Әлфия Айдарская
Әлфия Газиз кызы Айдарская (ире фамилиясе буенча Грекулова, рус. Альфия Газизовна Айдарская; Казан) — балет биючесе, татар классик балетына нигез салучыларның берсе. Татарстан АССР атказанган артисты.
Тәрҗемәи хәле
1925 елның 25 маенда җырчы һәм композитор Сара Садыйкова белән актер һәм режиссер Газиз Айдарский гаиләсендә туа. Ун яшенә кадәр дәү әнисе Бибигайшә янында Бишбалтада яши. Әнисе белән кымызга барган җиреннән, Уфадан сайланган төркем эчендә (Фәйзи Гаскәров 300 баладан 12 баланы сайлап алып, Ленинградка юллый, уку азагына 5 бала кала), Ленинградка балерина һөнәренә өйрәнергә китә[1]. А. Ваганова исемендәге Ленинград дәүләт академия хореография училищесын тәмамлый (классик бию укытучылары - Наталия Александр кызы Камкова, Елена Ширипина)[2].
1941 елда Бөек Ватан сугышы башлангач, А. Ваганова исемендәге Ленинград дәүләт академия хореография училищесын эвакуациялиләр. Уфадан килгән төркемдә укыган Әлфия Айдарскаяны (укыган чорда Алла Садыкова) Уфадагы опера һәм балет театры карамагына кайтаралар һәм ул әлеге театрда эшли. Сара Садыйкова Уфага килеп, сугыш вакытына гына дип сөйләшеп, Әлфияне Казанга күчертүгә ирешә.
1941—1965 елларда (өзеклек белән) Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында балет биючесе. Казанда башта кордебалет артисты була, соңрак төп партияләрдә чыга башлый. Аерым алганда, Одилия-Одетта («Аккош күле»), Зарема («Бакчасарай фонтаны»), Хасинта («Лауренсия»), Флер-де-Лис һәм Гудула («Эсмеральда») партияләрен башкара. Татар классик репертуарыннан «Зөһрә», «Алтынчәч», «Башмагым»да һәм башкаларда бии[3].
1941-1942 елларда, Казан опера театрында штат кыскартуга эләгеп, Казанга Украинадан эвакуацияләнгән 543 нче санлы заводта хәрби товарны (пуля) үлчәүче булып эшли. 1943 елда Молотовка (1940—1957 елларда Пермь - Молотов) эвакуацияләнгән Ленинград дәүләт академия хореография училищесындә укуын тәмамларга бара (ССРБ халык артисты Юрий Григорович белән бер вакытта (Юрий аннан ике курс түбән) укый).
1947 елда Мәскәүдә РСФСР музыкаль театрларының иҗат яшьләре смотрында «Бакчасарай фонтаны» балетыннан өзектә катнаша (Нинель Юлтыева, Әдһәм Нарыков белән бергә), финалга үтә. ВЛКСМ ҮК Мактау грамотасына ия була.
1965 елдан Казан театр һәм музыка училищесында балаларга ритмика укыта башлый. Алабугада да эшли.
Сара Садыйкова
Әнисе күренекле татар композиторы Сара Садыйкова пропагандалаучы. Ел саен концертларын оештыра, сценарийлар яза, үзе алып бара һәм артистларны җыя. 1990—1995 елларда Мәскәүдә (1992 елда Әстерханда) искә алу концертларын, 1999 елда үз көче белән Газиз Айдарскийның туган авылында (Яшел Үзән районы Айдар авылы) һәм Казанда Актерлар йортында искә алу кичәсе үткәрә. Соңгы 10-15 елда бернинди ярдәмсез Сара Садыйкова, Газиз Айдарскийның юбилей кичәләрен Санкт-Петербург, Яр Чаллы, Мәскәү, Казан калаларында үткәреп килә. Сара Садыйкованың җырлары тупланган берничә китабын бастыруга әзерләгән («Идел суы ага торыр», «Сагыналар сине якын дуслар», «Ак калфак», «Ил кызы» һәм башкалар), әнисе турында үзе дә китап язган. Казанда Сара Садыйковага музей ачу, Иске бистәдә һәйкәлен урнаштыру, Сара Садыйкова исемендәге халыкара җыр фестивален оештыру мәсьәләләре буенча эшли.
Яшел Үзән районының Күгеш авылы мәктәбенә Газиз Айдарский исемен бирүдә[4], мәктәптә әтисенең мемориаль музеен, Апас районының Тутай авылында Сара Садыйкова музеен, Казанның Киров районы 4 нче татар гимназиясендә Сара Садыйкова музеен[5] оештыруда башлап йөри[6][7].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Татарстан АССР атказанган артисты;
- «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале (Татарстан Республикасы иминлеге өчен күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә зур өлеш кертүе өчен)[8];
- «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале;
- «Хезмәт отличиесе өчен» медале[9].
Гаиләсе
Әтисе — Газиз Айдарский (Газиз Исхак улы Вәлитов; 1898—1933), актер, режиссер, Беренче үрнәк татар театры артисты (1922—1924), Мәскәү үзәк татар эшче театры сәнгать җитәкчесе, баш режиссеры (1924—1933), Казан театр училищесы укытучысы (1930—1931). 1933 елның 30 октябрендә 34 яшендә Мәскәүдә туберкулез чиреннән вафат була. Кабере юк, чөнки җәсәде кремацияләнә, көл салынган савыт башта гаиләсендә саклана, соңрак Камал театры музеена тапшырыла, әмма юкка чыга[10].
Әнисе — Сара Гариф кызы Садыйкова (1906—1986), беренче һөнәри татар хатын-кыз композиторы, югары музыкаль белемле беренче профессиональ татар җырчысы, драма актрисасы. ТАССР халык артисты. РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе. Тукай премиясе лауреаты.
Ире — Владислав Иван улы Грекулов (?—1985)[11], Татар дәүләт симфоник оркестры музыканты (виолончельдә уйнаучы), ТАССР атказанган артисты.
- Улы — Ростислав Грекулов, музыкант. Суворов училищесын тәмамлаган.
- Оныгы — Оля Грекулова.
Кайбер китаплары
- Айдарская А. Г. Память сердца. К., 2002.
- Айдарская А. Г. Балет - любовь моя: Записки балерины.
- Айдарская А. Г. Сара Садыйкова. Ил кызы (җырлар). Дочь Родины (песни). К., 2009.
- Айдарская А. Г. Бибисара моңнары (җырлар). Мелодии души Бибисары (песни). К., 2017.
- Айдарская А. Г. Лавой звуков плотины прорвав.
Искәрмәләр
- ↑ Мөршидә Кыямова. Син моң иясе, рух җырчысы, әнкәй! Интертат, 19.09.2017
- ↑ Альфия Айдарская: «Я попала в балет по объявлению». dancerussia.ru [рус.]
- ↑ Филүсә Арслан. Милләтебезнең асыл кызы.
- ↑ Г. Айдарский исемендәге Күгеш мәктәбенең «Татарстан Республикасында электрон мәгариф» порталындагы сәхифәсе, archived from the original on 2021-09-24, retrieved 2019-10-28
- ↑ Музей Сары Садыковой.(үле сылтама) 4нче татар гимназиясенең «Татарстан Республикасында электрон мәгариф» порталындагы сәхифәсе
- ↑ Айсылу Кадырова. . Альфия Айдарская: «Я бросилась с ножом за Улановой». «Вечерняя Казань», 15.05.2015 [рус.]
- ↑ Михаил Бирин. Альфия Айдарская: «Станиславский предсказал маме большое будущее». Бизнес-Онлайн, 7.09.2019 [рус.]
- ↑ Признание заслуг. 2022 елның 10 июнь көнендә архивланган. Республика Татарстан, 06.05.2022
- ↑ Ильсур Метшин поздравил Альфию Айдарскую со 100-летним юбилеем (2025-06-04). 16 гыйнвар 2026 тикшерелде.
- ↑ Татар-информ сайтында
- ↑ Андрей Лебедев. Грекуловы, родственники Садыковых.(үле сылтама) «Республика Татарстан», 08.07.2005
Сылтамалар
- Әлфия Айдарская. kino-teatr.ru [рус.]
- Альфия Газизовна Айдарская, встреча с интересным человеком. rustik68.narod.ru, 30.11.2011 [рус.]
- Әлфия Айдарская. Сара Садыйкова сайты