Карагаш теле

Карагаш диалекты — татар теленең казан диалектына караган әстерхан сөйләшенең бер ассөйләше, икенче яктан нугай теленең бер диалекты булып, акнугай диалектына якын тора. Карагашларның туган теле.

Кайвакыт аерым тел булып исәпләнеп әстерхан нугай теле, нугай-карагашлар теле, карагаш-нугай теле дип тә йөртелә.

undefined

Язу

Язуы юк.

Таралышы

Карагаш диалекты әстерхан карагашлары (нугайлар, татарлар) арасында таралган. Телне якынча 7-8 мең кеше белә дип санала (2008 ел бәяләмәсе).

Үрнәкләр

Баладың мектепке баргысы келмей тур- Баланың мәктәпкә барасы килми тора.

Бизим авыл Сеитлерден алыс тувыл — Безнең авыл Сәетләрдән ерак түгел.

Лапас беттен көшкен чигитЛапас ягыннан күченгән егет.

Өтпекти ашамага вахытым йок/җок- Икмәк ашарга вакытым юк.

Шулай ук карагыз

Тема буенча өстәмә