Геннадий Макаров (1952)


Геннадий Михайлович Макаров (21 март 1952, Әлмәт, Татарстан АССР) — СССР һәм Россия музыка белгече, этнографы, фольклорчысы, композиторы. Сәнгать белеме кандидаты (2004). Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2016).

Тәрҗемәи хәле

Геннадий Макаров 1952 елның 21 мартында Татарстан АССРның Әлмәт районы Әлмәт авылында (хәзерге — Әлмәт шәһәре) туа.

undefined

Мәктәпнең сигезенче сыйныфын тәмамлагач, Әлмәт музыка училищесына укырга керә, ләкин ел ярымнан соң укуын ташлый һәм геофизик булып эшкә урнаша[1][2]. Бу чорда шулай ук кичке мәктәпне тәмамлый, фольклорны өйрәнү белән шөгыльләнүен дәвам итә[3][1]. Совет Армиясендә Дагстан территориясендә хезмәт итеп кайтканнан соң, туган ягына кайта һәм Лениногорск музыка-педагогия училищесына укырга керә, аны 1977 елда тәмамлый[4][1]. Казанга күченеп, 1977—1983 елларда Питрәч районының Ленино-Кокушкино авылы урта мәктәбендә музыка укыта[1], бер үк вакытта эшен Казан дәүләт педагогия институтының музыка-педагогия факультетының читтән торып уку бүлегендә уку белән бергә алып бара.

1977—1983 елларда Татарстанның Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылы урта мәктәбендә музыка укыта. 1984 елда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының сәнгать бүлегенә фәнни хезмәткәр булып эшкә чакырыла. Соңрак бу институтның аспирантурасында укый.

2004 елда Казан дәүләт консерваториясендә Геннадий Макаров «Идел-Кама буе татарларының традицион аэрофоннары: генезис һәм тарихи реконструкция проблемалары» дигән темага сәнгать фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый.

Укыту һәм фәнни эшчәнлеге

Кырык елдан артык Геннадий Макаров Идел буе, Урал һәм Себер төбәкләре буенча фольклор экспедицияләрендә катнашып, кыр этнографиясе белән шөгыльләнә. Ул этник музыканың күп санлы сирәк үрнәкләрен язып ала. Урта гасыр ахыры татар музыка коралларын (таңбур, дәф, думбра, кыл-кубыз, курай) реконструкцияләүгә аерым игътибар бирә. Үзе ясаган уен коралларын концерт практикасында актив куллана.

1990 нчы еллар башыннан 13 нче татар гимназиясендә укыта, анда музыка дәресләре һәм фольклор түгәрәге алып бара[5][6]. Фәнни һәм иҗтимагый эшчәнлек белән беррәттән, 1992 елдан Казан дәүләт консерваториясендә укыту эше белән шөгыльләнә, татар музыкасы һәм этник музыка белеме кафедрасы доценты була[4][7].

2010 елдан Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты каршындагы Керәшен татарлары һәм нагайбәкләрнең тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү үзәге җитәкчесе булып эшли. Казан (Идел буе) федераль университеты каршындагы Конфессияара һәм этник мөнәсәбәтләр буенча эксперт советы әгъзасы булып тора.

Геннадий Макаров шулай ук музыкаль-гамәли иҗат белән дә шөгыльләнә. Ул «Зөләйха» (2004) кебек татар нәфис һәм документаль фильмнарында фольклор буенча консультант була, А. Монасыйповның «Борынгы Болгар аһәңнәре» (2003) рапсодиясенә либретто авторы булып чыгыш ясый. 2020 елдан Әлмәттәге Төрки музыка кораллары музееның фәнни җитәкчесе булып тора.

Иҗтимагый эшчәнлеге

1989 елдан Макаров милли-иҗтимагый хәрәкәттә актив катнаша, Керәшен мәдәнияте клубының оештыру комитетына керә.

2003 елда Татарстан халыкларының Дуслык йорты каршындагы «Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе» өстәмә белем бирү балалар үзәгендә керәшен фольклоры сыйныфын җитәкли[8][9], анда «Балтырган» балалар этник ансамблен оештыра[10][1]. 2003—2004 елларда Татарстан керәшеннәренең республика милли-мәдәни үзәге каршындагы «Казан шәһәре керәшеннәре иҗтимагый оешмасы» рәисе була[11], шулай ук Тихвин приходының якшәмбе мәктәбе каршындагы фольклор сыйныфын да җитәкли[8].

2020 елдан Әлмәттәге «Алмет» иҗтимагый үзәге каршында оештырылган «Кадим Алмет» борынгы музыка ансамбле өчен композицияләр авторы һәм Төрки музыка кораллары музееның фәнни җитәкчесе булып тора[4][12].

Ул — «Бермәнчек» дәүләт керәшен фольклор ансамбленең беренче сәнгать җитәкчесе (2008—2009). Татарстан Республикасы керәшеннәре иҗтимагый оешмасы идарәсе составына керә. Россия һәм Татарстан Композиторлар берлеге әгъзасы.

Фәнни хезмәтләре

Геннадий Макаров этномузыкология проблемалары буенча 100 дән артык фәнни һәм тәнкыйди мәкаләләр, шулай ук берничә зур монография һәм халык җырлары җыентыклары авторы булып тора. Төп хезмәтләре:

  • Милли моңнар. Төрки татар көйләре (Солтан Габәши язмалары буенча) (Казан, 2002);
  • Традиционные духовые музыкальные инструменты татар Волго-Камья (проблемы генезиса и исторической реконструкции) (Казань, 2006);
  • Дәрвишләрнең сөһбәтендә: бәетләр һәм мөнәҗәтләр (Казан, 2011);
  • Керәшен мәдәнияте. Православ бәйрәмнәр, славутлар, дини җырулар (Казан, 2014);
  • Нагайбакские народные песни и музыкальные инструменты (Казань, 2015);
  • Татарстанның көньяк-көнчыгышы халык музыкантлары. Төбәкнең музыкаль мәдәнияте тарихы буенча очерк (Әлмәт, 2021).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

undefined

Шәхси тормышы

Геннадий Макаров керәшеннәр гаиләсеннән[3]. Әтисе — Михаил Васильевич Макаров (1921—2005), Бөек Ватан сугышында катнашучы, нефть сәнәгате хезмәткәре[15]. Әтисе ягыннан Сарман районының Түбән Чершылы авылыннан, әнисе ягыннан — Зәй районының Федоровка авылыннан килеп чыга[1]. Биш балалы гаиләдә иң олы ул була, ике энесе һәм ике сеңлесе бар[6][15]. Балачактан ук халык музыкасы мохитендә үсә[16], борынгы музыка коралларын җыя башлый[17], халык җырларын магнитофонга яздыра[18].

Хатыны — Фәнисә Хасим кызы, татар милләтеннән, Башкортстан АССРның Яңавыл авылыннан. Ул В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлаган, белеме буенча филолог[18][2].

Өч баласы бар: улы — Тимур (сәүдә хезмәткәре) һәм ике кызы — Анна (салым инспекторы) һәм Ирина (Калягин театры актрисасы)[19][18].

Библиография

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 5 6 Азат Ахунов. Геннадий Макаров: «Говорят, кряшены пытаются отделиться от татар, мол, чуть ли не сепаратисты…» Бизнес Online (30 август 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 31 июль 2023. Архивировано 30 июль 2023 года.
  2. 1 2 Зилә Мөбәрәкшина. Геннадий Макаровка – 70: «Аңа үзе исән вакытта ук һәйкәл куярга кирәк!» Интертат (12 апрель 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 31 июль 2023. Архивировано 30 июль 2023 года.
  3. 1 2 Гилязова, 2008
  4. 1 2 3 4 Валеева-Сулейманова, 2022
  5. Балтырганнар мәктәптә үсә. «Мәгариф» журналы (27 июнь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 31 июль 2023. Архивировано 30 июль 2023 года.
  6. 1 2 Милена Новикова. Геннадий Макаров: «Халык мирасын туплавым — бәхет». Газета «Туганайлар» (3 апрель 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 31 июль 2023. Архивировано 30 июль 2023 года.
  7. 1 2 Макаров Геннадий Михайлович. Россия композиторлар берлеге. Мөрәҗәгать итү датасы: 31 июль 2023. Архивировано 30 июль 2023 года.
  8. 1 2 Шарафиев II, 2022
  9. В Доме Дружбы народов РТ пройдет юбилейный вечер этномузыковеда Геннадия Макарова. Татар-информ (6 апрель 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 31 июль 2023. Архивировано 30 июль 2023 года.
  10. Титан кряшенской культуры: в Казани прошел юбилейный вечер этномузыковеда Геннадия Макарова. Газета «Туганайлар» (7 апрель 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 31 июль 2023. Архивировано 30 июль 2023 года.
  11. Шарафиев I, 2022
  12. Это не шоу: в Татарстане зазвучали напевы «удивительных историй Великой Булгарии». Бизнес Online (23 декабрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 31 июль 2023. Архивировано 23 декабрь 2022 года.
  13. Признание заслуг. «Республика Татарстан» газетасы (16 декабрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 31 июль 2023. Архивировано 2 сентябрь 2022 года.
  14. Лилия Лукманова. Церемония вручения государственных наград республики прошла на фестивале «Питрау». Татар-информ (17 июль 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 31 июль 2023. Архивировано 30 июль 2023 года.
  15. 1 2 Геннадий Макаров. Бессмертный полк. Кряшены. Макаров Михаил Васильевич (1921–2005). Газета «Туганайлар» (14 май 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 31 июль 2023. Архивировано 30 июль 2023 года.
  16. Наталья Эллер. Эксперт рассказал, какие культуры повлияли на татарскую музыку. Российская газета (23 ноябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 31 июль 2023. Архивировано 30 июль 2023 года.
  17. Людмила Суханова. Праздник у подножия древней Калы. Газета «Республика Татарстан» (21 июль 2007). Мөрәҗәгать итү датасы: 31 июль 2023. Архивировано 9 октябрь 2017 года.
  18. 1 2 3 Чулпан Фәттахова. Геннадий Макаров: «Халык иҗаты – шау чәчәкле киң болын». Газета «Татарстан яшьләре» (30 июль 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 31 июль 2023. Архивировано 30 июль 2023 года.
  19. От науки и культуры. Газета «Туганайлар» (7 апрель 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 31 июль 2023. Архивировано 30 июль 2023 года.

Әдәбият

Сылтамалар

Татар халык иҗаты

Тема буенча өстәмә