Прохоров Михаил Дмитриевич
Михаил Дмитриевич Прохоров (3 май 1965, Мәскәү) — Россия һәм Израиль эшмәкәре, миллиардер, сәясәтче. «Гражданлык платформасы» партиясенә нигез салучы, «Правое дело» (тат. «Хак эш») партиясенең элеккеге башлыгы (июнь-сентябрь 2011). 2012 елның 4 мартында Президент сайлауларында катнаша һәм, сайлаучыларның 7,98 % тавышын җыеп 3 нче урынга (Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Екатеринбург буенча 2 нче урынга чыга)[4]. «ОНЭКСИМ» хосусый инвестиция фондын гамәлгә куючы һәм аның элеккеге президенты[5], Россия биатлончылары берлеге президенты (2008—2014)[6][7][8], «Бруклин Нетс» милли баскетбол ассоциациясе баскетбол командасының элеккеге хуҗасы[9].
2025 елда күп вакытын Россиядән читтә — Бөекбритания, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Швейцария кебек илләрдә уздыра, 2022 елның апреленнән Израиль гражданины[10][11].
Forbes 2025 ел башына аның байлыгын 10,7 млрд доллар дип бәяли[12][13]. Bloomberg Billionaires Index китергән мәгълүматлар буенча, 2026 ел башына аның байлыгы 16,6 млрд доллар тәшкил итә, һәм бу күрсәткеч белән ул Россиядә 8 нче урында тора[14].
Тормыш юлы
1965 елның 3 маенда Мәскәүдә СССР дәүләт спорт комитетының Халыкара элемтәләр идарәсе башлыгы Дмитрий Ионович Прохоров (тумышы белән Барнаулдан[15][16]) белән Мәскәү химия машина төзелеше институтының полимерлар кафедрасы хезмәткәре Тамара Михайловна Кумаритова гаиләсендә туа[17]. Аның бертуганы — әдәбият белгече Ирина Прохорова, «Новое литературное обозрение» журналы мөхәррире һәм нашире, «РБК-ТВ» каналының алып баручысы[18]. Прохоровның әтисе ягыннан тамырлары Смоленск крестьяннарына барып тоташа. Бабасы Столыпин чорында Себергә күчеп килә, анда ныклы хуҗалык оештыра. Кулак итеп сөрү куркынычы тугач, хуҗалыгын калдырып китәргә мәҗбүр була[19]. Әнисе ягыннан галимнәр һәм табиблар. Бабасы, Михаил Григорьевич Кумаритов — Дагыстан сәламәтлек саклау халык комиссары[20], 1934—1936 елларда — Дагыстан медицина институты директоры[19][21]. Әбисе, Анна Исааковна Белкина — милләте буенча яһүд[22]; микробиолог һәм профессор Л. А. Зильберның укучысы була, ләкин аның фән карьерасы туктала[~ 1]. Бөек Ватан сугышы елларында ул Мәскәүдә кала, анда вакциналар ясау белән шөгыльләнә, кызы Тамараны эвакуациягә җибәрә[24].
Балачагы Мәскәүнең төньяк-көнчыгыш округында уза[25]. 1972—1982 елларда Мәскәү шәһәренең Дзержинск районындагы инглиз теле тирәнтен өйрәнелә торган 21 номерлы урта мәктәптә укый[26], аны алтын медальгә тәмамлый. Мәктәптә «Жираф» дигән кушаматы була[27]. 1982 елда Мәскәү финанс институтына (МФИ) укырга керә, әмма беренче курстан соң ракета гаскәрләренә хәрби хезмәткә алына. Аннан кайткач, МФИның халыкара икътисади мөнәсәбәтләр факультетында укуын дәвам итә, 1989 елда кызыл дипломга тәмамлый[28]. «Капитализм валюта системасының валюта курсын фаразлау» темасына диплом эшен яклый. Курсташлары һәм дуслары — Красноярск краеның булачак губернаторы Александр Хлопонин һәм Россия Федерациясе Үзәк банкы рәисенең булачак беренче урынбасары Андрей Козлов була[19].
1988 елда, Мәскәү финанс институтының соңгы курсында КПССка керә[24].
Карьерасы
- 1983—1985 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә[29][30];
- 1989—1992 елларда — Халыкара икътисади хезмәттәшлек банкы идарәсе башлыгы;
- 1992—1993 елларда — «Халыкара финанс компаниясе» (рус. «Международная финансовая компания») акционер коммерция банкы идарәсе рәисе;
- 1993—1998 елларда — «ОНЭКСИМ Банк» идарәсе рәисе;
- 1998—2000 елларда — «ОНЭКСИМ Банк» президенты, идарә рәисе;
- 2000—2001 елларда — «РОСБАНК» АКБ президенты[29];
- 2001—2008 елларда — «Норильский никель» тау-металлургия компаниясе генераль директоры, идарә рәисе (2001 елның июненнән). 2007 елның апрелендә «Норильский никель» тау-металлургия компаниясе генераль директоры вазифасыннан китә. 2007 елның сентябренә «Норникель» блоклау пакетының 25 % ына ия була[31];
- 2006—2010 елларда — «Полюс Золото» ААҖ директорлар советы рәисе[32];
- 2007 елның июненнән — нанотехнологияләр буенча «Роснанотех» дәүләт компаниясенең күзәтчелек советы әгъзасы;
- 2007 елның маенда — «Группа ОНЭКСИМ» ҖЧҖ шәхси инвестиция фондына нигез сала, 2011 елга кадәр аның президенты була[33];
- 2008 елның июненнән — «Норильский никель» тау-металлургия компаниясе директорлар советы әгъзасы[34];
- 2008 елның октябреннән 2014 елга кадәр — Россия биатлончылар берлеге президенты (бу постта Александр Тихоновны алыштыра)[6][7][8];
- 2009 елның мае — 2011 елның сентябре — Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия икътисадын модернизацияләү һәм технологик үстерү комиссиясе әгъзасы[35];
- 2009—2019 — аның вакытында Нью-Джерсидан Бруклинга күчеп килгән Милли баскетбол ассоциациясе лигасының «Нетс» баскетбол клубының контроль пакеты хуҗасы[36][37];
- 2010 елның декабре — 2011 елның июне — «Полюс Золото» ААҖ генераль директоры[38][39];
- 2011 елның 25 июне — 2011 елның 16 сентябре — «Правое дело» партиясе лидеры[40][41];
- 2012 елның октябре — 2015 елның 13 марты — «Гражданлык платформасы» париясе лидеры[42][43].

Сәяси эшчәнлеге
«Правое дело»
Төп мәкалә: Правое дело (партия)
2011 елның 25 июнендә «Правое дело» партиясенең чираттан тыш съездында әлеге партиягә кушыла һәм дүрт елга аның лидеры итеп сайлана. 2011 елның сентябрендә партия җитәкчелеге белән каршылыклар туа, үз тарафдарларын аннан чыгарга өнди[44]. «Правое дело» белән бәйле низагтан соң өч айга гавами сәясәттән читләшә[45].
2012 елгы Президент сайлаулары
2011 елның 2 декабрендә РФ Президенты итеп сайлану теләге турында белдерә[46][45]. Үзенең электораты буларак урта сыйныфны атый. 2012 елның 20 гыйнварында «Хәзерге киләчәк» исеме астында аның президент программасы бастырала[47]. Прохоров тезисларын үз эченә алган документ Владимир Путин белән ярышуга исәпләнеп төзелгән була.
2012 елның 4 мартындагы сайлау нәтиҗәләре буенча 5 722 508 тавыш (барлык сайлаучыларның 7,98 %) җыеп өченче урынга чыга.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Мәскәүдә (башкала сайлаучыларының 20,45 % тавышын җыеп), Екатеринбургта (18,75 %[48]), Санкт-Петербургта (15,52 %[49]) һәм чит илләрдә[50], шулай ук кайбер фән шәһәрләрендә (Новосибирск академия шәһәрчеге) икенче урынны, Россиянең иң эре университетлары тулай торакларының сайлау участокларында беренче урынны ала[51].
«Гражданлык платформасы»
2012 елның октябрендә эшмәкәрлектән китә һәм үз активларын «Группа ОНЭКСИМ» оешмасы буенча партнёрларына траст идарәлегенә тапшыра. Үзен тулысынча сәясәткә багышларга теләвен белдерә[52][53], шул елдан «Гражданлык платформасы» партиясе лидеры[42][43].
2014 елның мартында, башкалар белән берлектә, Россия хакимиятенең Украинадагы сәясәтен тәнкыйтьләп чыгыш ясаган Россия музыканты Андрей Макаревичны яклаган мөрәҗәгатькә кул куя[54].
2015 елның 13 мартында "Гражданлык платформасы"ннан чыга һәм «Макаревич — организатор Майдана» плакатлары белән Мәйданга каршы йөрештә катнашкан әгъзаларының үз-үзләрен тотышларыннан канәгатьсез булуы сәбәпле, шулай ук төбәк ячейкаларының Андрей Макаревичны партия сафларыннан чыгаруларына бәйле рәвештә партияне гамәлдән чыгару тәкъдимен ясый[55][56].
Активлары һәм мөлкәте
Капиталын формалаштыруы
1990-нчы еллар уртасында Прохоров, үзенең эшлекле партнеры Владимир Потанин белән берлектә, илнең иң эре предприятиеләрен хосусыйлаштыруда катнаша. 1995 елда аларның «ОНЭКСИМ» банкы залоглы аукционнарда "Норильск никеле"н контрольгә алу өчен көрәштә җиңү яулый. Хисап палатасы мәгълүматлары буенча, залоглы аукционнар дәүләт милке бик түбән бәяләргә сатылган «шикле килешүләр» булып тора[57].
Прохоров үзе 2012 елда биргән интервьюсында залоглы аукционнарга бәя бирә: «Алар законлы иде, ләкин гадел түгел иде. Гаделлек — бу гражданнарның күпчелеге риза булган һәм уртаклашкан нәрсә». Бизнесмен үз капиталының бер өлешен гражданнарның күпчелеге өчен «гадел булмаган ысуллар белән» алынганын таный, ләкин закон күзлегеннән бу «нормаль һәм аңлаешлы» булуын искәртә[57].
2010 елның декабренә «Российский алюминий» чимал компанияләрендәге эре акцияләр пакетларын (2017—2018 елларда өлешләп сатыла[58]), «Полюс Золото» (2013 елда сатылган), «Квадра» энергетика компаниясе (2022 елның февралендә Росатомга сатыла[59]) активларын һәм башкаларны контрольдә тота.
2017 елда РБК медиахолдингын Григорий Березкинга, шул ук елда «Сноб медиа» ҖЧҖны Марина Геворкянга сата[60][61][62].
«Роснано» белән берлектә яктылык диодлы лампаларын җитештерүче «Оптоган» заводы төзелешен (проект 2013 елда "Роснано"га күчә) финанслый[63].
2014 елда ОНЭКСИМ «Е-мобиль» проектының[64] бөтен документациясен НАМИ дәүләт фәнни-тикшеренү институтына 1 еврога сата[14]. Автомобильне серияле җитештерү эше башланмый кала, кроссоверның бер нөсхәсе Владимир Жириновскийга бүләк ителә[65][66]. 2017 елның мартында «Обувь России» компаниясенең 24,99 %ына ия була[67], 2019 елның июнендә үз пакетын сатып җибәрә[68].
2009—2015 елларда «Бруклин Нетс» Америка баскетбол клубы хуҗасы була («Барклайс-центр» спорт аренасы белән бергә бәясе 1,7 млрд доллар тирәсе дип бәяләнә), 2018—2019 елларда бу активны якынча 2,35 млрд долларга сатып җибәрә[37]. 2013 елның мартында дөньяның иң бай спорт клублары хуҗалары кергән «Forbes» журналы рейтингына эләгә[69].
2010 елның сентябрендә Гамбургның Blohm & Voss верфенда төзелгән 96 метрлы «Palladium» суперъяхтасын сатып ала[70]. Шулай ук 96 метрлы «Solemar» яхтасы һәм «Gulfstream», «Falcon» очкычлары хуҗасы булып санала[71][72].
«Forbes» мәгълүматлары буенча 11,2 млрд долларга ия булган эшмәкәр 2023 елгы Россия миллиардерлары рейтингында 12 урынны алып тора[73]. Шулай ук 2024 елда 11 млрд мөлкәткә ия Прохоров Россиянең иң бай эшмәкәрләре исемлегендә 11 нче урынны били, бу мәгълүматлар «Forbes-2024» глобаль рейтингында теркәлә[74].
2024 елның ноябрендә Прохоровның «Онэксим» төркеме «Ренессанс Капитал» инвестицион төркеменең Россиядәге эшчәнлеген әлеге компаниянең югары җитәкчелегенә сата[12].
2025 елның июлендә «Медиана» иминиятләштерү компаниясен оештыра. Компаниягә нигез салынганнан бирле аның генераль директоры вазифасын Сергей Печников башкара. Юридик затларның бердәм дәүләт реестры (ЕГРЮЛ) мәгълүматларыннан күренгәнчә, «Медиана» компаниясенең активлары Михаилның апасы Ирина Прохоровага күчкән. Ул компаниянең устав капиталындагы 100 % өлешенә ия була, күләме 300 млн сум тәшкил итә[14].
| Күрсәткеч | 2003 | 2004 | 2005 | 2006 | 2007 | 2008 | 2009 | 2010 | 2011 | 2012 | 2013 | 2014 | 2015 | 2016 | 2017 | 2018 | 2019 | 2020 | 2021 | 2022 | 2023 | 2024 | 2025 |
| Мөлкәт($ млрд) | 1,6 | 4,8 | 4,4 | 6,4 | 13,5 | 22,6 | 9,5 | 13,4 | 18,0 | 13,2 | 13,0 | 10,9 | 9,9 | 7,6 | 8,9 | 9,6 | 9,8 | 11,2 | 11,4 | 10,3 | 11,2 | 11 | 10,7 |
| Урын (дөнья буенча) | 39 | 32 | 58 | 69 | 109 | 158 | |||||||||||||||||
| Урын (Россия буенча) | 1 | 2 | 3 | 7 | 10 | 11 | 10 | 14 | 13 | 13 | 12 | 14 | 12 | 12 |
Прохоров «Forbes» журналының Израиль юрамасы тарафыннан төзелгән планетаның иң бай яһүдләре исемлегендә 16 нчы урынны били[75].
Хәйрия эшчәнлеге
Михаил Прохоров фонды
2004 елда Михаил Прохоров һәм аның кыз туганы Ирина Прохорова тарафыннан «Михаил Прохоров фонды» — Россиянең беренче региональ стратегияле хәйрия оешмасы булдырыла. Фондның төп офислары Мәскәүдә һәм Красноярскта урнашкан[76].
Фонд эшчәнлегенең төп юнәлешләре:
- фән, мәгариф һәм агарту — инновацион укыту программалары эшләү, фәнни-тикшеренү проектларын, экспедицияләрне, конференцияләрне финанслау, китапханәләрне комплектлауга ярдәм итү, сәләтле балаларны яклау;
- сәнгать һәм мәдәният — төбәкләрдә заманча сәнгатьне үстерү, яңа мәдәни технологияләр булдыру, Россия мәдәниятен бөтендөнья контекстына кертү[77].
Үз проектлары
Фонд тарафыннан гамәлгә ашырылучы әһәмиятле проектлар[78]:
- «НОС» (Яңа сүзлек) әдәби премиясе — заманча сәнгатьле әдәбиятта яңа трендларны хуплау өчен ел саен тапшырыла;
- Красноярск китап мәдәнияте ярминкәсе — төбәкнең әйдәп бара торган мәдәни вакыйгаларының берсе;
- «Театраль синдром» региональ фестивале — Красноярск краенда театр сәнгатен үстерүгә юнәлтелгән проект;
- «Яңа театр» — Россия спектакльләрен финанслауга ачык хәйрия бәйгесе.
Партнерлык һәм грантлар
Фонд бик күп мәдәни оешмалар белән хезмәттәшлек итә: «Алтын битлек» фестивале, Милләтләр театры, «Территория» халыкара фестиваль-мәктәбе, «Сталкер» кеше хокуклары турында фильмнар фестивале, «Соңгы адрес» мемориаль проекты (сәяси репрессия корбаннарын искә алу) һ. б.
Танылуы
Фонд эшчәнлеге төрле бүләкләр белән билгеләнгән:
- «Алтын битлек» премиясенең «Россия театр сәнгатен хуплау өчен» призы (2010);
- «Инновация-2012» һәм «Театрал йолдызы» премияләре (2013);
- Балтыйк буе илләрендә мәдәни бәйләнешләрне үстергән өчен «Балтыйк йолдызы» халыкара премиясе (2015).
Бүләкләре һәм премияләре
- II дәрәҗә Изге кенәз Даниил Московский ордены (Рус православие чиркәве, 2004);
- «Дуслык» ордены (2006) — Россиянең икътисади мөмкинлекләрен үстерүгә керткән өлеше өчен;
- Мактаулы легион ордены кавалеры (Франция, 2011) — Россия һәм Франция арасында мәдәни элемтәләрне киңәйткән өчен[79];
- «Ел меценаты» номинациясендә «Театр йолдызы» премиясе лауреаты (2013);
- I дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены медале (2014)[80];
- Россия Федерациясе Президентының Мактау кәгазе (2019) — актив хәйрия эшчәнлеге өчен[81];
- «Ел филантропы» номинациясендә Forbes премиясе (Михаил һәм Ирина Прохоровага; 2021)[82].
Тәнкыйть
Куршевель гаугасы (2007)
Шулай ук карагыз: Куршевель гаугасы
2007 ел башында Россия массакүләм мәгълүмат чараларынада Куршевельда килеп чыккан инцидент таралыш ала. Михаил Прохоров 9 гыйнварда халыкара фахишәлек челтәрен оештыруга катнашы булуда шикләнеп, француз полициясе тарафыннан 4 көнгә тоткарлана[83]. Полиция аның яшь кызларны үзенең бай дуслары өчен китерткәнлегендә шикләнә. Прохоров үзе тикшерүгә «акыллы, матур һәм яшь кызлар компаниясен яратканлыктан» алып килгәнлеге турында белдерә[84][85].
2009 елның 28 сентябрендә Прохоровның адвокаты шул ук елның 7 августында аны тоткарлауга ордер биргән Лион шәһәре тикшерү судьясы Никола Шаррерның «җинаять составы булмау сәбәпле» эшне туктатуы турында хәбәр итә[86][87].
Салым инспекциясе дәгъвасы (2009)
2009 елның 20 апрелендә Михаил Прохоров Мәскәүдә яшәү урыны буенча теркәлү исәбеннән төшә һәм Красноярск краеның Төньяк Енисей районы Еру́да бистәсендә теркәлә[88]. 2009 елда массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, Прохоров Владимир Потанинга 5 млрд доллардан артыграк бәягә уртак «КМ инвест» компаниясенең 50 % акцияләрен сата, табыштан салым түләргә тиеш була. Нәтиҗәдә, 2009 елда Красноярск крае һәм Төньяк Ениисей районы бюджеты 16,6 млрд сумга тулыланыр дип көтелә[88]. 2011 елның 17 июнендә Красноярск краеның Лесосибирск салым инспекциясе 2 млрд сумнан артык кереме өчен салым түләвен таләп итеп Прохоровны судка бирә[89].
«Ё-мобиль» проекты
2010 елда игълан ителгән гибрид «Ё-мобиль» проекты Прохоровның иң амбициоз, әмма уңышсыз бизнес-инициативаларының берсе була. Проектка 150 млн евро якын акча салына[90]. 2014 елның апрелендә проектның ябылуы рәсми игълан ителә: «Ё-Инжиниринг» компаниясе автомобильнең кузовы һәм шассие буенча барлык конструкторлык документациясен һәм хокукларны НАМИ дәүләт фәнни-тикшеренү институтына тапшыра. Килешүнең символик суммасы нибары 1 евро тәшкил итә[91].
«ОНЭКСИМ» компаниясендә бу карарны түбән сорау һәм импорт компонентлары кыйммәтләнү белән аңлаталар. Әмма экспертлар фикеренчә, проектның уңышсызлыгына төп сәбәпләр — Россия базарының электромобильләргә әзер булмавы, кирәкле инфраструктураның юклыгы һәм продукциянең планлаштырылган 400 мең сум урынына 1 млн сумга кадәр кыйммәтләнүе[90].
Сәяси «спойлер» булуда шикләнү
2011—2012 елларда Прохоровны еш кына «Кремль марионеткасы» яки «спойлер» дип атыйлар. Financial Times язганча, Мәскәүдә тәнкыйтьчеләр «Кремль Прохоровны сәхнәгә дулкынланган урта сыйныфның протест кәефен сүндерү өчен генә чыгарган», дип раслый. Әлеге шикләрнең тагын бер сәбәбе — Прохоровның Кремль проекты буларак барлыкка килгән «Правое дело» партиясендәге эшчәнлеге.
Прохоровның 2012 елгы сайлау алды чыгышлары да ике мәгънәле бәяләнә. Бер яктан, ул башка кандидатларны (Геннадий Зюганов, Сергей Миронов, Владимир Жириновский) «Кремль агентлары» һәм «төймә басучылар» дип тәнкыйтьләсә, икенче яктан, ул хакимиятнең прогрессив кешеләре аны хуплавын белдерә: «Кремль эчендә сугыш бара. Хакимият коридорларында прогрессив кәефле кешеләр бар, һәм алар мине хуплый»[92].
Шәхси тормышы
Искәрмәләр
- Аңлатмалар
- ↑ «The New York Times» газетасына биргән интервьюсында сөйләгәнчә, аның әбисе «ике диссертация яза, ләкин аларны якларга мөмкинлек бирмиләр, һәм шул рәвешле гыйльми дәрәҗә алмый. Яһүд кызы эштән куылган, сөрелгән яки үтерелгән күп кенә хезмәттәшләренең язмышын кабатлаудан котыла. Һәр кич, төнлә аны кулга алырлар дип шикләнеп, әйберләре төялгән чемодан белән йокларга ята.»[23].
- Чыганаклар
- ↑ Выбор Прохорова. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ Mikhail Prokhorov // Encyclopædia Britannica (ингл.)
- ↑ Michail Prochorow // Munzinger Personen (нем.)
- ↑ Крупные города поддержали Михаила Прохорова. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026. Архивировано 2 октябрь 2021 года.
- ↑ Должность президента группы ОНЭКСИМ упразднена после ухода Прохорова в политику (рус.). РБК Daily. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026. Архивировано 2 март 2014 года.
- ↑ 1 2 Президентом Союза биатлонистов России избран Михаил Прохоров [недоступная ссылка — история]. rbcdaily.ru (28 октябрь 2008). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ 1 2 Кравцов избран президентом Союза биатлонистов России. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026. Архивировано 7 декабрь 2014 года.
- ↑ 1 2 Михаил Прохоров возглавил Союз биатлонистов России. РИА Новости (27 октябрь 2008). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ Curtis Eichelberger. Prokhorov's $200 Million Purchase of Nets Gains Approval From NBA Owners. Bloomberg (12 май 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ Скандалы Михаила Прохорова. На чем бизнесмен заработал миллиарды и куда пропал сейчас? (рус.). Радио 1. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ 1 2 «Жираф» с 11 миллиардами. Тайные сделки и двойная жизнь Михаила Прохорова (рус.). 360.ru (18 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ 1 2 №12. Михаил Прохоров (ингл.). Forbes (1 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ «Интергео» Прохорова может продать Голевскую ГРК держателю лицензии на медный Ак-Суг (рус.). Forbes.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ 1 2 3 Вечеринки в Куршевеле, президентская гонка, Е-мобиль: куда пропал Прохоров (рус.). news.ru (10 февраль 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ Михаил Прохоров: «Для меня нет неудобных вопросов. Тем более если их задают сибиряки!» Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026. Архивировано 4 март 2016 года.
- ↑ У Прохорова в Барнауле много родственников. Интернет-издание INFO (02.02.12). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ Биография Михаила Прохорова (рус.). mihail-prokhorov.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026. Архивировано 15 май 2013 года.
- ↑ Архив программы «Ирина Прохорова. Система ценностей». Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ 1 2 3 Личная жизнь Михаила Прохорова. vd-tv.ru (29 ноябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ Татьяна Николаева. Михаил Прохоров. Джигит из Форбса. Горец (13 февраль 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ История становления и развития Дагестанского государственного медицинского университета. dgmu.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ Скандалы Михаила Прохорова с проституцией и теневыми деньгами. На чем бизнесмен заработал миллиарды и куда пропал сейчас? (рус.). radio1.ru (3 май 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ The N.B.A.’s Oligarch and His Power Games (ингл.). New York Times Magazine (28 октябрь 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026. Архивировано 27 февраль 2012 года.
- ↑ 1 2 Chip Brown. The N.B.A.’s Oligarch and His Power Games (ингл.). Нью-Йорк Таймс. New York Times Company (28 октябрь 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ Прохоров решил избираться в Мосгордуму по одномандатному округу. interfax.ru (18 май 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ Выпускники. Гимназия № 1531 «Лингвистическая». Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ Михаил Прохоров — «жираф» и «немножко мазохист». Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026. Архивировано 6 май 2014 года.
- ↑ Михаил Прохоров – Про меня. Сноб. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026. Архивировано 27 февраль 2012 года.
- ↑ 1 2 Биография «куршевельского» миллионера Михаила Прохорова. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026. Архивировано 29 июнь 2011 года.
- ↑ Михаил Прохоров. Биография. vedomosti.ru (16 декабрь 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ М. Прохоров стал крупнейшим акционером «Норникеля». top.rbc.ru (10 сентябрь 2007). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ Полюс ПАО. TAdviser. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ Должность президента группы ОНЭКСИМ упразднена после ухода Прохорова в политику. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026. Архивировано 2 март 2014 года.
- ↑ «Норникель» избрал новый совет директоров. РБК (30 июнь 2008). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ Прохорова не позвали на заседание президентской комиссии. Lenta.ru (24 сентябрь 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026. Архивировано 10 март 2016 года.
- ↑ Прохоров пообещал сделать "Нью-Джерси" чемпионом НБА. РБК (19 май 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ 1 2 «Это было честью и счастьем»: Прохоров объявил о продаже «Бруклин Нетс» (ингл.). Forbes.ru (16 август 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026. Архивировано 19 август 2019 года.
- ↑ Прохоров занял должность гендиректора «Полюс Золота». forbes.ru (9 декабрь 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ М.Прохоров покинул руководящие посты в «ОНЭКСИМе» и «Полюс золоте». РБК (27 июнь 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ Прохоров возглавил "Правое дело". Интерфакс (25 июнь 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ Обезглавленное "Правое дело" не откажется от участия в думских выборах. РБК (20 сентябрь 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ 1 2 Прохоров ушел из "Гражданской платформы" на "неполитическую площадку". ТАСС (13 март 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ 1 2 Макаревича предложили исключить из партии "Гражданская платформа". Интерфакс (2 март 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ Михаил Рубин. Прохоров рассказал высокому собранию про кукловода. iz.ru (15 сентябрь 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ 1 2 Михаил Рубин. Михаил Прохоров выдвигается в президенты. Известия (4 март 2026).
- ↑ Прохоров объявил о своём выдвижении в президенты (рус.). Lenta.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026. Архивировано 3 гыйнвар 2012 года.
- ↑ Михаил Прохоров готов выйти из бизнеса если станет президентом России (рус.). Коммерсантъ (21 гыйнвар 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ Выборы Президента Российской Федерации/ Итоги голосования (4 март 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ Выборы Президента РФ. Итоги голосования (4 март 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ Президентские выборы: анализ голосования россиян за рубежом. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026. Архивировано 1 март 2014 года.
- ↑ Список избирательных участков, где в лидерах М. Д. Прохоров, 2012 год. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ Михаил Прохоров оставил бизнес ради партии. civilplatform.ru (30 октябрь 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ Михаил Прохоров оставил бизнес ради партии. vedomosti.ru (28 октябрь 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ Прохоров, Ярмольник и Ройзман выступили в защиту Макаревича. rbc.ru (28 март 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ Прохоров предложил ликвидировать «Гражданскую платформу»// «Интерфакс». Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026. Архивировано 12 март 2016 года.
- ↑ Прохоров решил ликвидировать «Гражданскую платформу» и вышел из партии // МК. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026. Архивировано 12 март 2016 года.
- ↑ 1 2 Залоговые аукционы в 90-е были легитимны, но несправедливы - Прохоров (рус.). РИА Новости (12 июнь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ «Атон» увидел хороший момент для покупки «Русала» (рус.). fomag.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ Миллиардер Прохоров продал «Квадру» структуре «Росатома» (рус.). Forbes.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026. Архивировано 6 апрель 2022 года.
- ↑ Михаил Прохоров продал издание «Сноб». Ведомости (21 сентябрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ Михаил Прохоров (рус.). radiokp.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ Дарья Коржова, Ксения Болецкая. Михаил Прохоров продал издание «Сноб» (рус.). www.vedomosti.ru (17 сентябрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ Контроль над производством светодиодов перешел от «Онэксима» к «Роснано». Ведомости (19 декабрь 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ «У всех без исключения рыло в пуху» — Михаил Прохоров, президент группы «Онэксим» (рус.). vedomosti.ru (22 декабрь 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ Жириновскому на радость. На «ё-мобиле» теперь можно ездить (рус.). Carfactum (11 февраль 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026. Архивировано 24 сентябрь 2020 года.
- ↑ Жириновский намерен ездить за рулем подаренного ему "ё-мобиля" на дачу и по городу. ТАСС (1 декабрь 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ Ищенко Н. Михаил Прохоров обувает Россию (рус.). vedomosti.ru (4 август 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ Михаил Прохоров перестал быть акционером «Обуви России» (рус.). Ведомости. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026. Архивировано 22 март 2022 года.
- ↑ 13 самых богатых владельцев спортивных клубов из рейтинга Forbes (рус.). Forbes. forbes.ru (7 март 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026. Архивировано 16 март 2013 года.
- ↑ YachtAndCrew.com: Motor Yacht — Palladium. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026. Архивировано 2 апрель 2014 года.
- ↑ Михаил Прохоров. Свободная пресса. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ 1 2 Михаил Прохоров. Радио «Комсомольская правда». Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ Михаил Прохоров. Forbes. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026. Архивировано 12 декабрь 2023 года.
- ↑ 20 богатейших российских бизнесменов в глобальном рейтинге Forbes — 2024. Forbes (2 апрель 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ Михаил Прохоров попал в список самых богатых евреев мира (рус.). mr.moscow (23 ноябрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ История Фонда (рус.). prokhorovfund.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ Благотворительный фонд Михаила Прохорова (рус.). Forbes.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ Собственные проекты (рус.). prokhorovfund.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ Lenta.ru: В России: Михаил Прохоров награждён орденом Почетного легиона. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026. Архивировано 11 март 2016 года.
- ↑ Награждённые государственными наградами Российской Федерации. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026. Архивировано 24 март 2014 года.
- ↑ Распоряжение Президента Российской Федерации от 27 февраля 2019 года № 52-рп «О поощрении». Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026. Архивировано 6 март 2019 года.
- ↑ Премия «Филантроп года»: Forbes впервые вручил призы главным меценатам страны (рус.). Forbes.ru (21 май 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ Французская полиция отпустила Прохорова без предъявления обвинений. lenta.ru (13 гыйнвар 2007). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ Михаил Прохоров отмечает юбилей на Сейшелах. sputnik.by (3 май 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ Vice police spoil the party for the billionaire and his 'good-time girls' (ингл.). The Times (12 гыйнвар 2007). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ «Куршевельское дело» в отношении Прохорова закрыто - адвокат (рус.). ria.ru (28 сентябрь 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ Воронов А., Кузнецова Е. Свободу лыжникам Куршевеля. Михаил Прохоров оказался не по зубам французским прокурорам (рус.). kommersant.ru (29 сентябрь 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ 1 2 Рената Ямбаева, Дмитрий Смирнов, Дмитрий Мальков, Нонна Гончаренко. Михаил Прохоров обеспечил северный завоз (рус.). Газета «Коммерсантъ». ЗАО «Коммерсантъ. Издательский дом» (25 май 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026. Архивировано 14 март 2012 года.
- ↑ Наталья Башлыкова, Дмитрий Мальков. Михаил Прохоров пошел в политику по-настоящему (рус.). Газета «Коммерсантъ». ЗАО «Коммерсантъ. Издательский дом» (18 июнь 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026. Архивировано 2 сентябрь 2011 года.
- ↑ 1 2 Эксперты: «Ё-мобиль» с самого начала был обречен (рус.). Телеканал Санкт-Петербург. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ Электрокары едут мимо (рус.). www.kommersant.ru (15 сентябрь 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ Прохоров: Зюганов, Миронов и Жириновский — агентура Кремля с 20-летним стажем, «тушки и кнопкодавы» (рус.). www.gazeta.ru (16 гыйнвар 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ Прохоров рассказал, почему до сих пор не женился, и велел распустить «Правое дело». NEWSru (19 гыйнвар 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
Сылтамалар
- Сайт Фонда Михаила Прохорова
- Прохоров Михаил
- Тезисы предвыборной программы М. Прохорова
- Сагдиев Р., Терентьева А., Бочарова С., Виноградова Е., Васильев Иван. Почему Михаила Прохорова можно считать американским бизнесменом // «Ведомости», 21.08.2017