Шаркан

Шаркан (удм. Шаркан, рус. Шаркан) — Удмуртиядә урнашкан авыл, Шаркан районының административ үзәге.

География

Шаркан бер үк исемле елгасында, Воткинск шәһәреннән 30 километрга төньяграк урнаша.

Тарих

Беренче тапкыр Лонлез авылы буларак 1678 елда телгә алына.

1780 елданВятка губернасының Сарапул өязе составында.

1849 елда Шарканда чугун кою заводы нигезләнә. 1859 елдагы ревизия нәтиҗәләре буенча, авылда 57 йорт һәм 541 кеше яшәгән; авылда училище, зимства станциясе һәм тегермән бар булган.

1929 елданШаркан районы үзәге.

Халык

1959[2] 1970[3] 1979[4] 1989[5] 2002[6] 2010[7]
3 100 4 283 5 762 6 532 6 596 6 614

Милли состав: арлар — 72,3%, руслар — 24,6%, татарлар — 0,3%.[8]

Икътисад

  • ЯАҖ «Шаркан-трикотаж»
  • ЧҖҖ «Шарканский лен»
  • АООТ «Сельхозлес»
  • ЧҖҖ «РСУ-сервис»
  • ААҖ «Шарканское РТП»
  • ЧҖҖ «Идеал»

Кызыклы фактлар

2003 елдан Шарканда удмурт Кыш бабайның резиденциясе урнаша.