Зәйнәп Фәрхетдинова


Зәйнәп Фазлытдин кызы Фәрхетдинова (рус. Зайна́б Фазлутдиновна Фархетди́нова; 17 август 1967, Красногорск[d], Ташкент вилаяте) — татар эстрада җырчысы, Татарстанның атказанган (1999) һәм халык артисты (2009). Күп тапкырлар «Алтын Барс» (Татар җыры), «Болгар радиосы», «Туган тел милли премиясе» (Уфа) премияләре, шулай ук «TMTV» телеканалы премиясе иясе.

Тормыш юлы

Зәйнәп Фәрхетдинова 1967 елның 17 августында Үзбәкстанның Ташкент өлкәсе, Красногорск бистәсендә туган. Бераздан Зәйнәбнең әти-әнисе туган ягына-Татарстанның Азнакай районы Сарлы авылына күчеп килә[1].

1989 елда «хор-дирижерлык» белгечлеге буенча Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясен тәмамлый.

Иҗади эшчәнлек

1986 елда академиядә укыганда «Иделкәем» татар җыры ансамбле солисты була. Ансамбльдә ул вакытта академия студенты Зөфәр Билалов катнаша[2].

1988 елда аларның туйлары була. Туйдан соң ук Татарстанның Азнакай районына гастрольгә баралар. Шул вакыттан башлап Зәйнәп Фәхретдинова белән Зөфәр Билалов иҗат гаилә дуэты барлыкка килә. Концертларда артистлар дуэт белән (баритон һәм сопрано), шулай ук аерым да чыгыш ясыйлар[3].

1989 елда «Иделкәем» ансамбле, «Татар эстрадасы — 89» бәйгесендә катнашып, лауреат исемен ала.

1990-1992 елларда Зәйнәп Фәрхетдинова Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты булып эшли.

1991 елда «Татар җыры — 1991» эстрада конкурсында катнашып, беренче дәрәҗә лауреат була.

1992-1995 елларда — «Казан» милли-мәдәни үзәге ансамбле солисты, 1995-1996 елларда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы эстрада ансамбле солисты булып эшли.

1996 елдан «Аваз» җыр студиясенең сәнгать җитәкчесе[4].

1996 елда Зәйнәп Фәрхетдинова «ТЮРКО-ВИЗИОН – 96» халыкара фестивалендә катнаша һәм дипломант була.

Җырчыларның киң гастроль эшчәнлеге 1992 елда Казанда, Татарстан һәм Башкортстан шәһәрләрендә, Россия Федерациясенең күп кенә төбәкләренә концертлардан башлана. Ел саен Көнбатыш Себер, Урал, Идел буе, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре буйлап гастроль турлары уза[5].

1999 елның 12 июнендә Зәйнәп Фәрхетдиновага Татарстан Республикасының атказанган артисты исеменә, ә 2009 елның 26 июнендә Татарстан Республикасының халык артисты исеменә лаек була.

2022 елның 17 августында Азнакай шәһәрендә, җырчыга 55 яшь тулу уңаеннан, «ZAYNAB FEST» I төбәкара поп-фольклор, татар җыры фестивале уза[6]. Фестивальдә Зөфәр Билалов, Фән Вәлиәхмәтов, Марат Галимов, Равил Галиев, Сиринә Зәйнетдинова һәм башкалар катнашты[7].

2024 елда Яр Чаллыда Зәйнәп Фәрхетдинова оештырган «Су буйлап» музыка фестивале концертлары уза. Зәйнәп Фәрхетдинова, Айгөл Сагынбаева, Марат Галимов, Рөстәм Ертаев, Чулпан Йосыпова, Зөфәр Билалов һәм башка татар эстрадасы артистлары «Казан Нуры» халык уен кораллары оркестры һәм Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле озатуында чыгыш ясый[8].

Зәйнәп Фәрхетдинова — ел саен үткәрелә торган «Татар җыры» халыкара эстрада татар җыры фестиваленең күп тапкырлар катнашучысы һәм лауреаты, «Алтын Барс» статуэткалары иясе.

Эстрада репертуары

Тормыш иптәше Зөфәр Билалов белән ялгыз һәм дуэтта чыгыш ясый. Актив концертлар куя, аудио - һәм видеоязмалар чыгара. Репертуарында Татарстан Республикасы, Башкортостан Республикасы композиторлары әсәрләре, татар халык җырлары бар: «Әллүки», «Зиләйлүк», «Сакмарсу», «Гөлҗамал», «Озата барма», «Тәзкирә», «Сандугачлар», «Мин сине яратам», «Агыйделнең пароходы», «Әннәги-геннәги», «Әүмәле тәүмәле», «Шома бас» һ.б.; шулай ук үзе дә көйләр яза: «Алкалар», «Кайту», «Сагындым», «Кояш», «Көтәрмен», «Сине яратканга күрә», «Хыял» һ.б.

Зәйнәп Фәрхетдинова репертуарында татар телендә 400 дән артык җыр бар, шуларның дистәдән артыгы татар эстрада музыкасының алтын фондына кергән. Җырчы әсәрләрен башкорт, гарәп һәм рус телләрендә башкара.

Гаиләсе

Татарстан Республикасының халык артисты Зөфәр Билаловта кияүдә. Ике уллары бар: өйләнешеп, биш ел үткәч, беренче балалары Булат (җырчы), тагын җиде елдан Фоат туган[9][10].

Бүләкләре

Дискография

Видеография

Концерт программалары:

  • Беренче соло концерты (VHS), 1995
  • «Бергә булыйк» (VHS), 1995
  • «Мәхәббәт күпере» (VHS), 1996
  • «Сынмасын сабыр канатың» (VHS), 1997
  • «Безнең күңелләр» (VHS), 1998
  • «Ак майларда – ак вәгъдәләр» (VHS), 1999
  • «Эх, дөньясы» (VHS), 1999
  • «Янымда син булсаң» (VHS), 2001
  • «Мәңге бер моң» (VHS), 2002
  • «Гомеремнең җәй уртасы» (VHS), 2002
  • «Саумысыз», 2003
  • «Кабатланмас бу гомер», 2004
  • «Бәхет телим», 2005
  • «Син миңа кирәк», иҗади эшчәнлеккә 15 ел, 2006
  • «Сынмасын хыял канатлары», 2009
  • «Мәхәббәт хакына, мәхәббәт хакында» (DVD), 2010
  • «20 ел сәхнәдә» (DVD), 2013
  • «Зөфәр+Зәйнәп. 45 иң яхшы клип» (DVD)
  • «Җырлыйм туган көнемдә» (DVD), 2013
  • «Синең өчен», 2015/2017
  • «Бер көн» юбилей программасы, 2017
  • «Үзгәрдек», 2019
  • «Лайт концерт», 2022
  • «Бу бит син», 2023

Аудио, лазерные диски CD и MP3

  • «Бергә булыйк», 1995
  • «Мин сине югалтмам», 1997
  • «Эх, дөньясы» (CD), 1999
  • «Парлы җырлар» (CD), 2000
  • «Янымда син булсаң» (CD), 2001
  • «Саумысыз» (CD), 2003
  • «5 в 1» (MP3), 2003
  • «Кабатланмас бу гомер» (CD), 2004
  • «Бәхет телим» 19 песен певицы на одном диске (CD), 2005
  • «Син миңа кирәк» 15 лет творческой деятельности (CD), 2006
  • «Сынмасын хыял канатлары» (CD), 2009
  • «Иң яхшы җырлар» (MP3), 2009
  • «Мәхәббәт хакына, мәхәббәт хакында» (CD), 2010
  • «Җырлардан үрелгән гомерем» (CD), 2012
  • «Җырлыйм туган көнемдә» (CD), 2013
  • «20 ел сәхнәдә» (CD), 2013
  • «Зайнаб-Зуфар. Лучшие песни», (MP3)
  • «Күңелдә моңнарны яңартып!» (MP3), 2016
  • «Синең өчен» (CD), 2017

Искәрмәләр

  1. Люция Хабибуллина. Зайнаб Фархутдинова: «Мама вылетела через окно, а я попала под колеса» (рус.). milliard.tatar (24 гыйнвар 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 ноябрь 2025.
  2. Адель Ахметзянов. Зайнап Фархутдинова: «Мы же девчонки деревенские. Какой уж там райдер?» (рус.). Татар Информ (7 май 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 ноябрь 2025.
  3. Татарский певец Зуфар Билалов отмечает 55-летие (рус.). tatarlar.info (5 гыйнвар 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 ноябрь 2025.
  4. Радиф Кашапов. Три концерта в день, бандиты, украденные аранжировки: гастроли Зайнаб Фархетдиновой и Зуфара Билалова в 90-е. Реальное время (25 апрель 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 ноябрь 2025.
  5. Радиф Кашапов. Три концерта в день, бандиты, украденные аранжировки: гастроли Зайнаб Фархетдиновой и Зуфара Билалова в 90-е (рус.). Реальное время (25 апрель 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 ноябрь 2025.
  6. Фархетдинова Зайнаб Фазлутдиновна (рус.). Азнакаевский муниципальный район (15 август 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 ноябрь 2025.
  7. Салават Камалетдинов. В юбилей Зайнаб Фархетдиновой в Азнакаево прошел фестиваль «Зәйнәбфест» (рус.). www.tatar-inform.ru (18 август 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 ноябрь 2025.
  8. www.akibank.ru. Музыкальный фестиваль "Су буйлап" при поддержке Председателя правления ПАО "АКИБАНК" Галяутдинова И.Х. (рус.). www.akibank.ru (9 декабрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 ноябрь 2025.
  9. Зөфәр Билалов: «Зәйнәб авырган көннәр тормышымның иң караңгы көннәре булды, үзем дә яшәү белән үлем арасында калдым». Шәһри Казан (22 гыйнвар 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 ноябрь 2025.
  10. Зайнаб Фархетдинова: «Я могла бы быть депутатом, борющимся за справедливость» (рус.). sntat.ru (25 август 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 ноябрь 2025.
  11. Фархетдинова Зайнаб Фазлутдиновна (рус.). Азнакаевский муниципальный район. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 ноябрь 2025.
  12. Зайнаб Фархетдинова удостоена ордена Почета «Аль-Фахр» (рус.). muslim.ru (5 декабрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 ноябрь 2025.
  13. Юлай Низаев. Илһам Шакиров исемендәге III Республика премиясе лауреатлары билгеле булды. Татар Информ (15 февраль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 ноябрь 2025.

Тема буенча өстәмә