Татар Интернеты

Татар Интернеты яки Татнет — татар телендә булган веб-сайтлардан торган Интернет челтәренең бер өлеше. Сайтта башка телләр булса да, татар теле 51 % урын алса, ул татар Интернетына керә.

Татарлар турында, Татарстан турында һәм башка татарлар белән бәйле булган русча ясалган сайтлар татар Интернетына керәме? Моның турында төрле уйланулар бар — берәүләр Рунетка гына керә дип уйлыйлар, татар Интернеты  — татарча ясалган сайтларны гына туплый диләр. Башкалары татарлар турындагы бөтен сайтлар татар Интернетына керергә тиеш дип уйлыйлар.

Торышы

« [Е]ш кына татар телендәге кече медиа белән шөгыльләнүчеләр, аны булдыручылар — профессиональ журналистикадан читтә торган кешеләр. Алар — билгеле бер өлкәгә караган мәгълүматны татар телле аудиториягә җиткерергә омтылучы белгечләр. Икенчедән, тематика һәм проблематика ягыннан да төрлелек бар. Өченчедән, аудитория тел ягыннан чикләнгән: алар татар телен белгән яки өйрәнергә теләгән кулланучылар. [Татар телендә интернет-журналистика үссен] өчен түбәндәге шартларны үтәргә кирәк: сыйфатлы контент булдыру, кызыклы мәгълүматны яктырту, жанрлар төрлелеге булу, анимация, статистика, инфографика кебек алымнарны киң куллану, видео һәм аудио мөмкинлекләреннән файдалану.[1]
Гүзәлия Гыйниятуллина, КФУның Югары журналистика һәм медиакоммуникация институты студенты
»
« Интернетта эшләгән 277 дәүләт органнары порталыннан бүгенгә 102 генә татарча да алып барыла. Күп министрлык, идарә һәм башка дәүләт органнарының веб-сәхифәләрендә татартелле эчтәлек өчен җаваплы специалистны тоту өчен акчалары җитми. Татарча мәгълүмат булган сайтларда бу тел фәкать мәкаләләр һәм пресс-релизларны язу өчен кулланыла, башка бүлекләре рус телендә генә кала.[2][3]
Фәрит Зәйниев, Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының электрон мәдәният бүлеге җитәкчесе
»

Төзелеше

Logo Татнетны үстерү фонды.png
« Матбугат.ру ресурсына айга 26 000 кеше керә. Татнетның 47 % — укытучылар яки укучылар булдырган ресурслар. Ел саен барлыкка килүче яңа 80—130 сайтының яртысыннан артыгы 1—2 ай яши.[2][4]
Раиль Гатауллин, Татнетны үстерү фонды ның нигезләүчесе һәм башкаручы директоры
»

Бәйгеләр

Татнет йолдызлары

Татмедиа ширкәте үткәргән «Татнет йолдызлары»[5] интернет-проектлар конкурсы Татарстан Республикасының дәүләт телләрендә (татар һәм/яисә рус телендә) ясалган һәм Татарстан Республикасы һәм/яисә татар халкы турында мәгълүмат бирүче әһәмияткә ия Татарстан массакүләм мәгълүмат чараларының веб-сәхифәләрен үстерү максатыннан ел саен үткәрелеп килә.

Белем җәүһәрләре

Белем җәүһәрләре.png
Төп мәкалә: Белем җәүһәрләре

Искәрмәләр

  1. Закир Әмирхан. "Якын киләчәктә басма матбугат тулысынча Интернетка күчәчәк". Азатлык радиосы. Мөрәҗәгать итү датасы: 2017 елның 15 февраль.
  2. 1 2 Ильнур Ярхамов. На перевод сайтов на татарский язык у республиканских властей нет денег. Из 277 государственных порталов татароязычному населению доступны только треть. https://kazanfirst.ru/.+Мөрәҗәгать итү датасы: 2016 елның 5 декабрь.
  3.  [рус.]«Сегодня в Интернете действуют 277 порталов органов власти, из которых только 102 также ведутся на татарском языке. У многих министерств, ведомств и других органов власти не хватает денег на содержание специалиста, готового отвечать за татароязычный контент на сайте. Поэтому каждое министерство «как может, так и выкручивается». Он сообщает, что на тех сайтах, где есть татарское наполнение, использование языка сводится лишь к написанию статей и пресс-релизов. Остальные разделы остаются только на русском языке.»
  4.  [рус.] «Такой татароязычный ресурс как Matbugat.ru посещает около 26 000 посетителей в месяц. Если суммировать все сайты татнета, то доля в 47 % придётся на ресурсы, сделанные школьниками или учителями. Ежегодно создаются в татнете 80—130 сайтов, из которых более половины существует 1—2 месяца
  5. Бәйгенең рәсми сәхифәсе(үле сылтама)  [рус.]

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр