Шамил Галиев (1967)

Бу цирк артисты турында мәкалә, механика өлкәсендә галим турында биредә укыгыз.

Шамил Галиев, Шамил Вилдан улы Галиев (рус. Шамиль Вильданович Галеев) ― биюче, акробат, кечкенә буйлы цирк артисты, 2011―2014 елларда Дю Солей циркында (Канада) чыгыш ясый. Татарстанның Атказанган артисты (2016).

Тәрҗемәи хәле

1967 елның 3 февралендә Татарстан АССР, Лаеш районы, Татар Янтыгы авылында колхозчы гаиләсендә туа (әтисе, ат караучы Вилдан, малаена 11 яшендә авырып вафат була; әнисе Рауза сыер савучы). Үз авылында унъеллык мәктәпне тәмамлый, 1984 елдан Казанның 41нче санлы урта һөнәри-техник училищесында (СПТУ № 41) сәгать төзәтүче һөнәренә укый[1].

Профессиональ эстрадага үзешчән сәнгатьтән килә. Һөнәри училищеда укыган вакытта Казан шәһәренең «Тасма» предприятиесе мәдәният йорты каршындагы «Чулпан» хореография ансамблендә шөгыльләнә башлый, дүрт ел дәвамында Таһир Латыйфуллин җитәкчелегендә халык биюләре нигезләрен үзләштерә[1].

1990―1992 елга кадәр, төп эшеннән аерылмыйча, «Сәләви―Мәләви» төркемендә балет артисты булып эшли.

1992 елның 10 февраленнән 2003 елга кадәр Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең Әнәс Хәлиуллин җитәкчелегендәге «Музыкаль балаган» коллективында эшли. Бу төркем программаларында ул эстрада-цирк номерларында да катнаша[1].

Параллель рәвештә Мәскәүдә лилипутларның Игорь Дольский җитәкчелегендәге «Мини Мюзик-холл» эстрада-цирк коллективында контракт буенча эшли, аның составында Франция, Германия, Чехия, Люксембург (1994―1995); Израиль, Финляндия (1996), Латвия, Литва, Эстония (1997), АКШ (1998), Согуд Гарәбстаны, Оман, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре (2000); Төркия (2001); Көньяк Корея (2002); Мисыр (2004); Япония (2005); Бөекбритания (2006) илләре буйлап гастрольләрдә була[1].

2007―2008 елларда, амплуасын үзгәртеп, Голливудта эшли ― төп рольләрдә дөнья кино йолдызлары Винс Вон[d], Пол Джаматти[d], Кевин Спейси, Рейчел Вайс, Кэти Бэйтс[d] һәм Миранда Ричардсон уйнаган «Fred Claus» (Россиядә прокатта: Фред Клаус, Сантаның туганы[d]) комедиясендә эльф ролендә төшә[1].

2008 елда «Мини Мюзик-Холл» коллективы таркалгач, Казанга кайта, «Сәйдәш» мәдәният йортына Т. М. Латыйфуллинның урынбасары булып урнаша. Аннан пенсиягә чыга. 2008 елдан 2011 елга кадәр Казанның М. Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында тамашалар оештыручы.

2011 елда Мәскәүдә зур кастинг аша узып, Дю Солей циркының (Cirque du Soleil[d], Канада) «Corteo» (Кортеж) шоуына акробатик рольләргә сайлап алына[2]. Кыска вакыт эчендә рольне һәм инглиз телен үзләштерә, биючедән дөнья дәрәҗәсендәге акробатка квалификациясен үзгәртә. Аның данлыклы коллектив составында дебют чыгышы шул ук елда Парижда була, соңрак бөтендөнья буенча цирк гастрольләрендә катнаша: Франция, Бельгия, Нидерланд, Бразилия, Канада һ. б. 2012 елда лаеклы ялга чыгуына карамастан, 2014 елга кадәр әлеге коллективта эшли. Эштән киткәннән соң тагын бер ел Цирк дю Солей айга мең доллар түләп тора[1].

Татар эстрадасы җырчылары клипларында, Мәскәүдә Жанна Фриске[d] клибында төшә. Казанга кайткач, үз номерларын уйлап таба башлый. 2008 елдан 13 номер булдыра, шуларның икесе — цирк номерлары, калганнары — биюләр. Бүген яңа бию номерлары булдыру өстендә эшләвен дәвам итә, татар эстрадасы артистлары Алсу Һәм Азат Фазлыевлар, Альбина Апанаева, Рузалия һәм Фидарис Мортазиннар, Ирек Гыйбадуллин, Чәчкә һ. б. белән хезмәттәшлек итә, иҗади коллективлар составында Татарстан Республикасы һәм Россиядәге татарлар тупланып яшәгән төбәкләр буйлап гастрольләрдә йөри[1].

Гаилә хәле

2009 елда өйләнә, Колшәриф мәчетендә никах укыталар, хатыны Гөлнара (чыгышы белән Балтачтан, «Бәхетле»дә администратор булып эшли, буе 1,52; иреннән 7 яшькә кечерәк). Балалары юк. Абыйсы вафат булгач, Шамил аның өч баласына опекун булып, аларны тәрбияләргә булыша[1].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

Сылтамалар