Техас (штат)
Техас (ингл. Texas) – АКШның көньягында урнашкан штат. АКШда мәйданы буенча Аляскадан соң, халык саны буенча Калифорниядән соң 2 урында. Штатның башкаласы – Остин шәһәре.
Штат исеме испан «tejas» сүзеннән килә, ә ул, үз чиратында, индиан телләрендәге «táysha» – «дус» сүзеннән килә. Штат аббревиатурасы – TX. Штатның рәсми атамасы – «Ялгыз йолдыз штаты».
Техас көнбатышта Нью-Мексико белән, төньякта Оклахома белән, көнчыгышта Луизиана һәм Арканзас белән чиктәш. Техасның көньяк-көнбатыш чиге АКШ һәм Мексиканы аерган Рио-Гранда елгасы буенча уза. Көньяк-көнчыгышта Техас Мексика култыгы белән юыла.
- ↑ archINFORM (нем.) — 1994.