Әлфия Авзалова (китап)
Әлфия Авзалова (рус. Альфия Авзалова) ― Россия Федерациясенең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисты Әлфия Авзаловага багышланган китап.
Китап турында
Әлфия Авзаловага багышланган әлеге китапта татар һәм рус телләрендә язылган истәлекләр, әңгәмәләр, хатирәләр, мәкаләләр һәм фотосурәтләрдән гыйбарәт. 2007 елда басыла.
Авторы — Роберт Мөхлис улы Батуллин, рәссамы — Рушан Шәмсетдинов. Әдәби-нәфис басмага Әлфия Авзалова архивындагы фотолар һәм Рушан Шәмсетдинов фоторәсемнәре урнаштырыла[1].
Татарстан китап нәшриятында җыела, макеты ясала, «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексында басыла.
Эчтәлеге
Басма Татарстан Репсубликасының беренче президенты Минтимер Шәймиевның кереш сүзе белән башлана.
| Әлфия Авзалова — милли, рухи байлыгыбызның бөеклеген халыкчан аһәңе, ялкынлы, дәртле таланты белән чагылдыручы, киң катлау тамашачыларына бик юмарт җан азыгы өләшүче сәнгатькәр. Аның төрки халыклар арасында популярлыгы, аңа миллионлаган тамашачыларның мәхәббәте һөнәри осталыгы, репертуарының байлыгы, үзәкләргә үтә торган моңы, туган илебезгә, туган җиребезгә карата тирән горурлыгы белән аңлатыла дип беләм. Минтимер Шәймиев[1]
|
Керештә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мөхәммәт Мирзаның «Ак пароход көтеп алдым…» шигыре бирелә.
Китап ике бүлектән тора. Беренчесе — «Серле моң». Бу бүлектә язучы, Татарстан Республикасының Габдуллла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Рабит Батулланың җырчы белән әңгәмәләре, истәлекләре урын ала.
| Әлфия Авзалова - серле шәхес. Ул серләрне ачар өчен, ул яшәгән гомерне яшәргә, аның белән янәшә атларга кирәк. Җырчының моңы серле, таланты серле, ул серләрне Әлфия Авзалова үзе дә аңлый-аңлата алмас иде, мөгаен. Без дә аңлый алмыйбыз, ихтимал. Әмма аңларга тырышып багарбыз!
Шулай итеп, китапны ачабыз. автор[1]
|
Икенче бүлек «Очрашырбыз әле җыр аша» дип исемләнә. Әлеге бүлектә түбәндәге шәхесләрнең Әлфия Авзалова турында истәлекләре, хатирәләре, әңгәмәләре тасвирлана: шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әхмәт Рәшит; шагыйрь, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәниф Шәрипов; Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов, әдәби тәнкыйтьче Илдус Ахунҗанов; журналистлар, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Хәлим Гайнуллин, Рәйсә Юсупова, Ислам Галин, Габделбәр Ризванов; шагыйрь Мирһади Разов; Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Айрат Арсланов; шагыйрә, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Гөлшат Зәйнашева; журналист С. Галиев; халык авыз иҗатын өйрәнүче, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Флора Әхмәтова-Урманче; Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров; Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакиров; журналистлар Мирхәт Мәрданов, Анна Мусатова, Фәния Хуҗиәхмәтова, Нәсих Таҗиев, Резидә Даутова, Эльмира Сәлахова, Айслу Кадырова, Земфира Гыйльметдинова, Резидә Шәрәф һәм Рәйсә Яхина; баянчы, Татарстанның атказанган артисты Кирам Сатиев; шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Харрас Әюп; шагыйрьләр Ләйлә Дәүләтова, Рәмис Аймәт, Таңчулпан, Фәндидә Харрасова; язучы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Рөстәм Мингалим[1].
Китапның ахырында авторлар турында белешмә бирелә.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 Рабит Батулла
Әдәбият
- Рабит Батулла. Әлфия Авзалова: истәлекләр, әңгәмәләр, мәкаләләр, фоторәсемнәр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. — 214 б.