Мордовия Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте

Мордовия Республикасы мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте белән бутамагыз.
Мордовия Республикасы мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте белән бутамагыз.

Мордовия Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте, МР МДН (рус. Централизованная религиозная организация Духовное Управление мусульман Республики Мордовия, ДУМ РМ) ― Мордовия Республикасында урнашкан үзәкләштерелгән дини оешма. 2000 елдан Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте үзәкләштерелгән дини оешма составында эшли.

Югары органы

Диния нәзарәте әгъзаларының мәҗлес-съезды идарә итүнең югары органы булып тора. Башкарма орган ― МР МДН Президиумы.

Максаты

Ислам динен уртак рәвештә тоту һәм тарату өчен Россия Федерациясенең Мордовия Республикасы территориясендә урнашкан мөселман дини оешмаларын ирекле нигездә берләштерү.

Тарих

Диния нәзарәте Ислам дини кануннарына һәм Россия Федерациясенең гамәлдәге кануннарына ярашлы рәвештә мөселманнарның җирле дини оешмалары тарафыннан 2000 елның ноябрендә оештырыла. Аның оештыручылары булып Россиянең Аурупа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте (рус. ДУМЕР) (Мәскәү мөфтияте) юрисдикциясендәге 5 җәмгыять тора[1].

Мөфтиләр

  • 2000―2001 елларда Наил хәзрәт Фәрхетдинов;
  • 2001―2011 елларда Рәшит хәзрәт Халиков (башка эшкә күчү сәбәпле ― Россия мөфтиләр шурасының Хаҗ эшләре буенча департаменты җитәкчесе ― үз теләге белән мөфти вәкаләтләрен тапшыра);
  • 2011 елда Абдулкарим Абдурашитов (автомобиль һәлакәтендә һәлак була);
  • 2011—2023 елларда Исхаков Илдуз Мәмәт улы[2];
  • 2023 елдан Асаинов Раил Фәрит улы (Абдулмалик-хәзрәт).

Урнашуы

Диния нәзарәте рәисе резиденциясе ― Саранск шәһәренең «Әл-Мансур» үзәк җәмигъ мәчете.

Структура

Диния нәзарәте структурасына Мордовия Республикасы территориясендә урнашкан җирле дини оешмалар һәм дини төркемнәр керә:

  • Саранск шәһәре үзәк җәмигъ мәчете мәхәлләсе;
  • Саранск шәһәре, Ленин районы мөселманнарының җирле дини оешмасы;
  • Саранск шәһәре, Октябрь районы мөселманнарының җирле дини оешмасы;
  • Ләмбрә районы, Ләмбрә авылы «Иман» җирле дини оешмасы;
  • Ләмбрә районы, Аксюн авылы мәхәлләсе җирле дини оешмасы;
  • Ромоданово районы, Азюрка авылы «Җәмигъ» җирле дини оешмасы;
  • Ромоданово районы, Азюрка авылы «Әл-Рәҗәб» җирле дини оешмасы;
  • Ромоданово районы, Азюрка авылы «Әл-Фуркан» җирле дини оешмасы;
  • Ромоданово районы, Азюрка авылы «Әл-Мөхәррәм» җирле дини оешмасы;
  • Ромоданово районы, Азюрка авылы 2нче мәчет җирле дини оешмасы;
  • Ромоданово районы, Азюрка авылы «Тәүбә» җирле дини оешмасы;
  • Ромоданово районы, Азюрка авылы «Рамазан» җирле дини оешмасы;
  • Ләмбрә районы, Инәт авылы «Әбу-Бәкер» җирле дини оешмасы;
  • Ләмбрә районы, Кырви авылы Үзәк мәчете мәхәлләсе җирле дини оешмасы;
  • Ләмбрә районы, Зур Ялху авылы «Мәдинә» җирле дини оешмасы;
  • Ләмбрә районы, Свәрби авылы мәхәлләсе җирле дини оешмасы;
  • Кадошкин районы, Иса авылы мәхәлләсе җирле дини оешмасы;
  • Кадошкин районы, Латыш авылы «Нур» җирле дини оешмасы;
  • Ләмбрә районы, Пензятка авылы мәхәлләсе җирле дини оешмасы;
  • Дубёнки районы, Ламат авылы мәхәлләсе җирле дини оешмасы;
  • Инсар районы, Яндовище авылы мәхәлләсе җирле дини оешмасы;
  • Рузай районы, Өрләдем авылы «Айнулла» җирле дини оешмасы;
  • Чамзинка районы, Чамзинка бистәсе мәхәлләсе җирле дини оешмасы;
  • Ромоданово районы, Алтар авылы мөселманнарының «Нур» дини төркеме;
  • Ләмбрә районы, Мельцан авылы мөселманнарының «Яхъя» дини төркеме;
  • Ләмбрә районы, Таула авылы мөселманнарының «Умар» дини төркеме;
  • Тәрби районы, Сыркыды авылы мөселманнарының җирле дини төркеме.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә