Белл Александр Грейам
Александр Грейам[комм. 1] Белл (ингл. Alexander Graham Bell; 3 март 1847, Эдинбург — 2 август 1922, Баддек[d], Яңа Шотландия) — Америка һәм Канада галиме, уйлап табучы һәм эшмәкәр, телефониягә нигез салучыларның берсе, «American Telephone and Telegraph Company» («AT&T») компаниясен нигезләүче, АКШ телекоммуникация тармагының алга таба үсешен билгеләүче.
Тормыш юлы
Гаиләсе
Александр Белл 1847 елның 3 мартында Шотландиянең Эдинбург шәһәрендә туа[7], логопедлар һәм сүз осталыгы укытучылары гаиләсеннән. Бабасы, Александр Белл, театрда актёр була, профессиональ рәвештә сөйләм мәсьәләләре белән шөгыльләнә башлый. 1836 елда «Тотлыгу һәм сөйләмнең башка кимчелекләре» («Stammering and Other Impediments of Speech») китабын бастыра[8]. Әтисе, Мелвилл Белл, 1849 елда «Сөйләм һәм матур сөйләм принципларын яңача шәрехләү» («A New Elucidation Of The Principles Of Speech And Elocution») хезмәтен яза. Китабында «төрле авазларны белдерүнең мөмкин булган барлык ысулларын чагылдыра алырлык фәнни алфавит» төзү мәҗбүриятен ассызыклый. 1860 елда «Ораторлык стандарты» («The Standard Elocutionist») хезмәтен бастырып чыгара. XIX гасыр ахырына Бөекбританиядә әлеге хезмәт 168 тапкыр бастырыла, АКШта аның 250 меңнән артык күчермәсе сатыла[9]. Мелвилл еллар буе кеше сөйләмендә кулланыла торган авазларны барлый, аларны җиткерү ысулларын тәфсилләп яза. Галимнең бу хезмәте 1867 елда басылган «Күренмәле сөйләм» («Visible Speech: The Science Of Siversal Alphabetics») китабында урын ала[10].
1843 елда Мелвилл Белл үзенең булачак хатыны Элайза Грэйс Саймондс (Eliza Grace Symonds) белән очраша. Ул — корабль хирургы кызы, картиналар яза. Начар ишеткәнлектән, махсус ишетү торбасын куллана. 1844 елның 19 июлендә алар өйләнешәләр[11]. Өч ир балалары туа: 1845 елда — Мелвилл Джеймс (Mellville James), 1847 елда — Александр Белл (Alexander Graham), 1848 елда Эдвард (Edward Charles) дөньяга килә.
Балачак һәм яшьлек еллары
Өч бертуган башта өйдә, 10 яшьтән шәхси мәктәптә (Maclaren’s Hamilton Place Academy) белем ала. 11 яшьләрендә әтиләре улларын Шотландиянең иң яхшы уку йортына — Эдинбург Корольлек югары мәктәбенә(Edinburgh’s Royal High School) җибәрә. Биредә антик телләр яхшы укытылганга, аны «Төньяк Афина» дип йөртәләр. Әмма Александр Белл уку йортында югары күрсәткечләргә ирешми. 1858, 1860 елларда Мелвилл Джеймс сәнгатьле уку буенча беренчелекне ала, 1862 елда француз теле өлкәсендәге уңышлары өчен бүләкләнә[12].
Музыкаль сәләте барлыгы ачыклангач, пианиночы Аугусто Бенуа Бертинига (Auguste Benoit Bertini) укырга бирәләр. Эдинбург мәктәбенең барлык укучылары кебек үк ул да крикет уйный, ләкин артык мавыгып китми.
Александр Белл һәрвакыт кызыксынучан һәм зирәк була, яшь чагында ук «Ир балалар фәннәр үсеше җәмгыятен» оештыра. Бу җәмгыятьтәге һәр укучы «профессор» дип йөртелә һәм алар фәнни докладлар белән чыгыш ясыйлар. Бервакыт җәмгыять әгъзалары дуңгыз түшкәсен ярып карарга булалар. Александр Белл кисем ясарга керешкәч, түшкәдән кинәт җәнлек ырылдавын хәтерләткән коточкыч тавышлар белән газлар чыга башлый. Нәтиҗәдә, «профессорлар» куркып качалар[10].
Мелвилл Джеймс Эдинбург югары мәктәбенең алты еллык курсын тәмамлый, Александр анда нибары 4 ел гына белем ала. Матур сөйләм укытучысы һөнәренә өйрәтү максаты белән әтисе аны 15 яшендә бабасы янына Лондонга җибәрә[13].
Бөекбританиядәге укытучылык карьерасы
Александр Белл әтисенә экспериментлар ясарга ярдәм итә, тиздән үзе дә матур сөйләм дәресләре бирә башлый. 1863 елда Шотландиянең төньяк яр буендагы кечкенә генә Элгин (Elgin) шәһәренә килә һәм «Вэстон Хауз» (Weston House) шәхси мәктәбенә эшкә урнаша. Анда ул музыка һәм матур сөйләм укыта, елына 10 фунт хезмәт хакы ала. 16 яшьлек Александр Беллның берничә укучысы үзеннән өлкәнрәк тә була[14].
1864 елда Эдинбург университетына укырга керә, аннан «Вэстон Хауз» мәктәбенә кайта. 1865 елда вафат булган бабаларының эшен дәвам итү өчен әтисе Лондонга күченә, улын да үзе белән барырга үгетли.
1866 елда Мелвилл улын Бэф (Bath) шәһәренең Сомерсетшир колледжына (Somersetshire College) укытучы итеп урнаштыра.
Ул яшәгән бүлмәдә еш кына электр батареялары, магнитлар һәм төрле химик реактивлар салынган савытлар тора. Тәрәзәсеннән кампус бинасына таба чыбыклар сузылган була, Александр үзенең дуслары белән Чарльз Уитстон телеграфы ярдәмендә аралашырга ярата. Ул 1866—1867 уку елы дәвамында Бэф шәһәрендә эшли. 1867 елның язында энесе Эдвард туберкулёз белән авырып вафат була.
Әтисенә фәнни һәм педагогик эшчәнлегендә ярдәм итү өчен, 1867 елның җәендә Лондонга күченә. Анда Оксфорд инглиз теле сүзлегенең (Oxford English Dictionary) булачак авторы Мистер Мюррей (Murray) белән таныша[15].
1868 елда Александр Белл Лондон университетына кабул итү имтиханнарын уңышлы тапшыра.
Шул ук елда начар ишетүче балаларга белем бирүче сурдопедагог булып эшли башлый. Мелвиллга Көньяк Кенсингтондагы ишетмәүче балалар шәхси мәктәбендә (South Kensington) «Күренмәле сөйләм» системасын кертү үтенече белән Сьюзан Халл (Susanna E. Hull) мөрәҗәгать итә. Мелвилл бу бурычны Александрга тапшыра[16].
1870 елда абыйсы Мелвилл туберкулёздан вафат була. Әтиләре Мелвилл Белл, соңгы улын югалтмас өчен, үзенең карьерасын калдырып Канадага күченә.
Америка Кушма Штатларындагы укытучылык карьерасы
1870 елның 21 июлендә Беллның гаиләсе корабка утырып Яңа Дөньяга (рус. Новый Свет) кузгала. Александр Белл бу хакта үзенең дусларына һәм туганнарына сөйләгәндә, «Канадага үлер өчен китәм», ди.
Гаилә Онтарио провинциясенең көньяк-көнбатышында урнашкан Брентфорд шәһәрендә туктала. Анда нәфис сөйләм укытучысы ихтыяҗы булмаганга, Мелвилл белән Александр шактый вакыт эшсез калалар. Александр үз өеннән берничә миль ераклыкта Могавк, Тускарора, Онейда, Онондага, Каюга һәм Сенека (Mohawk, Tuscarora, Oneida, Onondaga, Cayuga and Seneca) кабиләләре индеецларының биләмәләренә юлыга. Бу халык Александр Беллның сүз һәм авазлар запасын баета һәм киләсе тикшеренүләре өчен шактый материал тупларга ярдәм итә. Могавк кабиләсе юлбашчысы аны сугыш биюенә өйрәткәнлеге турында да хәбәр итә. Соңрак ул, тирә-юньдәгеләрне гаҗәпкә калдырып, әлеге хәрәкәтләрне триумфлары вакытында башкара торган була.
1871 елның мартында укыту эшен тәкъдим иткән Бостон ишетмәүчеләр мәктәбеннән җавап килгәнче, тирә-юньдәге барлык уку йортларына үтенечләр яза[17]. «Күренмәле сөйләм» системасы уңыш китерә, инде 1871 елның ноябрендә Бостон газеталары Александр Беллның сурдопедагогикадагы уңышлары турында мәкаләләр бастыра башлыйлар. 1872 елда аңа Бостон университетының ораторлык мәктәбендә «тавыш физиологиясе һәм матур сөйләм профессоры» (professor of Vocal Physiology and Elocution, Oratory School) дәрәҗәсе бирелә, бу университет дипломы да булмаган 26 яшьлек егет өчен югары казаныш була. Аның уңышларына Нортгемптон шәһәрендәге Кларк ишетмәүчеләр мәктәбе президенты (Clarke School for the Deaf, Northampton, Massachusetts) Гардинер әфәнде Хаббард (Gardiner Greene Hubbard) игътибар итә[18].
«Күренмәле сөйләм» системасы Массачусетс медицина җәмгыяте (Massachusetts Medical Society) утырышында уңыш казана. Белл 1874 елда мөстәкыйль рәвештә 60 делегат катнашындагы «Күренмәле сөйләм» укытучылары конвенциясен үткәрә.
Гардинер Хаббардның кызы Мэйбел Хаббард (Mabel Gardiner Hubbard) иң яхшы укытучыларда белем ала һәм хәтта 2 ел Европада яши, анда аның белән Иске Дөньяның (рус. Старый Свет) мөгаллимнәре шөгыльләнә. Ул үзенең ишетмәгәнлеген күрсәтмәскә һәм берничә телдә аралашырга өйрәнә (күрү сәләте сакланган). Шулай да кызның сөйләмен камилләштерү таләп ителә. Гардинер Хаббард Александр Беллга дәресләр бирүен сорап мөрәҗәгать итә. Мэйбелга бу вакытта 15 яшь була, көндәлегендәге язмаларда беренче очрашуда укытучысының аңа бөтенләй ошамаганлыгын хәбәр итә.
Мультиплекслы телеграф эшләп чыгару
Хаббард 1860 еллардагы Конгресста АКШ телеграф хезмәтен гадиләштерә һәм арзанайта алырлык корпорация проектын кертергә омтыла. Ул «Вестерн Юнион» (Western Union) телеграф компаниясе монополиясенең телеграфия прогрессын тоткарлавы һәм аның телеграммаларының 1868 елда телеграф челтәрен дәүләт карамагына күчергән Бөекбритания бәяләренә караганда кыйммәткәрәк төшүен хәбәр итә. Белл фикеренчә, АКШ хөкүмәте почта трактлары янында телеграф линияләрен төзеп, «Вестерн Юнион» оешмасына караганда ике тапкырга арзанракка телеграммалар җибәрергә сәләтле «Америка почта телеграф компаниясен» (United States Postal Telegraph Company) оештырырга тиеш була. Яңа технологияләр процессны арзанайту мөмкинлеген бирәчәге һәм бу компаниядә Гардинер Хаббард кебек энергияле кешенең җитәкчелек итү мәҗбүрилеге турында да белдерә[19].
«Вестерн Юнион» оешмасы президенты Уильям Ортон (William Orton) бу проектны дәүләтнең, шәхси эшмәкәрлек иреген бозып, икътисади хәлгә тупас рәвештә катышуы, дип бәяли. Гардинер мәсьәләне хәл итүнең башка юлларын эзли. Ул уртак чыбык буенча бер үк вакытта берничә хәбәрне җибәрү мөмкинлегенә ия мультиплекслы телеграф өлкәсендә барган фәнни эшләр турында ишетә. Гардинер Хаббард, мондый җайланма булган очракта, компаниягә инвесторлар җәлеп итү мөмкинлеген күрә.
Бервакыт аларга кызларының укытучысы Александр Белл чәйгә керә. Ул, пианино уйнап, кунакларның күңелен күрә һәм уен рәвешендә акустик резонанс мөмкинлекләрен күрсәтә: пианино корпусы эченә төрле ноталарны кабатлый һәм җавап буларак кыллар яңгыравы барлыкка килә. Бу күренеш «История Александра Белла» фильмында да урын ала (The Story of Alexander Graham Bell (1939)).
Гардинер Хаббардта бу рәвешле телеграф хәбәрләрен тапшыруга бәйле сорау туа. Александр Белл, төрле ноталарны бер һава киңлегендә яңгырату мөмкин булган кебек, хәбәрләрне дә уртак чыбык аша тапшырып була, дип җавап кайтара. Бу көннән Александр Белл мультиплекслы телеграф эшләп чыгару эшенә ныклап керешә.
Бу ярышта Александр «Вестерн Юнион» компаниясеннән шактый калыша. 1872 елда әлеге компания Джозеф Стернсның (Joseph Stearns) дуплекслы телеграфына хокукларны сатып ала; бу телеграф бер чыбык аша бер үк вакытта капма-каршы хәбәрләр җибәрә ала. 1874 елда исә «Вестерн Юнион» Томас Эдисонның (Thomas Edison) квадруплекслы телеграфын сатып ала, ә ул бу күрсәткечне икеләтә арттыра.
Еш кына Александр Белл Бостондагы Чарльз Вильямс (Charles Williams) остаханәсенә үз тәҗрибәләре өчен инструментлар һәм материаллар кайтарта. Телеграфны көйләве шактый катлаулы була, төрле детальләре ватыла, шул ук вакытта заказлар да күп килә. Кагыйдә буенча клиент заказны хезмәткәргә калдыра, ул исә аларны осталарга тапшыра торган була.
Бервакыт остаханә хезмәткәре Томас Ватсон (Thomas Watson) остаханәгә ниндидер кешенең ашыгып кереп үзенә таба атлавын күреп ала. Ул өстәлгә телеграф аппаратурасын куя һәм берьюлы алты хәбәр тапшыру өчен исәпләнгән аппаратны ничек ясарга кирәклеген аңлата башлый. Нәтиҗәдә Томас Ватсон Александр Белл оешмасында, предприятиеләр компаньоны буларак, тулы ставкада эшли башлый[20].
Александр Белл мультиплекслы телеграф эшләргә тели, ләкин тәҗрибәләре уңышсыз була һәм яңа аппарат беркемдә дә кызыксыну тудырмый. 1874 елның гыйнварында ул Британиянең телеграфлар суперинтендантына үз эшләнмәсенә бәя бирүне сорап хат юллый. Җавапта Корольлек почта идарәчелеге яңа җайланманы файдалану хокукын үзендә калдыруы һәм аның төзелеше серен сакларга вәгъдә бирмәве, уңышка ирешкән очракта, «бүләкләү мәсьәләсе Корольлек ведомствосы карары нигезендә хәл ителәчәген» белдерә.
1875 елның кышында Александр Белл үз телеграф җайланмасын патентлау өчен Вашингтонга килә. 1875 елның 6 апрелендә үзенә, Хаббардка һәм Сандерска рәсмиләштерелган 161739 номерлы Америка патентын алуга ирешә, ләкин ул бернинди файда китерми[21] .
Телефон аппаратын уйлап табу
Бу сәфәрендә ул бөек физик Джозеф Генри белән очраша. Әңгәмә вакытында Александр Белл электр ярдәмендә тавыш тапшыру өлкәсендәге идеяләре белән уртаклаша, тәҗрибә ясап күрсәтә. Генри әфәнде аңа әлеге өлкәдәге фәнни эшләр һәм алман милләтеннән булган Филипп Рейс телефон аппараты турында сөйли. Джозеф Генри бу ачышларны Смитсон институты матбугатында бастыру ихтыяҗы булу-булмавы, шулай ук Александрның үз тәҗрибәләрен ахырга кадәр җиткерә алу мөмкинлеге турында сораша. Александр Белл электромагнетизм өлкәсендә белемнәре булмавы турында әйтә һәм үзенең уңай нәтиҗәгә ирешәчәгенә шикләнүен белдерә.
Генри бу юнәлештә уңышсызлыкка юлыккан була. Кайчандыр Майкл Фарадей, физика буенча үз хезмәтләрен аннан алда бастырып, Джозеф Генри күрсәтә алган ачышлары белән дан казана. Икенчесендә ул сигналны электр ярдәмендә тапшыру турындагы фәнни тикшеренүләрен бастыра, ләкин җайланманы камилләштерү юнәлешендә эшләми һәм нәтиҗәдә телеграф китергән бөтен табыш һәм дан Сэмюэл Морзега кала. Генри әфәнде Александр Беллга үз хезмәтен бастырмаска, отышлы итеп сатарга мөмкин булган камил аппарат эшләп чыгарганчы тырышырга киңәш итә. Белл бу сүзләрнең үзен бик нык илһамландыруы турында әйтә[22].
Александр Бостонга кайткач, үзенең компаньоны белән чыбыклар буенча тавыш тапшыра торган җайланма уйлап табу идеясе белән уртаклаша. Ләкин аның төп иганәчеләре Гардинер Хаббард һәм Томас Сандерс аның бу ниятен хупламыйлар. Башка проектлар белән шөгыльләнә башлаганчы мультиплекслы телеграф юнәлешендәге эшен тәмамлавын таләп итәләр.
Ләкин 1875 елның 2 июнендә аның тәҗрибәләре, ниһаять, уңыш китерә. Александр белән Томас телеграф аппаратларын көйләгәндә, алар контактларны тоташтыра, һәм Александр үзенең приёмнигында көчсез генә кайтаваз ишетә. Бу тавышны ишетүгә, ул шунда ук Ватсон янына ашыга. Ул вакытта Ватсон телеграф ачкычын көйләгән була, һәм аның бу хәрәкәтләре приёмникта кайтаваз булып чагыла. Мондый хәлләр элек тә булгалый, ләкин аларга беркем дә әһәмият бирми. Ә Александр Белл бу күренештә тавышны чыбыклар аша тапшырырга мөмкин булуы турындагы фаразларының раслануын күрә. Шуннан соң алар көне буе тавыш тапшыру буенча тәҗрибәләр үткәрә[20].
Шул ук көнне Александр Белл телефон аппаратының караламасын сыза, 1875 елның 3 июнендә Ватсон аның моделен ясый. Телефон үзенең формасы белән дар агачын хәтерләтә һәм элемтә тарихчылары хәтерендә дә шундый булып уелып кала[23]. Бу юлы алар төрле бүлмәләрдән сөйләшеп карыйлар, әмма тавыш алдагы көндәгедән начаррак ишетелә. Ватсон үзе бу җиһазны уңышсыз дип бәяләсә дә, тәҗрибәләр алга таба да дәвам итә.
Аппарат Хаббардта кызыксыну тудырмый, шуңа Белл аңа булган хокукларның бер өлешен 500 долларга Канада күршесе Джордж Браунга (George Brown) тапшырырга уйлый. Килешү буенча, ул Лондонга баргач Британия патент бюросына гариза бирергә тиеш була[10].
Көз дәвамында Александр Брауннан хәбәр көтә. Гардинер Хаббард исә нәтиҗәләр таләп итә, шул ук вакытта аның көндәшләре дә тавыш тапшыру җайланмасы өстендә эшли һәм уңышка ирешү алдында тора. Нидер эшләргә кирәк була, ләкин Александр Беллны мистер Браун белән төзелгән килешүе чикли. Шул чакта мистер Хаббард эшне үз кулына алырга карар кыла.
1876 елның 14 февралендә Хаббард хезмәттәшләренең берсе, «Бэйли һәм Поллок» (Bailey &Pollok) адвокат конторасы вәкиле Энтони Поллок (Anthony Pollok) Александр Белл исеменнән «Телеграфия җайланмалары» патентына гариза яза. Шул ук көнне Вашингтондагы патентлар бюросына Уильям Болдвин (William D. Baldwin) килә һәм Элиш Грей исеменнән сыекчалы тапшыргыч патентына гариза калдыра[24]. Бу сызымнар икесе дә бер-берсенә бик охшаш булганлыктан, патентның Александр Беллга бирелүе шик астына куела.
Ике гаризаны да Зенас Фиск Уилбер кабул итә (Zenas Fisk Wilber). 19 февральдә ул Поллок әфәндегә Белл гаризасындагы эшләнмә Грей конструкциясенең күчермәсе булып торганлыгы турында яза. Шуннан соң Поллок белән Бэйли аның җитәкчесе Эллис әфәнде Спеарга мөрәҗәгать итәргә карар кылалар (Acting Comissioner of Patents, Ellis Spear). 24 февральдә җавап итеп шул көн эчендә кабул ителгән мөрәҗәгатьләрнең вакытын тикшерүләре һәм Беллның гаризасы берничә сәгатькә иртәрәк тапшырылганлыгын ачыклаулары турында язалар. Спеар әфәнде Фиск Уилберның карарын кире бора, 25 февральдә ике якка да каршылыкның тәмамлануы турында хәбәр җиткерелә[25].
Ләкин 1886 елда Фиск Уилбер үзенең эчкечелектән бәйле булуы, кайчандыр Бэйли әфәнде белән бер полкта хезмәт итүе һәм даими рәвештә аңардан бурычка акча алуы турында белдерә. Ул шулай ук Александр Беллдан да акча алуы һәм танышу өчен аңа Грейның гаризасын бирүе турында сөйли[26]. Шул ук елда аны Денверга суд тыңлауларына китерәләр һәм әлеге шәһәрнең булачак мэры Марион Ван Хорн (Marion DeKalb Van Horn) кунакханәсенә урнаштыралар. Кунаклар бу вакыт эчендә аның бик исерек хәлдә очравын һәм үзен биредә тоткын итеп асраулары турында сөйләвен хәбәр итәләр. Марион Ван Хорн аның бөтен чыгымнарын түли. Берникадәр вакыттан соң Фиск Уилбер сәер шартларда вафат була. 1895 елда Марион Ван Хорн үз кунакханәсенең өченче катыннан егылып төшеп үлә. Бу һәм башка вакыйгалар телефон уйлап табу беренчелеге белән бәйле бәхәсләргә барып тоташа.
1876 елның 7 мартында Александр Беллга тарихта иң кыйммәтле таныклык буларак билгеле 174465 номерлы патент рәсмиләштерелә[27][28][29].
1876 елның 10 мартында Александр Белл һәм Томас Ватсон сыекчалы тапшыргыч белән бәйле тәҗрибәләр үткәрәләр. Сөйләүләр буенча, уйлап табучылар төрле бүлмәләргә таралышыр алдыннан, Александр Белл батарея кислотасын ялгыш чалбарына агыза һәм «Ватсон, килегез әле, Сезнең ярдәм кирәк!», дип кычкыра. Икенчесе, башка бүлмәдә булганлыктан, аның чакыруын ишетми, ләкин тәүге тапкыр сүзләр аппарат аша яңгырый. Ул шунда ук Белл бүлмәсенә йөгереп керә дә аның һәр сүзен җайланма аша ишетүе турында әйтә. Александр башта булган хәлне аңламый һәм үзенең пешкәнлеге турында әйтми, ләкин тәҗрибәнең уңай нәтиҗәсе турында белгәч, имгәнүе турында бөтенләй оныта. Алар көне буе, төн дәвамында тавышны тапшыру һәм кабул итү аппараты аша сөйләшәләр. Ике арада төрле сүзләр, шул исәптән «Ходаем, королеваны сакла!» җөмләсе дә яңгырый[20]. Халык арасында ни өчен алар телефоннан беренче сөйләшүләрен патентка гариза тапшырганнан соң бер ай узгач кына уздырганнар дигән сорау туа, вакыт узу белән аңлаешсыз калган мәсьәләләр дә арта гына бара.
Телефонны сатуга чыгару һәм җайланманы камилләштерү
1876 елның 10 маенда Белл Америка Сәнгать һәм фәннәр академиясе каршында телефонын тәкъдим итә (American Academy of Arts and Sciences). Чара уңышлы уза. 1876 елның 25 маенда ул үз эшләнмәсен Массачусетс технология институтына (Massachusetts Institute of Technology) күрсәтә. Гардинер Хаббард Александрны АКШ бәйсезлегенең йөз еллыгына багышланган Филадельфия сәнәгать күргәзмәсендә катнашырга чакыра, Белл анда барудан баш тарта. Шуннан соң Мэйбел, экипаж яллап, аны вокзалга озата, Филадельфиягә бару өчен билет биреп төшереп калдыра.
1876 елның 25 июнендә Белл электротехника комиссиясен машина төзелеше залында үз стенды янәшәсендә каршы алырга әзерләнә. Комиссия үз эшен Александр Белл стендына кадәр үк төгәлләячәге турында билгеле була. Шунда залга Бразилия императоры Педро II килеп керә һәм кайчандыр укытучы булып эшләгән Александрны күреп ала. Белл аңа телефонның эш принцибын аңлата башлагач, ул гаҗәпләнеп «Бу мөмкин түгел!» дип кабатлый. Император Англиянең бөек физигы Лорд Кельвин (William Thomson) игътибарын җәлеп итә, һәм тиздән барлык комиссия әгъзалары Белл стенды янына җыелыша. Александр Педрога кабул итү аппаратын тоттыра. Император аннан килгән тавышны ишеткәч, бик нык гаҗәпләнә. Шуннан соң бөтен комиссия сәгать буе Беллның эшләнмәсен сыный, аның мөмкинлекләрен һәм серен эзли. Комиссия карары нигезендә Александр Белл күргәзмәнең алтын медаленә лаек була.
1876 елның ноябрендә телефон аша бер-берсеннән якынча 15 миль (25 чакрым тирәсе) ераклыкта урнашкан Бостон белән Сейлем шәһәрләреннән сөйләшүгә ирешәләр. 1876 елның 3 декабрендә Көнчыгыш тимер юлы (Eastern Railroad) телефоннарны ерак дистанциядә сынау өчен үз телеграф чыбыкларын тәкъдим итә. Ул көнне бер-берсеннән якынча 140 миль (225 чакрым тирсе) ераклыктагы Бостон һәм Төньяк Конвей (North Conway) шәһәрләре арасында телефон аша хәбәрләшү уза. Сыйфаты бик үк яхшы булмаса да, элемтә урнаштыруга һәм сигналлар алышуга ирешәләр[20].
Эшләнмә популярлык казана. Александр Белл төрле шәһәрләрдә телефонын күрсәтеп ачык лекцияләр үткәрә. Җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү өчен телеграф линиясен ярты сәгатькә арендага ала һәм Бостоннан Нью-Йоркка «Yankee Doodle» җырын тапшыра. Нью-Хейвенда (New Haven) сөйләм чыбык аркылы түгел, Йель университетының кулга-кул тотынышкан 16 профессоры аша җиткерелә[30]. 1877 елның мартында Провиденста (Providence) 2000 нән артык кеше аның лекциясенә керә. Ул чорда тыңлаучылар бер билет өчен кайвакыт ике доллар түли һәм Александр үз заманы өчен саллы керем ала башлый.
186787 номерлы патент
1876 елда Филадельфиядә узган сәнәгать күргәзмәсендә Белл уйлап тапкан телефон уңыш яулый, шулай ук биредә Эмос Эмерсон Долбеар (Amos Emerson Dolbear) Лиссажу камертоннарын, опейдоскопын һәм электр гироскобын демонстрацияли. Чарадан соң күргәзмәнең мәгариф бүлеге хезмәткәре Персиваль Ричардс (Percival D. Richards) Эмерсонга бизнес өчен идеяләр сорап мөрәҗәгать итә. Ул, телефон патентланган булгач, тырышудан мәгънә юк, дип җавап кайтара. Шуннан соң Персиваль Эмерсонны Белл тәҗрибәләрендә катнашырга чакыра. 1876 елның августында Филипп Рейс эшләнмәләре белән дә, Александр Белл җайланмасы белән дә таныш булмаган профессор Долбеар, даими магнитларны файдаланып, тавышны ераклык аша җиткерү өлкәсендә сынаулар үткәрә. Беллның 1876 елгы сыекчалы тапшыргычы, тавышны кыска аралыкта да сизелер-сизелмәс кенә тапшырганлыктан, бары тик юаныч өчен генә хезмәт итәргә сәләтле була.
Эмерсон, Белл җайланмасын сынау өчен Гарвард обсерваториясенә килгәч, мембрана вибрациясен көчәйтү өчен электромагнитлар өстәргә кирәклеге турында аңлата. Профессор Долбеар көндәлегендә язганча, моңа кадәр Белл аппаратында 15 Грове элементыннан торган батареяләр тора. Александр Белл аларны берсе артыннан икенчесен ала башлый — җайланма эшләвен дәвам итә, эшләнмәнең бер элемент белән дә үз функциясен үтәгәне ачыклана[31].
1877 елның 15 гыйнварында Александр Белл вәкиле батареясез дә эшләгән яңа телефон патентына гариза тапшыра. 1877 елның 30 гыйнварында эшләнмәгә 186787 номерлы Америка патенты бирелә[32]. Эмерсон үз җайланмасының патентланган булуыннан хәбәрдар булмый, шул нисбәтле ризасызлык белдерә һәм аңлатмалар таләп итә. Бу вакыйгадан соң ул телефонны уйлап табуда Беллның алдынгылыгын кире кагарга омтылган төп оппонентларның берсе була.
Телефон компаниясен оештыру
1877 елның апрелендә Чарльз Вильямс йортыннан аның остаханәсенә кадәр дәвам иткән 5 чакрым озынлыктагы телефон линиясе сузыла. 1877 елның маенда Эдвин Холмсның улы, «сак сигнализациясе атасы», Вильямсның телефоннан сөйләшкәнен күрә. Эдвин Томас Холмска телефон коммутаторы булдыру идеясе килә һәм ул Гардинер Хаббард белән бу турыда фикер алыша. Холмсның Бостондагы офисында чыбыклары клиентларның йортларындагы сак җайланмаларына тоташкан сигнализация пульты урнашкан була. Ул аларның һәрберсенә телефоннар урнаштырырга һәм үз офисында үзара тоташтырырга тәкъдим итә. Хаббард бу фикерне хуплый һәм планлаштырылган тәҗрибә үткәрелә. Холмсның күп клиентлары яңалыкны югары бәяли һәм шәхси офисларында да мондый җайланманы булдыру теләге барлыгын белдерә, Хаббард исә телефон аппаратларын арендага бирә башлый. Холмс офисында абонентларны үзара тоташтыра торган күчереп ялгагычлар куела. 1877 елның августында Белл компаниясе 778 телефон урнаштыра һәм аларның 700 дән артыгы Холмс офисы аша тоташтырыла[33].
1877 елның маенда телефон аппаратларында уңайлы кабул иткеч барлыкка килә, аны «Белл трубкасы» яки «майлы пичәт» дип атый башлыйлар. Бу җайланманы Александр белән Пенсильвания университетын тәмамлаган (Piversity of Pennsylvania), Бостонда янгын сигнализациясе системасын урнаштырган Уильям Ченнинг (William Channing) булдыра. Бу университетта Ченнингны телефон трубкасын эшләп чыгарган тәүге һәм бердәнбер уйлап табучы дип саныйлар, әлеге мәгълүмат университетны тәмамлаучылар турындагы чыганакта да теркәлә. Тыңлаучылар алдында лекцияләрнең уңышлы узуы һәм телефон элемтәсен урнаштыруга заказларның күп булуы 1877 елның 9 июлендә соңрак «Америка телефон һәм телеграф компаниясе» (American Telephone and Telegraph Company (AT&T)) дип аталган корпорация буларак үсәчәк Беллның шәхси телефон оешмасы (Bell Telephone Company of Massachusetts (BTC)) барлыкка килүгә нигез була.
Компаниянең 5000 акциясе түбәндәгечә бүленә:
- Александр Белл — 10 акция;
- Мэйбел Белл — 1497 акция;
- Гардинер Хаббард — 1387 акция;
- Гардинер Хаббардның хатыны Гертруда Хаббард — 100 акция;
- Томас Сандерс — 1497 акция (эшкә 110 мең доллар инвестицияли);
- Томас Ватсон — 499 акция;
- Гардинер Хаббардның бертуганында (C. E. Hubbard) — 10 акция[34].
Александр Белл белән Мэйбел Хаббардның туе
1875 елның җәендә Мэйбел Хаббард берничә айга Нэнтакетка (Nantucket) китә, Александр бу аерылышуны үзе өчен зур сынау итеп кабул итә. Шул ук елның 24 июнендә Мэйбелның әнисе Гертруда Хаббардка хат юллый, анда ул Мэйбелга булган хисләре турында яза. 1877 елның 11 июлендә Александр Белл Мэйбел Хаббардка өйләнә.
Туйга ике көн кала Белл шәхси компаниясе оеша, 5000 акциянең 1500-е Александр Беллга бирелә. Ул акцияләрен туй бүләге буларак Мэйбелга тапшыра[10].
Александр Белл Европада
1877 елның җәендә Александр хатыны белән туй сәяхәтенә чыга. Ул, ял өчен генә түгел, инвесторлар табу һәм чит ил базарында ныгып калу максаты белән Европага бара.
Телефон Англия королевасы Викториягә дә күрсәтелә һәм югары бәя ала. Әмма Белл Европада көндәшлек һәм каршылыклар белән очраша.
Германиядә Империя почта идарәсе статс-секретаре Генрих фон Стефан (Heinrich von Stephan) аның эшләнмәсе турында белеп ала һәм алман компанияләренә җирле телефоннарны җитештерергә боера. 1877 елның ноябрендә үк «Сименс һәм Гальске» (Siemens & Halske) компаниясе көненә 200 әр телефон аппараты җитештерә башлый, Микс һәм Дженест (Mix & Genest) та аннан калышмый. Таркалган алман җирләре күптән түгел генә берләшкәнлектән, Герман империясендә патент бюросы (Patentgesetz) 1877 елның маенда гына барлыкка килә. Александр Белл һәм аның хезмәткәрләре җавап бирергә дә өлгерми, Вернер Сименс телефонга булган хокукларны шунда ук үзенә беркетә. Беллның барлык хатларына ул «Сез эшләнмәне Германиядә патентламагансыз икән, җитештерүне мин дәвам итәчәкмен», дип җавап бирә[35].
Франциядә Томас Эдисонның шәхси вәкилләре барлыкка килә, алар аның телефон конструкциясен алга этәрәләр. Белл сәфәрдә булганда телефонны демонстрацияләүне һәм лекцияләр укуны репортёр Фред Гауэр (Fred Gower) башкара. Хаббард аңа бөтен Яңа Англия буенча телефон урнаштыру шартнамәсен тапшыра, ләкин ул нәтиҗәләрдән канәгать булмый, шул сәбәпле лекция укучы вазифасында гына калдырыла. Аннары Беллга инвесторлар эзләүдә ярдәм күрсәтү максаты белән Европага китә. Александр үзенең Англия патентлары белән берни эшли алмаган дәвердә ул Англиядә инвесторлар таба, конструкцияне бераз тулыландыра һәм бернинди түләүләрсез эшләнмәләрен Александр Беллга һәм Хаббардка сата башлый. Гауэр шактый байлык туплый, җырчы Лиллиан Нордикага (Lillian Nordica) өйләнә. Гауэр һава шарында Лондонга сәяхәткә чыга. Моннан соң аны башка беркем дә күрми[20].
АКШка кайту һәм суд процесслары
Телефон челтәре үсә, әмма Гардинер Хаббард телефоннарын сатырга ашыкмый. Монополияне саклап калу максатыннан һәм телефон конструкциясен беркем дә күчереп ясый алмасын өчен җайланмаларны телефон челтәренә арендага гына бирә. Халык телефониянең уңайлылыгын аңлаганнан соң, шәхси челтәрен урнаштырырга һәм үз аппаратын эшләп чыгарырга теләүчеләр арта. 174465 номерлы патент шартлары нигезендә, Александр Белл һәм аның компаньоннары 1876—1893 елларда, ягъни 17 ел дәвамында телефоннар җитештерү хокукына ия бердәнбер оешма була. Әмма бу вакыт эчендә АКШта гына да элемтә хезмәтләрен тәкъдим итүче һәм аппаратлар сатучы 1500 дән артык компания барлыкка килә. Патент вакыты чыкканнан соң 10 ел узгач, тагын 6000 нән артык шундый оешма үз эшчәнлеген башлый. Оппонентларын җиңү өчен Гардинер Хаббардка үзенең барлык юридик тәҗрибәсен кулланырга һәм суд системасындагы барлык танышлыкларын файдаланырга туры килә[36].
АКШтагы «Вестерн Юнион» компаниясе үз телефоннарын җитештерүгә һәм абонентларны элемтә челтәренә тоташтыру эшенә алына. Александрга суд утырышларында шәхсән катнашуы кирәклеге турында телеграммалар килә. Ул Мэйбелга телефон эшмәкәрлегеннән арыганлыгы һәм укытуын дәвам итәргә теләве турында белдерә. Әмма Мэйбел аны АКШка китәргә күндерә. 1878 елның ноябрендә корабль трампыннан аны Томас Ватсон үзе каршы ала[37].
Телефон компаниясе кыенлыклар алдында кала. Эшчеләренә айлар буе хезмәт хакы түләнми, тәэмин итүчеләр компания белән эшләүдән баш тарта. Әлеге финанс белән бәйле кыенлыклар фонында Хаббардның «Вестерн Юнион» компаниясенә оешманы һәм Беллның барлык патентларын 100 мең долларга сатып җибәрергә теләгәнлеге, ләкин тәкъдимнең кире кагылганлыгы турында сүзләр ишетелә[38].
Беллның телефон компаниясе "Вестерн Юнион"га, үз өстенлекләрен бозуда гаепләп, каршы дәгъва белдерә. Александрның төп аргументы булып Грейның 1877 елның мартында көндәшен казанышы белән котлаган һәм эшләп чыгаручы хокукына дәгъва белдермәве турында язган хаты тора. Инде 1879 елның сентябрендә үк «Вестерн Юнион» юристлары Белл компаниясенә мәсьәләне судка кадәр хәл итү турындагы тәкъдимнәр белән чыга. Каршы як компаниясе Белл оешмасына юл куярга ризалаша.
1879 елның 10 ноябрендә түбәндәге шартнамә төзелә:
- Александр Белл телефон җайланмасын уйлап табучы дип таныла;
- «Western Union» үз телефон челтәрен (17 шәһәрдәге 55 мең абоненты белән бергә) Белл (NBTC) компаниясенә тапшыра, ул исә патент гамәлдә булган 17 ел дәвамында кеременең 20 %ын кайтарып барырга мәҗбүр була;
- NBTC башка беркайчан телеграф челтәрләре төземәскә вәгъдә итә[39].
Александр Белл, керемле бизнесы булганлыктан, телеграф челтәрләрен төзү турында уйламый. 1879 елның мартында аның акцияләре 65 долларга сатыла, сентябрьдә бәясе 337 долларга, октябрьдә инде 525 долларга җитә, «Вестерн Юнион» белән килешү турындагы хәбәрдән соң ул 1000 долларга кадәр күтәрелә.
Суд утырышлары дәвам итә, яңа дәгъвачылар барлыкка килә. Александр Белл компаньоннары якынча 600 суд процессын уздыра. 1887 елның 24 гыйнварында АКШ Югары судында эш башлана, анда Беллга каршы Эймос Эмерсон Долбеар (Amos Emerson Dolbear), Дэниел Дробоның телефон һәм телеграф компаниясе (Drawbaugh Telephone and Telegraph Company), Молекуляр (Molecular TelCo), Клэй Коммершл (Clay Commercial TelCo) һәм Oерлэнд (Overland Telco) оешмалары чыгыш ясый.
1888 елның 19 мартында түбәндәге карар чыгарыла: «Төнге күккә караган һәркем Нептун планетасын күрә алыр иде, ләкин Леверье Урбен Жан Жозеф хисаплары һәм Адамс Джон Куч күзәтүләре генә аның барлыгын исбатлауга һәм Кояш системасындагы позициясен күрсәтүгә ирешә. Белл белән дә шундый ук хәл… Ул телефонны конструкцияли, аның асылын фәнни яктан нигезли һәм патент ала…». Дүрт югары судья аның яклы була, өчесе каршы чыга. Эш барышында судьяларның берсе вафат була. Бу карарны язган Югары суд рәисе Уэйт Моррисон Ремик авыруы сәбәпле текстны үзе укый алмый, моны башкаруны хезмәттәшенә ышанып тапшыра. Судья Уэйт хөкем карары игълан ителгәннән соң дүрт көн узгач вафат була. Шулай итеп, бер генә тавышка өстенлек белән Белл җиңеп чыга[40].
Фотофон җайланмасын уйлап табу
1879 елда Александр Британия энциклопедиясен сатып ала, телефон җайланмасын уйлап табуда гына туктап калырга теләмәгәнлектән, идеяләр эзләп, аны башыннан ахырына кадәр укый. 1870 елларда Англиядә селенның уникаль үзлекләре турында өйрәнәләр. 1878 елда Корольлек Фәннәр академиясе каршындагы докладында ул «Әгәр селенны телефон батареясына урнаштырып аңа кояш нурын юнәлтсәгез, күләгәне ишеткән кебек үк аны да тоемлый алачаксыз», дип белдерә. Бу сүзләр нигезендә селенны сигнализация һәм мәгълүматларны тапшыру өлкәсендә куллану ята.
1879 елда ул әлеге эшкә ныклап алына. Аңа бу юнәлештә Кэмбриджпорттагы кибет-остаханәсенә (Cambridgeport) үз тәҗрибәләре өчен инструментлар һәм реактивлар алырга кереп йөргән Чарльз Самнер Тэйнтер (Charles Sumner Tainter) ярдәм итә. 1880 елның гыйнварында Александр үз алдына сөйләмне ут ярдәмендә җиткерү максатын куя, ул аны үзенең лаборатор язмаларында да терки, 1880 елның 19 февралендә «Мәсьәлә уңышлы хәл ителде» дигән мәгълүмат языла[41].
Яз көне тапшыру ераклыгын арттыру тәҗрибәләре башлана. Марттан ачык сөйләмне 82 метр ераклыкта урнашкан фотофон аша ишетә алган булсалар, апрельдән бу ара 200 метрдан да артып китә. Ләкин фотофонны гамәли яктан куллану рельеф, һава шартлары һәм башка факторлар белән чикләнә.
Шулай да Александр Белл бу җайланманы үзенең иң күренекле эшләнмәләренең берсе дип саный. Мәгълүматны яктылык ярдәмендә тапшыру Беллның уйлап табуыннан соң 100 елдан артык вакыт узгач, ягъни оптик җепсел кабеле кертелгәч кенә табыш китерә башлый.
Медицинадагы казанышлары
1881 елның 2 июлендә АКШ Президенты Джеймс Гарфилдка (James A. Garfield) аталар, пуляның берсе — кулына, икенчесе аркасына эләгә һәм шунда кала[10].
Александр Белл бу хакта белү белән Бостонга, Вильямс остаханәсенә юнәлә. Ул башта җир астындагы металларны эзләү өчен уйлап табылган җайланманы камилләштерә башлый. Эшләнмәгә металл табылу турында сигнал бирә торган телефон кабул итү аппаратын да тоташтыра.
26 июльдә Александр Белл һәм Самнер Тэйнтер җайланманы алып Ак йортка киләләр. Авыру Президент янәшәсендә берничә табиб була. Гарфилд ток сугудан курка, шунлыктан батарея һәм чыбыкларны күрү дә аны борчуга сала. Александр һәм табиблар, пуляны табарга тырышып, металл детекторын сак кына йөртә башлыйлар, ләкин җайланма тигез тавыш кына чыгара, шунлыктан аның тәгаен кайсы әгъза янында калганлыгын билгеләү мөмкин булмый. Тәҗрибә нәтиҗәсез тәмамлана, Александр җайланманы тагы да камилләштетергә алына. Ләкин соңыннан табибларның аның барлык үтенечләрен кире какканлыкларын һәм Гарфилдны металл пружиналарсыз матраска яткырмаганлыклары турында белә. Җайланма матрасның металл каркасын ачыклап тигез тавыш чыгарган дигән нәтиҗәгә килә.
Шулай да Президентның хәле уңай якка үзгәрә, августта инде караватына утырып, чит кеше ярдәменнән башка, мөстәкыйль рәвештә ашый башлый. Ләкин ул 19 сентябрьдә вафат була. Гарфилд йомшак тукымаларга эләккән, әмма гомере өчен куркыныч тудырмаган пулядан түгел, табибларның саксызлыгы нәтиҗәсендә организмына үтеп кергән инфекциядән үлә[42]. Ул заманда рентген һәм металл детекторы булмаганлыктан, табиблар пуляны яра аша кул белән эзли торган булалар. Антисептикларга килгәндә, алар ул дәвер медицинасында әле кулланылмый.
1881 елның октябрендә Александр Белл металл детекторы җайланмасын Нью-Йорк табибларына күрсәтә. Тыңлаучыларның берсе, доктор Джон Гирднер (John H. Girdner), бу приборны операцияләр ясаганда куллана башлый. Фәнни журналларда бу темага язылган мәкаләләрендә ул һәрвакыт «профессор Беллның гаҗәеп эшләнмәсен» телгә ала һәм «газап чиккән кешелекнең бөек дәвалаучылары, терелтүчеләре исеме белән бергә аны да атарга кирәк» дип белдерә.
1886 елда Гейдельберг университеты Александр Беллга металл детекторын уйлап тапканы өчен медицина докторы дәрәҗәсен бирә. Рентген нурлары кулланыла башлаганчы бу җайланма меңнәрчә кешенең гомерен саклап калуда ярдәм итә, рентген аппараты бөтен җирдә дә, аеруча фронтта булмаганлыктан, ул Инглиз-бур һәм Беренче бөтендөнья сугышларында да файдаланыла.
1881 елның җәендә Александр Беллның яңа туган улы вафат була. Бу — Александрга кеше гомерләрен саклап калырга ярдәм иткән яңа эшләнмә уйлап табуга этәргеч була. Галим «вакуум куртка» дип аталган ясалма сулыш алдыру аппаратын җитештерү өстендә эшли башлый. Ул авыруның гәүдәсен уратып ала һәм тулысынча герметизацияләнгән була. Аппарат тәнендәге һава басымын алып, һаваны үпкәләргә авыз аша бирү мөмкинлеген тудыра һәм авыруны ясалма рәвештә сулата. Александр 1882 елда Англиядә җайланманың тәҗрибә моделен эшләп чыгара һәм аны Британия физиология җәмгыятенә күрсәтә[43]. Моннан соң табиблар бу юнәлештәге эшне дәвам итә, нәтиҗәдә хәзерге заманда үпкәләрне ясалма җилләтү аппараты дип аталучы «тимер үпкәләр» дигән җайланма барлыкка килә.
А. Вольт исемендәге лаборатория
1880 елда Александр Белл 50 мең франк күләмендә А. Вольт исемендәге премияне алу өчен Парижга килә. Ул телефон уйлап тапкан өчен бирелә. Әлеге акчага тавыш буенча тәҗрибәләр уздырала торган А. Вольт исемендәге лаборатория оештырыла[44].
Александрга әлеге эшчәнлегендә туганы Чичестер Белл (Chichester Bell) ярдәм итә. Ул күпкырлы кеше була: хоккей уйный, пианинода көйләр яза, бокс матчларында катнаша, химия профессоры була[45]. Аларның уртак хезмәтенең беренче нәтиҗәсе булып спектраль анализ ясау җайланмасы, ягъни спектрофон тора.
Вольт лабораториясендә уздырылган тәҗрибәләр барышында Белл һәм Тэйнтер телефон кабул иткечләренең һәм тапшыргычларның яңа конструкцияләрен эшлиләр. Әмма аларның төп казанышы булып барлык параметрлары буенча Эдисон фонографыннан өстен графофон тавыш яздыру җайланмасы тора. Анда тавыш корал ярдәмендә балавызланган өслеккә ия катыргы цилиндрда теркәлә. 1886 елда Вольт исемендәге графофон компаниясе (The Volta Graphophone Company) оештырыла. Предприятиенең үз инвесторлары була, ул табыш һәм дан китерә. Самнер Тэйнтер гомеренең ахырына кадәр тавыш яздыру белән шөгылләнә, хезмәтләре өчен Джон Скотт медаленә (John Scott Medal) һәм төрле сәнәгать күргәзмәләренең алтын медальләренә лаек була. Чичестер Беллга да Джон Скотт медале тапшырыла, аннан соң ул Англиягә китә һәм фәнни эшен дәвам итә.
Авиация экспериментлары берләшмәсе
XIX—XX гасырлар чигендә төрле галимнәр һава киңлекләрендә очышка ирешү буенча тәҗрибәләр үткәрәләр, Александр Белл да моннан читтә калмый. Ул дары корылмалы ракеталар, пропеллерлар, төрле конструкцияле һава очыргычлары белән дә тәҗрибәләр үткәрә. Гадәттә бу тәҗрибәләр тирә-якта яшәүчеләрне гаҗәпләндерә, ләкин чын очышка кадәр әле бик ерак була.
Александр Белл тәүге тапкыр аэродинамика белән шөгыльләнә башлый. Ярдәмчеләре итеп Вест Поинт (West Point) хәрби академиясен тәмамлаган, үз үтенече буенча хәрби ведомство тарафаннан Александр Белл тәҗрибәләрен күзәтүче итеп җибәрелгән лейтенант Томас Сэлфриджны (Thomas E. Selfridge) һәм мотоузышлар җиңүчесе һәм Александрны аппарат двигательләре белән тәэмин итүче механик Глен Кёртисны (Glenn Curtis), Дуглас Маккёрдины (Douglas McCurdy) ала. Компанияне Мэйбел Хаббард финанслый, ул иренең әлеге шөгыленә 20 мең доллар акча күчерә һәм 1907 елда тантаналы төстә Авиация экспериментлары берләшмәсе оеша (Aerial Experiment Association).
Берләшмә үз алдына бер чакрымнан артык араны очып үтү максатын куя. 1907 елда Америка аэроклубы һәм «Сайентифик Америкэн» (Aero Club of America and Scientific American) журналы авиациядәге казанышлар өчен үз призын булдыра. Аны тәүгеләрдән булып бер чакрым дистанцияне үткән авиатор алырга тиеш була. Белл компаниясе «Июнь жугы» (June Bug) аэропланын төзи, ләкин беренче вакытта аны һавага күтәрә алмыйлар. Аэродинамик күрсәткечләрне яхшырту өчен канатларына парафин сыларга туры килә. 1908 елның июнендә ул һавада 900 метр ераклыкны уза, 4 июльдә күктә 1 минут 40 секунд торып 1634 метрлы очыш ясый[46].
1908 елның 17 сентябрендә Томас Сэлфридж пассажир сыйфатында Орвил Райт (Orville Wright) очышында катнаша, ләкин бу вакыйга фаҗигале тәмамлана. Орвил җитди имгәнү ала, Томас җәрәхәтләрдән вафат була.
Берләшмәнең матди хәле начарлана һәм Мэйбел 6 айлык очышларга җитәрлек тагын 10 мең доллар акча күчерә. Александр Беллның «Көмеш дрот» (Silver Dart) дип аталган соңгы аэропланы 1909 елның мартында 12 миль араны очып уза. 1909 елның 31 мартында Авиация экспериментлары берләшмәсенең соңгы утырышы була[47].
Глен Кёртис авиация эшмәкәрлеге белән шөгыльләнә башлый, үз карьерасының башында Белл патентларын үзләштерүгә керешә. Александр, олы яшьтә булганга, вакытын судларга сарыф итәсе килми, Авиация экспериментлары берләшмәсе патентларын 5900 долларга һәм 1917 елда акцияләрен 50 мең долларга Кёртис компаниясенә сату турында килешә[48].
Гидродром конструкциясе
Александр үзенең Беин Бреа (Beinn Bhreagh) утарында пропеллерлы су транспортын ясый башлый. Бу конструкциясен гидродром (hydrodrome) дип атый һәм ул 1911 елда суга төшерелә. Беренчесе HD-1 дип атала, аның артыннан «HD-2» төзелә. 1913 елда эшләнгән киләсе «HD-3» гидродромы сәгатенә 50 мильгә (80 км/сәг) кадәр тизлек җыюга сәләтле була[49].
Ләкин бу тәҗрибәләр 1914 елда, ягъни Беренче бөтендөнья сугышы башлангач туктатыла. Шуңа да карамастан, 1915 елда Александр Белл АКШ хәрби-диңгез ведомствосын гидродромның алман су асты көймәләрен эзәрлекли алачагына ышандырырга тырыша. Әмма Британия территориясенә барырга һәм ниндидер шикле инновация өчен үзен куркыныч астына куярга теләүчеләр булмый. Киләсе «HD-4» гидродромы сәгатенә 70 мильгә (110 км/сәг) кадәр тизлек җыярга сәләтле була[10]. Александр Белл хәрби диңгезчеләрне «HD-4» гидродромы идеаль патруль яки коткару судносы булачак, дип ышандыра. Бу эшләнмә Вашингтон һәм Лондонда кызыксыну тудыра. Беллның вафатыннан соң гидродромнар өлкәсендәге тәҗрибәләр туктатыла. Ләкин Александр хаклы була, һәм моны 1950 елларда гына, ягъни канатлы су асты суднолары коммерция максатларында кулланыла башлагач кына аңлыйлар.
Вафаты
Белл шикәр чиреннән интегә һәм 1922 елның 2 августында Баддек шәһәре (Канаданың Яңа Шотландия провинциясе) янындагы Бейнн-Брей утарында пернициозлы анемиядән вафат була. Аның үлеменнән соң Кушма Штатларның барлык телефоннары (13 миллионнан артык), Беллны искә алу хөрмәтенә, бер минут дәвамында сүндерелеп тора[50].
Эшләнмәләр һәм патентланган технологияләр
| АКШ патенты номеры | Патентны
алу датасы |
Атамасы
(җәяләр эчендә патент бюросында бирелгән исеме күрсәтелә) |
|---|---|---|
| № 161,739 | 6 апрель 1875 | Мультиплекслы телеграф
(Transmitter Receiver Electric Telegraph) |
| № 174,465 | 7 март 1876 | Сыекчалы телефон тапшыргычы
(Improvement In Telegraphy) |
| № 178,399 | 6 июнь 1876 | Телефон кабул иткече
(Telephonic Telegraphic Receiver) |
| № 181,553 | 29 август 1876 | Электр тогы генераторы
(Generating Electric Currents) |
| № 186,787 | 30 гыйнвар 1877 | Даими магнитлы телефон
(Electric Telegraphy) |
| № 201,488 | 19 март 1878 | Телефон аппараты
(Speaking Telephone) |
| № 213,090 | 11 март 1879 | Телефон аппараты
(Electric Speaking Telephone) |
| № 220,791 | 21 октябрь 1879 | Бормалы пар
(Telephone Circuit) |
| № 228,507 | 8 июнь 1880 | Телефон тапшыргычы
(Electric Telephone Transmitter) |
| № 230,168 | 20 июль 1880 | (Automatic Short Circuit for Telephone) |
| № 238,833 | 15 март 1881 | Электр кыңгыравы
(Electric Call-Bell) |
| № 241,184 | 10 май 1881 | Телефон кабул иткече
(Telephonic Receiver) |
| № 244,426 | 19 июль 1881 | Бормалы пар
(Telephone Circuit) |
| АКШ патенты номеры | Патентны
алу датасы |
Атамасы
(җәяләр эчендә патент бюросында бирелгән исеме күрсәтелә) |
|---|---|---|
| № 235,199 | 7 декабрь 1880 | Фотофон (Apparatus for Signaling and Communicating—Photophone) |
| № 235,496 | 14 декабрь 1880 | Фотофон тапшыргычы (Photophone Transmitter) |
| № 235,497 | 14 декабрь 1880 | (Selenium Cells) |
| № 235,590 | 14 декабрь 1880 | (Selenium Cell) |
| № 235,616 | 21 декабрь 1880 | (Process of Treating Selenium to Increase Its Electric Conductivity) |
| № 241,909 | 24 май 1881 | Фотофон кабул иткече (Photophonic Receiver) |
| АКШ патенты номеры | Патентны
алу датасы |
Атамасы
(җәяләр эчендә патент бюросында бирелгән исеме күрсәтелә) |
|---|---|---|
| № 341,212 | 4 май 1886 | Фонограф (Reproducing Sounds from Phonograph Records) |
| № 341,213 | 4 май 1886 | (Transmitting And Recording Sounds By Radiant Energy) |
| № 341,214 | 4 май 1886 | (Recording and reproducing speech and other sounds) |
| АКШ патенты номеры | Патентны
алу датасы |
Атамасы
(җәяләр эчендә патент бюросында бирелгән исеме күрсәтелә) |
|---|---|---|
| № 757,012 | 12 апрель 1904 | (Aerial Vehicle) |
| № 770,626 | 20 сентябрь 1904 | (Aerial Vehicle or Other Structure) |
| № 856,838 | 11 июнь 1907 | Очу аппаратлары ясаганда һәм төзелештә кулланырга мөмкин булган тетраэдрик конструкция (Connection Device for the Frames of Aerial Vehicles and Other Structures) |
| № 1,010,842 | 5 декабрь 1911 | Аэроплан (Flying Machine) |
| № 1,011,106 | 5 декабрь 1911 | Аэроплан (Flying Machine) |
| № 1,050,601 | 4 гыйнвар 1913 | Аэроплан (Flying Machine) |
| АКШ патенты номеры | Патентны алу датасы | Атамасы
(җәяләр эчендә патент бюросында бирелгән исеме күрсәтелә) |
|---|---|---|
| № 1,410,874 | 28 март 1922 | Гидродром (Hydrodrome, Hydroaeroplane, and the Like) |
| № 1,410,875 | 28 март 1922 | Гидродром (Hydrodrome, Hydroaeroplane, and the Like) |
| № 1,410,876 | 28 март 1922 | Гидродром (Hydrodrome, Hydroaeroplane, and the Like) |
| № 1,410,877 | 28 март 1922 | Гидродром (Hydrodrome, Hydroaeroplane, and the Like) |
Иҗтимагый эшчәнлеге
1882 елда ул АКШ гражданины (күченеп килгәннән соң теркәлгән) була. 1883 елдан АКШ Милли фәннәр академиясе әгъзасы булып тора.
Фирмадан алынган акчага Вашингтонда А. Вольт исемендәге лаборатория оештыра. Монда уйлап табучылар телефон, фонограф һәм электр элемтәсен камилләштерү өлкәсендәге эшчәнлекләрен дәвам итәләр. Белл үзе авиация һәм гидродинамика өлкәсенә кагылышлы күп проектлар буенча эшли, өстәмә рәвештә сарыклар үрчетү белән дә шөгыльләнә. Аңа А. Майкельсон һәм Г. Кёртисс кебек талантлы галимнәргә һәм уйлап табучыларга ярдәм итә. Шулай ук Белл күрү һәм ишетү сәләте бозылган кешеләргә ярдәм итүгә дә зур игътибар бирә. Берничә ел дәвамында ишетмәүче балаларны укытуның иң яхшы ысулларын ачыклау буенча гамәли эш алып барган Вашингтон эксперименталь мәктәбен финанс яктан тәэмин итә. Аның тырышлыгы белән Америкада ишетмәүчеләрне сөйләм теленә өйрәтүгә ярдәм итү берләшмәсе оеша. Телефонны уйлап тапкан өчен А. Вольт премиясен алгач, ул бу акчага Вашингтонда ишетмәүчеләр мәсьәләләре буенча мәгълүмат тарату белән шөгыльләнгән шул ук исемендәге бюрога нигез сала.
Дусты Хелен Келлер аңа «История моей жизни» («Story of my life») автобиографик повестен багышлый.
Исемен мәңгеләштерү
- 1976 елда Электротехника һәм электроника инженерлары институты (IEEE) халыкара коммерцияле булмаган берләшмәсе тарафыннан коммуникацияләр өлкәсендә күренекле фундаменталь тикшеренүләр һәм гамәли эшләнмәләр өчен бирелә торган Александр Грэм Белл исемендәге алтын медаль булдырыла[51];
- 1970 елда Ай кратеры Александр Белл исеме белән атала;
- 2013 елда «NASA PhoneSat» программасы буенча эшләнгән беренче өч наноспутникка Белл исеме бирелә. Аларда борт компьютеры сыйфатында «Nexus» серияле смартфоннары файдаланыла[52];
- Гре́эм-Белл — Европаның төньягында урнашкан Баренц диңгезендәге Франц-Иосиф җире архипелагының иң көнчыгыш утравы;
- Белл хөрмәтенә логарифмик үлчәү берәмлеге бел дип атала;
- Белл 1888 елда «National Geographic» журналына нигез сала, ул бүгенге көнгә кадәр зур популярлык белән дөньяның күп кенә илләрендә төрле телләрдә нәшер ителә[53].
Сәнгатьтә чагылышы
- «Александр Белл тарихы» («The Story of Alexander Graham Bell», 1938);
- «Мистер Белл» («Mr. Bell», 1947);
- «Alexander Graham Bell» (1965) сериалы, 1 сезон;
- «Уйлап табучы Алекс» («The Sound and the Silence», 1991) телевизион фильмы;
- «Александр Грейам Белл» («Alexander Graham Bell», 1995) мультфильмы.
Шәрехләүләр
Искәрмәләр
- ↑ Bruce R. V. Alexander Graham Bell // Bell, Alexander Graham (03 March 1847–02 August 1922), inventor and educator (ингл.) // American National Biography Online / S. Ware — New York City: Oxford University Press, 2017. — ISSN 1470-6229 — doi:10.1093/ANB/9780198606697.ARTICLE.1300115
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 Alexander Graham Bell - Inventions, Telephone & Facts (ингл.) — 2019.
- ↑ Internet Movie Database (ингл.) — 1990.
- ↑ 1 2 Dr. Bell, Inventor of Telephone, Dies
- ↑ Белл Александер Грейам (рус.). bigenc.ru (25 май 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ Белль Александр-Греем // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
- ↑ Лабораторная тетрадь Александра Грейама Белла, 1875–1876 гг. wdl.org (1875—1876). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ Иванов Александр. Александр Грейам Белл (Alexander Graham Bell). Музей Истории Телефона Родословная. telhistory.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026. Архивировано 23 гыйнвар 2021 года.
- ↑ Bruce, Robert V. Alexander Graham Bell and the Conquest of Solitude. — Boston Toronto.: Little, Brown and Company, 1973. — С. 20. — 564 с. — ISBN 0-316-11251-8.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 Gray, Charlotte. Reluctant genius. Alexander Graham Bell and the passion for invention. — New York: Arcade Publishing, 2011. — ISBN 978-1-61145-060-6.
- ↑ Bruce, Robert V. Alexander Graham Bell and the Conquest of Solitude. — Boston Toronto: Little, Brown and Company, 1973. — С. 15. — 564 с. — ISBN 0-316-11251-8.
- ↑ Иванов Александр. Александр Грейам Белл (Alexander Graham Bell). Музей Истории Телефона Детские годы изобретателя. telhistory.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026. Архивировано 23 гыйнвар 2021 года.
- ↑ Bruce, Robert V. Alexander Graham Bell and the Conquest of Solitude. — Boston Toronto: Little, Brown and Company, 1973. — С. 31. — 564 с. — ISBN 0-316-11251-8.
- ↑ Bruce, Robert V. Alexander Graham Bell and the Conquest of Solitude. — Boston Toronto: Little, Brown and Company, 1973. — С. 37. — 564 с. — ISBN 0-316-11251-8.
- ↑ Bruce, Robert V. Alexander Graham Bell and the Conquest of Solitude. — Boston Toronto: Little, Brown and Company, 1973. — С. 55. — 564 с. — ISBN 0-316-11251-8.
- ↑ Иванов Александр. Александр Грейам Белл (Alexander Graham Bell). Музей Истории Телефона Учительская карьера. telhistory.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026. Архивировано 23 гыйнвар 2021 года.
- ↑ Bruce, Robert V. Alexander Graham Bell and the Conquest of Solitude. — Boston Toronto: Little, Brown and Company, 1973. — С. 74. — 564 с. — ISBN 0-316-11251-8.
- ↑ Иванов Александр. Александр Грейам Белл (Alexander Graham Bell). Музей Истории Телефона Первые шаги в Новом Свете. telhistory.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026. Архивировано 23 гыйнвар 2021 года.
- ↑ Bruce, Robert V. Alexander Graham Bell and the Conquest of Solitude. — Boston Toronto: Little, Brown and Company, 1973. — С. 126. — 564 с. — ISBN 0-316-11251-8.
- ↑ 1 2 3 4 5 Приключения Томаса Ватсона. Музей Истории Телефона. telhistory.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026. Архивировано 10 ноябрь 2021 года.
- ↑ US Patent № 161,739. Transmitter and Receiver for Electric-Telegraphs. Patented April 6, 1875. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026. Архивировано 24 февраль 2021 года.
- ↑ Иванов Александр. Александр Грейам Белл (Alexander Graham Bell). Музей Истории Телефона Будущие соратники. telhistory.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026. Архивировано 23 гыйнвар 2021 года.
- ↑ Телефон BELL'S GALLOWS (реплика), 1875. Museum of Technology. museumoftechnology.org.uk. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026. Архивировано 19 апрель 2021 года.
- ↑ Bruce, Robert V. Alexander Graham Bell and the Conquest of Solitude. — Boston Toronto: Little, Brown and Company, 1973. — С. 168. — 564 с. — ISBN 0-316-11251-8.
- ↑ Bruce, Robert V. Alexander Graham Bell and the Conquest of Solitude. — Boston Toronto: Little, Brown and Company, 1973. — С. 172. — 564 с. — ISBN 0-316-11251-8.
- ↑ Mr. Wilber "Confesses". The Ex Patent Examiner Says He Was Bribed. // The Washington Post. — 1886. — 22 Май. — С. 1. Архивировано 25 гыйнвар 2021 года.
- ↑ Individual Patents that Built Empires. ipstrategy.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026. Архивировано 30 октябрь 2020 года.
- ↑ Patents and Innovation, What We Learn From History. ipeg.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ US Patent № 174465. Improvement in Telegraphy. Patented March 7, 1876. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026. Архивировано 4 декабрь 2020 года.
- ↑ Huurdeman, Anton A. The worldwide history of telecommunications. — Hoboken, New Jersey: John Wiley & Sons, Inc., 2003. — 638 с. — ISBN 9780471205050.
- ↑ Эмерсон Долбеар (Amos Emerson Dolbear). Музей Истории Телефона. telhistory.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026. Архивировано 12 апрель 2021 года.
- ↑ US Patent № 186787. Electric Telegraphy. Patented Jan, 30 1877. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ Эдвин Холмс (Edwin Holmes). Музей Истории Телефона. telhistory.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026. Архивировано 29 сентябрь 2021 года.
- ↑ Huurdeman, Anton A. The worldwide history of telecommunications. — Hoboken, New Jersey: John Wiley & Sons, Inc., 2003. — 638 с. — ISBN ISBN 9780471205050.
- ↑ Huurdeman, Anton A. The worldwide history of telecommunications. — Hoboken, New Jersey: John Wiley & Sons, Inc., 2003. — 638 с. — ISBN 9780471205050.
- ↑ Иванов Александр. Александр Грейам Белл (Alexander Graham Bell). Музей Истории Телефона Самый дорогой патент. telhistory.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026. Архивировано 23 гыйнвар 2021 года.
- ↑ Bruce, Robert V. Alexander Graham Bell and the Conquest of Solitude. — Boston Toronto: Little, Brown and Company, 1973. — С. 257. — 564 с. — ISBN 0-316-11251-8.
- ↑ Watson, Thomas A. Exploring Life: The Autobiography of Thomas A. Watson. — New York: D Appleton and company, 1926. — С. 107.
- ↑ Huurdeman, Anton A. The worldwide history of telecommunications. — Hoboken, New Jersey: John Wiley & Sons, Inc., 2003. — 638 с. — ISBN 9780471205050.
- ↑ Иванов Александр. Дэниел Дробо (Daniel Drawbaugh). Музей Истории Телефона. telhistory.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026. Архивировано 12 апрель 2021 года.
- ↑ Bruce, Robert V. Alexander Graham Bell and the Conquest of Solitude. — Boston Toronto: Little, Brown and Company, 1973. — С. 336. — 564 с. — ISBN 0-316-11251-8.
- ↑ Bruce, Robert V. Alexander Graham Bell and the Conquest of Solitude. — Boston Toronto: Little, Brown and Company, 1973. — С. 347. — 564 с. — ISBN 0-316-11251-8.
- ↑ Bruce, Robert V. Alexander Graham Bell and the Conquest of Solitude. — Boston Toronto: Little, Brown and Company, 1973. — С. 349. — 564 с. — ISBN 0-316-11251-8.
- ↑ Иванов Александр. Александр Грейам Белл (Alexander Graham Bell). Музей Истории Телефона Графофон. telhistory.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026. Архивировано 23 гыйнвар 2021 года.
- ↑ Bruce, Robert V. Alexander Graham Bell and the Conquest of Solitude. — Boston Toronto: Little, Brown and Company, 1973. — С. 340. — 564 с. — ISBN 0-316-11251-8.
- ↑ The June Bug. wright-brothers.org (11 май 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ Иванов Александр. Александр Грейам Белл (Alexander Graham Bell). Музей Истории Телефона. telhistory.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026. Архивировано 23 гыйнвар 2021 года.
- ↑ Bruce, Robert V. Alexander Graham Bell and the Conquest of Solitude. — Boston Toronto: Little, Brown and Company, 1973. — С. 453. — 564 с. — ISBN 0-316-11251-8.
- ↑ Иванов Александр. Александр Грейам Белл (Alexander Graham Bell). Музей Истории Телефона На крыльях по водной глади. telhistory.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026. Архивировано 23 гыйнвар 2021 года.
- ↑ Osborne, Harold S. Biographical Memoir of Alexander Graham Bell, 1847—1922 // National Academy of Sciences of the United States of America, Bibliographical Memoirs, Vol. XXIII, First Memoir. Annual Meeting presentation. — М., 1943. — 18—19 с.
- ↑ Медаль Александра Грэма Белла IEEE. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ Ракета «Антарес» успешно вывела на орбиту макет грузовика Cygnus. ria.ru (22 апрель 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ Телеграф (рус.). kpk-user.ru (9 июль 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
Әдәбият
- Белль Александр-Греем // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
- Белль, Александр Граам // Большая советская энциклопедия: [в 66 т.] / гл. ред. О. Ю. Шмидт. — М.: Советская энциклопедия, 1926—1947.
- Белл (Bell) Александер Грейам // Большая советская энциклопедия / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд.. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978. — (Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров).
- Уилсон М. Американские учёные и изобретатели / Пер. с англ. В. Рамзеса; под ред. Н. Тренёвой. — М.: Знание, 1975. — С. 43—52. — 136 с. — 100 000 экз.
- Энциклопедия для детей / Глав. ред. М. Д. Аксёнова. — М.: Аванта+, 2000. — Т. 14. Техника. — 688 с. — ISBN 5-8483-0011-9.
- Bruce, Robert V. Alexander Graham Bell and the Conquest of Solitude. Little, Brown and Company. Boston Toronto. 1973.
- Gray, Charlotte. Reluctant genius. Alexander Graham Bell and the passion for invention. Arcade Publishing. New York. 2011.
- Grosvenor, Edwin S. and Wesson, Morgan. Alexander Graham Bell. The life and times of the man who invented the telephone. Harry N. Abrams, Inc. New York. 1997.
