Кюрасао

Кюрасао (Күрасау, нид. Curaçao, папьям. Kòrsou) — Венесуэла ярлары янында, Кариб диңгезенең көньягында урнашкан үзидарәле дәүләти берәмлек. Нидерландлар корольлыгы федерациясе тәркибендәге субъект.

Географиясе

Мәйданы — 444 км². Ике утраудан (Кюрасао һәм Кече Кюрасао) гыйбарәт.[8]

Климат

Тропик диңгез пассатлы климат, уртача айлык температуралары 25-29°С. Еллык явым-төшем күләме — якынча 550 мм, шуларның күбесе октябрь-гыйнвар айларында яңгырлар булып төшә.

Тарих

Утрауларны 1499 елда испан диңгез сәяхәтчесе Алонсо де Охеда кәшеф иткән. XVII гасырдан Нидерландлар биләмәсе.

Икътисад

Икътисад нигезе — туризм, нефть эшкәртү һәм офшор бизнесы.

Диннәр

Файл:Moscuraçao.jpg
Кюрасао мәчете ― Кариб диңгезе бассейнында төзелгән беренче мәчетләрнең берсе. 1965 елда ачылган

Халыкның абсолют күпчелеге – христианнар (күбесе католиклар, азчылыгы протестантлар). Шулай ук Ислам, Һинд дине, Конфуцианлык, Яһүд дине һәм башка диннәр тарафдарлары яши [9]..

Әдәбият

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Тема буенча өстәмә