Шәйхразыев Илгиз Рәхимҗан улы
Илгиз Рәхимҗан улы Шәйхразыев (Ильгиз Рахимзянович Шайхразиев; 10 июль 1988, Яр Чаллы, Татарстан АССР) ― җырчы, автор-башкаручы, җырлар авторы, «Yummy music» лейблы резиденты.
Тәрҗемәи хәле
Илгиз Шәйхразыев 1988 елның 10 июлендә Яр Чаллыда туа. Әтисе Рәхимҗан (1963 елгы, янгын хезмәтендә эшләгән) чыгышы белән Актаныш районының Ахун, әнисе Тәнзилә тумышы белән Зәй районының Чыбыклы авылыннан[2].
Җырчы Яр Чаллының 29 нчы татар гимназиясен тәмамлый[3]. 9 сыйныфка кадәр барлык фәннәрне татарча укый. Илгиз Шәйхразыев 14 яшендә «Гармония» студиясенә языла. Вокал, бию һәм сәхнәдә үз-үзеңне тотарга өйрәтә торган дәресләргә йөри.
Дирижёр-хор белгечлеге буенча Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлый (2010, Татарстанның атказанган артисты Руслан Дәминовның академик тавыш сыйныфында укый, соңыннан Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтованың вокал сыйныфын тәмамлый)[4].
2020 елның гыйнварында Нью-Йоркка барып, Карнеги-холлда «Үзгәреш җиле»ндә татарча чыгыш ясый, «Бормалы су» (Нәкый Исәнбәт, Заһид Хәбибуллин), «Ашхабад» (Максуд Юлдашев белән дуэтта)[5][6] җырларын башкара. "Үзгәреш җиле"ннән соң, үзенә карата «Халык җырларын бозып җырлыйсыз», дигән тәнкыйть сүзләре ишетә.
2020 елдан Татар Дәүләт филармониясендә эстрада булегендә һәм Абдулла Алиш исемендәге Балалар иҗат йортында эшли. 2014 елда «Сорнай» ансамблендә эшләгәндә, җитәкчесе Ринат Гыйләҗев ярдәме белән «Сорнай» балалар ансамбленең вокал сыйныфы укытучысы булып урнаша. Бүген дә әлеге эшчәнлеген дәвам итә.
Районнарда бер төркем артистлар белән җыелма концертлар куялар.
Венгрия, Төркия, Казакъстан, Молдавиядә Татарстан көннәре программаларында, Сабан туйларында чыгыш ясый[7].
Репертуар
Күп җырлар авторы. Үзен бер стиль кысалары белән генә чикләми: иҗади диапазоны татар шаян бию такмакларыннан алып романсларга кадәр сузыла, бәетләрдән һәм мөнәҗәтләрдән алып R&B, funk һ. б. стильләргә кадәр. Башкаручы башкалардан сыйфатлы музыкасы белән генә түгел, ә үзен төрле юнәлешләрдә уңышлы сынап каравы белән дә аерылып тора. Илгиз R`N`B, рэп стилендә чыгыш ясый, эстрадада да үзен иркен хис итә, халык җырлары, озын көйләр, мөнәҗәтләр, нәшидлар, эстрада җырлары, фанк, рэп, рокны да яратып башкара[8].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Берничә бәйге һәм фестивальдә катнашучы һәм призёр, шул исәптән «Созвездие-Йолдызлык», «Ягымлы яз», «Татар моңы», «Туым җондызы», «Крутушка», «Корылтай» (Венгрия), «Турквизион» (Төркия), «ТҮРКСОЙ-Астана» (Казакъстан) һ.б.[9].
- «Болгар» радиосы премиясе иясе.
- 2017 ― «От ыры» («Ут җыры») III Бөтенроссия этник эстрада фестиваль-бәйгесе (Абакан, Хакасия) ― II дәрәҗә лауреаты («Париж көе» җыры белән катнашкан)[10].
Искәрмәләр
- ↑ Ильгиз Шайхразиев: «Мне хотелось в джунглях изучать жизнь слонов. С Африкой не получится, и решил стать певцом»
- ↑ Илгиз Шәйхразиев: «Хатыным белән тыныч кына аерылыштык, үзебез дә шаккаттык». 4 сентябрь 2025 тикшерелде.
- ↑ Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №29» г. Набережные Челны/«29 нчы гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе. edu.tatar.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2025.
- ↑ Ильгиз Шайхразиев. uzgaresh.kazan-opera.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2025.
- ↑ Певец из Набережных Челнов выступит в Нью-Йорке (2020-01-04). 4 сентябрь 2025 тикшерелде.
- ↑ О фестивале. uzgaresh.kazan-opera.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2025.
- ↑ Илгиз Шәйхразиев — яңа гасыр композиторы һәм җырчысы! (рус.). vk.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2025.
- ↑ Илгиз Шәйхразиев — яңа гасыр композиторы һәм җырчысы! БикаФест 2017 [17-18 ноября]: записи сообщества
- ↑ И.Шәйхразиев Хакасиядә узган "От ыры" этник эстрада фестиваль-бәйгесендә II урын яулаган. kazanutlary.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2025.
- ↑ «От ыры — 2017» Ильгиз Шайхразиев (Татарстан) (рус.). vk.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2025.
- ↑ Ильгиз Шайхразиев: «У нас на татарской эстраде женскую сексуальность красиво, художественно показать умеют лишь единицы» [неопр.]. milliard.tatar. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2025.
- ↑ Эльза Газизова. Ильгиз Шайхразиев: «У нас на татарской эстраде женскую сексуальность красиво, художественно показать умеют лишь единицы». milliard.tatar