Казанның Киров районы

Казанның Киров районы (рус. Кировский район) — шәһәрнең көнбатыш өлешен биләп торучы Казан районы.

undefined

География

Шәһәрнең үзәк өлеше буенча чик Идел һәм Казансу елгалары буенча үтә, көнчыгышта һәм төньякта Мәскәү районы белән чиктәш, көнбатышта — Татарстанның Яшел Үзән районы белән.

Районга шулай ук Юдино поселогы, һәм тагын 10 поселок керә: Залесный, Яңа Юдино (Беляевский), Займище, Хуҗәмәт, Красная Горка, Яңа Аракчино, Калинин, Иске Аракчино, Игумново-Лагерная, Лебяжье. Районның зур өлешен Казандагы иң эре урман зонасы һәм сәнәгый зона алып тора.

Тарих

1920 елда Адмиралтейский һәм Ягодный бистәләрен Казансу артындагы поселоклар белән кушу нәтиҗәсендә Объединённо-Слободской район барлыкка китерелә, 1925 елда ул Зареченский дип үзгәртелә, 1928 елдан — Пролетарский. 1934 елда Пролетарский районыннан Ленин районын аерып чыгаралар. 1935 елда Пролетарский район Киров районы дип атала башлый.[2]

Киров районы җитәкчеләре

  1. 1965―1968 ― Индус Зарифулла улы Фәтхуллин (1933―1993) ― район башкарма комитеты рәисе;
  2. 1985—1985 ― Геннадий Иванович Зерцалов (26.05.1947) ― район башкарма комитеты рәисе;
  3. 1985—1987 — Николай Васильевич Мачтаков (14.05.1941) ― район башкарма комитеты рәисе;
  4. 1987—1989 — Владимир Егорович Селиванов (02.09.1947) ― район башкарма комитеты рәисе;
  5. 1989—1998 — Владимир Геннадьевич Соловьев (29.08.1954) ― район башкарма комитеты рәисе, администрация башлыгы;
  6. 1998—2006 — Александр Георгиевич Барышев (19.10.1954) — администрация башлыгы;
  7. 2006—2007 — Александр Евгеньевич Сергеев (26.05.1966) — администрация башлыгы;
  8. 2007—2009 — Айрат Рәфкать улы Нуретдинов (11.11.1971) — администрация башлыгы;
  9. 2009—2016 — Дамир Илдус улы Фәттахов (11.10.1979) — администрация башлыгы;
  10. 2016 ― 2026 — Сергей Александрович Миронов (1.07.1983) — администрация башлыгы.

Украина хәрби көчләре һөҗүме

2024 елның 21 декабрендә Казанның Киров районына пилотсыз очу аппараты ярдәмендә Украина Кораллы көчләре һөҗүм итә (аларның берсе Клара Цеткин урамындагы дүрт катлы бинага эләгә)[3]. Бу көнне шәһәргә 8 шундый пилотсыз очу аппараты җибәрелә: берсе сәнәгать объектына, калганнары торак массивларга юнәлдерелә.

Шулай ук карагыз

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр