Нур-Солтан (ханбикә)

Нур-Солтан яки Нурсолтан (лат. тат. Nursoltan, кырымтат. Nur Sultan, نور سلطان‎, рус. Нур-Султа́н) (1519 үлгән) — Казан һәм Кырым ханбикәсе, хаҗи. Алтын Урданың соңгы ханнарыннан берсе Әхмәт хан хакимиятендә бәкләрибәк булган нугай бәге Тимер кызы.

Казан ханы Хәлилнең хатыны. Хәлил үлгәннән соң, аның абыйсы, шулай ук Казан ханы Ибраһимның хатыны. Соңрак Кырым ханы Миңлегәрәй хатыны[1]. Казан ханнары Мөхәммәт-Әмин һәм Габдел-Латыйф, Казан ханбикәсе Гәүһәршатның әнисе.

Тәрҗемәи хәле

1466 елда 15 яшьлек Нур-Солтан Казан ханы Хәлилгә кияүгә чыга, Хәлилнең үлеменнән соң 1467 елда Хәлилнең абыйсы Ибраһим ханның өченче хатыны була, аңа варислар таба, өлкән хатын статусын ала һәм, Ибраһимның әнисе белән бергә, Казан сараенда Мәскәү яклы төркемнең башлыгы була. Ибраһим ханның нейтраль сәясәтеннән тайпылмый. әлеге сәясәткә каршы ханның өлкән улы, агрессив сәясәт тарафдары, Илһам каршы чыга.

1479 елда, Ибраһим хан үлгәч һәм Илһам фиркасе хакимияткә килгәч, Нурсолтан Казаннан китәргә мәҗбүр була һәм Мөхәммәт-Әминнең өлкән улының киләчәген Мәскәү кенәзе Иван ІІІ-кә тапшыра, ә кече улы Габделлатыйфны үзе белән ала.

1486 елда Нурсолтан Кырым ханы Миңлегәрәй I гә кияүгә чыга һәм аның өлкән хатыны була. Улы Габделлатыйф белән Бакчасарайга китә.

1492 елда Нур-Солтан тәэсирендә Миңлегәрәй өлкән кызы Әйшәне Госманлы империясенең варисы Сәлимгә кияүгә бирә, аларның уллары - мәшһүр Сөләйман I туа.

14941495 елларда Нур-Солтан Шәрекъ буйлап зур сәфәр кыла: абыйсы Хөсәен морза белән Гарәбстанда, Мисырда, Мәккәдә, Мәдинәдә булып, хаҗ кыла. Хаҗдан кайтып, Иван III-кә бүләк йөзеннән сәяхәт иткән атын җибәрә[2]. Иван III Нур-Солтан улларына Казан тәхетенә утырырга ярдәм итәргә вәгъдә бирә.

1510–1511 елларда үги улы Сәхиб Гәрәй белән икенче зур сәяхәт ясый, бу юлы төньякка юл ала. Мәскәү, Казан шәһәрләрендә була, уллары белән күрешә. Сәфәр Кырым, Казан һәм Мәскәү арасында 1513 елга кадәр, ә Казан ягыннан 1519 елга кадәр бозылмаган тынычлык килешүен имзалау белән тәмамлана.

undefined

Балалары

Казан ханы Ибраһимның хатыны Фатыймадан өч улы булуга карамастан, ике елдан нәкъ Нур-Солтан өлкән хатын булып санала башлый. Нур-Солтан Ибраһимга ике варис таба: болар —Казан ханнары — Мөхәммәт-Әмин һәм Габдел-Латыйф, шулай ук кызы — Казан ханлыгында дәүләт эшлеклесе Гәүһәршат ханбикә була[3].

Искәрмәләр

  1. «Казань была разменной картой в геополитической игре». Новости Татарстана и Казани - Татар-информ. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2025.
  2. Нур-Султан (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2025.
  3. Горшанда // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.

Тема буенча өстәмә