Церера (кәрлә планета)
Церера (1 Ceres, символ:
)[7] — астероид төрендәге кәрлә планета. Церераны 1801 елның 1 гыйнварда кичен Палермо астрономия обсерваториясендә итальян астрономы Джузеппе Пьяцци ача. Бу астероидлар поясындагы иң массалы күк җисеме, һәм ул зурлыгы буенча зур планеталарның иярченнәреннән зуррак. Озак вакыт Церера планета булып санала, аннары аны астероид дип карый башлыйлар, ә 2006 елның 24 августында Халыкара астрономия берлегенең XXVI генераль ассамблеясендә аны кәрлә планеталар исемлегенә кертәләр. 950 км диаметрлы буларак, Церера хәзерге вакытта астероидлар поясындагы иң зур һәм массалы җисем, һәм ул пояс массасының 32 % тәшкил итә. Күптән түгел генә булган күзәтүләр буенча, ул, күпчелек кече җисемнәрдән аермалы буларак, йомры рәвештә. Церераның өслеге, мөгаен, су бозы һәм гидратланган минераллар (карбонатлар һәм балчыклар) катнашмасыдан гыйбарәттер. Церера, чамалаулар буенча, таш төш, боз мантиясе, һәм, ихтимал, кайбер урыннарда кабык астында сыек су океаннарына да ия.
Җирдән Церераның ялтыравы 6,7 дән 9,3 кадәр йолдыз зурлыгы тәшкил итә. Шуңа күрә аны гади күз белән күреп булмый. 2007 елның 27 сентяберендә НАСА Веста (2011–2012) һәм Церераны (2015) тикшерү өчен Dawn (КА) зондын очырган иде. Соңгысы аның өслеген җентекләп фотога төшереп алды. Американнар, бу фотоларны бер-бер артлы тезеп куеп, видеофильм ясаганнар.
Орбита
Церераның орбитасы Марс һәм Юпитер орбиталары арасында урнашкан һәм бик «планетасыман»: эклиптика яссылыгына карата орбитаның авышлыгы 10° тәшкил итә, эксцентриситет — 0,08. Кояш тирәсендә 4,6 ел период белән әйләнә. Перигелийдә Кояштан 2,54 а.б. ераклыкта, афелийдә — 2,98 а.б.
Физик хасиятләр
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Berry A. A Short History of Astronomy [неопр.] — London: John Murray, 1898.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 JPL Small-Body Database
- ↑ Dictionary of Minor Planet Names (ингл.) — 6 — Springer Science+Business Media. — P. 13. — ISBN 978-3-642-29717-5
- ↑ http://ssd.jpl.nasa.gov/horizons.cgi?find_body=1&body_group=sb&sstr=1
- ↑ Minor Planet Center Database
- ↑ http://www2.keck.hawaii.edu/inst//conrad/nsfGrantRef/2007-arXiv-Benoit.Carry.pdf
- ↑ JPL/NASA. What is a Dwarf Planet? Jet Propulsion Laboratory (22 апрель 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 гыйнвар 2022.