Кашкай теле
Кашкай теле яки кашкай диалекты (фарсы: قشقایی, Kashkai, Qashqa’i, Qashqay) — Иранның Фарс останында яшәүче төрки халык — кашкайларның теле. Кашкайларның саны 0,9 — 1,7 млн тирәсе. Кайбер галимнәр (мәсәлән, рус галиме Н. А. Баскаков[1], алман галиме Герһард Дёрфер[2] һ.б.ш.) кашкай телен мөстәкыйль тел итеп түгел, азәрбайҗан теленең бер диалекты итеп карый. Кашкайлар территориаль яктан азәрбайҗаннардан еракта яшәп, телләрен изоляциядә үстергәннәр; кашкайларның һәрберсе, икенче тел буларак, фарсы телен белә. Язуда кашкайлар гарәп әлифбасын куллана.
Халык саны
Чыганаклар
- Большая российская энциклопедия. В 35 томах . Том 13 (Кан-Ки). М.: НИ БРЭ, 2009. ISBN 978-5-85270-344-6
Әдәбият
- Ullens de Schooten M.-T. Lords of the mountains: Southern Persia and the Kashkai tribe. L., 1956.
- Иванов М. С. Племена Фарса: кашкайские, хамсе, кухгилуйе, мамасани. М., 1961.
- Beck L. The Qashqa’I of Iran. New Haven; L., 1986.
- Beck L. Nomad: a year in te life of Qashqa’I tribesman in Iran. Berk, 1991.
Сылтамалаар
Искәрмәләр
- ↑ Н. А. Баскаков. «Введение в изучение тюркских языков» — ИВШ, 1969—267 бит.
- ↑ Azeri Turkish (author G. Doerfer), pp. 245—248. // Encyclopaedia Iranica. Volume III: Atas-Bayhaqi, Zahir-Al-Din. Edited by Ehsan Yarshater. New York: Bibliotheca Persica Press, 1989, 896 pages. ISBN 9780710091215
- ↑ Kashkai. Ethnologue.com