Идел-Урал (газета, Берлин)
Истанбулда чыккан «Идел-Урал» журналы белән бутамагыз
«Идел-Урал» («Idel-Ural», рус. газета «Идель-Урал») — Икенче бөтендөнья сугышы елларында «Идел-Урал» легионы тарафыннан латин шрифты белән татар телендә чыгарылган атналык газета. 1942 елның 15 ноябрендә беренче саны дөнья күрә[1]. 1945 елның апрель урталарында редакция, эвакуацияләнү сәбәпле, эшен туктата. 1944 елның 5 мартыннан латин шрифтында чуаш телендә «Атал-Урал» кушымтасы (мөхәррире — А. П. Кадеев) чыгарыла[2].
Гомуми мәгълүмат
Газетаны оештыручы — Өченче рейхның Көнчыгыш министрлыгына караучы «Татар арадашлыгы» (алман. Tatarische Mittelstelle) үзәге (башлыгы — адвокат Хайнц Унглаубе). Газета Идел-Урал легионы легионерлары һәм татар мөһаҗирләре өчен чыгарыла. Төп материаллар латин графикасы нигезендә татар телендә бирелә, 1944 елның 5 мартыннан (5 (66) саннарыннан) Урта Идел буе халыклары телләрендә кушымталар басыла башлый[1].
Газета редакциясе Берлинда урнаша: 1943 елның августында — Беренштрассе (Behrenstraße) урамы, 63 йорт; 1944 елның гыйнварыннан — Доротеенштрассе (Dorotheenstraße) урамы, 64 йорт. 1945 елның гыйнварында редакция Потсдам шәһәрендә, Ам Миненберг (am Mienenberg), 47 адресы буенча урнаша. Газета саннары «Deutscher Verlag» нәшриятының басмаханәсендә җыела[1]. Газета 4 битле булып чыга, аерым очракларда сигез (куш) яисә алты битле саннар нәшер ителә[1].
Газетага нигез салучылар Әхмәт Тимер белән Тамурбәк Дәүләтшин булырга мөмкин. Соңрак баш мөхәррир итеп Кыям Галиев (Кыям Гыйлаҗиев; сугышка кадәр «Яшь ленинчы» газеты (Казан) хезмәткәре) билгеләнә. 1944 елның октябрь-ноябрендә аны әлеге вазифада обер-фельдфебель Габдулла Ишмаев (Башкортстанның Чишмә станциясендә туып үскән) алмаштырган булырга мөмкин[1].
Газета редакциясендә шулай ук түбәндәге шәхесләр эшли[3]:
- Җаваплы сәркатибе — Рәүф Вафин, ул газетаның техник бизәлеше өчен җаваплы була;
- Цензоры — Т. Д. Дәүләтшин, хокук белгече, БАССРда туган. «Йөзбак» псевдонимы белән китаплар яза, мәсәлән, «Татар халкы – данлы халык» исемле китабы легионерлар арасында да таратыла;
- Рәссамы (1943 елның мартыннан, өзеклек белән, 1945 елның апреленә кадәр) һәм корректоры — Раян Зәбиров (1917, Уфа губернасы, Минзәлә өязе (хәзерге Сарман районы), Яхшыбай—1948, Казан). Мәкалә башларын ясый, газетада басылган хикәяләргә, шигырьләргә иллюстрацияләр эшли, карикатуралар төшерә;
- Икенче рәссамы — Җәүдәт Шамбазов;
- Әдәбият-мәдәният бүлеге хезмәткәре (1942 елның октябреннән 1943 елның августына кадәр) — Абдулла Алиш. Яшерен комитет тарафыннан йөкләнгән бу вазифа Алишка типографиягә керергә һәм антифашистик листовкалар бастырып алырга мөмкинлек бирә[4].
- Фотокорреспондент (1943 елның май башына кадәр) — Рәхим Саттар.
- Хәбәрчеләр — Гокәшә Хәйруллин, 1943–1944 елларда газетага мәкаләләр җибәреп тора; Әнвәр Галим; Г. Җамалиев.
Муса Җәлил газета мөхәрририятендә эшләми һәм мөхәрририят әгъзасы булып тормый[3].
Эчтәлеге
Басма материаллары җентекле тикшерү аша узса да, язмалар легион тормышындагы конкрет фактларны, легионерлар арасында алып барылган пропаганданың юнәлешен билгеле бер дәрәҗәдә дөрес чагылдыра. Газетада дөнья күргән язмаларның авторлары, нигездә, гитлерчыларда шик тудырмаслык итеп язалар:
- Газетада Габдулла Тукайга, Галиәсгар Камалга, Ризаэддин Фәхретдингә, Шәехзадә Бабичка, Йосыф Акчурага багышланган күләмле мәкаләләр, аларның рәсемнәре бирелә;
- Ислам диненә, дини йолаларга багышланган язмалар еш урнаштырыла;
- Гаяз Исхакыйның «Өйгә таба» әсәре бастырыла;
- Һәр санда легионерларның көндәлек тормышы яктыртылып барыла, шуңа бәйле фоторәсемнәр дә урнаштырыла;
- 1943 елның сентябрь саннары Идел-Урал легионының берьеллык бәйрәменә багышланган язмаларга бай;
- 1943 елның 14 ноябрь санында (№ 46 (52)) газетаның берьеллыгы билгеләп үтелә. Басманы алман хәрби түрәләре котлый;
- 1943 елның 1 декабрендә редакциянең бөтен хезмәткәре Франциянең Ле-Пюи шәһәрендә урнашкан легионга яңа 1944 елны каршыларга бара;
- 1552 елның 2 октябре көнен (Казан ханлыгы Мәскәү тарафыннан басып алынган көн) газета «Татар халкының матәм көне» дип атый, шул исемдә зур сәхифә урнаштыра.
- 1944 елның 9 гыйнвар санының беренче битендә Адольф Гитлерның Яңа ел котлавы басыла;
- 1944 елның 23 гыйнвар санында (№ 3 (60)) «Легионерлар маршы» («Legionerlar marṣь», Аллагулов музыкасы, Алишев сүзләре) басыла;
- 1944 елның 22 апрель санында Адольф Гитлерның 55 яше билгеләп үтелә, ярты битне тутырып, Гитлерның Кейтель белән төшкән фоторәсеме урнаштырыла.
Яңа тарих
«Идел-Урал» газетасының 1943–1944 еллардагы төпләнмәсен «РФ-Алмания дуслыгы лигасы» әгъзасы Һорст Һерман Германия архивларыннан таба. 2004 елның март аенда төпләнмә күчермәләре (факсимиле) һәм газета мәкаләләренең алман теленә тәрҗемәләренең фотокүчермәләре Мәскәү шәһәре академия фәннәренең татар җәмгыятенә (җитәкчесе Абделхан Әхтәмҗан) алына.
2004 елның 25 мартында Мәскәүдә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы хокуклы вәкиллегендә (вәкил Н. М. Мириханов) «Идел-Урал» газетасының 1943–1944 елларда басылган саннарының яртылаш киметелгән күчермәләре ТР Министрлар кабинеты каршындагы Дәүләт архив идарәсе башлыгы Дамир Рәүф улы Шәрәфетдиновка тапшырыла. Хәзер бу саннарның күчермәләре Татарстанның Милли архивында саклана.
2011 елның 20 июнендә Россия Федерациясендәге Татарстан Республикасының Вәкаләтле вәкиллегендә «Идел-Урал» газетасы материалларын Татарстан Республикасының Милли архивы фондына тапшыруның рәсми тантанасы уза. Архив документларын — фотопленкаларны — Мәскәүнең Татар академик фән җәмгыяте исеменнән тарих фәннәре докторы, РФ Чит ил эшләре министрлыгының Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты профессоры Габделхан Әхтәмҗан ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе башлыгы Данил Ибраһимовка тапшыра[5].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 Гилязова И. А. Легион «Идель-Урал». Представители народов Поволжья и Приуралья под знаменем «третьего рейха». — Казань: Татарское книжное издательство, 2005. — С. 337–340. — 383 с.
- ↑ Валерий Алексин. «Идель-Урал». Чуваши и татары в логове нацистов (рус.). gorod.tomsk.ru (архив) (30 ноябрь 2008). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 март 2026.
- ↑ 1 2 Дамир Гарифуллин. «Идел-Урал» газетасы // Гасырлар авазы - Эхо веков : журнал. — 2004. — С. 281-284.
- ↑ Рафаэль Мостафин. Өзелгән җыр эзеннән. Казан: 1982
- ↑ В фонд Национального архива Татарстана переданы материалы газеты «Идель-Урал» (рус.). tatmsk.tatarstan.ru (20 июнь 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 март 2026.
Әдәбият
- Д. Х. Гарифуллин. Татар егетләре – француз макизарлары. Яр Чаллы: «Яр Чаллы типографиясе» ДУП, 2004. Б. 121–131.
- И. А. Гилязов. Легион «Идель-Урал». М.: Вече, 2009. 978-5-9533-4272-8.