Мэриленд
Мэ́риленд (ингл. Maryland [ˈmɛrələnd]) — АКШ көнчыгышында урнашкан зур булмаган штат. Халык саны — 5,296 млн кеше (Штатлар арасында 19 нчы урын; 2000 ел мәгълүматлары). Башкаласы — Аннаполис, иң зур шәһәре — Балтимор.
Штатның рәсми атамалары: «Иске чик штаты» (Old Line State), «Кокарда штаты» (Cockade State), «Азат штат» (Free State).
Беренче колония штат җирләрендә 1634 елда нигезләнә. Мэриленд — Бөекбританиягә каршы чыккан беренче 13 штатларының берсе. 1788 елда Мэриленд АКШка җиденче штат буларак керә.
Мэриленд мәйданы — 32,16 мең км² (Штатлар арасында 42 нче урын), шуның 21 %ы суны тәшкил итә. Штат Чесапик бугазы буенда урнаша. Төньякта Мэриленд Пенсильвания белән, төньяк-көнчыгышта Делавэр, көньяк һәм көнбатышта Вирджиния һәм Көнбатыш Вирджиния штатлары белән чиктәш. Көнчыгышта штат җирләре Атлантик океан белән юыла.
|
| |
|---|---|
| Башкала | Аннаполис |
| Иң зур шәһәрләр |
Әбердин | Аннаполис | Балтимор | Буи | Колледж-Парк | Камберленд | Фредерик | Гейтерсберг | Гринбелт | Хейгерстаун | Лорел | Роквилл | Солсбери | Такома-Парк | Вестминстер |
| Округлар |
Аллегейни | Энн-Эрандел | Балтимор | Калверт | Кэролайн | Кэрролл | Сесил | Чарльз | Дорчестер | Фредерик | Гарретт | Харфорд | Хауард | Кент | Монтгомери | Принс-Джорджес | Куин-Эннс | Сент-Мэрис | Сомерсет | Тэлбот | Вашингтон | Уайкомико | Вустер |
- ↑ archINFORM (нем.) — 1994.
- ↑ 1 2 3 Almanac of Maryland (ингл.)
- ↑ Getty Research Institute Getty Thesaurus of Geographic Names (ингл.) — Los Angeles: Getty Research Institute, 1997.
- ↑ Совет США по географическим названиям Decision Card — 1931.
- ↑ WESTLEY WATENDE OMARI (WES) MOORE // Maryland Manual (ингл.) — Annapolis: MSA, 1895. — ISSN 0094-4491
- ↑ GOVERNOR (ингл.): GOVERNORS, 1869-2023 — Annapolis: MSA, 1895. — ISSN 0094-4491
- ↑ 1 2 QuickFacts: Maryland — АКШ җан исәбен алу бюросы.
- ↑ http://web.archive.org/web/20210801203427/https://www.census.gov/geographies/reference-files/2010/geo/state-area.html — АКШ җан исәбен алу бюросы.