Разия Тимерханова
Разия Тимерханова, Разия Дәүләтша кызы Тимерханова (ир буенча фамилиясе Мөхәммәтҗанова; 1918 елның 18 июнендә, РСФСР, Казан губернасы, Казан — 1997 елның 22 ноябрендә, РФ, ТР, Казан) — җырчы (лирик сопрано), Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленың әйдәүче (башлап җырлаучы) солисты (1937—1962), Татарстан АССР атказанган артисты (1950)[1].
Тормыш юлы
Файл:Р.Д.Тимерханова.JPG
Р. Тимерханова — ансамбль солисты
1918 елның 18 июнендә Казанда дүрт балалы музыка сөюче гаиләдә туган[1]. Әтисе Дәүләтша — «Зингер» тегү машиналарын төзәтүче оста, әнисе Гыйззениса — курай, кубыз, гармунда оста уйнаучы[2]. Гаиләнең тамырлары Казан губернасы Тәтеш өязе (хәзерге Кама Тамагы районы) Олы Карамалы авылыннан[3]. Исмәгыйль Гаспринский исемендәге мәктәпне тәмамлагач, Казан музыка укуханәсенә укырга кереп, пианино (Мария Пятницкая классы) һәм җыр-вокал (Екатерина Ковелькова классы) бүлекләрен тәмамлый (1937)[2].
Иҗаты
1937 елда оешкан Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблена башлап җырлаучы-солист итеп 19 яшьлек Разияне композитор Солтан Габәши алып килә[4]. Композиторлар Александр Ключарев, Мансур Мозаффаров, Заһид Хәбибуллин, Җәүдәт Фәйзи ансамбль өчен татар халык җырларын эшкәрткәндә, нәкъ менә Разия Тимерханованың мелизмнарга бай, үзенчәлекле тембрлы көчле лирик сопрано тавышы мөмкинлекләрен истә тоталар[5]. Җырчының репертуары үзе эзләп тапкан, баянчы Рокыя Ибраһимова архивында сакланган халык көйләреннән һәм композиторлар (Салих Сәйдәшев, Сара Садыйкова, Әнвәр Бакиров, Александр Ключарев һ. б.) әсәрләреннән тора (ансамбль хоры белән)[4]: «Агач башы», «Бакалы», «Камәр», «Зиләйлүк», «Тәфтиләү», «Сакмар су», «Зөбәрҗәт», «Таң атканда», «Кар суы», «Сибелә чәчәк», «Бөдрә тал», «Салкын чишмә», «Каз канаты», Пуччининың Чио-Чио-сан ариясе һ. б. Сара Садыйкованың «Дөнья матур, дөнья киң» (Г. Афзал сүзләре), «Ак пароход» (Г. Зәйнәшева сүзләре), Җәүдәт Фәйзинең «Разия җыры» (М. Әблиев сүзләре) җырларын концертларда башкара[4]. Әлеге җырларның күбесен халыкка беренче тапкыр җиткерүче Разия Тимерханова була[4]. Татар халык җырларын интерпретацияләү белән таныла[1]. Онытылып барган борынгы озын көйләрне барлый һәм тасмага яздыра[4]: «Кәләү Гайшә», «Кылый кантон» — әнә шундыйлардан.
Бөек Ватан сугышы елларында Разия Тимерханова фронтның алгы сызыгындагы хәрбиләр һәм Казан госпитальләрендә дәваланучы яралы сугышчылар каршында күп концертлар бирә[4]. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән Советлар Берлегенең барлык төбәкләрендә гастрольләрдә була: Урта Азия, Кавказ республикалары, Мәскәү, Ленинград, Архангельск, Мурманск, Владивосток һ. б.[4]. Ансамбльдән 1962 елда киткәннән соң да ул радио аша чыгышларын дәвам итә һәм сольный концерт эшчәнлеге белән шөгыльләнә[1].
1997 елның 22 ноябрендә Казанда вафат була[1][6]. Яңа бистәнең Татар зиратында ире янына җирләнгән[1].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1950 — Татарстан АССР атказанган артисты[1];
- «Хөрмәт Билгесе» ордены[4];
- медальләр һәм ТАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамоталары[4].
Хәтер
- 2004 — Р. Тимерханова тарафыннан радиодан яңгыраган җырлардан төзелгән компакт-дисклар басылып чыга[1];
- Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең рәсми сайтындагы «Мирас» (архив язмалары) бүлегендә җырчының халык җырларын һәм композиторлар әсәрләрен башкарудагы архив язмалары саклана һәм киң тыңлаучыларга ачык рәвештә тәкъдим ителә[7].
Гаиләсе
Ире — Сабир Мөхәммәтҗанов, фирканең Казан шәһәр комитеты җаваплы хезмәткәре[1]. Абыйлы-энеле диңгезче Галимҗан һәм Сабир Мөхәммәтҗановлар апалы-сеңелле ике бертуган кыз Мәрзиягә һәм Разиягә өйләнгән.
Уллары — Рәүфәл, Татар академия дәүләт опера һәм балет театры директоры; Фирдүс[1].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег
<ref>; для сносокmillatне указан текст - ↑ 1 2 Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег
<ref>; для сносокvecherне указан текст - ↑ Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег
<ref>; для сносокsmgrfне указан текст - ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег
<ref>; для сносокshahriне указан текст - ↑ Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег
<ref>; для сносокtatarinformне указан текст - ↑ Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег
<ref>; для сносокrv2025не указан текст - ↑ Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег
<ref>; для сносокgosне указан текст
Әдәбият
- Эльмира Закирова. Аккош кебек ак пароход. «Сөембикә», 2019 ел, июль, 30–33нче битләр.
- Раил Сафиуллин. Разия Тимерханова. «Шәһри Казан», 2018 ел, 18 май.
- . — Казан: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999.