Урнар

Урнар (чуаш. Вăрнар, рус. Вурнары) — Чуашиядә урнашкан бистә, Урнар районының административ үзәге.

Халык саны — 10 086 кеше (2010).

География

Урнар Чуашиянең үзәгендә, Чабаксардан 91 киломерга көньякка таба урнаша. Мәскәү — Казан тимер юлында станция.

Тарих

Урнар 1896 елда нигезләнә.

1918 елда посёлокта тимер юл станциясе нигезләнә.

1927 елдан — Урнар районы үзәге, 1938 елдан — шәһәр тибындагы бистә.

Халык

1959[2] 1970[3] 1979[4] 1989[5] 2002[6] 2010[7]
7 418 9 083 10 531 12 492 10 929 10 086

Тышкы сылтамалар