Кучкар йолдызлыгы
Хәмәл | |
---|---|
сурәтне зурайтырга өчен чиртегез | |
Латинча исем | Aries (иял. к.: Arietis) |
Кыскартма | Ari |
Нигез | сарык |
Туры калкулык | 1сәг 40мин тан 3сәг 22мин кача |
Авышлык | +9° 55′ тан +30° 40′ кача |
Мәйдан | 441 кв. градус (39 урын) |
Иң якты йолдызлар (зурлык < 3m) |
|
Метеор агымнары |
|
Янәшә йолдызлыклар | |
Йолдызлык +90° тан −59° кача киңлекләрендә күренә. Русия территориясендә иң яхшы күренүчәнлек вакыты — ноябрь. | |
Хәмәл йолдызлыгы (гарәп. الحمل әл-хәмәл — «бәрән»[1]; шулай ук Кучкар йолдызлыгы; лат. Aries) — күп кешеләргә мәгълүм зодиак йолдызлыгы. Аның эченә 2 нче дәрәҗә зурлыктагыннан яктырак йолдызлар керми.
Гадәттә, Кояш 19 апрельдән 13 майга кадәр Хәмәл йолдызлыгында була. Иң яхшы күренүчәнлек шартлары көзен. Россиянең бөтен территориясендә күренә.
Йолдызлар
Йолдызлыкның өч төп Өчпочмак йолдызлыгыннан төньякта урнашалар.
Хәмәл α — Хәмәл (гарәп. راس الحمل — «бәрәннең башы»), йолдызлыкның +2,0m йолдызча зурлыктагы иң якты йолдыз.
Хәмәл β — Шәрәтан (гарәп. الشرطان — «ике ишарә» — элек Хәмәл γ йолдызы белән язгы көн белән төн тигезлеге билгеләде; кучкарның икенче (төньяк) мөгезе), +2,66m йолдызча зурлыктагы куш йолдыз, Җирдән 59,6 яктылык елы ераклыкта урнаша.
Хәмәл γ — Мезартим (элек язгы өчле йолдыз, Йолдыз системасы әгъзалары — Хәмәл γ² һәм Хәмәл γ¹ — +4,75m һәм +4,83m йолдызча зурлыктагы ак йолдызлар, аларның әйләнеп чыгу периоды 5000 елдан артык, бу ике йолдыз тирәсендә исә системаның өченче әгъзасы +9,6m йолдызча зурлыктагы Хәмәл γ C йолдызы әйләнә. Йолдызның икеле булуыны Роберт Гук телескоп аша күреп ачты.
Тарих һәм исемнәр
Борынгы греклар карашлары буенча Хәмәл йолдызлыгы — алтын йонлы очучы кучкар Крий катастеризмы. гарәп-мөселман мәдәнияте бер өлеше буларак, йолдызлыкларның гарәп исемнәре кулландытөрки-татар Кучкар йолдызлыгы исеме да куллана.
Искәрмәләр
- ↑ Хәмәл — сарык бәрәне; зодиак тамгалары буенча 22 нче марттан 22 нче апрельгә кадәр була торган вакыт арасы. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 680.
- ↑ Звездный каталог ал-Бируни с приложением каталогов Хайама и ат-Туси // Историко-астрономические исследования. Вып. VIII. — М.: Физматгиз, 1962. — С. 181.
- ↑ Фәкать игенчелек эшләре өчен, кояш хисабы белән яз башыннан башлап, «хәмәл, сәвер, җәүза, саратан, әсәд, сөнбөлә, мизан, гакърәб, кавыс, җәди, дәлү, хут» дип, гарәби исемнәр кулланалар... Шиһабетдин Мәрдҗәни. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. 2013 елның 31 май көнендә архивланган.
Хәмәл | Сәвер) | Җәүза | Саратан | Әсәт | Сөмбелә | Мизан | Гакрәп | Кавәс | Җәди | Дәлү | Хут |
Еланлы йолдызлыгы зодиак йолдызлыкларына керми, әмма Кояш аннан үтеп бара |