Сукояр йолдызлыгы

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Дәлү
Дәлү

сурәтне зурайтырга өчен чиртегез

Латинча исем Aquarius
(иял. к.: Aquarii)
Кыскартма Aqr
Нигез чиләк
Туры калкулык 20сәг 32мин тан
23сәг 50мин кача
Авышлык −25° 30′ тан
+2° 45′ кача
Мәйдан 980 кв. градус
(10 урын)
Иң якты йолдызлар
(зурлык < 3m)
Метеор агымнары
  • Март Акварилар
  • Эта-Акварилар
  • Дельта-Акварилар
  • Иота-Акварилар
Янәшә йолдызлыклар
Йолдызлык +65° тан −87° кача киңлекләрендә күренә.
Русия территориясендә иң яхшы күренүчәнлек вакыты — августсентябрь.

Дәлү йолдызлыгы (гарәп. الدلوәд-дәлү — «чиләк»[1]; шулай ук Сукояр йолдызлыгы; лат. Aquarius) — Җәди һәм Хут йолдызлыклары арасында урнашкан зур зодиак йолдызлыгы.

Гадәттә, Кояш 16 февральдән 11 мартка кадәр Дәлү йолдызлыгында була. Иң яхшы күренүчәнлек шартлары августсентябрь айларында. Россиянең үзәк һәм көньяк өлкәләрендә күренә.

Йолдызлар

астеризмы — кечкенә Y-сыман 5 йолдызлы төркем. Бу төркемнең үзәктәгесе, Дәлү ζикеле йолдыз.

Дәлү α — яктырыш буенча икенче йолдызы. Бу сирәк очра торган сары почмакча секунд ераклыкта урнашкан +12,2 зурлыктагы йолдыз.

Дәлү β — яктырыш буенча беренче йолдызы. Бу сирәк очра торган сары почмакча секунд ераклыкта урнашкан +11,0 зурлыктагы йолдыз; Дәлү β C — 57,2 почмакча секунд ераклыкта урнашкан +11,6 зурлыктагы йолдыз.

Өч якын урнашкан йолдыз: Орион Томанлыгы шикелле) барлыкка килгәннәр һәм аларны соңгы унларча миллион ел тора-бара бер берсеннән ераклаштырды. Бу өч йолдыз безнең Галактика яссылыгына караганда азмы-күпме турыпочмаклап хәрәкәт итәләр.

Дәлү δ — яктырыш буенча өченче йолдызы. Бу +3,25…+3,29 йолдызча зурлыктагы куш йолдыз якынча 160 яктылык елы ераклыкта урнашкан. Сакның иптәше аның тирәсендә якынча 483 көн эчендә әйләнеп чыга.

Тарих

Файл:Aquariusurania.jpg
Дәлү йолдызлыгының нөҗүм харитасы. 1825 ел

Шумерда Сукояр йолдызлыгы — аларның хәл кертә торган су биргән дип уйланма илаһ Ануның чагылышы. Борынгы греклар карашлары буенча Сукояр төрле мифлар каһарманнарыны сурәтләнә, мәсәлән, Ганимедны — Олимпта көрәгәче булып калган троялы егетне, Девкалионны — Туфан каһарманыны һәм Кекропны — Аттиканың борынгы патшасыны. Клавдий Птолемей бу йолдызлыкны үзенең «Әлмагест» китабына керткән.

Әл-Бируни үзенең 1030 елда тәмамланган «Мәсгуд канунында» птолемейныкы бор. грек. ύδροχόος исемене гарәп теленә «сакыйб әл-маэ»[7] сүзләре белән тәрҗемә иткән һәм икенче исеме «дәлү» дә китерде[8].

Искәрмәләр

  1. Дәлү — 1) су чиләге; 2) зодиак елының бер ае исеме булып 22 нче январьдан 22 нче февральга кадәр булган вакыт, январь ае (созвездие Водолея). — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 114.
  2. Сәгыд — бәхетлелек; мәлик — патша, солтан, хөкемдар. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 120.
  3. Мөлек — ил, өлкә.
  4. Звездный каталог ал-Бируни с приложением каталогов Хайама и ат-Туси // Историко-астрономические исследования. Вып. VIII. — М.: Физматгиз, 1962. — С. 183.
  5. Сак — балтыр, аяк. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. — Б. 497.
  6. Звездный каталог ал-Бируни. — С. 127.
  7. Сакыйб — үтәли чыгучы; сакый — эчерүче, сугаручы, коеп торучы, аракы коеп биреп торучы; маэ — су. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге.
  8. Звездный каталог ал-Бируни. — С. 183.

Зодиак йолдызлыклары

Хәмәл | Сәвер) | Җәүза | Саратан | Әсәт | Сөмбелә | Мизан | Гакрәп | Кавәс | Җәди | Дәлү | Хут
Еланлы йолдызлыгы зодиак йолдызлыкларына керми, әмма Кояш аннан үтеп бара