Айдар Габдинов
Айдар Айрат улы Габдинов(рус. Айдар Айратович Габдинов; Пустой шаблон {{ВД-Преамбула}}) — Россия җырчысы (тенор), халыкара конкурслар лауреаты, Татарстанның атказанган һәм халык артисты (2026).
Тәрҗемәи хәле
1969 елның 10 сентябрендә БАССР Куергазы районы Тимербай авылында туып, Федоровка районының Батыр авылында үскән. БДУның филология факультетын тәмамлаган. Каратэ белән шөгыльләнгән. 3нче курста Уфадагы беренче татар радиосы "Шәрык"та диктор булып эшли, әдәби-музыкаль тапшырулар алып бара. «Акчарлак» әдәби-иҗат түгәрәгенең активисты була. Нефтекамскида узган «Дуслык җыры» конкурсында лауреат булгач (Яр Чаллыдан Равил Галиев белән бергә), жюри әгъзасы Мирсәет Яруллин аны Казан консерваториясенә укырга чакыра. Айдар, Уфада калып, педагогия институтында татар теле һәм әдәбияты укытырга алына. Музыкаль белемен арттыру максатыннан, Уфа сәнгать укуханәсенә укырга кереп (вокал укытучысы Сима Мишурис), ике курсын тәмамлый. Нәфисә һәм Ризван Хәкимовлар концертларында катнаша. Консерватория белеме алу нияте туа. Уфа сәнгать институты профессоры Миләүшә Гали кызы Мортазина аны укырга алырга риза була. Әмма икенче югары белемне түләп алу гаиләле яшь җырчыга авыр буласы аңлашылгач, институтта укудан баш тарта. Казанга килеп, имтихан биреп, Мирсәет Яруллин һәм Шамил Монасыйпов ярдәме белән Казан консерваториясенең икенче курсына укырга керә (Зилә Сөнгатуллина курсы).
Консерваториядә уку елларында Казан шәһәр филармониясендә эшли башлый. «Tatarica» татар музыкасы оркестры белән РФ төбәкләре, чит ил сәхнәләрендә чыгыш ясый. «Казан» бию ансамбле белән дә гастрольләргә чыга. Киң җәмәгатьчелеккә Казан филармониясенең «Идел егетләре» ансамбле солисты булып таныла. Казан шәһәр филармониясендә, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә солист булып эшли.
Репертуар
Репертуарында татар һәм башкорт халык җырлары («Шахта», «Минзәлә», «Таң атканда», «Карачтау авылы көе», «Чын-чын әйтәмен» һ. б.), композиторлар (Рөстәм Яхин, Луиза Батыр-Болгари, Илгиз Закиров һ. б.) язган («Белегез шуны», «Кайту» һ. б.) һәм заманча эстрада җырлары, рус романслары, неаполитан җырлары[1]. «Киек казлар китә», «Озату», «Авылым каеннары», «Газиз илем — туган җирем» кебек җырлары тамашачы күңелен яулаган[2].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- «Дуслык җыры» конкурсы лауреаты;
- «Татар җыры» конкурсы дипломанты;
- Салих Сәйдәшев исемендәге вокалистлар конкурсы лауреаты;
- Улан-Удэ шәһәрендә үткән халыкара вокалистлар конкурсы лауреаты;
- Татарстанның атказанган артисты;
- Татарстанның халык артисты (2026) ― нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге һәм музыка сәнгатен үстерүгә керткән зур өлеше өчен[3]
Гаиләсе
Хатыны Зилә Әфтах кызы Бакалы районы Яңа Катай авылыннан. БДУ тәмамлаган татар теле укытучысы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы[4]
Кызлары Айсылу, җырчы[5], уллары Ильяс, Мансур.
Искәрмәләр
- ↑ Рузия Сафиуллина. Это вам не «попса». 2018 елның 8 август көнендә архивланган. «Республика Татарстан», 21.02.2004 [рус.]
- ↑ Татар җырлары
- ↑ Указ Республики Татарстан № 341 от 25.04.2026 (рус.). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июль 2026. Архивировано 19 май 2026 года.
- ↑ Алинә Айдарова. Айдар Габдинов хатынына туган көн бүләге итеп 13нче айфон бүләк иткән. intertat.tatar, 26.02.2023
- ↑ Айсылу Габдинова
Әдәбият
- Ландыш Нәсыйхова. Йолдызлы гаилә. «Гаилә һәм мәктәп», 2019 ел, июль, 2-5нче бит.
Сылтамалар
- Ләйсән Бәдертдинова. Дипломат булу теләге җырчы ясады. «Кызыл таң», 11.04.2015
- Вконтакте сәхифәсе
- aidargabdinov.(үле сылтама) toopics.com
- А. Габдинов «Оныттым бугай» җырын башкара (видео, 3:31)