Джиганатх

Джиганатх (рус. Джиганатх) ― солтаннар баш киеме рәвешенә охшатып ясалган кондитер эшләнмәсе, көнчыгыш татлы ризыгы.

Этимология

Көнчыгышта «джига» сүзе каурыйсыман, асылташлар һәм металлдан ясалган бизәк. Икенче төрле «калги» дип атала.

Джига, тюрбан җыерчыкларына беркетү өчен озын башлы энәдән гыйбарәт булып, өске ягы үзәк өлештән һәм өскә таба омтыла торган һәм тамчысыман очлы стильле каләмне хәтерләтә. Раджастхан хакимнәре һәм Бөек моголлар өчен джигалар каләм сурәтеннән башка, чәчәк формасында да ясалганнар. Каләм һәм чәчәкләрнең кырыйлары алтыннан ясала, кыйммәтле ташлар — кызыл якут, зөбәрҗәт һәм алмаз белән бизәлә. Бөек моголлар чорыннан башлап бизәкнең арткы өлешенә эмаль рәсемнәр ясала, бу асылда бизәкне ике яклы иткән. Патша джигасының үзенчәлеге — үзәк композициядә идарә итүче династия чәчәгенең сурәтләнүе, әмма вакытлар узу белән мондый композицияләр идарәчеләр тарафыннан гына түгел, төбәк хакимияте вәкилләре тарафыннан да кулланыла башлый. Калги белән джига арасындагы аерма — джиганың чын каләм кую өчен оригиналь тишеме булу[2].

«Натх» (санскрипт) сүзенең мәгънәсе «идарәче» дигәнне аңлата; кешеләргә карый һәм шулай кеше яки әйбер исеменә өстәлеп әйтелә торган сүз буларак кулланыла. Мәсәлән, Бадринатх (таулар хакиме), мәшһүр хаҗ кылу урыны; Гопинатх (көтүчеләр хакиме) һәм башкалар[3].

Джиганатх татлысының атамасын солтаннар өчен бүләк мәгънәсендә яисә солтаннар ризыгы буларак шәрехләргә мөмкин. Бу — джиганатхның формасы солтаннарның баш киеме белән охшашлыгына нигезләнә.

Әзерләү тәртибе

300 данә татлы әзерләү өчен.

Кирәкле ингредиентлар:

Камыр өчен:

  • 700 г. — он.
  • 250 г. — коры сөт.
  • 200 г. — атланмай.
  • 1 чәй кашыгы — сода.
  • Су, яисә сөт.
  • Чикләвек (мәк, кунжут һәм башкалар).

Сироп:

  • 1 кг — шикәр комы, яисә бал.
  • 300 мл — су.
  • Бераз лимон кислотасы.

Камыр өчен: барлык компонентларны болгатырга, бераз су (сөт) өстәргә һәм чама белән куе камыр болгатырга. Кулга һәм савытка ябышмаслык хәлгә җиткәнче, камыр басарга.

Камырны пленка белән каплап 30 минут тотарга. Әзер камырны берничә өлешкә бүләргә (тәгәрәтү уңайлылыгы өчен, мәсәлән, 6 өлешкә). 2 мм калынлыктагы җәемнәр җәяргә. Пычак яки токмач кискеч ярдәмендә камырны юка (киңлеге якынча 3 мм) тасмаларга кисәргә. 5 см чамасы буй-буй аерып алырга һәм аларны кулга тотып, селкетергә. Соңыннан, барлык сызыкларны бергә җыеп, һәр 5 см (озынлыкны һәр кеше үзе сайлый, 6-7 см булырга мөмкин) саен чеметеп алырга. Пычак белән тоташкан урыннарны кисеп, эшләнмәләрне бер-берсеннән аерырга. Барлык буй-буй сызыкларны турайтып, очларын төптән алырга.

Сироп өчен: эрегән атланмайны җылытырга һәм джиганатхларны салып, чак кына сары төскә кергәнче, кыздырырга. Майга салганчы, эшләнмәнең очларын тагын бер кат чеметеп алырга.

Кыздырылган эшләнмәләрне, артык майдан котылу өчен, тастымалга салырга. Эшләнмәләрне иң элек суытырга (гадәттә, 5 минут) һәм берничә секундка кайнар сиропка салырга. (Татлы ризык шыгырдап торырга тиеш, шуңа күрә дә алар кыздырганнан соң суытыла).

Сироптан алгач, иләккә салып, артык сиропны агызырга.

Әзер татлыны табакка салырга һәм өстенә кыздырылган чикләвек салып, болгатырга.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 Джиганатх Казанский медово-ореховый - калорийность (рус.). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 март 2025.
  2. Nika Basargina. Индийские украшения для тюрбана (эгрет, джига, калги, сарпатти, сарпеш, тура, сехра) (рус.) (13 гыйнвар 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 март 2025. [Тикшерелгән 20 март 2025]
  3. Натх (рус.). gufo.me (13 гыйнвар 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 март 2025. [Тикшерелгән 20 март 2025]

Төркемнәр