Джозеф Байден

Джо́зеф Робине́тт Ба́йден яки Джо Байден (ингл. Joseph Robinette (Joe) Biden, Jr.) — АКШ сәясәтчесе, Демократик фирка әгъзасе, АКШ байрагы илнең 46-нчы Президенты (2021 елның 20 гыйнварыннан[2][3]), 47 нче Вице-президенты. Вице-президент вазифасына ул Барак Обама белән бергә 2009 елның 20 гыйнварыннан керешә[4]. Моңа кадәр ул АКШ Конгрессы сенаторы вазифасын башкара.

Тәрҗемәи хәле

1942 елның 20 ноябрендә Пенсильвания штатының Скрантон шәһәрендә туа. Католик гаиләдә тәрбияләнә, дүртенче бала.

Делавэр университетында укый, 1965 елда тарих һәм сәясәт белеменнән бакалавр дәрәҗәсен ала. Аннан соң Сиракьюс университетында хокук буенча белем ала, 1968 елда хокук фәннәре докторына диссертация яклый.

30 яшендә, 1973 елда сенатор булып сайлана, ил тарихында иң яшь сенаторларның берсе була. Конгресста ул 2009 елга кадәр даими рәвештә эшли. 1987-1995 елларда Сенатта хөкем итү комитетын җитәкли, соңыннан өч тапкыр Сенатның халыкара элемтәләр комитеты башлыгы була. 1979 һәм 1988 елларда Совет хакимияте чакыруы белән ике тапкыр Мәскәүгә бара.

2008 елда демократлар праймеризында АКШ Президенты вазифасына үз кандидатурасын куя, әмма Президент булып Барак Обама сайлана. Ул Байденга Вице-президент урынын тәкъдим итә. 2009 елның 20 гыйнварына Вице-президент вазифасында эшли башлый, тышкы сәясәт өчен җавап бирә[5][6][7][8][9].

2011 елның мартында, Россиягә сәфәре вакытында, Равил Гайнетдин белән очраша[10].

2020 елда Демократик фирканең алдан сайлауларында (праймеризда) җиңеп, АКШ Президенты постына нәмзәт итеп тәкъдим ителә (сайлау кампаниясендә вице-президент постына нәмзәт сенатор Камала Харрис белән тандем ясый), аның төп көндәше Республика фиркасенең вәкиле гамәлдәге президент Дональд Трамп (сайлау кампаниясендә вице-президент постына нәмзәт гамәлдәге АКШ вице-президенты Майк Пенс белән тандем ясый) була.

2020 елның президент сайлауларында Дональд Трампны җиңә, АКШның 46 президенты булып сайлана. Сайлауда ул АКШ тарихында иң күп сайлаучы тавышын казана (81,2 млн тавыш). 2021 елның 20 гыйнварында Президент вазифасына ант итә, тарихка ул илнең иң өлкән президенты буларак кереп кала.

Шәхси тормышы

1966 елда Байден көллияттә бергә укыган Нелия Һантерга өйләнә, аларның өч баласы туа: Бо һәм Һантер исемле уллары һәм Наоми исемле кызы. 1972 елда Байден гаиләсе юл һәлакәтенә эләгә, аның тормыш иптәше һәм 13 айлык Наоми һәлак була. Ул чакта сенатор булып сайланган гына Байден улларын күрер өчен көн саен Вашингтоннан Уилмингтон шәһәренә поезд белән кайтып йөри, бу якынча 180 чакрым озынлыктагы юл.

1975 елда Байден инглиз теле укытучысы Джилл Трейси Якобс белән таныша һәм ике елдан соң аңа өйләнә. 1981 елда аларның Эшли исемле кызлары туа. 2015 елда аның улы Бо баш миендәге яман шештән вафат була.

Сылтамалар

Элгәре:
Дональд Трамп
АКШ президенты
2021 елның 20 гыйнварыннан
Алмашка килүче:
'

Тема буенча өстәмә