Дон буйлап круизлар
Дон буйлап круизлар (яки Дон буйлап сәяхәтләр, рус. Круи́зы по До́ну) — Дон буйлап елга теплоходларында экскурсия маршрутлары. Теплоход яр буе шәһәрләрендә туктый, торак пунктларда истәлекле урыннарга бару мөмкинлеге бар. Навигация Ростов-на-Донуда апрель ахырында ачыла октябрь башында тәмамлана[1].
Тасвирлама
Дон — Россиянең Европа өлешендәге елга, зурлыгы буенча өченче урында. Дон буйлап круизда туристлар үзенчәлекле көньяк шәһәрләргә һәм казак колоритлы станицаларга бара ала.
Круиз программасы ике юнәлештән тора, беренчесе — ял көннәрендә теплоходта Дон һәм Идел-Дон каналы буйлап сәяхәт, икенчесе — теплоходның Ростов-на-Донудан Дон буйлап, Идел-Дон каналыннан Идел буена чыгып, бу җирлектәге шәһәрләргә сәфәре[2]. Круизның дәвамлылыгы — 4–30 көн[3]. Мәскәүдән яки Санкт-Петербургтан башлана торган Идел-Дон каналы буенча елга сәяхәте ким дигәндә 11 көн дәвам итә, чөнки теплоход юлда уннан күбрәк шлюз уза. Ростов-на-Донуда соңгы ноктасы булган круизга Түбән Новгородтан, Казаннан, Самарадан, Саратовтан һәм Волгоградтан да барырга мөмкин[4]. Круиз Санкт-Петербургтан Ростов-на-Донуга Дон, Таганрог култыгы, Идел, Самара елгасы, Чулман, Ока, Рыбинск сусаклагычы, Шексна, Онега күле, Ладога күле, Фин култыгы һәм Нева аша уза[5].
Дон буйлап круизлар сәяхәтчеләргә теплоход бортыннан Старочеркасская станицасы кебек истәлекле урыннарны күрергә, яисә күренекле урыннарга барырга мөмкинлек бирә. 1644–1805 елларда Старочеркасская казакларның башкаласы була. 1970 елда Михаил Шолохов тәкъдиме белән биредә 62,88 гектар мәйданлы Старочеркасская тарихи-архитектура музее барлыкка килә, музейда 100 дән күбрәк гражданлык һәм дини архитектура һәйкәле урнашкан[6].
Маршрутлар һәм тукталышлар
- Ростов-на-Дону — Саратов (9 көн) — Старочеркасская → Константиновск → Ильевка → Волгоград
- Ростов-на-Дону — Волгоград (4-7 көн) — Старочеркасская → Константиновск → Ильевка
- Ростов-на-Дону — Түбән Новгород (9 көн) — Старочеркасская → Константиновск → Ильевка → Волгоград → Саратов → Самара → Казан
- Ростов-на-Дону — Казан (6-7-10 көн) — Старочеркасская → Константиновск → Ильевка → Волгоград → Саратов → Самара
- Ростов-на-Дону — Самара (6 көн) — Старочеркасская → Константиновск → Ильевка → Волгоград → Саратов
- Ростов-на-Дону — Волгоград — Ростов-на-Дону (5 көн) — Романовская → Волгоград → Старочеркасская
- Ростов-на-Дону — Әстерхан — Ростов-на-Дону (9 дней) — Романовская → Волгоград → Әстерхан → Никольское → Ильевка → Константиновск → Старочеркасская
- Ростов-на-Дону — Москва (16 көн) — Романовская → Волгоград → Саратов → Самара → Болгар → Елабуга → Чайковский → Пермь → Сарапул → Чистай → Казан → Түбән Новгород → Городец → Ярославль → Углич
- Ростов-на-Дону — Пермь (9 көн) — Романовская → Волгоград → Саратов → Самара → Болгар → Алабуга → Чайковский[7]
- Ростов-на-Дону — Санкт-Петербург (14 көн) — Суда бер көн → Волгоград → Саратов → Самара → Казан → Чебоксар → Түбән Новгород/Чкаловск → Ярославль → Горицы → Кижи → Мандроги → Валаам
Теплоходлар
- Иван Бунин;
- Волга Стар;
- Генерал Лавриненков;
- Максим Литвинов;
- Александра (Т. Г. Шевченко);
- Семён Будённый;
- Константин Федин.
Искәрмәләр
- ↑ Навигация 2025 года в Ростове-на-Дону. www.hometravel.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 апрель 2025.
- ↑ Речные круизы по Дону в 2024 году (рус.). oncruise.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 апрель 2025.
- ↑ Речные круизы из Москвы по Дону 2025 [неопр.]. unicruises.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 апрель 2025.
- ↑ Речные круизы по Дону на 2025-2026 год. 24 апрель 2025 тикшерелде.
- ↑ Речные круизы из Ростова-на-Дону в Санкт-Петербург 2025 [неопр.]. unicruises.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 апрель 2025.
- ↑ Алфеева, Ульяна. Топ-10 знаковых мест Дона. Где обязательно нужно побывать туристу (2021-10-14). 24 апрель 2025 тикшерелде.
- ↑ Речные круизы по реке Дон в 2025 году [неопр.]. Речные круизы по России в 2025 году от компании «Круиз Дисконт». Мөрәҗәгать итү датасы: 24 апрель 2025.