Казанның атлы тимер юлы

Казанның атлы тимер юлы (рус. Казанская конка) — Казан шәһәрендә 1875—1900 елларда гамәлдә булган атлы тимер юллар системасы.

Тарих

Казанда атлы тимер юл системасын оештыруның беренче омтылышы 1867 елда ясала: Проломная урамыннан Иделгә кадәр 7 чакрымлы юлны төзү өчен сәнәгатьче Шитов һәм Казан губернасы идарәсе арасында шартнамә имзалана, ләкин соңрак Шитов, дамбаның торышы өчен җаваплылык алырга теләмәү сәбәпле, килешүдән баш тарта[1].

1870 елның 1 гыйнварында Юллар элемтәсе министрлыгы отставкадагы инженер, штабс-капитан П. П. Панаев проектын хуплый[2]. Төзелеш 1873 елның 2 октябрендә башлана, рельслар Англиядән китерелә[2]. 1875 елның 2 октябрендә Казанда атлы тимер юл ачыла. Бу вакыйга җирле вакытлы матбугатта киң яктыртыла, маршрут буйлап төсле байраклар эленә[1]. Вагоннар Мәскәүдән кайтартыла, ачылганда 40 кеше сыйдырган 12 вагон файдаланыла, тизлеге сәгатенә 4 чакрым тәшкил итә. Ачылганнан соң беренче авария 21 метр үткәч була — атлар җигелеше өзелә, 15 минуттан хәрәкәт торгызыла[1].

Беренче вакытта ике линия эшли:

  • Идел (Волжская) линиясе — Кунак йортыннан (Кирмән янындагы Толчок базары) Иделдәге «Дальнее Устье» пристанена кадәр. 1876 елның сентябренә «Идел» линиясендә 5 вагонның җәдвәл буенча хәрәкәте җайга салына[3].
  • Проломная линиясе — Кунак йортыннан Проломная урамы буйлап Балык рәтләре мәйданы (хәзер Тукай урамы) аша Постау бистәсендәге чиркәүгә (бүгенге Әкият курчак театрына) кадәр[1].

Соңрак рельслы яңа юллар Югары Федоров, Театр (хәзер Пушкин) урамнарында, Николай мәйданында (хәзер Ленин бакчасы), Евангелистлар (хәзер Татарстан), Тихвин (хәзер Тукай) мәйданнарында һ. б. урыннарда төзелә[3].

Системаның хуҗалары: 1877 елдан — фин чыгышлы сәүдәгәр Густав Тальквист; 1885 елдан — «Идел-Казан тимер юлы һәм сәүдә складлары ширкәте»; 1892 елда — Н. Л. Марков, ул И. А. Лихачев белән берлектә Шәһәр думасы белән юл хуҗалыгын киңәйтү турында килешү төзи[4].

1900 елның ахырына атлы тимер юлларның гомуми озынлыгы 18,3 км га җитә, уртача хәрәкәт тизлеге 7,5 км/сәгатьтән артмый, 2 депо (3 вагон сарае, 200 һәм 130 атка исәпләнгән ат абзарлары) хезмәт күрсәтә[1][5]. Юллар нигездә бер колеялы була, 300—600 м саен юл аермалары эшләнә, 5 линиядә 43 тукталыш ясала. Линияләргә телеграф һәм телефон куела, төнлә хәрәкәт участоклары яктыртыла[3].

1892 елдан башлап шәһәрдә «Казанда Бельгиянең атлы тимер юллар аноним җәмгыяте» үз эшчәнлеген башлап җибәрә. 1897 елның 10 июнендә хакимият бу җәмгыять белән электр трамваен гамәлгә кую турында килешү төзи. 1899 елда трамвай ихтыяҗларын тәэмин итү максатыннан махсус электр станциясе сафка бастырыла[3]. 1899 елның 18 ноябрендә конканың Үзәк, Проломная һәм Грузинская линияләре буйлап электр трамвае хәрәкәте ачыла. 1900 елның 31 августында электр трамвае Иделгә кадәр килеп җитә. 1900 елның 3 декабрендә конка эшен туктата — барлык линияләр дә электр тартымына күчерелә[1][5].

Бельгиядән китерелгән моторлы вагоннарга прицеплы вагоннар итеп үзгәртелгән конка вагоннары файдаланыла. Бу вагоннарның икенче каты — «империал»ы була. Казан Россия империясендә ике катлы электр трамвае хәрәкәт иткән бердәнбер шәһәр булган[4][5].

Бәяләр һәм идарә

Конкада йөрү бәясе башта кыйбат була, шуңа күрә аннан бөтен кеше дә куллана алмый. Земстволар таләбе буенча бәя төшерелә, һәм конкада крестьяннар, йөкчеләр, һөнәрчеләр дә йөри башлый[2]. Ачык өске платформада йөрү 5 тиен, вагон эчендә — 15 тиен тора[1][4].

Хәтер

Бишбалта бистәсендә, борылыш әйләнәсендә, үзәктән килгән атларга алмашка атлар торган. Вагонны әйләндерүче атны халык «Петрушка» дип атаган, соңыннан әлеге юл аермасы да Петрушка разъезды дип йөртелә башлый[1]. 2014 елда Казан подшипник заводының генераль директоры Даниал Бикмөхәммәтов инициативасы белән бу урында Петрушкага бронза һәйкәл куела, 2015 елда исә аңа конка вагоны өстәлә[6][1].

Ике катлы вагон-һәйкәл Петербург урамында, «Метроэлектротранс» үзәк офисы каршында урнаштырылган[6].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 5 6 7 8 9 Петрушка, конка, барабусы. История трамвайных маршрутов Казани. Аргументы и факты — Казань (1 октябрь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 март 2026. Архивировано 17 март 2025 года.
  2. 1 2 3 Предтеча казанского трамвая: «Постройка «конки» идет весьма успешно...» Реальное время (24 апрель 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 март 2026. Архивировано 24 апрель 2022 года.
  3. 1 2 3 4 О. В. Ерёгин. Трамвай (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 март 2026.
  4. 1 2 3 Предтеча казанского трамвая: как горожан вынуждали платить деньги за ледоход. Реальное время (24 апрель 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 март 2026. Архивировано 24 апрель 2022 года.
  5. 1 2 3 Рубрика «История Казанского трамвая». Казанский метроэлектротранс (17 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 март 2026. Архивировано 17 май 2024 года.
  6. 1 2 Казанский Петрушка теперь с вагоном — Вечерняя Казань (рус.). www.evening-kazan.ru (2 октябрь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 март 2026.

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр