Вадим Габдерәшитов

Вадим Йосып улы Габдерәшитов (19 гыйнвар 1945(19450119), Харьков, Украин ССР, ССРБ12 февраль 2023) — Россия кинорежиссёры, Россиянең халык артисты (1992), Россия сәнгать академиясе әгъзасы[3].

Тәрҗемәи хәле

Вадим Габдерәшитов Харьковта хәрби гаиләдә туа. Милләте буенча татар[4].

1959—1961 елларда Алматада тимер юл транспорты техникумында укый, 1961—1964 елларда — Мәскәү физика-техник институтында, 1967 елда Д. И. Менделеев исемендәге Мәскәү химия-технология институтының кибернетика кафедрасын тәмамлый. 1967—1970 елларда Мәскәү электровакуум приборлары заводында эшли.

1970 елда ВГИКның режиссёрлык факультетына, Михаил Ромм остаханәсенә укырга керә[5]. Габдерәшитовның беренче студент эше — «Асфальттан репортаж» исемле алты минутлык документаль этюд. 1974 елда курс эше буларак Григорий Горин хикәясе буенча «Потаповны туктатыгыз!» сатирик комедиясен төшерә.

Фильмнар

  • «Саклану өчен сүз» (1977)
  • «Төлкеләргә ау» (1980)
  • «Поезд туктады» (1982)
  • «Планетлар парады» (1984)
  • «Плюмбум, яки Хәвефле уен» (1986)
  • «Хезмәтче» (1989)
  • «Армавир» (1991)
  • «Пассажир өчен пьеса» (1995)
  • «Биюче вакыты» (1997)
  • «Магнит давыллары» (2003)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Әдәбият

Сылтамалар

Моны да карагыз

Тема буенча өстәмә