Яшен

Яшен ([йәшĕн], рус. молния, диалектларда җәшен) — гомумкыпчак телендә йашын (нугайча йасын, кыргызча, карачай-балкарча жашын, казакъча һәм каракалпакча жасын), алтай телендә дьажын, ньажын, шор телендә чажын, хакасча газын, чуашча çиçĕм, иске татар телендә йашым, чагатай телендә йашим, караимча йашим «яшен» (йашым ташы «яшма», чөнки бу ташны яшен ясый, ул яшеннән саклый дип исәпләгәннәр һәм югары бәяләгәннәр). Йәшен < йашын < йашғын < йашқын һәм йашым сүзләре борынгы йаш- (шорча чаш-), jašu- «яшьнәү, ялтырау, балку» сүзеннән ясалганнар, шул ук фигыльдән чагатайча йашуқ «кояш». Йаш-, йашу- фигыле борынгы *йалч-, *йалчу- «ялтырап тору» фигыленнән.

Сүзнең XIX—XXI гасыр сүзлекләрендә бирелеше

  • Гадәттә ялт-йолт итеп үтә торган бормалы чаткылар рәвешендә атмосфера электрының һавада бушануыннан гыйбарәт табигать күренеше;
  • күчерелмә мәгънәдә: шатлык яки нәфрәт кебек хисләр кичергәндә кинәт күзләрдә чагылып китә торган очкын, чаткы, нур турында;
  • күчерелмә мәгънәдә: җитез кешегә карата әйтелә.

Күчерелмә мәгънәләре, кайбер формалары

яшенле (яшенле яңгыр: яшенләп ява торган яңгыр); яшенле-давыллы (яшенләп, давыллап ява торган); яшенләү (тирә-якны көчле яктыртып, яшен өзек-өзек кабынып алу); яшен ташы (һавада юнәлешен төрлечә үзгәртеп хәрәкәт итә ала торган утлы шар формасындагы яшен).

Өстәмә мәгълүмат

Яшен — күк йөзендә ялт-йолт итеп үтә торган гаять зур электр чаткысы. Ул яшенле яңгыр вакытында күзәтелә.

Күктә болытлар куерганнан-куера һәм кара-кучкыл яшенле яңгыр болыты барлыкка килә. Ә анда һәрвакыт боз кристаллары һәм су тамчылары була. Алар вакланалар, бер-берсенә ышкылалар. Шуның нәтиҗәсендә көчле
электр энергиясе барлыкка килә. Ул яшен дип атала. Аның түбәндәге төрләре була:

  • Сызыклы яшен берничә тармаклы ут чаткыларыннан тора. Формасы белән агач ботакларын хәтерләтә;
  • Шарсыман яшен — шар формасындагы яшен. Бик сирәк күзәтелә. Яктылыгы электр лампасы яктылыгы кадәр генә.

Яшен, агачларны, йортларны сугып, янгын чыгара. Кешегә тисә, үтерергә дә мөмкин.

Яшен вакытында өйдә булсаң яхшырак. Әгәр болын яки урманда калгансың икән, ялгыз, биек агач төбенә ышыкланырга ярамый. Яшен яшенләгәндә өй яисә кесә телефоныннан сөйләшергә, телевизор карарга, компьютер кабызырга ярамый. Тәрәзә яныннан читкә китәргә кирәк.

Алар электр чыбыклары яки биек багана булырга мөмкин. Яшен аңа суга да, җиргә төшеп китә һәм юк була.

Яшен Җир шарында һәр секунд саен 117 мәртәбә яшенли. Шуларның яртысы — океан өстендә, калган яртысы — коры җир өстендә. Яшеннәр Венера, Юпитер, Сатурн, Уран планеталарында да күзәтелә.

Фразеологизмнарда кулланылышына мисаллар

Яшен суккандай

  • көтелмәгәндә, кинәт булган нәрсәнең көчле тәэсир итүе турында.

Яшен тизлеге белән / Яшен тизлегендә

  • үтә тиз.

Яшен утыдай (кебек, шикелле) / Яшен ташыдай (кебек, шикелле)

  • җитез, җәһәт, тиз; сапкан ташыдай.

(*сапкан — ике япьле агач кисәгенә резина беркетеп ясалган, гадәттә таш ата торган ыргыту коралы; рус. рогатка)

Яшен аткан шайтан кебек / Яшеннән качкан шайтан төсле

  • паникага төшеп, атылып-бәрелеп чабу.

Мәкаль һәм әйтемнәрдә кулланылышына мисаллар

  • Аяз көннең яшененнән курык.
  • Күк күкрәми яшен яшьнәми.
  • Яшене алдан булыр, күкрәве арттан булыр.
  • Яшене атып атмый, күкрәве куркыта.
  • Яшеннән күкрәве яман.
  • Яшене хәтәр булса да үтәр, артыннан күкрәве яман.
  • Яшен яшьни — җир яшьни (яшьни — яшәрә).
  • Яшен яшьнәгәндә, зур агачка сыенма.

Җырларда кулланылышына мисаллар

Хәбәр булып,

Килде болыт,

Кояш нурын каплады.

Давыл узды,

Оя тузды -

Бөркет дустын тапмады.

Ә баласы —

Күз карасы —

Сизмәде дә яшенне.

Ике канат,

Канап-канап,

Зур давылдан яшерде.

(«Бөркет турында җыр», С. Садыйкова көе, И. Юзеев сүзләре)

Яшен уйный, җирләр тетрәп,

Күкләр дөбердәп китә.

Гуя болытлар өстеннән

Арбалы атлар утә.

Яный яшен, уңлап-суллап,

Ут-кылычын уйната.

Ә җирдә кырлар, басулар,

Дым көтеп, изрәп ята.

(«Җәйге яңгыр», Х. Ибраһимов көе, Р. Вәлиева сүзләре)

Күк күкрәтеп, яшеннәр яшьнәтеп,

Дулап килгән давыл шикелле,

Минем тыныч, гамьсез язмышыма

Килеп кердең кинәт бер көнне.

Сине сөям хәзер, сине генә,

Яшен уты кебек кабынып.

Чын мәхәббәт көтеп, күпме гомер

Яшәгәнмен сине сагынып.

(«Сине күргәч», О. Усманов көе, Г. Зәйнашева сүзләре)

Матур әдәбиятта кулланылышы

Алдагы колясканың мылтыклары артыграк гөрселдиләр, бу коляскада кияү булачак Сибгатулла әфәнде һәм кияү егетләре утырган, атлары яшен кебек йөгерә (М. Акъегет, «Хисаметдин менла»).

Ләкин шулвакыт кинәт аның хәтер күгендә яшен чаткысыдай ялтырап Саҗидә шәүләсе балкып китте! (М. Галәү, «Мөһаҗирләр»).

Болар өстенә тау-таш җимергәндәй булып күк күкри, бер минутта бөтен дөньяны утка чолгардай күренгән коточкыч яшен яшьни башлады (Г. Ибраһимов, «Яз башы»).

Ул шундый кызу йөри, аның ак калфагы, әйтерсең, ак яшен кебек безнең ишек турысыннан сызылып үтеп китә (Г. Әпсәләмов, «Ак чәчәкләр»).

Әмма кылычны алырга килгән меңбаш кылыч йөзенә кагылуга янә күктән яшен чыбыркысы төшә, ул гынамы, аның артыннан ук дөбердәп күк күкри (М. Хәбибуллин, «Атилла»).

Гөлҗәүһәрне җирләгәннән соң, шул ук җәйнең бер давыллы төнендә аларның өйләрен, бөтенесе изрәп йоклаганда, яшен суга (Г.Галиева, «Газзәбану»).

Әйтерсең аның тормышында соңгы бер-ике көндә һичнинди яшен яшьнәү, күк күкрәү ише кичерешләр булмаган да, дөнья гүя элеккечә түм-түгәрәк иде (В. Имамов, «Күке»).

Хәлимнең җаны, яшен ташы кебек, шул урынга атылып төшә башлый; җиргә якынайган саен, күзенә якты аландагы һәр агач, куак, арыш басуы, юл буендагы багана, багана тирәсендәге өч кеше ачыграк шәйләнә бара (Г.Гыйлманов, «Албастылар»).

Кинәт, меңәрләгән яшен бергә килеп чәкешкәндәй, көчле нур пәйда булды да аны каядыр алып ыргытты (М.Кәбиров «Бердәнбер һәм кабатланмас»).

Мизгел эчендә яшен уты кыеп төшергәндәй, алар барысы, мең кыйпылчыкка әверелеп, шома идәнгә сибелде (А. Әхмәтгалиева, «Минем әтинең кызы»).

Чыганаклар

  1. Әхмәтьянов Р. Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — I том (А-Л). — 543 с.
  2. Әхмәтьянов Р. Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — II том (М-Я). — 567 с.
  3. Исәнбәт Н. С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — I том. — 495 с.
  4. Исәнбәт Н. С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — II том. — 366 с.
  5. Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда. I том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — I том. — 622 с.
  6. Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда. II том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — II том. — 748 с.
  7. Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда. III том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — III том. — 799 с.
  8. Тимергалин Адлер (автор-төзүче). Миллият сүзлеге [аңлатмалы сүзлек] [тат.]. — Казан: Мәгариф, 2007. — 575 с.
  9. Татар теленең зур диалектологик сүзлеге [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. — 839 с.
  10. Ханбикова Ш. С., Сафиуллина Ф. С. Синонимнар сүзлеге [тат.]. — Казан: Хәтер, 1999. — 256 с.
  11. Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т. 1 (А-Л). — 726 с.
  12. Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т. 2 (М-Я). — 728 с.
  13. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2015. — I том: А-В. — 712 с.
  14. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2016. — II том: Г-Й. — 748 с.
  15. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2017. — III том: К. — 744 с.
  16. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — IV том: Л-Р. — 760 с.
  17. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — V том: С-Т. — 908 с.
  18. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2021. — VI том: У-Я. — 912 с.

Тема буенча өстәмә