 5. Казань: Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ, 2012. С. 53-70. [1]
- Беспалов Р. А. Литовско-ордынские отношения 1419—1429 годов и первая попытка образования Крымского ханства // Материалы по археологии и истории античного и средневекового Крыма. Вып. 5. Севастополь-Тюмень, 2013. — С. 30-52.
- Почекаев Р. Ю. Цари ордынские. Биографии ханов и правителей Золотой Орды. — СПб: «Евразия», 2012. — 464 с. — ISBN 978-5-91852-036-9.
Чыганаклар
- М. Г. Худяков: Очерки по истории Казанского ханства 2013 елның 23 апрель көнендә архивланган.