Иске имлә
- Төп мәкаләләр: Татар әлифбасы һәм Иске татар әдәби теле
Иске имлә (ايسكی املا, рус. старотатарская письменность) — гарәп әлифбасына нигезләнгән язу; иске татар әдәби телнең нигезе булып тора. Иске имлә 1920 нче елларга кадәр кулланыла[1]. Хәзерге вакытта иске имләне Кытай татарлары куллана[2].
Иске имлә ярдәмендә поэмалар, дастаннар, гыйбадәт текстлары һәм дини хезмәтләр язылган. Мәдрәсәләрдә, мәктәпләрдә укытылган, белем һәм дини тормышның нигезе булган. Бүгенге көндә иске имлә тарихи һәм лингвистик тикшеренүләр өчен кыйммәтле чыганак булып тора, музейлар һәм архивларда саклана һәм өйрәнелә. Ул татар мәдәнияте һәм әдәбиятының тарихи нигезен аңларга ярдәм итә.
| № | Исеме | Сүз башында | Сүз уртасында | Сүз ахырында | Аерым язылганда | İQTElif | Заманәлиф | Кирилл әлифбасы | Искәрмәләр |
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| 1 | әлиф | آ | ﺎ | ﺎ | آ | a | a | а | |
| 2 | әлиф | ئە,ﺍ | ە،ﺍ | ەﺎ | ئە،ﺍ | e | ä | ә | |
| 3 | би | ﺑ | ﺒ | ﺐ | ﺏ | b | b | б | |
| 4 | пи | ﭘ | ﭙ | ﭗ | ﭖ | p | p | п | |
| 5 | ти | ﺗ | ﺘ | ﺖ | ﺕ | t | t | т | |
| 6 | си | ﺛ | ﺜ | ﺚ | ﺙ | s | s | с | Сакау ç |
| 7 | җим | ﺟ | ﺠ | ﺞ | ﺝ | c | c | җ | |
| 8 | чи | ﭼ | ﭽ | ﭻ | ﭺ | ç | ç | ч | |
| 9 | хи | ﺣ | ﺤ | ﺢ | ﺡ | x | x | х | |
| 10 | хи | ﺧ | ﺨ | ﺦ | ﺥ | x | x | х | |
| 11 | дәл | ﺩ | ﺪ | ﺪ | ﺩ | d | d | д | |
| 12 | зәл | ﺫ | ﺬ | ﺬ | ﺫ | z | z | з | Сакау ҙ |
| 13 | ра | ﺭ | ﺮ | ﺮ | ﺭ | r | r | р | |
| 14 | зи | ﺯ | ﺰ | ﺰ | ﺯ | z | z | з | |
| 15 | же | ﮊ | ﮋ | ﮋ | ﮊ | j | j | ж | |
| 16 | син, сен | ﺳ | ﺴ | ﺲ | ﺱ | s | s | с | |
| 17 | шин | ﺷ | ﺸ | ﺶ | ﺵ | ş | ş | ш | |
| 18 | сад | ﺻ | ﺼ | ﺺ | ﺹ | s | s | с | |
| 19 | дад, зад | ﺿ | ﻀ | ﺾ | ﺽ | d, z | d, z | д, з | |
| 20 | ти | ﻃ | ﻄ | ﻂ | ﻁ | t | t | т | |
| 21 | зи | ﻇ | ﻈ | ﻆ | ﻅ | z | z | з | |
| 22 | гәйн | ﻋ | ﻌ | ﻊ | ﻉ | ğ | ğ | г(ъ) | Альтернатив Кирилл транскрипциясе: ғ |
| 23 | гайн | ﻏ | ﻐ | ﻎ | ﻍ | ğ | ğ | г(ъ) | Альтернатив Кирилл транскрипциясе: ғ |
| 24 | фи | ﻓ | ﻔ | ﻒ | ﻑ | f | f | ф | |
| 25 | каф | ﻗ | ﻘ | ﻖ | ﻕ | q | q | к(ъ) | Альтернатив Кирилл транскрипциясе: қ |
| 26 | каф | ﻛ | ﻜ | ﻚ | ﮎ | k | k | к | |
| 27 | гаф | ﮔ | ﮕ | ﮓ | ﮒ | g | g | г | |
| 28 | эң | ﯕ | ﯖ | ݣ | ﯓ | ñ | ñ | ң | Сүз башында очрамый |
| 29 | ләм | ﻟ | ﻠ | ﻞ | ﻝ | l | l | л | |
| 30 | мим | ﻣ | ﻤ | ﻢ | ﻡ | m | m | м | |
| 31 | нүн | ﻧ | ﻨ | ﻦ | ﻥ | n | n | н | |
| 32 | һа | ﻫ | ﻬ | ﻪ | ﻩ | h | h | һ | |
| 33 | уау | ﻭ | ﻮ | ﻮ | ﻭ | w, u, o | w, u, o | в, у, о | Альтернатив Кирилл транскрипциясе: ў, у, о |
| 34 | вау | ﯞ | ﯟ | ﯟ | ﯞ | v | v | в | W авазына туры килә |
| 35 | йа | ﻳ | ﻴ | ﻰ | ﻯ | y, î (i) | y, í, i | й, и, ый |
Тарихы
Кайбер галимнәр иске имлә тарихын аерым чорларга бүлеп карарга тәкъдим итәләр[3].
Борынгы чор (X-XV гасырлар)
Болгар халкының бер өлеше гарәп графикасында исламны рәсми кабул итүгә кадәр үк яза. Ислам динен кабул итү гарәп әлифбасының киң таралуына зур йогынты ясый[4].
Гарәп графикасы болгар теле орфоэпиясе белән каршылыкка килгән очракларда гарәп әлифбасының махсус графемалар комплексын кулланганнар. Моңа соңрак чорларга караган эпитафик истәлекләр дәлил булып тора. Әмма археологик материаллардагы язмаларның күпчелеге, нигездә, гарәп телендә башкарылган[5].
Борынгы чорда төрки телләрдә иске имләдә язган әдипләр һәм әдәби истәлекләр[6]:
- Йосыф Баласагунлы;
- Әхмәд Ясавый;
- Сөләйман Бакырганый;
- Мәхмүд Кашгарый;
- Мөхәммәд Әмин Әл-Булгари;
- Мәхмүд Әл-Болгари «Нәһҗел-фәрадис»;
- Ягъкуб бин Ногман «Болгар тарихы»;
- Кол Гали «Кыйссаи Йосыф»;
- Котб «Хөсрәү вә Ширин»;
- Сәйф Сараи «Гөлстан бит Төрки»;
- Хисам Кятиб «Җөмҗөмә солтан дастаны»;
- Рабгузый;
- «Кисекбаш» китабы һәм башкалар.
Кадими чор (XV-XIX гасырлар)
Гарәп алфавитында сузык авазлар тулысынча билгеләнми, шуңа күрә урта гасырларда иске татар әлифбасына фарсы язма традициясеннән алынган дүрт өстәмә хәреф кертелә[7].
| پ | چ | ژ | گ | |
|---|---|---|---|---|
| Хәреф исеме | Пә | Чим | Ж | Гәф |
| Аңлатма | татар-фарсы сүзләрендә еш кулланыла | татар-фарсы сүзләрендә кулланыла | алынма сүзләрдә генә | татар-фарсы сүзләрендә еш кулланыла |
Соңрак әлифбага ڭ («ң») һәм ۋ («вэ») хәрефләре өстәлә. Әлеге хәрефләр кабул ителгәнгә кадәр төрки телләргә хас булган аерым авазлар гарәп әлифбасының төрле хәреф кушылмалары ярдәмендә белдерелә[7]. Әмма кайбер әдипләр, шул исәптән шагыйрь Габдулла Тукай, ڭ («ң») урынына نك ("«нүнкәф») хәрефен куллануны дәвам итә. ۋ хәрефе рус сүзләрендә генә, ڭ исә татар сүзләрендә генә очрыйлар[3]. Кадими чорда кулланыла торган имләне «Иске татар теле әлифбасы» дип атыйлар. Бу имлә төрки, гәрәб халыклары белән аралашырга ярдәм итә[3]. Кадими чорда иске имлә белән язган әдипләр һәм иске имләдә язылган әдәби истәлекләр[8]:
- «Идегәй» дастаны;
- Мөхәммәд Әмин «Могҗизнамә»;
- Кол Шәриф;
- Өмми Камал китабы;
- Хәсән Кайгы;
- Мөхәммәдьяр;
- Мәүлә Колый;
- Суфий Аллаһияр;
- Габдрахим Утыз-Имәни;
- Габделҗаббар Кандалый;
- Гали Чокырый;
- Акмулла;
- Казтуган;
- Дусмәмбәт;
- Чалгыз Җырау;
- Шиһабетдин Мәрҗәни;
- Һади Атласи һәм башкалар.
1778 елда Сәгыйт Хәлфинның «Татар теленең әлифбасы: хәрефләр һәм иҗекләрнең җентекле тасвирламасы белән» исемле хезмәте нәшер ителә. 1787 елда аның «Әлифбаи татар» («Татар әлифбасы») дип аталган дәреслеге дөнья күрә. 1809 елда Ибраһим Хәлфинның «Татар теленең әлифбасы һәм грамматикасы, гарәпчә уку кагыйдәләре белән» исемле дәреслеге басылып чыга. 1859 елда исә Г. Ваһаповның «Мөгаллим әүвәл фи тәгълим лисан әл-гарәп вә әл-фарси әт-татари» («Гарәп, фарсы һәм татар телләрен өйрәнә башлаучылар өчен кулланма») хезмәте нәшер ителә[9].
Җәдиди чор (XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы)
Кадими чордагы имләне куллану дәвам итә. Әхмәтһади Максуди һәм Каюм Насыйри татар телендәге сузыкларны аерым билгеләүне тәкъдим итәләр[3].
Сүз уртасында [о], [ө], [е], [ы] авазларын аеру өчен өстенә "өтер" даммә куйганнар[10]
| Хәрәкәләр белән | Кадими чорда | Мисаллар | Җәдиди чорда | |
|---|---|---|---|---|
| А | Мәдле آ | ا | آلابالق | آ |
| Ә | اَ Фәтхәле | ه , ا ,اه | ئه ,ه | |
| Ү | Заммәле اُ | او | ئو | |
| У | اُ Заммәле | او | اۈ | |
| О | Заммәле اُ | او | او | |
| Ө | اُ Заммәле | او | اوُ | |
| И | Кәсрәле اِ | اي | اياچى | اى |
| Ы | ا | الص | ا | |
| -ый дифтонг | ي | |||
| Э | أ | أز | ئ |
Бу чорда җәдиди мәдрәсәләр өчен дәреслекләр бастырыла, шул исәптән Галимҗан Барудиның «Сәвад хан» ( беренче баскыч укыту өчен дәреслек, 1891), Мөхәммәтвәли Мөхәммәтрәхим Әл-Чистайның «Иказ әл-вилдан» («Балаларны уяту» – икенче баскыч укыту өчен, 1891), Әхмәтһади Максудиның «Мөгаллим әүвәл» («Беренче дәреслек», 1892), «Мөгаллим сәнин» («Икенче дәреслек» – соңгы баскыч укыту өчен, 1902) әлифба дәреслекләре төзелә[9].
Ә. Максуди әлифбалары 1892–1917 елларда күп тапкырлар нәшер ителә һәм Россиянең барлык төрки телле халыклар мәктәпләрендә кулланыла. XIX йөз ахырында Имаметдин Сәйфуллинның «Яңа әлифба» (1892), Шакирҗан Таһириның «Бәдьэ әт-тәгълим. Мөкаммәл әлифба» («Башлангыч белем бирү өчен тулы әлифба», 1893) исемле беренче рәсемле әлифбалары дөнья күрә[9].
Иске имлә кагыйдәләре
Иске имләдә язуының кайбер үзенчәлекләре бар.
Язу битнең уң ягына языла.
Иске татар әлифбасында баш хәрефләр юк. Һәр хәреф урнашу урынына карап дүрт формада язылырга мөмкин:
- аерым хәреф;
- сүз башында;
- сүз уртасында;
- сүз ахырында.
Сүзне бер юлдан икенче юлга күчерү рөхсәт ителә, әмма күчерүне еш куллану хупланмый. Язганда барлык сузык авазлар күрсәтелми.
Иске татар әлифбасының аерым хәреф нигезләре бертөрле күренергә мөмкин, шуңа күрә аларны диакритик нокталарның булуы-булмавы, саны һәм урыны буенча аералар.
Иске татар әлифбасының җиде хәрефе — آ (әлиф), ﺩ (дәл), ﺫ (зәл), ﺭ (ра), ﺯ (зи), ﮊ (же), ﻭ (уау) —сүзнең башында, уртасында яки ахырында урнашуына карамастан, гел уң яктан гына тоташтырыла, ә кайчак (мәсәлән, “ярык” хәрефләрдән соң) бөтенләй аерым языла[7].
Мисаллар
Габдулла Тукайның «Китап» шигъренең асыл нөсхәсе(«Мәктәптә милли әдәбият дәресләре»ннән):
کتاب
،هیچده کوڭلم آچلماسلق اچم پوشسه
،اوز اوزمنی کورهلمیچه روحم توشسه
جفا چیکسهم، جودهب بتسهم بو باشمنی
،قویالمیچه جانغه جلی هیچ بر توشکه
،حسرت صوڭره حسرت کیلب آلماش، آلماش
،کوڭلسز اوی بلهن تمام ئهیلهنسه باش
کوزلرمده کیببده جیتمگان بولسه
.حاضرگنه صغلوب، صغلوب جلاغان یاش
شول وقتده مین قولیمه کتاب آلام
آنڭ ایزگی صحیفهلرن آقتارام
.راحتلهنوب کیته شونده جانم، تهنم
.شوندنغنه دردلريمه درمان طابام
،اوقوب بارغان هربر یولم، هربر سوزم
بولا مینم یول کورسهتکوچی یولدزم
سویمی باشلیم بو دنیانڭ واقلقلرن
.آچیلادر، نورلانادر کوڭلم، کوزم
جیڭللهنهم، معصوملهنهم مین شول چاقده
رحمت ئهیتهم اوقوغانم شول کتابقه
،اشانچم آرطه مینم اوز اوزیمه
.امید برلن قاری باشلیم بولاچقغه
«Үз үземә»:
اوز اوزیمه
،تلیم بولورغه مین انسان علی
.تلی کوڭلم تعالی بالتوالی
کوڭلم برلن سویهم بختن تاتارنڭ
کوررگه جانلیلق وقتن تاتارنڭ
.تاتار بختی اوچون مین جان آتارمن
.تاتار بیت مین اوزمده چن تاتارمن
،حسابسز کوب مینم ملتکه وعدهم
.قرلماسمی واوی، والله اعلم
Чагыштыру өчен мисал
Киләсе текст Иске имлә, Яңа имлә, Заманәлиф, Яңалиф һәм Кирилл әлифбаларын кулланып язылган.
| Иске имлә | Яңа имлә | Заманәлиф | Яңалиф | Кирилл әлифбасы |
|---|---|---|---|---|
| بارلق كشیلر ده آزاد هم اوز آبرويلری هم حقوقلری یاغندن تیڭ بولوب طوالر. آلرغه عقل هم وجدان بیرلگان هم بر-برسینه قراطه طوغانلرچه مناسبتده بولورغه تیوشلر. | بارلئق كئشئلەر ده ئازات هەم ئوز ئابرویلارئ هەم حۇقوقلارئ یاعئننان تیڭ بولئپ توالار. ئالارعا ئاقئل هەم وۇجدان بیرئلگەن هەم بئر-بئرسئنە قاراتا توعاننارچا مۇناسەبەتتە بولئرعا تیئشلەر. | Barlıq keşelär dä azat häm üz abruyları häm xoquqları yağınnan tiñ bulıp tualar. Alarğa aqıl häm wöcdan birelgän häm alar ber-bersenä qarata tuğannarça mönasäbättä bulırğa tieşlär. | Barlıq keşelәr dә azat hәm üz abruyları hәm xoquqları yağınnan tiŋ bulıp tualar. Alarğa aqıl hәm wөcdan birelgәn hәm alar ber-bersenә qarata tuğannarça mөnasәbәttә bulırğa tieşlәr. | Барлык кешеләр дә азат һәм үз абруйлары һәм хокуклары ягыннан тиң булып туалар. Аларга акыл һәм вөҗдан бирелгән һәм алар бер-берсенә карата туганнарча мөнасәбәттә булырга тиешләр. |
Искәрмәләр
- ↑ В. Х. Хаков. Гарәп язуы. Tatarica. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 декабрь 2025.
- ↑ Юсупова А. Ш. China_1_.1_.pdf. Казанский федеральный университет (КФУ). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 декабрь 2025.
- ↑ 1 2 3 4 Сабиров А. Иске татар имләсе буенча дәреслек (өченче басма). — 3-е изд.. — Казань: Иман, 2018. — 88 с.
- ↑ Давлетшин Гамирзан. Булгарская письменность. (Раннебулгарский и домонгольский периоды). КиберЛенинка. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 декабрь 2025.
- ↑ Давлетшин Г.М. Этапы письменности тюрко-татар (на основе археологических материалов) // Научный Татарстан : журнал. — 2009. — № 2. — С. 132–145.
- ↑ В. Х. Хаков. Литературный язык. Tatarica. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 декабрь 2025.
- ↑ 1 2 3 Зайнуллин Дж. Г. [file:///C:/Users/user/Downloads/tatarskaya_istoricheskaya_pismennost.pdf Татарская историческая письменность на основе арабской графики (Самоучитель)]. — Казань: Магариф, 1998. — 95 с.
- ↑ Татарский язык и письменная культура: от слова к книге. 100tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 декабрь 2025.
- ↑ 1 2 3 Г. С. Сабирҗанов. Әлифба. Tatarica. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 декабрь 2025.
- ↑ Р.С. Абдуллина. Алфавитка бәйле орфография һәм орфоэпия мәсьәләләре. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2016. — 284 с.