Кудерметова Вероника Эдуард кызы

Вероника Эдуард кызы Кодәрмәтова (Вероника Эдуард кызы Кудерметова, рус. Верони́ка Эдуа́рдовна Кудерме́това; 24 апрель 1997, Казан) — Россия теннисчысы; WTA нәтиҗә турнирында парлы разрядта җиңүче (2022); парлы разрядта Зур шлем турниры финалисты (Уимблдон–2021); ун WTA турниры җиңүчесе (шуларның икесе ялгыз разрядта); Билли Джин Кинг кубогы иясе (2021); парлы разрядта дөньяның икенче ракеткасы. Россиянең атказанган спорт мастеры (2022).

Тормыш юлы

1997 елның 24 апрелендә Казанда туа. Әтисе Эдуард Дамир улы профессиональ хоккей белән шөгыльләнгән, Россия чемпионы. Алкалы хоккей — Верониканың икенче яраткан спорт төре, ул Мәскәү ЦСКАсы өчен җан ата, шул исемдәге спорт клубында 11 яшьтән шөгыльләнә, шулай ук анда әтисе уйнаган. Сеңлесе — Полина, аннан алты яшькә кечерәк һәм шулай ук профессиональ рәвештә теннис белән шөгыльләнә.

Кодәрмәтова тенниста сигез яшеннән. Яраткан өслеге — хард. 11 яшьтән Оксана Титкова җитәкчелегендә, ә аннары Алексей Пивень белән шөгыльләнә. 15 яшеннән ул Сергей Демехинда шөгыльләнә башлый[4]. 2021 елда теннисчы командасына Владимир Платеник кушыла.

2017 елда үзенең тренеры Сергей Демехинга кияүгә чыга[5].

Карьера башы

Юниорлык чоры

ITF юниорлар туры ярышларында Кодәрмәтова беренче тапкыр 2011 елда уйный. Апрель аенда ул Израильдә дүртенче класс турнирда ялгызак һәм парда беренче трофей ота. Сезон ахырына кадәр ул юниорлар туры ярышларында ялгызак 3 һәм парлы разрядта тагынике титул отуга ирешә. 2012 елның гыйнварында Пршеровта (Чехия) беренче класслы турнирда ул финалга чыга, анда Белинда Бенчичка оттыра. Ә декабрьдә алар Мехикодагы югары градация турнирында, пар булып берләшеп, финалга кадәр уйныйлар. Кодәрмәтова өчен юниорлыкта соңгы сезон 2013 елда була. Аны Сан-Хоседа (Коста-Рика) узган беренче класслы ярышларда ялгыз парлы финалга чыгудан башлый. Май аенда Санта-Крочеда (Италия) беренче класслы турнир финалында уйный, анда яңадан Бенчичка оттыра. 2013 елның июнендә Кодәрмәтова, 22 урынны биләп, үзенең максималь юниорлык рейтингына ирешә. 2015 елның 11 июлендә, Аслан Карацев белән парда уйнап, Кореядә узган Универсиадада микста бронза ота.

Олы карьера башы

Өлкәннәр дәрәҗәсендәге беренче чыгышы 2011 елга туры килә. ITF циклында өлкәннәр турнирының төп ялгызаклар челтәрендә беренче тапкыр 2012 елның мартында Мәскәүдә узган 25-меңлектә катнаша, анда квалификация аша уза, әмма нигезнең беренче әйләнешендә оттыра. Май аенда шундый турнирда уңыш була: Вероника, квалификация үтеп, беренче әйләнештә топ-200 уенчысы Екатерина Бычкованы җиңә һәм тулаем алганда ярымфиналга кадәр барып җитә, анда финалга юлны Чагле Бююкакчайга бирә.

Киләсе алгарыш 2013 елның июнендә Ленцерхайдтагы 25-меңлектә була, анда ул Диана Марцинкевич белән парда финалга узуга ирешә, ләкин турнирны ота алмыйлар.

Карьерасындагы беренче титулны бер атнадан соң Казахстанның Шымкент шәһәрендә Маргарита Лазарева белән альянста 10-меңлек ярышта парда ала, ә өч атнадан Вероника Казанда беренче парлы 50-меңлектә җиңә: аңа Евгения Родина ярдәм итә. Ялгыз разрядта бу турнирда Кодәрмәтова ярымфиналга барып җитә, Валентина Ивахненкога җиңелә. Сезон ахырына Вероника ялгызаклар ТОП-700 рейтингына керә.

undefined

2014 елның гыйнварында Кодәрмәтова беренче тапкыр Австралия җыелмасына каршы матчка Федерация Кубогында милли җыелмага чакырыла[6]. Ул Топ-20 теннисчысы Саманта Стосурга каршы бер матч уйный һәм беренче сетта аңардан дүрт гейм гына ала. Март аенда Казакъстанда узган ITF 10-меңлек бәйгесендә Кодәрмәтова ялгыз разрядта өлкәннәр арасында беренче титулын яулауга ирешә. Октябрьдә Евгения Родина белән альянста ул Мәскәүдә Кремль Кубогына уайлд-кард ала һәм WTA турында дебют ясый. Россия дуэты, чирекфиналга үтеп, старт матчын ота. Шулай ук Кодәрмәтова Кремль Кубогында WTA турнирының ялгызаклар сеткасына беренче квалификацион сайлап алу уздыра һәм анда бер матчта җиңүгә ирешә. 2015 ел эчендә ул ике парлы 25-меңлектә җиңә һәм бер ялгызаклар берсе финалына чыга, сезонны ТОП-400 ялгызаклар рейтингында тәмамлый.

2016 елда Кодәрмәтова 25-меңлектә ике ялгызак һәм дүрт парлы титул ота. Май аенда Натела Дзаламидзе белән парда Нюрнбергта WTA турнирының ярымфиналына чыгуга ирешә. 2016 елның 30 октябрендә Вероника Кодәрмәтова Александра Поспелова белән парлы разрядта Кытайның Лючжоу шәһәрендә узган ITF циклыннан 50-меңлек ярышта титул яулый[7]. Ноябрьдә Натела Дзаламидзе белән командада Тайбэйда WTA 125 кече сериясе кысаларында узган турнирда парлы приз отуга ирешә. Ел ахырында парлы рейтингта спортсмен беренче тапкыр беренче йөзлеккә эләгә.

2017 елда Кудермәтованың рейтингы төп тур турнирларына квалификацияне ешрак уйнарга мөмкинлек бирә. Сезон эчендә ул Зур Шлем сериясенең барлык дүрт турнирына да сайлап алу аша ялгыз челтәргә узарга тырыша, әмма уздырылган биш матчның берсен генә ота. Парлы разрядта нәтиҗәләр сизелерлек була. Беренче йөзлектә ул төп турнирларда матчлар уйный һәм сезон башында Натела Дзаламидзе белән ике тапкыр ярымфиналга чыга (Шэньчжэньда һәм Куала-Лумпурда). Апрельдә Ипек Сойлу белән альянста Истанбулдада узган ITFНЫҢ 50-меңлеген отуга ирешә. Май аенда Дзаламидзе белән парда Франциянең ачык чемпионатында Зур Шлем сериясенең парлы челтәрендә дебют ясый, ә июньдә Марсельдәге ярышларда 100-меңлекне ота. Бу уңыштан соң Россия дуэты Уимблдон турнирына квалификацияне уңышлы уза, анда икенче раундка чыга. Июль аенда Дзаламидзе һәм Кодәрмәтова Астанада ITF-ның 100 меңлеген оталар. Сентябрьдә Анна Блинкова белән парда Санкт-Петербургта ITF циклыннан 100-меңлекнең парлы призын оталар. Сезон ахырында Вероника икенче ел рәттән Тайбэйда WTA 125 кече сериясе турнирында отуга ирешә, бу юлы ул үзенең уңышын Белоруссиядән Арина Соболенко белән бүлешә. Парлы разрядта яхшы нәтиҗәләр Кодәрмәтовага 2017 ел йомгаклау парлы рейтингында 58 нче урында тәмамларга мөмкинлек бирә, ә ялгыз разрядта өченче йөзлекне били.

2018–2019 (ялгызаклар арасында топ-50 һәм парлы WTA-да беренче титул)

2018 елдан Кодәрмәтова ялгыз разрядта чыгыш ясау дәрәҗәсен әкренләп күтәрә бара. Cезон эчендә Япониядә ITF ның 25–меңлеген генә отса да, эре турнирларда ул ешрак уйный. Апрельдә ул Штутгарттагы Премьер-сериянең грунт турнирында чыгыш ясый һәм квалификациянең өч раундын уза. Июньдә ул Хертогенбостагы үлән турнирына сайлана, анда, Анетт Контавейтны һәм юниорлар буенча көндәше Белинда Бенчичны җиңеп, турда беренче тапкыр чирекфиналга чыга.

undefined

2018 елның июлендә WTA турнирының төп челтәренә Гштадтагы грунт турнирында ирешә, анда квалификацияне исәпкә алып, дүрт матч рәттән җиңү яулый һәм 1/4 финалга чыга. Зур шлемга квалификация уеннары уңышсыз була. Сезон ахырында парлы разряд уеннарында үзен яхшырак күрсәтә. Ноябрьдә WTA 125 кече сериясенең ике турнирында, Мумбаида (Һиндстан) Дзаламидзе белән парда һәм Лиможда (Франция) Воскобоева белән берлектә, җиңүгә ирешә.

2019 елда Кодәрмәтова ялгызаклар рейтингының ТОП-50 керә. Сезон стартында ул Шэньчжэньдагы турнирга квалификация уза. Аннары Австралиянең ачык чемпионатында сигезенче омтылыштан Зур Шлем турнирына квалификация узуга ирешә.Әлеге дебют матчында ул америкалы София Кенинга оттыра. Февральдән Кодәрмәтова ялгыз разрядта топ-100 уенчы арасына керә. Мартта ул шул вакыт өчен иң зур титулны ота: Гвадалахарда (Мексика) WTA 125K кече сериясе турнирында җиңү яулый.

Май аенда Мадридта узган югары категорияле Премьер-турнирда Воскобоева белән парлы ярымфиналга чыгалар. Май аенда Вероника Нюрнбергтагы турнирның чирек финалында уйный, ә аннары Франциянең ачык чемпионатында беренче раундта дөньяның элеккеге беренче ракеткасы Каролина Возняцкины җиңә (0:6, 6:3, 6:3). Аннары ул Зарина Диясны уза һәм беренче тапкыр Зур шлемның өченче раундында уйный, Эстониядән Кайя Канепига җиңелә.

2019 елның июнендә Хертогенбостагы турнирда Кодәрмәтова ярымфиналга чыга. Әмма сезонның Америка өлеше көчле нәтиҗәләр бирми, шулай да турнир ахырында Кодәрмәтова топ-50 исемлегенә керә. Сентябрьдә Хиросимадагы турнирда ярымфиналга чыга. Уханда Премьер 5 сериясе турнирында Кодәрмәтова, квалификациядән башлап, чирекфиналга кадәр барып җитә һәм карьерасында беренче тапкыр топ–10 теннисчысыБелинда Бенчичны җиңә (2:6, 6:3, 6:4). Уханьда төп нәтиҗәгә ул парлы разрядта ирешә, төп турда кытайлы Дуань Инъин белән парда дебют титулын яулый. Октябрьдә Тяньцзиндагы турнирда ярымфиналга чыгу рәсмиләштерелә. Мәскәүдә Кремль Кубогында чирекфиналга чыгу һәм икенче раундта дөньяның 4 нче номерлы тенисчысы Элина Свитолинаны җиңә (6:2, 1:6, 7:5). Сезон нәтиҗәләре буенча Кудермәтова ялгызаклар рейтингында 41 нче һәм парлы рейтингта 25 нче урынны били.

2020-2021 (Уимблдонда парлы финал һәм Билли Джин Кинг Кубогында җиңү)

2020 елның гыйнварында Кодәрмәтова Хобарттагы халыкара теннис турнирның ярымфиналына чыга. Австралиянең ачык чемпионаты җиңелү белән тәмамлана.Августта Цинциннатидан Нью-Йоркка күчерелгән турнирда Вероника икенче раундта дөньяның өченче ракеткасы Каролина Плишкованы җиңә (7:5, 6:4), ләкин Элиза Мертенстан җиңелә. Парлы разрядта ул Анна Блинкова белән чыгыш ясый һәм россиялеләр финалдан бер адым кала, 1/2 финал стадиясендә Вера Звонарева һәм Лаура Зигемундка оттыралар. Көзен Франциянең ачык чемпионатында Кодәрмәтова икенче раундта Петре Мартичтан җиңелә. Остравадагы турнирда ул сезонда икенче тапкыр Каролина Плишкованы җиңә (4:6, 6:4, 6:3) һәм чирекфиналга уза. Сезонның соңгы тапкыр ноябрьдә Линцтагы турнирда уйный, анда чирекфиналга чыга.

undefined

2021 елның гыйнварында Абу-Дабида WTA 500 сериясе турнирында катнаша, анда карьерасында беренче тапкыр ялгыз разрядта WTA-тур турнирының финалисты була. Австралиянең ачык чемпионатында беренче тапкыр өченче раундка чыга, әлеге стадиядә Симона Халепка оттыра. Апрель аенда Кодәрмәтова, Чарлстонда Премьер-турнирда җиңеп, турда үзенең беренче ялгызак титулын яулый: бер сетны да оттырмыйча, рәттән алты матчта җиңә. Истанбулдагы киләсе турнирда ул ярымфиналга кадәр уйный, ә парлы разрядта Элиза Мертенс белән берлектә төп призны ота. Май аенда Мадридтагы зур турнирда икенче раундта дөньяның 10 нчы номерлы теннисчысы Кики Бертенсны (6:4, 6:3) җиңә, әмма өченче раундта Петра Квитовага оттыра. Аннары Римда ул шулай ук өченче раундка чыга, ә Ролан Гарроста икенче раундта Катерина Синяковага оттыра.

2021 ел сезонының икенче өлеше ялгыз разрядта көчле нәтиҗәләр бирми. Парлы разрядта исә Уимблдон турнирында Вероника тәҗрибәле Елена Веснина белән дуэтта уйный. Тандемы финалга чыга, әмма хәлиткеч матчта отыла. Кодәрмәтова карьерасындагы беренче Зур Шлем финалы россиялегә топ-20 парлы рейтингка керергә мөмкинлек бирә. Җәй көне теннисчы Токиодагы Олимпия уеннарында катнаша. Ялгыз разрядта ул инде беренче раундта ук Гарбинье Мугуруска оттырса, парлы разрядта финалга чыгу өчен көрәштә Веснина һәм Кодәрмәтова бронза өчен матчта Бразилия пары Лаура Пигосси һәм Луиза Стефанидан җиңеләләр.

Сезон азагында Кодәрмәтова Россия җыелмасы өчен Билли Джин Кинг Кубогының финал турнирында уйный. Ярымфиналда Кодәрмәтова белән Самсонова АКШ җыелмасына каршы 1:1 исәбе белән хәлиткеч парлы матч уйныйлар һәм, Коко Вандевеге белән Шелби Роджерсны 6:3, 6:3 исәбе белән җиңеп, команда кубогын яулыйлар.

2022 (1/4 Ролан Гаррос һәм ялгызаклар арасында топ–10; йомгаклау турнирында җиңү һәм парлылар рәтендә № 2)

2022 ел теннисчы өчен чагыштырмача уңышлы була. Сезон Мельбурнда турнир финалына чыгу белән старт ала, анда Симона Халепка оттыра. Австралиянең ачык чемпионатында ул өченче раундка кадәр уйный, анда Грециядән Мария Саккарига оттыра. Парлы разрядта Элизе Мертенс белән Австралиянең ачык чемпионатында ярымфиналга кадәр уйный. Шуннан соң Кодәрмәтова топ-10 парлы рейтингына керә. Февральдә Дубайдагы турнирда ул Виктория Азаренко, № 7 Гарбин Мугуруса һәм Джил Тайхманны җиңүгә ирешә һәм, Маркета Вондроушова ярымфинал уеныннан баш тартканнан соң, финалга эләгә. Хәлиткеч матчта Вероника Елена Остапенкога җиңелә. Парлы разрядта әлеге турнирда шулай ук финалга кадәр барып җитә һәм Элизе Мертенс белән партнерлыкта титул ала. Дохада WTA 1000 сериясе турнирында Кодәрмәтова һәм Мертенс финалга чыга алмыйлар.

Март аенда Индиан-Уэллста Кодәрмәтова беренче тапкыр шундый югары дәрәҗәдәге турнирның чирек финалына чыга. Майамидагы киләсе эре турнирда ул дүртенче раундка кадәр уйный, ә парлы разрядта Элизе Мертенс белән бергә финалга чыга, анда Вера Звонарева һәм Лаура Зигемундка оттыралар. Майамидагы турнирдан соң Кодәрмәтова парлы разрядта дөньяның дүртенче ракеткасы була. Сезонның грунт өлешен россияле апрельдә Истанбул финалына чыгудан башлый. Май аенда Римда WTA 1000 турнирында парлы разрядта Анастасия Павлюченкова белән альянста уйный һәм Россия пары финалда җиңеп, титул ота. Франциянең ачык чемпионатында Кодәрмәтова беренче тапкыр ялгыз разрядта зур шлемның чирек финалына чыгуга ирешә. Башлангыч раундларда Чжу Линь һәм Александра Круничны узып, өченче раундта ул дөньяның 4 нче номерлы теннисчысы Паула Бадоса белән очраша һәм аны 6:3, 2:1 исәбе белән отып, испан спортчысы матчны дәвам итүдән баш тартканнан соң, аны узуга ирешә. Дүртенче раундта Мэдисон Киздан җиңелә (1:6, 6:3, 6:1), ә дебют чирекфиналында ул ватандашы Дарья Касаткинага оттыра (4:6, 6:7).

undefined

Июньдә чирәмдә ике турнир уздыра. Хертогенбоста Кодәрмәтова, 1/4 финалда Белинда Бенчичны җиңеп, ярымфиналга чыга. Парлы разрядта Мертенс белән финалга кадәр уйный. Июльдә ялгызлар рейтингында топ–20 гә күтәрелә. Сезонның хард өлеше башлану белән августта Кодәрмәтова Сан-Хоседа турнирда уйный, анда ул дөньяның 5 нче номерлы Унс Джабирны (7:6, 6:2) җиңеп, ярымфиналга чыга. АКШ ачык чемпионатында ул беренче тапкыр ялгыз челтәрдәге матчларда ота һәм дүртенче раундка уза, анда Унс Джабирга җиңелә. Сентябрьдә Токиодагы Премьер-турнирда ярымфиналга чыга. Октябрьдә ул ялгызаклар рейтингының беренче унлыгына керә.

Ноябрь аенда Кодәрмәтова йомгаклау турнирында уйный. Элизе Мертенс белән парда төркем этабында Людмила Киченок һәм Елена Остапенко, Беатрис Хаддад Майя һәм Анна Данилина, Габриэла Дабровски һәм Гильяна Данмосларны җиңә. Беренче урыннан плей-оффка чыккач, алар Дезире Кравчик белән Деми Схюрс парына каршы уйныйлар һәм аларны 6:1, 6:1 исәбе белән тар-мар итәләр. Финалда Кодәрмәтова һәм Мертенс Барбора Крейчикова белән Катерина Синякованы 6:2, 4:6, [11-9] исәбе белән җиңәләр. Йомгаклау турнирындагы уңыш Кодәрмәтовага 2022 ел йомгаклары буенча парлы рейтингта икенче урында була, ә ялгыз разрядта ул тугызынчы урынны саклап кала.

2023

Уңышлы узган сезоннан соң Кодәрмәтова 2023 елда Аделаида турнирының чирек финалына чыгып старт ала. Аделаидада рәттән икенче тапкыр узган турнирда ул инде ярымфиналга уза. Австралия ачык чемпионатының икенче раундында квалификация уеннарында ул рейтингта 113 нче урында торган теннисчы Кэти Волынецка оттыра.

Февральдә россияле Людмила Самсонова белән парда Дубайда узган WTA-1000 турнирында җиңү яулый, финалда Тайвань парын Латиша Чань белән Чжань Хаоцинны 6:4, 6:7 (4), [10-1] исәбе белән җиңә.

Сентябрьдә Кодәрмәтова карьерасында иң зур уңышка ирешә: Токиода WTA турнирында зур һәм дәрәҗәле турнирда җиңү яулый. Вероника беренче тапкыр чирекфиналда дөньяның беренче ракеткасы Игу Свентекны өч сетта 6:2, 2:6, 6:4 (аларның шәхси көрәшләре исәбе 1:4 була), ярымфиналда Анастасия Павлюченкованы — 7:6, 6:7, 6:3, ә финалда — дөньяның дүртенче ракеткасы, америкалы Джессика Пегуланы ике сетта — 7:5, 6:1 җиңеп чыга. Турнирда җиңү призы 120 мең доллардан артыграк була[8].

2024

2024 елның апрелендә Чжань Хаоцин белән парда Штутгартта WTA 500 турнирын ота[9].

Ноябрьдә парлы разрядта WTA йомгаклау турнирында катнаша. Чжань Хаоцин белән бергә чыгыш ясый. Теннисчы кызлар ярымфиналда Синякова-Таунсенд парына оттыра.

2025

Кодәрмәтова өчен сезон Брисбендагы турнирда беренче раундта ук җиңелүдән башлана. Шуннан соң Вероника Хобарттагы турнирның чирек финалына чыга, анда Элиза Мертенска оттыра.

Австралиянең ачык чемпионатында россияле беренче әйләнештә Оливия Гадюкины уза. Икенче раундтагы өч сетта Кэти Бултердан көчлерәк булып чыга[10]. Өченче раундта Вероника бразильянка Беатрис Хаддад Майяны җиңә, һәм карьерасында беренче тапкыр Австралия ачык чемпионатының икенче атнасына уза[11]. Әмма дүртенче раундта ике сетта Элина Свитолинага оттырды һәм Мельбурндагы чыгышын тәмамлый[12].

Май аенда Элизе Мертенс белән парда Мадридта WTA 1000 турниры[13] һәм Италиянең ачык чемпионаты[14] финалына кадәр барып җитә.

2025 елның 22 сентябреннән 5 октябренә кадәр дәвам иткән Пекинда узучы WTA 1000 категориясе турнирында дүртенче әйләнештә (1/8 финал) уза алмый. Өченче раунд матчында чехлы Мария Боузковага 3:6, 5:7 исәбе белән оттыра[15].

Пекинда (Кытай) WTA-1000 категориясе турнирында шулай ук бельгияле Элисе Мертенс белән бергә чыгыш ясыйлар. Икенче әйләнештә алар Фанни Штолляр (Венгрия) һәм Мию Като (Япония) дуэтына 6:2, 6:7 (4:6), 0:1 [10:12] исәбе белән җиңеләләр[16].

2025 елның 14 октябрендә Антония Рузичны җиңә һәм Нинбода (Кытай) WTA 500 турнирының икенче әйләнешенә чыга[17], ләкин 16 октябрьдә чирекфиналга чыга алмый: икенче әйләнештә дөнья рейтингында 8 нче урынны биләгән италия теннисчысы Жасмин Паолинига оттыра. 1 сәгать 29 минут дәвам иткән матч ике сетта көндәше файдасына 6:2, 7:5 исәбе белән тәмамлана[18].

2025 елның 1 ноябреннән 8 ноябренә кадәр Вероника Кудерметова Элизе Мертенс белән парда Эр-Риядтагы (Согуд Гарәбстаны) WTA Йомгаклау турнирында катнаша. Төркем этабында бу пар америкалы Эйжа Мухаммад һәм нидерландлы Деми Схюрс өстеннән җиңү яулый (6:4, 6:7(6), [10:6]), Се Шувэй һәм Елена Остапенкога оттыра, ә төркем этабының хәлиткеч матчында өч сетта италиялеләр Сара Эррани һәм Жасмин Паолинины җиңә. Финалда Кудерметова һәм Мертенс венгрияле Тимея Бабошны һәм бразилияле Луиза Стефанины 7:6(4), 6:1 исәбе белән оталар[19][20]. Кудерметова өчен бу карьерасында парлы разрядта WTA Йомгаклау турнирындагы икенче җиңү була. Әлеге җиңү шулай ук аның карьерасында парларда унынчы WTA титулына әверелә[19].

2026 ел

2026 елның 11 гыйнварында Вероника Кудерметова, 2025 елның декабрь ахырында алган җитди җәрәхәте һәм операция кичерергә туры килүе сәбәпле, һөнәри карьерасын туктатып торуы турында игълан итә[21][22]. Җәрәхәтләнүе сәбәпле, Кудерметова 2026 елгы Австралия Ачык чемпионатында катнашудан баш тарта һәм сезонның бөтен Австралия сериясен калдыра[23]. 2026 елның маенда теннисчы Ubitennis басмасына биргән интервьюсында карьерасындагы тәнәфеснең аңа тормышында теннисның ролен яңадан бәяләргә мөмкинлек бирүе турында белдерә[24].

Еллар буенча WTA рейтингында йомгаклау урыны

Ел Ялгыз
рейтинг
Парлы
рейтинг
2024 77 17
2023 19 29
2022 9 2
2021 31 14
2020 46 24
2019 41 25
2018 115 64
2017 257 58
2016 210 107
2015 400 230
2014 343 198
2013 671 420
2012 715 887

Турнирларда чыгышлар

Турнирлардагы чыгышлары тарихы

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 2022 елда ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан медаль белән бүләкләнә[30].
  • 2023 елда Forbes журналының «Спорт һәм киберспорт» категориясендә «Forbes 30 Under 30» («30 дан яшьрәк 30»)исемлегенә керә[31].
  • 2025 елның 5 августында Казан шәһәр думасы Президиумы Вероника Кодәрмәтованың исемен Казанның мактау китабына кертә[32].
  • 2025 елда парлы разрядта WTA Йомгаклау турнирында җиңә.
  • 2025 елда Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы Вероника Кодәрмәтованы «Ел спортчысы» итеп таный[33].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 5 сайт WTA
  2. сайт ITF
  3. https://www.billiejeankingcup.com/en/players/player.aspx?id=800331470
  4. Кудерметова рассказала, как отказалась играть за Австрию. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 гыйнвар 2023. Архивировано 26 гыйнвар 2023 года.
  5. Теннисистка Кудерметова поделилась редким фото с красавцем-мужем. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 гыйнвар 2023. Архивировано 26 гыйнвар 2023 года.
  6. Кубок Федерации. Стал известен состав сборной России в матче против Австралии Архивная копия от 1 февраль 2014 на Wayback Machine, gotennis.ru
  7. Теннисные турниры - 2016. uniorsport.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 31 октябрь 2016. Архивировано 31 октябрь 2016 года.
  8. РБК, 1 октября 2023. Россиянка победила американку в финале крупного турнира WTА в Токио
  9. Кудерметова в паре с Чань Хаоцин выиграла турнир в Штутгарте (2024-04-21). 18 март 2025 тикшерелде.
  10. Бобков, Андрей. Вероника Кудерметова обыграла Кэти Бултер во втором круге Australian Open — 2025. 16 гыйнвар 2025 тикшерелде.
  11. Певнева, Дарья. Вероника Кудерметова вышла в четвёртый круг Australian Open — 2025, обыграв Хаддад-Майю. 18 гыйнвар 2025 тикшерелде.
  12. Свитолина обыграла Кудерметову и впервые с 2019-го вышла в 1/4 финала Australian Open. 20 гыйнвар 2025 тикшерелде.
  13. Калинская выиграла турнир в Мадриде в паре (2025-05-04). 4 май 2025 тикшерелде.
  14. Певнева, Дарья. Кудерметова и Мертенс проиграли Эррани и Паолини в финале парного турнира в Риме (2025-05-18). 19 май 2025 тикшерелде.
  15. Кудерметова не пробилась в 1/8 финала теннисного турнира WTA 1000 в Пекине (рус.). Бизнес Онлайн (28 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 сентябрь 2025.
  16. Дарья Певнёва. Вероника Кудерметова и Элисе Мертенс вылетели с парного турнира в Пекине (рус.). www.championat.com (29 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 сентябрь 2025.
  17. Вероника Кудерметова пробилась во второй круг турнира WTA 500 в Нинбо (рус.). БИЗНЕС Online (14 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 октябрь 2025.
  18. Кудерметова проиграла Паолини во втором круге турнира в Нинбо (рус.). БИЗНЕС Online (16 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 октябрь 2025.
  19. 1 2 Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок rbc-finals2025 не указан текст
  20. Россиянка выиграла Итоговый турнир WTA — 2025 в парном разряде. Sport5.by (9 ноябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 ноябрь 2025.
  21. Артур Валеев. Кудерметова приостановила карьеру после самого успешного сезона. Что случилось? БИЗНЕС Online (11 гыйнвар 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июнь 2026.
  22. Садыков, Данил Теннис подождёт. Вероника Кудерметова приостанавливает карьеру ради здоровья. Аргументы и Факты — Казань (11 гыйнвар 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июнь 2026.
  23. Вероника Кудерметова назвала причину снятия с Открытого чемпионата Австралии — 2026. Чемпионат (14 гыйнвар 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июнь 2026.
  24. Вероника Кудерметова: пауза в карьере дала мне возможность посмотреть на жизнь шире. Чемпионат (20 май 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июнь 2026.
  25. 1 2 3 4 Россия флагы астында чыгышларны тыю чорында Россия теннисчысы турнирда нейтраль статуста уйный.
  26. WTA 1000 сериясенең кайбер турнирларын икенче раундтан башлый, чөнки сайланган теннисчы була
  27. 1 2 Икенче раунд матчында уйнамый
  28. ITF, WTA һәм Билли Джин Кинг Кубогы дәрәҗәсендәге нәтиҗәләрне берләштерә.
  29. Турнирда өченче раунд стадиясе үткәрелми
  30. Минниханов встретился со спортивной династией Кудерметовых (рус.). Московский комсомолец. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 октябрь 2025.
  31. Российский Forbes представляет победителей ежегодного рейтинга «З0 до 30» (рус.). Forbes. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 октябрь 2025.
  32. Вероника Кудерметова будет внесена в Книгу почета Казани (рус.). Федерация тенниса России. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 октябрь 2025.
  33. Кудерметову признали спортсменкой года в Татарстане, «Стрелу-Ак Барс» – командой года. БИЗНЕС Online (16 декабрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 февраль 2026.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә