Нептун (планета)
Непту́н (символы:
) — Кояш системасының Кояштан сигезенче планета. Зурлыгы буенча дүртенче урында тора, масса буенча — өченче урында. Нептунның массасы Җирнең 17,2 тапкыр зуррак, экватор диаметры — 3,9 тапкыр зуррак. Планета үзенең исеме римлылар мифларындагы Нептун исеменә карап алды. Планетаның билгесе —
.
Планетаны 1846 елның 23 сентябрьдә тәртипле күзәтүләр түгел, математик исәпләр сәбәпле ачтылар. Уран орбитасының үзенчәлекләре Кояш системасында тагын бер планета булуыны күрсәттеләр. Нептунны алдан әйткән урында табып ачтылар. Тиздән аның иярчене Тритонны ачтылар, башка бүгенгесе көнгә мәгълүм 12 иярчен исә тик XX гасырда ачтылар. 1989 елның 25 августта Нептун тирәсендә «Вояҗер-2» галәми аппараты очып үтте.
Составы буенча Нептун Уранга якын һәм бу ике планета зур Юпитер һәм Сатурн планеталарыннан аерып торалар. Астрономия белгечләре кайвакыт Уран һәм Нептунны аерым «зур бозлы планеталар» төркеменә чыгаралар. Нептунның атмосферасы, Юпитер һәм Сатурнның кебек, нигездә су тудыргыч һәм гелийдән гыйбарәт. Нептунның төше, Уранның кебек, нигездә су, аммиак, метан бозлары һәм тау токымнарыннан гыйбарәт. Нептун атмосферасында көчле җилләр дулыйлар.
- ↑ https://arxiv.org/ftp/arxiv/papers/1007/1007.4497.pdf — С. 5.
- ↑ http://solarviews.com/eng/neptune.htm
- ↑ 1 2 3 4 Berry A. A Short History of Astronomy [неопр.] — London: John Murray, 1898.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 https://nssdc.gsfc.nasa.gov/planetary/factsheet/neptunefact.html
- ↑ 1 2 3 4 5 Standish E. M. Keplerian elements for approximate positions of the major planets (ингл.) — 2015. — 3 p.
- ↑ 1 2 3 Archinal B. A., M. F. A’Hearn, Bowell E., Conrad A., Consolmagno G. J., Courtin R., Fukushima T., Hestroffer D., Hilton J. L., Krasinsky G. A. et al. Report of the IAU Working Group on Cartographic Coordinates and Rotational Elements: 2009 (ингл.) // Celestial Mechanics and Dynamical Astronomy — Springer Science+Business Media, 2010. — Vol. 109, Iss. 2. — P. 101—135. — ISSN 0923-2958; 1572-9478; 0008-8714 — doi:10.1007/S10569-010-9320-4
- ↑ NASA FACTS (ингл.) — NASA.
- ↑ http://www.webcitation.org/610c2BTlB